Фән халыкка аңлаешлы булсын!
Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 85 еллыгын бәйрәм итә. Әлеге җәһәттән журналыбызның туры эфирда уза торган «Туфан самавыры» проектында кунакта институтның директоры, филология фәннәре кандидаты Илгиз Илдар улы Халиков булып китте. Аның кайбер фикерләрен тәкъдим итәбез.
Белешмә:
Илгиз Халиков 1983 елда Башкортстанның Эстәрлебаш авылында туган. 2005 елда Эстәрлетамак дәүләт педагогика академиясенең филология факультетын, 2008 елда ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының аспирантурасын тәмамлый. Филология фәннәре кандидаты. Казан дәүләт (соңрак федераль) университетында педагог-оештыручы, бүлек башлыгы, студентлар шәһәрчеге урынбасары һәм директоры булып хезмәт итә. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы, Бөтендөнья татар конгрессында җитәкче урынбасары вазифаларын башкара. 2024 елдан Г. Ибраһимов исемендәге институт директоры итеп билгеләнә.
Институт өчен берникадәр яңа кеше булсам да, әлеге институт үзе – минем өчен фәнни альма-матер. Казандагы тормышым нәкъ биредән башланды. Монда әдәбият бүлегендә 2008 елда кандидатлык диссертациямне якладым.
Институт юбилее уңаеннан, «Хәзерге академик фәндә Россия халыкларының теле, әдәбияты һәм мәдәнияте» дигән темага халыкара фәнни форум үткәрелде. Махсус түгәрәк өстәлдә Удмуртия, Башкортстан, Марий Эл Республикасында, Мордовия, Чувашиядә фәнни үзәкләрнең Идел-Урал төбәгендәге ассоциациясен булдыруны тәкъдим иттек. Яңа фәнни элемтәләр урнаштырырга, хезмәттәшлек чикләрен киңәйтергә мөмкинлек бирә ул, шулай ук күренекле фән һәм мәдәният эшлеклеләребезнең, татар әдәбияты классикларының исемнәрен мәңгеләштерергә дә ярдәм итәчәк.
Без фәнгә яшьләрне җәлеп итәргә тиеш. Якындагы резерв хәзерге көндә мәктәптә укый. Менә шушы мәктәп балалары белән элемтәне бүген урнаштыру зарур. Аларны кызыксындырырга кирәк. Без аның төрле юлларын барлыйбыз. Төрле гади бәйгеләрдән башлап, комплекслы экспедицияләргә әти-әниләре белән бергә җәлеп итүне дә карыйбыз.
Мин – реалист кеше. Бүгенге көн вазгыятенә карап, булган мөмкинлекләрдән чыгып эш итүне хуп күрәм. Пессимистик оптимист... Бер-ике сәгать татар теле укытыла торган мәктәптә дә йолдызлар килеп чыгарга мөмкин. Монда укытучының роле бик зур. Укытучының төп миссиясе шул: һәрбер бала тумыштан сәләтле, нарасыйда шул сәләтне ача белү генә сорала. Ә ни өчен безгә конкрет мәктәптә махсус фәнни түгәрәкләр яисә фән белән шөгыльләнә торган оешма булдырмаска, балаларны энциклопедия язарга җәлеп итмәскә ди. Мәсәлән, балалар энциклопедиясе. Мин үзем Мәгариф һәм фән министрлыгында эшләгән вакытта Энциклопедия институты белән берлектә «Минем укытучым» дигән проект эшләгән идек. Укучылар өчен үзенең төбәген яктырткан бәйге дә оештырдык.
Институт эшчәнлегенең кайбер казанышларын санап үтик. Беренче тапкыр татар телендә 3 томлы «Татар грамматикасы», 3 томлы «Татар лексикологиясе», 3 томлы «Татар әдәби теле тарихы» хезмәтләре дөнья күрде. «Татарская лексикология», «История татарского литературного языка» һәм «История татарской литературы» кебек рус телендәге күп томлы фундаменталь проектлар эшләү һәм бастыру тормышка ашырыла. Әдәбият теориясе, заманча бәяләү һәм соңгы тикшеренүләр призмасы аша күп гасырлы татар әдәбияты тарихы 8 томлы «Татар әдәбияты тарихы»нда, Габдулла Тукай энциклопедиясе, Тукай әсәрләренең 6 томлыгы, Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең 15 томлыгы, Гаяз Исхакый әсәрләренең 15 томлы академик басмаларында урын алды. Татар телендә 25 томлы «Татар халык иҗаты» тупланмасы һәм рус телендә 15 томлы «Татарское народное творчество» җыелмасы төзелеп килә. Соңгы 5 елда 20 дән артык сүзлек әзерләнде һәм нәшер ителде. «Сберкласс» электрон белем бирү платформасы, «Моя школа» белем бирү системасы өчен онлайн-дәресләр, видеотәкъдирләүләр, методик кулланмалар, материаллар эшләнде, «Мәгърифәт» медиаплатформасы булдырылды.
Фәннәр академиясенең рәсми сайтында «ТАТZЕТ» электрон ресурсы уңышлы эшли. Аңа 50 дән артык басманы үз эченә алган сүзлекләрнең электрон фонды, Татарстан Республикасы топонимнарының электрон каталогы, Татар диалектлары атласы, Татар әдәбияты корпусы һәм башка проектлар бар. Алардан һәр теләгән кеше файдалана ала. Халыкка фәнне җиткерү максатын да куябыз. «Фән халыкка!» дигән шигар белән эшлибез. 2018 елдан башлап саллы хезмәтләр «ТАТZЕТ» сайтында урын ала бара.
Татар теленең электрон фольклор фонды (Tatfolkfound) ел саен 600 берәмлек цифрлаштырылган фольклор материалы белән тулылана бара. Язма мирас үзәге хезмәткәрләре ел саен 500 иллюстратив материал – фотосурәтләрнең цифрлы күчермәләре белән фотобанк чыгара (https://photo.miras.info/themes). Иске татар басмаларын, ягъни гарәп язулы текстларны хәзерге татар кириллицасына күчерә торган «Miras-Tat» транслитерация программасын аерым билгеләп үтәсе килә. Язма мирас үзәгендә кулъязма китаплар саны 8000 берәмлектән артып китә, гарәп графикасында басылган китаплар саны 2000 берәмлектән күбрәк. Кызганыч, кулъязма китапларның 30 процентка якыны яңарту (реставрация) таләп итә әле.
Соңгы елларда Россиянең татар халкы тупланып яши торган төбәкләрендә фольклорчылар, диалектологлар, археографлар, музыка белгечләре, сәнгатькәрләр катнашында 20 дән артык комплекслы экспедиция үткәрелде. Бу – Омск, Саратов, Томск, Оренбург, Чиләбе, Новосибирск, Ульяновск, Иркутск, Киров, Төмән өлкәләре, Пермь крае, Бурятия һәм Мордовия республикалары, шулай ук үз республикабызның муниципаль берәмлекләре. Экспедицияләрнең нәтиҗәсе – «Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән» сериясенең коллектив җыентыкларында.
Институтның бер бүлеге – чагыштырма татар белеме лабораториясе татар фундаменталь фәненең, аның аерым шәхесләренең хезмәтләрен рус теленә тәрҗемә итеп, башка милләтләргә җиткерү максатын куйды. Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый әсәрләре буенча хезмәтләр чыкты. Габдулла Тукайның 3 томлыгы әзерләнде. Тукай дөнья контекстында каралырга тиеш. Татарның бөек шагыйре ЮНЕСКО тарафыннан күтәрелсә, ул безнең татар дөньясы өчен зур җиңү булыр иде. Моның өчен мөмкинлекләребез бар.
Мөршидә Кыямова әзерләде
Әңгәмәне биредә карарга мөмкин: https://vk.com/video224448268_456239178?c=1
Безнең телеграм-канал: https://t.me/magarifgaile
Фото Илгиз Халиковның шәхси архивыннан
Комментарийлар