Физкультура+спорт=сәламәтлек
Спорт сәламәтлекме? Кайсы очракта файда китерәм дип зыян салырга мөмкин? Физик активлыкның төрләрен аерырга һәм тормышыбызга дөрес итеп кертергә өйрәник.
Нияз БИКЧУРИН, дәвалау физкультурасы һәм спорт медицинасы табибы, Казан дәүләт медицина университетының тернәкләндерү һәм спорт медицинасы кафедрасы ассистенты
Спорт табибына кайсы очракта мөрәҗәгать итәләр?
Әгәр сүз профессиональ спортчы турында бара икән, спорт табибы аның белән тәүлек буе элемтәдә булырга мөмкин. Мондый белгечнең эше күнегүләрдән соң тернәкләндерү белән генә чикләнеп калмый, ул спортчының туклануын, көндәлек режимын көйли, соматик чирләрен дәвалый. Бер сүз белән әйтсәк, спорт табибы – күпкырлы белгеч, ул медицинаның төрле өлкәләреннән хәбәрдар, белемле булырга тиеш. Аның эшчәнлегенә хәтта психологик ярдәм, спорт физиологиясе дә керә.
Ә менә һәвәскәр спортчылар турында сүз алып барганда, еш кына алар безгә берәр җәрәхәт алу сәбәпле яки тренировкалар буенча киңәш сорап килә. Спорт күнегүләрендә ниндидер нәтиҗәләргә ирешү, тернәкләнү, физик мөмкинлекләреңне арттыру максатыннан да спорт табибына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Спорт табиблары ике төрле юнәлештә – спорт медицинасы һәм дәвалау физкультурасы буенча эшли.
Спорт белән шөгыльләнә башлаганчы, спорт табибы белән киңәшләшү мәҗбүриме?
Әйе, мәҗбүри. Бу – хәтта сәламәтлек өлкәсендә хокук нормалары белән ныгытылган кагыйдә. «Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау турында» федераль законында, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 2020 елның 25 октябрендә дөнья күргән 11–44 номерлы боерыгында да спорт яки физкультура шөгыльләре алдыннан нинди медицина тикшеренүләре үтәргә тиешлеге хакында тәфсилләп язылган.
Спорт һәм физкультура – ике төрле атама. Спортның асылында ярыш, билгеле бер нәтиҗәләргә ирешү ятса, физкультура һәркемнең тормышында булырга тиеш. Бу фитнес тренировкалары, йөзү, йөгерү, йөрү булырга мөмкин, һәр кеше активлык төрен үзе сайласын. Әмма спорт яки физкультура белән шөгыльләнер алдыннан һәркем үз сәламәтлеге турында мәгълүмат җыярга бурычлы. Әйтик, шул ук диспансеризация яки медицина тикшеренүе нәтиҗәсендә кеше беренче яки икенче сәламәтлек төркеменә керә икән, аңа спорт һәм физкультура белән шөгыльләнү өчен киртәләр юк. Гадәттә, рөхсәт кәгазен терапевт бирә. Әгәр кешенең сәламәтлек күрсәткечләре 3,4 нче төркем кысаларында булса, бу аның организмында тайпылышлар турында сөйли, шушы авыруы буенча тар профильле табиб белән дәвалануны таләп итә. Спорт табиблары менә бу очракта да кирәк булырга мөмкин.
Һәркемгә туры килерлек уртача физик активлык нормалары бармы?
Аерым саннар юк, әмма соңгы вакытта, әйтик, йөрү буенча ун мең адым атларга кирәк дигән шартлар турында ишетергә туры килә. Күбрәк коммерция алымы кебек яңгыраса да, мондый күрсәткечләр юк түгел. Дөрес, хәзер белгечләр көненә ун мең түгел, 8000 адым атларга кирәк дигән фикердә. Шул ук вакытта адымнар санын теркәп бару – физик активлыкны тиешле дәрәҗәдә тоту өчен менә дигән форсат. Моның өчен цифрлы җайланмалар, әйтик, махсус сәгатьләр куллану аеруча гел утырып эшләүчеләр өчен кисәтү чарасы – әгәр сез көнгә 3–4 мең генә адым атлагансыз икән, димәк, кич белән тагын бер әйләнеп керергә кирәк. Чынлыкта, бүген кешенең физик активлыгы турында сорау шактый четерекле. Чөнки без берникадәр гиподинамия халәтендә яшибез, ягъни бик аз хәрәкәт итәбез. Шәхси автомобильләрдә, җәмәгать транспортында йөрү, кирәк-яракны китереп бирү хезмәтеннән файдалану хәрәкәткә ихтыяҗны нык арттырды. Менә монда һәр кеше үзен илһамландыра торган физик активлыкка туктала ала: бассейнда йөзү, футбол, хоккей, кыяга менү, соңгы вакытта теннисның бер төренә әверелеп барган падел спорты таныла бара, яки кич белән бер һава сулап, йөреп керү булсынмы – булсын гына!
Балаларга килгәндә, алар, һичшиксез, хәрәкәттә булырга тиеш. Чөнки баланың физик активлыгы аның акыл үсеше белән турыдан-туры бәйле. Еш кына әти-әниләр, балаларын спорт секцияләренә биргәндә, бу өлкәгә зур өметләр баглый. Әйтик, футболга йөреп киткән малае нәтиҗәләр күрсәтмәсә, спорттан күңеле кайтса, олылар борчыла башлый. Ләкин бу баланың спорт үсешенә нокта куярга сәбәп түгел, киресенчә, алга таба барырга кирәк дигән сүз. Фәнни тикшеренүләр дә моны раслый: бала тормышында спорт төрләре күбрәк булган саен, ул җәрәхәтләргә азрак дучар. Мисал өчен, ул 2–3 ел гимнастикага йөри, соңрак бу шөгыльдән туеп, футболга күчә, аннан үзен көрәштә чарлый башлый һәм бу спортта кинәнеп шөгыльләнә, нәтиҗәләр күрсәтә. Беренче карашка, хикмәт фәкать спортта кебек. Ата-анасы да бу урында, үз өлкәсен тапты дип, тел шартлатырга мөмкин. Әмма сәбәп тирәндәрәк: гимнастика дәресләрендә бала буыннарын ныгыткан, футболда координациясен арттырган, әнә шушы сыйфатларын җыеп, аңлы рәвештә көрәшкә килгән һәм анда нәтиҗәсен дә күрә.
Профессиональ спортчы булмаган кешеләр, һәвәскәрләр өчен нинди физик шөгыльләр туры килә?
Физиологик яктан иң кулай физик активлык төре булып йөзү санала. Гомумән, суда йөзү кеше организмы өчен бар яклап файдалы: ул мускуллар корсетын ныгыта, тәндәге һәр буынны эшләтә, горизонталь халәттә йөзү умыртка баганасын ял иттерә, киеренкелеген ала, ахыр чиктә, бу спорт киләчәктә терәк-хәрәкәт аппаратында бернинди кыенлыкларга китерми.
Файдасы буенча йөрүгә тиңнәр юк: умыртка сөягенә яхшы тәэсир итә, билдәге авыруларны бетерә, ябыктыра. Тиз йөрисез икән, бу – үзе үк йөрәккә физкультура, кардиоавырлык. Йөрүдә аеруча игътибарлы булырга кирәк нәрсә, ул да булса – пульс, менә аның кисәк артык күтәрелүе яки төшүен күзәтү мөһим.
Һәвәскәрләр өчен кулай спорт төрләре арасында өченче урынны фитнес күнегүләре алып тора. Монда юнәлешләрнең төрлесеннән сайланырга мөмкин. Кардиотренировкалар, йөгерү юллары, гади яки скандинавча йөрү өчен көйләнгән эллипс тренажёры (буыннар өчен файдалы, зыяны юк) яки чыдамлылыкны арттыру, йөрәкне ныгыту, ябыгу өчен велотренажёрлар, пилатес, йога, сәламәт арка буенча төркемле шөгыльләрдән файдаланырга була. Бу шөгыльләрне беренче вакытта инструктор күзәтүе астында башкару мөһим, кардиокүнегүләрне эшләгәндә, пульсны контрольдә тотарга кирәк.
Тренировкалар вакытында җәрәхәтләрне булдырмау кагыйдәләре
1. Дөрес экипировка. Әйтик, без иртә белән йөгерергә чыгарга җыенабыз икән, уңайлы аяк киеме кию шарт.
2. Шөгыль алдыннан җылыну һәм физик активлыктан акрын гына тотрыклы халәткә күчү. Спорт һәм физкультура белән шөгыльләнә башлаганчы, организм мөмкинлекләрен белергә, акыл белән эш итәргә кирәк.
3. Тренировкаларны дөрес итеп оештыру, талчыгуны булдырмау. Гадәттә һәвәскәрләр яңа шөгыльләнә башлаганда янып йөри, спортка артык әһәмият бирә. Иң еш җәрәхәт ала торган чор бу.
Җәрәхәт алган очракта түбәндәгечә эшлибез:
1. Җәрәхәтләнгән урынга салкын предмет кую.
2. Тыгыз итеп бинтлау.
3. Тынычлык.
Җәрәхәт алганнан соң ярамый:
1. Җәрәхәтле урынга җылыта торган мазьлар сөртү. Имгәнгәннән соң анда ялкынсыну барлыкка килә, җылытып, хәлне катлауландырырга гына мөмкин.
2. Массаж ясау, авырткан урынны уу. Кайчак спорт күнегүләрен эшләгәндә буыннар тартылып китә һәм шул урынны көзән җыерган кебек тоела – уарга ярамый.
Спорт белән шөгыльләнгән вакытта имгәнгәндә, иң яхшысы – җәрәхәтләнгән урынны бер-ике көнгә тынычлыкта калдыру.
Җәрәхәт төрләре:
1. Экзоген – гади тел белән әйткәндә, бу, мисалга, ике спортчының бәрелешүе яки уңайсыз егылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән имгәнү. Ягъни аның сәбәбе – хәрәкәт.
2. Эндоген – билгесез сәбәпләр аркасында килеп чыккан җәрәхәтләр. Мисал өчен, фитнес залында күнегүләр эшлибез, бар да яхшы, әмма икенче көнне иртүк бер аягыбыз сызлый, ди. Анык кына сәбәпсез, кисәк кенә килеп чыккан мондый авыру кискен санала, аны уарга, җылытырга ярамый, киресенчә, тынычлыкта тотарга, тәннең бу өлешен авырлыктан сакларга кирәк.
Актив спортта һәрвакыт җәрәхәтләнү куркынычы барлыгын истә тотарга кирәк.
Тренировкалардан соң тән авыртса?
«Авыртмый икән, нәтиҗә юк» – тренерлардан еш кына шушы сүзләрне ишетергә туры килә. Чыннан да, физкультура белән шөгыльләнгәннән соң, буыннар авырту – гадәти хәл. Спорт медицинасы телендә бу – DOMS – кичектерелгән мускул авыртуы дип атала. Еш кына әлеге халәт яңа гына спорт белән шөгыльләнә башлаучыларга хас. Мисалга, без спорт залына, фитнес үзәгенә барып кайтканнан соң, бар да яхшы кебек, әмма икенче көнгә төшкә таба тәнне авырлык баса, буыннар авырта башлый һәм бу халәт беренче тәүлектә үзенең максимумына җитә. Ул бер-ике көн дәвам итәргә мөмкин. Аннары авырту әкрен генә азая, бетә. Моннан куркырга, тренировкаларны туктатырга кирәкми. Әлеге халәтне җәрәхәтләнүдән аерырга өйрәнү генә мөһим. Имгәнүне шунда ук тоябыз, ул 2–3 көнсез бетми, авырту да асимметрик рәвешле була, ягъни аякның берсе генә, билнең аерым өлеше сызларга мөмкин.
Спорт күнегүләре организмга авырлык китерүен каян белеп була?
1. Талчыгу билгеләре буенча – моның өчен тыныч халәттә пульсны күзәтеп тору кирәк. Әгәр ул нормадан тыш арткан икән, тәнәфес ясарга, ял итәргә кирәк.
2. Гел йокы килү – спорт белән кирәгеннән артык шөгыльләнүче кешенең иртәдән йокы килүе, эштә арып утыруы физик күнегүләрнең организмга авырлык китерүе турында сөйли.
Спорт күнегүләренең организмга уңай нәтиҗәсен каян белергә?
Моның өчен аерым көндәлек башларга була. Икенче ысул – пульсны күзәтү. Әйтик, йөгергәндә йөрәк тибеше чамадан тыш артып киткән булса, дәвамлы шөгыльләр нәтиҗәсендә, шулай ук йөгергәндә пульсның күрсәткече тотрыклылана икән, димәк, спорт күнегүләренең нәтиҗәсе бар дигән сүз. Шул ук сантиметр тасмасы да нәтиҗәлелек турында сөйли ала. Ә инде организм эчендә үзгәрешләрне махсус лаборатор тикшеренүләр аша спорт табибы белән ачыкларга мөмкин. Без үткәрә торган мондый диагностиканың хәтта үз атамасы да бар – PWC170 дип атала ул. Йөгерү, йөрү сукмакларына куелган махсус тестлар ярдәмендә кешенең никадәр чыдам икәнлеген, нинди физик авырлыкка түзәргә сәләтле булуын ачыкларга була. Янә бер ысул – медицина лабораторияләрендә кан анализларын биреп тикшеренү.
Туклану
Монда иң мөһим ике кагыйдә бар. Беренчесе – тренировкаларга ач килмәү. Икенчесе – спорт шөгыльләре алдыннан ук ашамау. Аңлатып тору артык та кебек. Шуны гына искәртәсе килә: спорт белән шөгыльләнүче һәркемнең өстәлендә аксым, май һәм углеводларга бай, төрле ризыклар булырга тиеш, юкса организмның күнегүләргә көче җитмәячәк. Балаларга махсус спорт ризыклары рөхсәтме дигән сорауга килгәндә, шуны әйтәсе килә: әгәр кеше профессиональ спорт белән шөгыльләнә икән, ул, иртәме-соңмы, махсус спорт ризыкларын кулланачак. Чөнки гади туклану режимы һәм ризыклар белән организм югалткан көчне кайтару бик авыр. Мондый туклану нечкәлекләрен шулай ук спорт табиблары белән көйләргә кирәк дип саныйм.
Спорт табиблары кайда кабул итә?
- «Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгенең спорт медицинасы бүлеге.
- ТР Спорт министрлыгы каршында спортка әзерләү үзәгенең медицина-санитар бүлеге.
- Идел буе университетының спорт һәм туризм бүлеге каршындагы медицина-санитар бүлеге.
- Шәхси клиникалар.





Комментарийлар