Логотип Магариф уку
Цитата:

Фидакярләр чоры: Казанда милли мәгарифне торгызу

Татар теле дәүләт теле статусын алгач, 30 ел элек ул Казан мәктәпләрендә мәҗбүри фән булып кертелде. Шул ук чорда беренче милли гимназияләр ачылып, татар балаларына туган телендә белем алуның яңа мөмкинлекләре туды. Аннан соң дөнья үзгәрде, милли мәгариф системасы да җитди үзгәрешләр кичерде. Бүген Казанда татар теле ничек яши? Киләчәктә безне нинди перспективалар көтә? Бу хакта безгә Казан шәһәре мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча баш белгече, 46 еллык хезмәт стажы иясе Рәйханә Әмин кызы Баһавиева сөйли. Әлеге көннәрдә ул үзенең 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Без аны чын күңелдән котлыйбыз һәм фикерләрен игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

Рәйханә БАҺАВИЕВА,

Казан шәһәре мәгариф идарәсенең

милли мәсьәләләр буенча баш белгече

Һәр микрорайонда татар мәктәбе!

1990 елда Казан шәһәр советының өченче сессиясендә татар милли мәгарифен торгызуның кичектергесез чаралары каралды. Шул исәптән барлык укучыларга татар теле һәм әдәбиятын укыту, һәр микрорайонда татар балалар бакчалары һәм мәктәпләр ачу мәсьәләсе дә куелды.

Шәһәр советы карарын тормышка ашыру өчен, башта милли мәгариф буенча идарә органнары көчәйтелде. Шул чорда (1990–1995 еллар) үзенең депутатлык программасына милли мәгарифне торгызу эшен керткән физика-математика фәннәре кандидаты, Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Марат Лотфуллин тырышлыгы белән һәр районның мәгариф бүлегендә җитәкче урынбасарлары, методистлар, инспектор-белгечләр, ә мәктәпләрдә директор урынбасарлары штаты барлыкка китерелде.

Казанда 1990  елда өч татар мәктәбе ачылды: Вахитов районында 1 нче татар гимназиясе, Мәскәү районында 2 нче гимназия, Идел буе районында 3 нче гимназия (10 нчы мәктәп нигезендә). Киләсе елларга мәктәпләрдә татар сыйныфларын ачу бурычы йөкләнде.

Казан шәһәрендә татар мәгарифе системасын торгызуның нигезе булып шул елларда мәктәпләрдә эшләп килгән татар теле укытучылары торды. Менә алар: үзенең бөтен гомерен балаларга тәрбия һәм белем бирүгә багышлаган район, шәһәр, республика укытучылары белән үзенең бай тәҗрибәсен уртаклашып, «Мәгариф» журналы аша даими ярдәм күрсәтүче, киңәшләр бирүче Тихния Гайфуллина, шәһәребез мәктәпләре татар теле һәм әдәбияты укытучылары метод берләшмәсенең беренче җитәкчесе Флүсә Хәмитова, татар теле дәресләре нуленче һәм ахыргы дәресләр булып расписаниегә дә таләбенчә кертелмәгән чакларда балалар күңелендә әдәбиятыбызга, мәдәниятебезгә кызыксыну уятып, телебезне, бай рухи мирасыбызны саклап калуга күп көч куйган, дәреслекләр, программалар, методик әсбаплар җитешмәгәндә, авторлык программалары төзеп, дәрес эшкәртмәләре язып, яңа эшли башлаучы укытучылар өчен консультпунктлар оештырып, эшләренә юнәлеш бирүче, үрнәк күрсәтүче мөхтәрәм укытучыларыбыз Нәкыя Гыйләҗева, Мәдинә Абделганиева, Наҗия Гыймадиева, Ләмига Шиһапова, Нурания Газиева, Фирдәвес Фатыйхова, Тойгы Галиева, Илсөяр Сөнкишева, Нургали Садриев, Луриза Хәлиуллина, Мәрзия Хәмидуллина, Равия Сабирова, Розалия Гарифҗанова һәм башкалар. Бу укытучыларның кайберләре бакыйлыкка да күчте. Бүген без аларның ул еллардагы хезмәтләренә зур ихтирам белән баш иябез.

Татар һәм рус телләрен тигез күләмдә укыту

1998 елда республиканың телләр турында Законын, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү турындагы дәүләт программасын үтәү өчен Казанда яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү шәһәр программасы кабул ителде. Бу программаны тормышка ашыру өчен Казан шәһәре Башкарма комитетында милли эшләр бүлеге төзелде һәм халыкларның телләрен һәм мәдәниятен үстерү «Өмет» фонды булдырылды. Программа нигезендә татар мәгарифе өлкәсендә дә этаплы үсеш күрсәткечләре билгеләнде.

Республиканың телләр турындагы Законын үтәү максатыннан кабул ителгән дәүләт һәм шәһәр программаларын тормышка ашыру этапларында шактый бай тәҗрибә тупланды, күп юнәлешләрдә күпкырлы эшләр башкарылды һәм уңышларга ирешелде.

Туксанынчы елларда һәм 2000 еллар башында чын фидакяр хезмәт һәм күтәрелеш чоры булды. Әгәр 1990 елда Казан шәһәрендә татар телендә эшләүче 3 мәктәп ачылып, 2,5 процент татар баласына үз туган телендә белем алуга шартлар тудырылган булса, 2000/2001 уку елында 70 процент татар баласы үз туган телендә белем һәм тәрбия ала башлады. 40 мәктәп татар телендә белем һәм тәрбия бирүче мәктәп статусын алды. Милли мәктәпләр челтәрен үстерү һәм аларның эшчәнлеген ныгытуда киң җәмәгатъчелекнең ярдәме зур булды. Алар күренекле шәхесләребез: Рәшит Ягъфәров, Гамирҗан Дәүләтшин, Гөләндәм Якупова, Гали Даутов, Гаденан Садриев, Радик Зарипов, Шамил Каюмов, Наил Туктамышев, Тәлгат Галиуллин, Хәлим Гайнуллин һ.б.

Мәгариф министрлыгының базис укыту планы нигезендә 9 нчы сыйныфка кадәр татар һәм рус телләрен дәүләт телләре буларак тигез күләмдә укыту кертелде. Шәһәрдә яшәүче барлык халыкка да туган телләрен өйрәтү өчен күпмилләтле якшәмбе мәктәбе ачылды, һәр районда мәктәпнең филиаллары эшләде. 12 нче мәктәптә иврит телен тирәнтен өйрәтү класслары ачылды.

Укытучылар әзерләү

Казанда 1991/1992 уку елында барлыгы 400 татар теле һәм әдәбияты укытучысы булса, 2000/2001 уку елында татар теле һәм әдәбиятын 1900 укытучы укытты. Ләкин аларның 21 процентка якыны татар теле һәм әдәбиятыннан махсус белеме булмаган укытучылар иде. Әлеге проблеманы хәл итүдә Мәгариф хезмәткәрләренең белемен үстерү институты зур эш башкарды (хәзер  Мәгарифне үстерү институты). Институт каршында 1995/1996 уку елыннан алып 2005 елга кадәр татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләү буенча махсус бүлек эшләде. Анда югары белемле укытучылар «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» дигән өстәмә белгечлек алды. 2000 елда 172 укытучы, шушы бүлекне тәмамлап, татар теле һәм әдәбияты буенча икенче югары белем алулары турында дипломга ия булды. Институт мәктәпләргә җитәкче кадрлар әзерләүгә, педагогларның белемен, һөнәри осталыкларын эзлекле ныгытып торуга ярдәм итеп, бер үк вакытта мәктәпләребездә тупланган алдынгы педагогик тәҗрибәне республикага таратуга да булышлык итте.

Галимнәр белән бергәләп

Укыту процессын камилләштерү, аны алдынгы фәнни фикерләр белән баету өчен югары уку йортлары галимнәре үзләреннән зур өлеш кертте. Югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итү төрле фәнни-методик проблемаларны хәл итәргә, укыту-тәрбия эшенең стандарт булмаган ысулларын үзләштерергә ярдәм итә. Казан дәүләт университетыннан Флёра Сафиуллина, Кадрия Фәтхуллова, Дания Заһидуллина, Фәнүзә Нуриева, Әлфәт Закирҗанов, Хатыйп Миңнегулов, Вахит Хаков, Альберт Яхин, Искәндәр Гыйләҗев, Гөлшат Галиуллина, Әлфия Йосыпова, Рәсимә Шәмсетдинова, Лена Таҗиева; педагогика университетыннан Чулпан Харисова, Фираз Харисов, Роза Асылгәрәева, Наилә Салихова, Резедә Мөхәммәтшина; техник университеттан Валентин Максимов һ.б. мәктәпләр белән тыгыз бәйләнештә эшләп, аларга зур ярдәм күрсәттеләр.

Методик эш

Ул чорда укытучыларның осталыгын, белемен күтәрү формаларының иң уңышлыларыннан берсе – мәктәпләрдә методик кабинетлар ачу, укытучылар өчен консультацион пунктлар оештыру булды. 1995 елда, республикада беренчеләрдән булып, Идел буе районының 78 нче мәктәбендә (директоры Тамара Пашкова иде, милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Мәрзия Хәмидуллина) татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен методик кабинет ачылды, консультацион пунктлар оешты. Һәр ай биредә иҗади эшләүче укытучылар, остазлар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, яшьләргә, яңа эшли башлаган укытучыларга файдалы киңәшләр бирделәр. 1996 елдан әлеге методик эш һәр районда 3 төп юнәлеш буенча оештырылды: татар мәктәпләре һәм гимназияләрендә татар теле һәм әдәбиятын укыту; рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә татар теле һәм әдәбиятын укыту һәм рус мәктәпләренең рус төркемнәрендә татар телен укыту. Бу эшне Казан районнарының милли мәсьәләләр буенча бүлек башлыгы урынбасарлары Дамира Фәизова, Илһамия Тимеркәева (ул, 12 нче татар кызлар гимназиясен ачуга күп тырышлык куеп, күп еллар шул гимназиянең директоры булды), Фирая Шәйхиева, Җәүдәт Хөсәенов, Камил Шәякбиров, Лениза Иванова, Резеда Яруллина, Сәвия Гобәйдуллина зур тырышлык белән оештырып җибәрделәр. Берничә елдан бу җитәкчеләр сафына Альфира Бикмөхәммәтова, Наил Зәйнуллин, Әнисә Хөсәенова, Марат Фәттиев, Энҗе Вахитовалар кушылды. Суфия Гобәйдуллина, Миләүшә Сафина, Гүзәлия Ибәтуллина беренче методистлар булдылар (Гүзәлия Гыйләҗевна бүгенге көндә Совет районының бүлек башлыгы урынбасары).

Ай саен татар мәктәпләре директор урынбасарлары, милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары өчен даими семинарлар үткәрелде. Аларның методберләшмәләре даими эшли башлады. Җитәкчеләре Гөлсинә Шәйхелисламова, Рәүфә Хәйдәровалар булды. Ә татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән шәһәр методберләшмә җитәкчесе Наҗия Гыймадиева эшләде.

Күп көч һәм тиешле акча

Ул елларда милли мәгариф өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешү өчен шәһәр администрациясе тарафыннан күп көч һәм тиешле акча сарыф ителде. Ике дәүләт телендә эшләүче педагогларга өстәмә түләү кертелде. Уку йортларын тәмамлап эшкә килгән татар теле һәм әдәбияты укытучыларын тулай торак белән тәэмин итү оештырылды.

Дәүләт телләрен укытуның сыйфатын күтәрү максатыннан, һәр елны «Елның иң яхшы рус һәм татар теле укытучысы» бәйгесе үткәрү шәһәр программасына кертелде. Хәзер бүгенге көндә бу бәйгеләр Бөтенроссия  күләмендә үткәрелә.

«Өмет» фонды аша татар теле кабинетларына, мәктәп китапханәләренә методик әсбаплар, матур әдәбият, өстәмә белем учреждениеләренә татар музыка уен кораллары алынды, мәктәп җыр һәм бию ансамбльләренә милли киемнәр тектерелде. Шәһәр күләмендә татар телен үстерүгә юнәлтелгән зур чараларны үткәрүдә, җәмәгатьчелек белән элемтәләрне, хезмәттәшлекне ныгытуда ул вакытта бүлек җитәкчесе булган Ирек Арслановның, баш белгеч Гөлназ Исмәгыйлованың хезмәте зур булды.

Мәдәни кыйммәтләр

Яшь буында милли үзаң, әхлаклылык тәрбияләү, аларга халкыбызның рухи мирасын җиткерү, халыкара мәдәни кыйммәтләр белән аралаштыру  киң күләмле, зур юнәлешләрнең берсе булып тора. Абдулла Алиш исемендәге шәһәр балалар иҗат йортында, һәр районның балалар иҗат үзәкләрендә милли мәдәният һәм туган якны өйрәнү бүлекләре ачылды, татар телендә эшләүче 5 өстәмә белем бирү мәктәбе булдырылды, татарча түгәрәкләр эшли башлады. «Казан сандугачы» дигән җыр фестивале, нәфис сүз, балалар театр коллективлары бәйгеләре, 6 телдә экскурсоводлар конкурсы, «Карга боткасы», «Нәүрүз», «Нардуган», «Май чабу» кебек милли фольклор бәйрәмнәре үткәрү традициягә әверелде. 1999 елдан «Татар кызы» конкурсы, 2006 елдан «Татар егете» конкурсларын үткәрә башладык. Шунысы куанычлы: алар бүгенге көндә дә бөтен шәһәр халкы өчен матур бәйрәм буларак дәвам итә, зур әзерлек белән уза.

Олимпиада һәм конференцияләр

1996 елдан башлап, һәр елны татар мәктәпләре арасында, рус мәктәбенең татар төркемнәрендә, рус төркемнәрендә 5 нчедән 11 нче сыйныфларга кадәр телдән һәм язма шәһәр олимпиадалары үткәрелде. Татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятуда, укытуның сыйфатын күтәрүдә бу олимпиадаларның әһәмияте зур булды. Рус төркемендә белем алган укучылар арасыннан татар филологиясе факультетына укырга кереп, уңышлы тәмамлап, мәктәпкә рус телле балаларны укытырга кайтучылар булды (Екатерина Панова  19 нчы гимназиядә, Елена Сорокина 40 нчы гимназиядә уңышлы укыттылар).

Һәр ел саен КДУның татар филологиясе, тарих һәм көнчыгыш телләр факультеты белән берлектә югары класс укучылары арасында фәнни-гамәли конференция уздырдык. Конференциягә конкурс нигезендә укучыларның фәнни хезмәте – рефератлары тәкъдим ителә, укучылар үз эшләрен яклый. Конференциядә – конкурсның Нигезләмәсе буенча, I урынны алган укучы университетның татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетына имтихансыз кабул ителә; II, III урынны яулаучылар бер имтиханнан азат ителә. Бу Нигезләмәнең расланып, гамәлгә куелуы ул чагында шул факультетның деканы Тәлгат Галиуллинның зур хезмәте нәтиҗәсендә булды. Шул елларда конкурста җиңеп, укырга кергән укучыларыбыз иң алдынгылар булып укыды, бүгенге көндә шәһәребез мәктәпләрендә, мәгариф, мәдәният өлкәсендә уңышлы эшлиләр.

Һәр уку елында татар телендә шәһәр предмет олимпиадалары үткәрелде. Анда татар мәктәпләренең 3–11 нче сыйныф укучылары көч сынашты. Бу олимпиада бүгенге көндә шәһәрнең барлык мәктәпләре арасында татарча белгән 8–11 нче сыйныф укучылары арасында уздырыла (математика, физика, химия, биология, география, җәмгыять белеме, Татарстан тарихы).

Беренче сыйныфка килүче балаларның татар телен белүләрен тәэмин итүдә балалар бакчасының роле зур. Бу яшьтә балалар телләрне уйнап өйрәнә. Шуңа күрә Казанда балалар бакчасында ике дәүләт телендә тигез күләмдә тәрбияләү кертелде. Бу юнәлештә ул чагында балалар бакчалары буенча бүлек башлыгы Роза Богданова зур хезмәт куйды.

Төбәкләрдә татар теле

Татарлар тупланып яшәгән төбәкләрдә туган (татар) телдә укытуны һәм туган (татар) телне өйрәнүне оештыруда һәрьяклап ярдәм итү максатларында мәгариф идарәсе планлы рәвештә Россия Федерациясе һәм төбәкләр белән хезмәттәшлек алып барды. Мәгариф министрлыгыннан Гөлия Мусина һәм Бөтендөнья татар конгрессы төбәкләрдә Казан шәһәре тәҗрибәсен таратуда зур эш башкарды. РФ төбәкләрендә Казанда яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча шәһәр программасы, милли гимназия концепциясе, татар телендә тәрбияләнүче сыйныфлар турында Нигезләмә, якшәмбе мәктәпләре турында Нигезләмә, Казанда яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен үстерү «Өмет» фонды турында Нигезләмә (электрон чыганакларда) таратылды.

2002 елда гына да өлкәләргә Казаннан укыту-тәрбия эшчәнлегендә куллану өчен 1520 данә уку әсбаплары, башлангыч сыйныфлар өчен 1840 данә дәреслекләр, 5–9 нчы сыйныфлар өчен 1420 данә математика дәреслеге, 2566 данә  нәфис әдәбият һәм журналлар, 1–11 нче сыйныфлар өчен 1680 данә татар телендәге дәреслекләр җибәрелде. Бу эш һәр елны даими рәвештә алып барылды.

Мөмкинлекләр заманы

Шәһәребез укытучылары заман белән бергә атлый. Өйрәнә, эзләнә. Хәзер мөмкинлекләр бик зур. Ләкин мин укытучыларга заманча технологияләрне классның белем дәрәҗәсен исәпкә алып, куллану максатын ачык аңлап, нәтиҗәле булырдай итеп эшләргә киңәш итәр идем. Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбиятын укытуда укытучылар өчен зур кыенлык – төркемнәрдә телне белү дәрәҗәсе бик нык аерылып торган балалар күп булу. Телне яхшы белә, аңлый аралаша торган укучы да, телне аңлый, ләкин сөйләшә белми торган укучы да, телне башлап өйрәнүче дә бер төркемдә утыра.  Укытучыга дәресенә әзерләнгәндә, төркемнең белем дәрәҗәсен күзаллап, индивидуаль якын килеп, барысын да кызыксындыра алырлык, барысына да үстерелешле белем бирерлек итеп оештыру өчен кайсы технология, алымнар кулланасын төптән уйларга кирәк. Бу проблеманы мәктәп җитәкчесе, укытучы, әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә эшләп, аларга аңлату, төркемнәрне дөрес сайлату юлы белән чишәргә мөмкин.

Милли мәгарифнең башында торган җитәкчеләребезгә алмашка яңа, яшь буын җитәкчеләр, методистлар килде. Алар көчле, белемле, заман сулышын тоеп эшли белә, бүгенге көндә инде күбесе шактый тәҗрибә тупларга өлгерде. Авиатөзелеш – Яңа Савин районнарында Эльмира Хәмидуллина, Илгизә Ильясова, Вахитов – Идел буе районнарында Лилия Аббасова, Ләйлә Самойлова, Киров – Мәскәү районнарында Альбина Гыйләҗева, Фәния Әлиева, Совет районында Гүзәлия Ибәтуллина, Әлфия Гайзатуллиналар милли мәгариф өлкәсендә күпкырлы эш алып баралар.

Җитәкчебез Ирек Ризванов – үзе дә полилингваль белем бирүче 2 нче лицей-интернатта укучыларга 4 телдә төпле, көндәшлеккә сәләтле белем биреп, олы тормышка чыгарган, бу юнәлештә бай тәҗрибә туплаган кеше. Минзәлия Закирова, Илмира Уразова, Алсу Шәрипова, Энҗе Гыйззәтуллиналар – Казан милли мәгарифе системасында актив эшләп, зур чыныгу алган, бүгенге көндә абруйлы җитәкчеләр. Мәгариф системасы көчле кулларда, дип әйтә алам. Тоткан кыйблабызга тугры булыйк, һәр башлангычта уңышлар юлдаш булсын.

Фото: Альберт САБИР

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ