Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәнни мәкаләләр инглиз телендә языла

“Мәгариф” журналында “Татарстанның яшь галимнәре” рубрикасы даими чыгып тора. Биредә редакция укучыларны республиканың яшь галимнәре, аларның эш юнәлешләре, проблемалары хакында бәян итә.

Айзилә Билалова Балык Бистәсенең Балыклы Чүкәй авылы кызы.Ул Казан (Идел буе) федераль университеты, Фундаменталь медицина һәм биология институтының магистранты һәм «Ген һәм күзәнәк технологияләре» фәнни-тикшеренү лабораториясе кече фәнни хезмәткәре. Үз тормышын фәннән башка күз алдына да китерми.  Әлеге чибәр һәм кыю туташ  кешелек дөньясын  бәхетле итәр өчен Татарстан фәненә үзеннән саллы өлеш кертергә әзерләнә.

  

Мин авыл мәктәбендә укыдым. Түбәнрәк сыйныфларда без биология фәннәрен татар телендә укыдык. Ә соңрак БДИ бирәсе,терминнар белән бәйле булгач,  безне бу фәннәрне рус телендә укыта башладылар. Дөресен әйтим, татар теле фән теле буларак бик актуаль дә булмас, чөнки укучысы күп булмый бит. Фәнни мәкаләләрне башлыча рус телендә язабыз, әле ул очракта да аның укучысы аз. Шуңа күрә материалларны инглиз телендә язып чит ил басмалары өчен күбрәк әзерлибез. Шул очракта аны төрле ил аудиториясе укып, үз фикерләрен белдерәләр. Киләчәктә күбрәк фәннипопуляр юнәлештә татар теле үтемлерәк булыр иде. Татар матбугатында төрле фәнни темаларга мәкаләләр язылса, яшьләргә кызыклы булыр иде, - ди Айзилә. 

 

Яшь галим белән әңгәмәне “Мәгариф” журналының октябрь санында укырга мөмкин булачак.

Фото Айзилә Билалованың шәхси архивыннан

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

1

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ