Логотип Магариф уку
Цитата:

Фатыйховларның бәхет «рецепты»

Гөлия һәм Илдар Фатыйховлар гаиләсендәге мәхәббәтне һәм сабырлыкны бизмәнгә салып үлчәсәк, мөгаен, никахның ныклыгын тәэмин итүче ике сыйфатның да тигез булуын күрер идек. Тормыш зур сынауларга дучар иткән вакытта да Баулы гаиләсе: «Гомер бер генә бирелә, нигә түзеп яшәргә», – дими, бәхетне никах вәгъдәсенә тугрылык саклап, бер-береңә терәк булып яшәүдә күрә.

Тормышның көттергән «пазл»ы

Илдар белән Гөлия – икесе дә Ютазы районы Бәйрәкә авылыннан. Бер сыйныфта укып, бер сукмактан йөреп үскәннәр. Соңыннан ир белән хатын булырбыз дип үзләре дә уйламаган сыйныфташлар. Бер-берсенә күз атып, мәхәббәт хатлары да язышмаганнар. Икесе дә, язмыш аларга нинди бүләк әзерләгәнен сизмичә, күзләрен китап-дәфтәргә төбәп, мәктәп елларын үткәргәннәр. Җырларга яратучы Гөлия 9 нчы сыйныфтан Башкортстанның Октябрьский шәһәренең музыка училищесына укырга китә. Илдар мәктәптә укуын дәвам итә. Аларның мәхәббәт тарихы кышкы бал-маскарад кичәсеннән башлана: Илдар шул кичне Гөлияне биергә чакыра. Күңелендә гыйшык уты кабынган егет Казан дәүләт педагогика университетына укырга керә. Гөлия дә югалып калмый, училищены тәмамлагач, булачак ире артыннан югары уку йортына юл тота.

Җиде ел очрашып йөргәннән соң, алар тормыш юлын бергә бәйләргә уйлыйлар. Бәхет үзе артыннан сынавын да ияртеп килә. Зур планнар, якты өметләр белән корылган гаилә Аллаһы Тәгаләдән бирелгән иң зур бүләк – бала бәхетен тоя алмый. Алты ел балага уза алмаган Гөлиянең ул вакытларда нинди хисләр кичергәнен таш бәгырьле булмаганнар гына аңлый алыр... Әмма Гөлия төшенкелеккә бирелеп утыручылардан түгел!

«Гаилә дә, эше дә булды, әмма тормышыбызның бер «пазл»ы җитмәде. Балабыз булмаудан төшенкелеккә бирелмәскә тырыштык. Хастаханә юлларын да аз таптамадык. Ләкин кайсы гына табибка барма, икебезгә дә сезнең анализлар яхшы, бернинди кимчелек тә юк, дип кире борып җибәрәләр иде. Аннары безгә бер өшкерүчегә барып карагыз әле, дип киңәш бирделәр. Ул миңа: «Гөлия, төшенкелеккә бирелмә, сезнең әле бала сөясе көннәрегез алда. Көтәргә кирәк, димәк, вакыты җитмәгән әле», – дип, безне юатты. Илдарның кечкенә балаларга күзләрен төбәп карап торуын күрү минем өчен иң авыры иде шул чакларда. Йөрәгемнең әрнегәнен белсәгез... Аллаһка шөкер, авыр минутларда бер-беребезгә терәк булып, киләчәккә ышанып яши алдык», – ди Гөлия дә.

  Бик көттереп алты елдан соң кызлары Әдилә туа. Көн саен эштән: «Әти, әйдә, футбол уйныйбыз», – дип каршылый кызчык әтисен. Өч яшьлек Әдилә футбол уенындагы төрле «трюк»ларны ясый белә, йөгерергә ярата. «Кызым белән аркаларыбызга сумка асып, шәһәребезнең төп стадионына йөгерергә барабыз. Минем белән чаңгы ярышына барганнан соң, чаңгы сорый башлады. Әдиләбез профессиональ спортчы булыр дигән өмет бар», – ди әтисе, үзенең «күчермәсе» белән горурланып.

«Гаилә дә, эше дә булды, әмма тормышыбызның бер «пазл»ы җитмәде. Балабыз булмаудан төшенкелеккә бирелмәскә тырыштык».

 

Бодай бөртекләре шикелле

Гөлия Фатыйхова «Кыңгырау» балалар бакчасы коллективында икенче елын эшли. Декрет ялына кадәр «Рябинка» балалар бакчасында эшләгән. Казан федераль университетын музыка җитәкчесе белгечлеге буенча тәмамлап, Баулы балаларына музыка аша тәрбия бирә. Ярата Гөлия үз һөнәрен, әнә бит эчкерсез, самими балаларны күргәч, күзләрендә күпме шатлык күренә. «Алар бит утырткан бодай бөртеге шикелле. Шул бөртекләрне үстерү өчен җан җылыңны, көчеңне, белемеңне, тәҗрибәңне бирергә тырышасың. Ахырдан үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү алда тагын да илһамланып эшләргә көч һәм дәрт бирә», – ди ул, балаларга елмаюлы караш ташлап.

«Кыңгырау» балалар бакчасында милли тәрбиягә зур игътибар бирелә. Музыка җитәкчесе Гөлия апалары төркем балаларына күбрәк милли рухтагы көйләр, биюләр, җырлар өйрәтә. «Сабантуй», «Сөмбелә», «Нәүрүз», «Карга боткасы» бәйрәмнәре аша милли аң тәрбияли. Район күләмендә узган «Татар кызы», «Татар малае», «Мин татарча җырлыйм» бәйгеләрендә «Кыңгырау» сабыйлары беренчелекне бирми. «Белеп торасыз, замана балаларын кызыксындырыр өчен бик күп көч һәм тырышлык кирәк. Без һаман эзләнүдә, бер урында тормыйбыз, балалар белән бергә үсәбез. Минем кебек «милли чирле» кызлар күп бездә», – ди музыка белгече, үзенең хезмәттәшләрен югары бәяләп.

 

«Гөлия, бүген җырлыйбызмы?»

Шушы сүзләрне Гөлия хезмәттәшләреннән көтеп ала. Балалар бакчасында күптәнге хыялын тормышка ашырып, тәрбиячеләр белән «Мизгел» татар вокаль ансамблен оештыра.

 – Ничек итеп кызларны җыр сәнгатенә җәлеп итәргә, ничегрәк сүзне башлап җибәрергә, болай да эшләре күп, дип уйлап йөргәндә, район күләмендә педагогик коллективлар арасында сәнгать смотр-бәйге игълан иттеләр. Миңа шул гына кирәк: «Кемнең җырлап күңелен бушатасы килә, залга рәхим итегез», – дигәннән соң эш җайланды. Балалар йокыга киткәч, бер сәгатькә музыка залына җан керә. Кызлар белән җыелышып, башта тавыш ярыларын җылытабыз, күнегүләр ясыйбыз. Аннары күңел бушаганчы җырлыйбыз, – ди Гөлия. Хезмәттәшләре турында да якын итеп: – Эшләре күп булса да, алар идеямне җылы кабул иттеләр. Шундый коллективта эшләвем белән бәхетле.

 Бүген «Мизгел» ансамбле балалар бакчасы базасында үткәрелгән район чараларында гына чыгыш ясый. Киләчәккә планнары зур, репертуар туплап төрле конкурсларда катнашырга телиләр. «Башта бер тавышка гына җырладык, кызларның тырышып эшләвен күреп, болар ике тавышка да җырлый алалар дигән нәтиҗәгә килдем. Һәм үзебезнең тырышлык белән смотр-бәйгесендә «Миләшләрем» җырын ике тавышка башкардык. Бернинди музыка белеме булмаган кызларның музыканы ишетеп, дөрес итеп җырлаулары шаккатыра мине», – ди Гөлия.

 

«Кемнең җырлап күңелен бушатасы килә, залга рәхим итегез», – дидем. Балалар йокыга киткәч, бер сәгатькә музыка залына җан керә. Кызлар белән җыелышып, башта тавыш ярыларын җылытабыз, күнегүләр ясыйбыз. Аннары күңел бушаганчы җырлыйбыз.

 

Көрәшчеләр мәктәбе

Илдар Фатыйхов Фәнис Яруллин исемендәге Кызылъяр мәктәбендә физкультурадан укыта. Унынчы елын авыл балаларын телефоннан, компьютердан, Интернет дөньясыннан аерып, аларда сәламәт яшәүгә, физик тәрбиягә аңлы караш уята. Дәрестән тыш, көрәш түгәрәген дә җитәкли. Ул үзе дә сигез яшеннән көрәш белән шөгыльләнә. Абыйсы Илнардан, остазы Радик Әхмәтҗановтан үрнәк алып, үзендә дә көрәшкә карата азарт барлыкка килгәнен сизми дә кала. Көрәшне дәвам итү максаты белән Казан дәүләт педагогика университетына укырга керә. Остазы – легендар Вакыйф Дәүләтшин кулы астында көрәш алымнарын тагы да ныгыта. Көрәшкән вакытта авыр җәрәхәтләнеп, тезен имгәтә һәм ныклап тернәкләнә алмыйча яраткан шөгылен ташларга мәҗбүр була егет. «Бүген ныклап профессиональ дәрәҗәдә көрәшмәсәм дә, Сабан туйларында бил алышып, күңел ярсуын басып керәм», – ди Илдар.

Ә менә хәзерге балалар спортка тартыламы? Аеруча көрәш белән кызыксыналармы? Илдарның бу сорауларга җавабы төгәл: «Балаларны спортка тартылмый дию дөрес булмас иде. Ләкин балаларда үҗәтлек, спортта билгеле бер максат куеп, нәтиҗәләргә ирешү теләге бик сирәгендә генә очрый. Кемнеңдер бабасы, әтисенең көрәштәге эзеннән оныклары, балалары атлый. Кемдер үзе кызыксынып йөреп китә, кемнедер әти-әнисе мәҗбүри алып килеп, аннары көрәшне ошатып киткәннәре дә бар. Кайберләрен уеннар белән кызыксындырам. Бүген көрәш түгәрәгендә 40 ка якын бала шөгыльләнә».

Гөлия белән Илдар үз һөнәрләренең нечкәлекләрен, авырлыкларын яхшы аңлый. Көн дәвамында хәл белешү, киңәшләшү – алар өчен гадәти хәл. «Иң авыры – безнең эшнең өйгә кайтуы. Ләкин башкача мөмкин дә түгел. Без таңнан алып кичкә кадәр шул эш дип яшибез. Төнлә йоклаганда да, болай эшләсәң ничек булыр икән дип уйлап яткан чаклар күп була», – ди Фатыйховлар.

 

«Иң авыры – безнең эшнең өйгә кайтуы. Ләкин башкача мөмкин дә түгел. Без таңнан алып кичкә кадәр шул эш дип яшибез».

 

Бәхетле «ялган» пилмән

Һәр гаиләнең йортын ачып керсәң, биредә үзләренә генә хас булган традицияләр, гадәтләр яши. Фатыйховлар куышында да бар ул: яшь гаилә аерым-аерым утырып ашауны, чәй эчүне күз алдына да китерә алмый. Традиция буенча, иртәнге һәм кичке аш вакытында һәрвакыт түгәрәк өстәл янында бергәләп җыелалар. Әти-әниләренең эштән кайтуын зарыгып көткән Әдилә өчен иң бәхетле көннәр – ял көннәре. Шимбә, якшәмбе бар игътибар аңа бит! «Безнең гаиләдә син моны эшләргә тиеш, мин моны эшлим дигән әйбер юк. Без һәрвакыт киңәшләшәбез», – ди Гөлия, иренә ягымлы караш ташлап.

Фатыйховлар Яңа елны могҗизадай көтеп ала. Бәйрәмгә әзерлек, бүләк эзләү ыгы-зыгысы – алар өчен җан рәхәте. Гөлиянең кечкенә чагында бар гаилә җыелышып, Яңа ел хөрмәтенә пилмән ясау йоласы исеннән бер дә чыкмый. «Әбием, туганнарым бергә җыелып, камыр эченә борыч, камыр тутырылган «ялган» пилмән ясап үткән балачакны кире кайтарып булмый, әмма традицияне дәвам итеп була. «Ялган» пилмән эләксә, алтын балык тоткандай хис итәсең бит үзеңне. Имеш, бәхетле буласың! Шуңа Яңа ел якыная башласа, пилмән бөгәргә утырабыз», – ди ул.

 

«Килен» түгел, «кызым»!

 Каенана белән киленнәр арасындагы татулык һәр гаиләгә дә тәтеми. Гөлия бу яктан да бәхетле. Каенана белән каената сүзен дә катыштырмыйча, әни белән әти дип, ул алар турында ничек бар шулай: «Алар миңа «кызым» дип кенә эндәшә. Атна саен әти-әнигә кунакка кайтабыз, хәлләр белешеп торабыз. Уртак тел эзләргә туры да килмәде безгә. Әнинең нәрсә әйтергә, эшләргә теләгәнен бер сүздән, бер караштан аңлыйм. Ул бөтен гомерен балаларны тәрбияләүгә багышлаган, лаеклы ялга туктаганчы 45 ел авылыбызның 1 нче  балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Тырыш, сабыр, акыллы, баһадир Илдарны тәрбияләгәннәре өчен хөрмәтем зур», – дип сөйләде.

 

«Ничек бар, шулай яратам»

Рухи мохит, иминлек, гармония саклап яшәү – гаиләдә иң мөһимедер. Тормышта күңелсезлекләр, мәшәкатьләре дә булмый тормый, анысы. Тәҗрибә күрсәткәнчә, шул чакларда гаиләдәге тынычлыкны саклауның иң яхшы ысулы – үз-үзеңә шөгыль табу. Фатыйховлар күңел ярсуларын ничек баса икән?

Эштән ничек кенә арып кайтуга карамастан, һава торышы әйбәт булганда, кышын урманга чаңгы шуарга китә гаилә башлыгы. «Бар арыганнар онытыла, рухи ял алып кайтам», – ди ул. Гөлия исә күңелендә булган бар хис-кичерешләреннән шигырь тәлгәшләре тезә. Тыйнак кына  «үзем өчен генә язам» дисә дә, иҗаты үз укучысын табуын телисе килә.

Холык үзгәртүне, ясалмалыкны хупламый бу гаилә. Гөлия ихластан: «Мин аны ничек бар шулай яратам. Илдарның да бу сыйфатыңны, тегене үзгәрт дигән чагы булмады. Озак еллар очрашып, бер-беребезнең холкын, гадәтләрен, уңай һәм тискәре якларыбызны белеп өйләнештек бит», – ди. «Гаиләдә аңлашып, юл куеп яши белгәндә, нәрсәдер үзгәртергә кирәкме икән?» – диде Илдар, бу мәсьәләгә ирләрчә карашын белдереп.

Гөлия һәм Илдар Фатыйховларның гади генә бәхет «рецепты» – бер-берсен ничек бар шулай кабул итеп яши белүдә.

 

Алинә Гафурова фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ