Логотип Магариф уку
Цитата:

Флёра Ганиева: Укыту – сәнгать ул!

Март аенда педагог, дәреслекләр авторы Флёра Әкрәм кызы Ганиева үзенең 85 яшьлеген билгеләп узды. Ярты гасырдан артык гомерен яшь буынга гыйлем биргән, 5–11 нче сыйныфка кадәр ике буын татар әдәбияты дәреслекләре әзерләгән филология фәннәре кандидаты бүген дә үз хезмәтенә тугры. Мөхтәрәм яшьтә булуына карамастан, дәреслекләр язу белән мәшгуль. Флёра ханым «Мәгариф» журналы редакциясенә дә килеп китте. Аның белән гыйльми-педагогик эшчәнлеге хакында, мөгаллимлек хезмәте хакында сөйләштек.

Авыл мәктәпләрен хуш күрәм

Флёра ханым, мөгаллимлек юлын әниегез укытучы булып эшләгәнгә сайладыгызмы? Казанга татар милләтенә бөек Тукайны биргән районнан килгәнсез. Әдәбиятны яратуыгыз шуннан да киләме?

Урта мәктәпне тәмамлап, 1957 елда Казанга укуымны дәвам итәр өчен килдем. Аңарчы Кырлай урта мәктәбендә укуымны тәмамлаган идем. Ашытбаш, Кырлай минем өчен – мәктәбе ягыннан туган авыллар. Әйе, әни гомер буе мәктәптә әдәбият укытты. Арчаның Ашытбаш авылында эшләде. Гомумән, мәктәптәге педагоглык стажым җәмгысы – 27 ел. Шуңадырмы, мин мәктәпне яраттым, әле дә авыл мәктәпләрен хуш күрәм. Белгечлек алгач, ерак берәр авылга китеп, татар мәктәбендә укытырга өметләнеп йөрдем. Анда халык эчкерсез, самими һәм бердәм. Казанда калам, дигән уйның башыма килеп караганы да булмады.

 

Шулай да Казан Сезне читкә җибәрмәгән, күрәсең?

Университетны тәмамладым, ул чагында Татар теле һәм әдәбияты кафедралары бер иде. Шулар бүленде. Мирфатыйх Зәкиев тел кафедрасында, Хатыйп Усманов әдәбият кафедрасында булды. 1961 елны Усманов, лаборант кирәк, дип студент эзли башлагач, мине тәкъдим иткәннәр. Бишенче курста укыганда, шунда эшкә урнаштым, кулымнан тотып эшкә өйрәтүче дә Хатыйп ага булды. Әле дә хәтерлим: алдыма чиста кәгазь бите куйды. Менә шуңа тигез, матур итеп язарга өйрәтте. Аннан соң уку программасын, кафедра эше серләрен ачты. Университетта укуым тәмамлангач та, авылга китәм, дип җылы халатларымны алып куйган идем инде. Шулвакыт әни, стажын тутырып, 1960 елны Казанга килде.

Кафедрага килгән Нил Юзиев аспирантурага укырга калырга үгетләде. Әни дә Казанда булгач, 1962 елны укуымны тәмамлап, аспирантурага кереп, аннан әдәбият кафедрасында калдым.

 

Беренче милли югары уку йорты

Сез заманында Татар дәүләт гуманитар институтын – Татарстан республикасының беренче милли югары уку йортын оештырып, анда гыйлем биргән шәхес тә бит әле...

Ул чорны гомеремнең иң истәлекле, күңелле һәм шул ук вакытта кадерле вакыты дип искә алам. Башлап йөрү эше никадәр генә катлаулы булмасын, яраткан эшем булгач, бөтен авырлыкларны җиңеп бардык. Икенче яшьлегемне кичергән күк узды да китте ул мизгелләр.1992 елда институтның ачылышы булды. Без көллият дип кенә ачылдык та, институтка әверелеп, тора-бара Татар дәүләт гуманитар институты – татар исеме белән башланган беренче югары уку йорты булып куйдык. Яңа сулыш дисәм дә ялгыш булмас. Ирекле рәвештә җиң сызганып эшли башлаган идек. Уку планына хәтта матур язу, матур сөйләм дәресләрен дә керттек. Каллиграфия укытырга атаклы Нәҗип Нәккашны чакырдык һәм театр училищесыннан мәгълүм остаз Рәүф Нуриев килде. Уку планын үзебезчә төзеп, Мәскәүгә йөрибез. Статусны алганда һәм биш елдан биш елга тикшереп китәләр. Педагогларга кирәк фәннәрне татар телендә укыттык. Рус әдәбиятын да Марсель Ибраһимов татарча алып барды. Татарча укытыр өчен, татарча сөйләмен махсус үзе камилләштерде. Рус әдәбиятын татарча укыту – дөньяда булмаган хәл. Фәрит Яхин ул чагында Тукай музее директоры иде, ул да әдәбият укытырга килде. Чит телләр факультеты ачтык, гарәп, фарсы теле укыта торган бүлекләр. Студентлар белән очрашырга Мәскәүдән дә киләләр иде. Башлангыч сыйныф укытучылары факультеты булдырдык. Безнең җәмгысы өч факультетыбыз булды. 5, 10 еллыкны зур юбилей итеп үткәргән идек.

Ул институт Мәскәү түгел, үзебезнең министрлык карамагында булды. Шуның белән без Мәскәү бюрократиясеннән азат ителдек. Милли университет кирәк, дип йөргән еллар инде бу. Беренче ректор тарихчы галим Илдус Заһидуллин элекке балалар бакчасы бинасын югары уку йортына тәңгәл килерлек итеп төзекләндерүдә зур көч куйды. Аннан соң ректор итеп Васил Гайфуллин билгеләнде. Мин уку-укыту эшләре буенча проректор булдым. Әле бер елны директор буларак студентлар кабул иткәнемне дә хәтерлим.

 

Сез үз тирәгезгә көчле шәхесләр һәм педагоглар җыйгансыз. Нишләп Татарстанның Милли университеты дәрәҗәсенә җитә алмады икән соң ул? Сәбәпләрен шәхсән үзегез нидә күрәсез?

– Куштылар. Берләштерү, күмәкләштерү агымы тотындымы – бетте дигән сүз. Авылларны, колхозларны берләштерү модасы күп кенә яхшы башлангычларга киртә куйды бит. Шулкадәр зыянлы агым булды инде ул. Ул чагында әзерлек юк иде. Мөстәкыйльлек тә җитмәде.

 Мәктәпләрдә укытучылар җитми. Без моның кыенлыкларын бүген яхшы тоябыз. Рельска салынган, алга таба бара торган поездны борып куеп булмый. Чоры узды. Чорның идарә итү алымы җиңде. Күмәкләштерү бик күп югалтуларга китерде. Аерым уку йортлары бар иде, алар мөстәкыйль иде. КДУ ул бит бердәнбер университет иде, калганнары – институт. Университетның статусы дәрәҗәле иде. Татар бүлеге базасында 2005 елны безне пединститут белән куштылар. Татарстан урамындагы колонналы йортка күчендек. Өметләр зурдан иде, әмма алар акланмады. Әнә шул колонналы бинаны ачкан вакытта: «Сез Милли университетның нигезен салып җибәрәсез. Бу бина сезгә!» – дигән фикерләр дә яңгыраган иде югыйсә.

 

– Флёра ханым, мәктәпләрдә педагогларның җитмәве, яшьләрнең укытырга килмәве мәгариф өлкәсенең көнүзәк мәсьәләсенә әверелде.

– Менә бу педагогика институтын кушу иң зур фаҗига булды. Педагогика юнәлешендә мөстәкыйль белем учагы булырга тиеш. Хәзер инде ачылу өмете дә юк. Аның структурасы үзен югалтты. Ә безне 2005 елны педуниверситетка куштылар да исемне «Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты» дип атадылар. Педагогика дигәне койрыкка калды, исем югалды. Укытучылар да гыйлем бирүче генә түгел бит, алар зур фәнни хезмәт куйган шәхесләр дә әле. Хәзер һәрбер мәктәп «учреждение» дип кенә атала. Бу инде укытучыга караш, мөнәсәбәт дигән сүз.

 

Фәнгә өстенлек бирмәдем

– Флёра ханым, галимлек юлына нәрсә этәрде?

– Мин үземне танылган галимә дип санамыйм. Мин – беренче нәүбәттә, мөгаллимә. Мәктәп, вуз укытучысы. Студентлар, әле дә килеп: «Сез безне тәрбияләдегез!» – ди. Моннан да зур бәхет юк инде. Беренче курс студентларына әдәбият белеменә керешне бик яратып укыттым. Авыл мәктәбен тәмамлап кына килгән балаларны үз канатым астына җыйдым. Студентларны бик яраттым. Педагогик стажым 50 елдан артык. Кандидатлык диссертациясен яздым, әмма ары таба докторлыкны язасым килмәде. Яраткан өлкәм укыту булды шул. Фәнгә ничектер өстенлек бирмәдем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына берничә мәртәбә чакырдылар. Фән дөньясын үз итә алмагач бармадым инде. Яшьләр аудиториясе үзенә тартып торды. Укыту – сәнгать бит ул! Укытучы артистның сәхнә алымнарын шулай ук куллана. Бер гыйбрәт: сугыштан кайткан укытучының бите бик биртелгән була. Балалар аннан курка. Шуңа күрә ул һәр дәрескә шигырь укып керергә гадәтләнә! Яхшы шигырьләрне шундый оста итеп укый ки, укучылар аның йөзенә игътибар итми, ә теленә һәм осталыгына соклана башлый. Укытучы булу өчен талант кирәк!

 

– Сез – шактый күп татар әдәбияты дәреслекләре төзегән шәхес. Бу өлкәгә ничегрәк кереп киттегез?

– Төп эшчәнлегемә ялганып барды ул. Узган ел урта мәктәпнең 5–9 нчы сыйныфлары өчен 5 дәреслек яздык, чөнки яңа стандарт килде.

 

Тәрбия көндәлек эш булырга тиеш!

– Сез – озак еллар укыткан остаз. Буыннар алышынганда, югары уку йортына килгән студентларның белем дәрәҗәсе, мәдәнияте үзгәргәне сизелә идеме?

– Сизелә. Балалар әзерлекле килә дип уйлыйм, әмма әзерлеккә хәзер башка таләп куела. Әдәбият икән, син әдәбиятның матурлыгын аңлый һәм аңлата бел. Гомер буе әдәбият укып яши торган шәхес бул. Мәктәп кара эшне эшли иде. Көн саен һәр дәрестә. Яңа стандартларда, яңа программаларга тема керттеләр дә, монысында бу мәсьәлә карала, монысында тәрбия бирелә, дип карар чыгардылар.

 Әдәбият үзе башыннан ахырына кадәр тәрбия бирү чарасы бит инде ул! Ничек инде тәрбиягә аерым дәрес дип билгеләргә мөмкин?! Тәрбия – мәктәпләрдә көн саен эшләнелә торган кара эш ул. Игенче хезмәте дә шулай... Кайсы гына тармакны алма, тормыш кара эш белән бара. Хәзер мәктәп нәрсә белән шөгыльләнә? Конференцияләр үткәрә, олимпиадалар уздыра, төрледән-төрле чаралар оештыра. Шуларны санап баралар, әмма болар белем бирми. Ул укытучыны да, укучыны да үстерми. Сабак бирүдә, гомумән, багланышта җанлы аралашу көннән-көн югала бара. Аның урынына техника керә. Укытучыларга мәшәкать артты. Ул кәгазь боткасына, хисапларга чума бара. Иң кызыгы шул: ул отчётларны караучы бармы икән?!

Укытучыларның дәрәҗәсе төште, диләр, аны бит алар үзләре төшерми, алар белән исәпләшми башладылар, шул гына. Укытучы элек яратып башкара торган эшне – баланы дәрестән соң да алып калып, күп өстәмә дәрес үткәрә торган иде. Хәзер инде әти-әниләр репетитор яллый. Менә бу иң зур бәла булды. БДИ системасы белем бирми, хәтергә генә исәп тота.

 

Хәзер югары белемнең кадере ни дәрәҗәдә?  

– Кадере бетте, чөнки аның бәясе юк. Катыргы алып кую өчен генә укырга керүчеләр ишәйде. Югары белемгә укучы адымлап, һәр баскычны үзләштереп килә ул. Югары белемгә омтылу нинди укытучы белем бирүдән дә тора. Соңгы елларда килгән студентларның белемнәре системасы юк. Бөгәрләнгән, ертып ташланган кәгазь кебек белем белән киләләр. Мәктәптә исә бу сизелми, табигый хәлгә әйләнә. Интерактив такталар дип лаф оралар, кара такта белән акбур җитә, җәмәгать! Шулар белән гомер буе белем биргәннәр. Алай да өметне өзмик, күңелне төшермик әле, тарихның әйләнеп кайта торган гадәте бар бит...

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ