Логотип Магариф уку
Цитата:

Флүзә һәм Алмаз Миргаязовлар: «Ун елга зирәкләндек»

Әдәбиятны тормышыбызга кайтара торган уникаль «Китап» радиосына 5 ел тулды. «Татмедиа»ның телевидение һәм радиотапшырулар департаменты җитәкчесе, «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязовның гаиләсендә кунакта булуыбызга исә – 10 ел. Түгәрәк саннарны сәбәп итеп, кабат Миргаязовлар гаиләсенә дәшәбез.

«Әтиегездән сорыйбыз»

«Тәмләп талашкан да юк». Шундый башисем белән басылган булган язма. Һаман шулаймы, дигән сораудан башлыйбыз әңгәмәне. «Берни үзгәрмәде, 10 елга зирәкләндек, бер-беребезгә хөрмәт, бәйлелек арта бара. Бернидән курыкмыйсың, берни өчен үкенмисең. Шундый рәхәт мизгел ул», – ди гаилә башлыгы.

Флүзәсе белән студент чагында тормыш корып җибәргән еллар: дүрт елга алты мәртәбә фатирдан фатирга күченеп, өстәл урынына куна тактасын 4 кирпечкә куеп, идәнгә утырып ашаган, карават урынына китап сыман диваннан калган ярты өлешендә ел ярым йоклаган чаклар да кадерле истәлек кенә. Тормышны бергә башлап җибәрүдән дә кадерлесе юк дигән хакыйкатьне раслаган истәлек. Гаилә корып җибәргәннәренә ноябрь аенда 27 ел була. 

 

Үзеңә тиң кешегә өйләнү  ул  – әби-бабайларның зирәклеге.

 

Өйләнешкән мәлдә Кояшым, Алмазым дип назлап эндәшүләрне, балалар тугач, «әтисе-әнисе» алмаштырыр дип килешәләр. Флүзәсенең әти-әнисеннән ишетеп үскән традицияне үз гаиләсендә дә саклау теләге монысы.  

«Хатыным – зирәк кеше, – ди Алмаз. – Инде кабул иткән карарын ул минем белән барыбер килештерә, гәрчә ул концертка билетлар инде алынган булса да. (Көлә.) Балаларга кагылышлы оештыру эшләренең 99 проценты әниләренә төшә. Хатын-кызлар берничә эшне башкара алуына шаккатам, ә миңа бер бурыч куелса да оныта алам. Шуңа күрә хатын-кыз алдында баш иям».

Флүзәсе исә тәрбия мәсьәләсендә һәрвакыт Алмаз белән киңәшә. Ире укытучылар гаиләсендә үскән, төпле фикер йөртә. «Мин хатын-кыз буларак хисле, паникага биреләм. Нәрсә генә килеп чыкса да, балаларга башта әтиегездән сорыйбыз, дим. Алмаз һәр ситуацияне тыныч кабул итә, чишү юлын таба», – ди ул.

 

Барыбер әти-әни гаепле

«Безнең бурыч – балаларда шәхес тәрбияләү. Безне совет заманында  «авызыңны яп, сөйләшмә, синнән сорамыйлар, тик тор» дип үстерделәр бит. Олы яшьтә дә әйтәсе фикерләрне еш кына әйтми калдырабыз. Тыйнаклык дип аклыйбыз, зурлап карасак, бу – психологик травма. Болар балаларда чагылыш тапмасын иде. Кеше алдында чыгыш ясарга, үз фикерләрен әйтергә  курыкмасыннар, ачылып китсеннәр дибез». Әнә шулай фикер йөртә әтиләре.  Бала, үзен төрле өлкәдә сынап карап, нәрсәгә һәвәс икәнлеген аңларга тиеш. Музыка белеме һөнәр буларак түгел, беренче чиратта баш миендәге нәкъ менә музыка үстерә ала торган өлешләрен стимуллаштыру өчен файдалы. Спорт, рәсем ясау башка яктан үстерә. Шуңа бөтенесен дә балаларының тормышларына кертергә булалар.

Миргаязовлар гаиләсендәге өч бала да музыка мәктәбен тәмамлаган.  Ислам флейта һәм курайны үз итсә, Алсу скрипка һәм фортепианоны сайлый. Аслан менә вокал буенча имтиханнарына әзерләнә. Кызлары Алсу математикада судагы балык кебек, музыка мәктәбендә укыганда, сольфеджионың җиңел бирелүен дә шуннан күрәләр. Күрше-тирә балаларына да булыша. Абсолют ишетү сәләте бирелгән. Скрипканы мәктәпне тәмамлаганнан бирле кулына алганы булмаса да, фортепианода көн саен уйный. 3–7 яшьләрендә фигуралы шууга йөреп ала. Энесе Аслан белән сәнгать мәктәбендә укыйлар, күләмле фикерләүгә файдасын сөйләп бетерә алмыйлар. Икесе дә бассейнга йөреп алалар. Асланны «Апуш» балалар театр студиясенең артисты буларак таныйлар, әнә шулай игътибар үзәгендә булырга яратуы, тамашачы энергетикасы кирәклеге китерә дә инде сәхнәгә.    Кеше арасында үзен тотарга, чыгыш ясарга өйрәтү буенча бик кирәкле мәктәп дип саныйлар «Апуш»ны. Аслан өч кинофильмда, шул исәптән, Иван Добронравов, Виктор Сухоруков белән «Микулай» фильмында да төшә.

Мәктәп елларында олы абыйлары Ислам айкидога йөри. «Исламны спорт белән ныклап «дуслаштыру» өчен шактый тырыштык, ләкин мәҗбүриләмәдек. 7 нче сыйныфта 2 нче лицей-интернатка укырга кергәч,  футболга сәләте ачылды. «Иң яхшы капкачы» кебек титуллар ала башлады. Әмма профессиональ футбол өчен соң иде. «Эх, кечкенәдән шөгыльләнгән булсам, мәҗбүри илтәсегез калган», –  дигән сүзе булды. Аңламассың, мәҗбүриләү яхшымы, әллә юкмы. Барыбер әти-әни гаепле кала», – дип елмая әти-әнисе.

 «Мин сине хуплыйм»

Үсмерлек чор проблемалары булмый бу гаиләдә. «Аңлы һәм үзләренә читтән карый ала торган балалар булып үстеләр, – ди әтиләре. – Пубертат чоры теләсә кайсы балада була. Бары тик ата-аналарның мөнәсәбәте шушы процессны йә көчәйтә, йә киметә. Аларның «закидон»нарына игътибар итми идек. Зурлап күтәреп алып, ачулану булмый иде.

Үсмерлек реакцияләренә каршы реакция юк икән, димәк, балага агрессияне дәвам итәргә форсат юк.

Балалар үз ялгышларын үзләре кылырга тиеш. Гиперопека – заманның иң зур проблемаларының берсе. «Ашадыңмы?» «Башыңа кидеңме?»

Ким дигәндә мөстәкыйльлекне бетерә бу, карар кабул итә белмәүче ирләр каян килә дип гаҗәпләнәсе юк. Ислам, кызлар белән очраша башлагач, һәркайсы белән таныштырды. Миңа калса, хуплау эзләгәндер ул. Ошыймы, шундый булса ярыймы, диюе булгандыр. Гиперопека чагылышыдыр бу. Безнең заманда кызлар белән йөрүне сиздерү килешми иде бит».

Миргаязовлар гаиләсе күптән түгел килен төшергән, олы уллары Ислам сөйгәне Камилә белән үз тормышын корып җибәргән. Баланы мөстәкыйль тормышка озату – әни кеше өчен аеруча дулкынландыргыч мизгелләр. «Өйләнергә нияте барлыгын башта миңа әйтте, – дип искә ала Флүзә. – Әти ни дияр икән, ди. Алмаз бер җөмлә белән канатлар куйды аңа: «Мин сине хуплыйм», – диде. Ислам өч ел Чехиядә, аннан Мәскәүдә укыганда, чит ил кызлары белән аралашуы күп иде. Моңа бик борчылдым. И Ходаем, сайлаганы кайсы милләт кызы булса да, үзебезнең диннән булса иде, дип теләдем. Теләгем юш килде. Камиләбез – акыллы, тәрбияле кыз».

Улларын өйләндергәндә, өр-яңадан барлык йола, гадәтләрне искә төшерергә туры килә. «Бергәләп җыелып барып кулын сорадык. Традицияле, йолалы, күңелгә рәхәт мизгелләр. Камилә – безнең гаилә әгъзасы, булачак оныкларыбызның әнисе бит. Беренче мизгелдән үк бергәләп аралашу рәхәт булды, – ди Алмаз. – Шәхси мөнәсәбәтләрегез белән безне (ике якны да) борчымагыз дип алдан ук әйтеп куйдык. Ә менә хуҗалык мәсьәләләре буенча Ислам миңа шалтыратып киңәш сорый. Шулкадәр күңелле, минем белән киңәшләшәләр, мин кирәк, дигән хис туа».

«Дәү әни, тизрәк кил!»

Килен-каенана мөнәсәбәтләре турында да сөйләшми калмыйбыз. Каенана кыш чыгарга ярты елга Казанга килә. Һәр килендә кадерле кунак булса да, авыл кешесенең рухына шәһәр фатиры читлек кебек, шуңа күрә үз йортлары белән яшәүче улы Алмазлар гаиләсендә тора. Хәер, сентябрь аенда укулар башлануга, Флүзә үзе шалтырата башлый: «Дәресләр белән чәчем агара, әни, тизрәк кил!» Дәү әниләре – укытучы кеше, оныгы Аслан өчен хәзинә инде. Татар теле буенча республика олимпиадаларына кадәр әзерли ул аны. «Синнән башка стресс башлана минем алайса», – дип, кайчан киләсең дип көтеп тора дәү әнисен. Аслан бит артист, аңа тарих фәненнән эчтәлек сөйләсә дә, тыңлап торучы тамашачы кирәк. Дәү әнисе – әнә шулай аның иң тугры тамашачысы да, остазы да, иркәләүчесе дә.

Аш-су бүлмәсенә ике хатын-кыз сыймый дисәләр дә, ике зирәк хатын-кыз монда да гаилә җылысы тудыра алган. «Дәү әниебез, нәрсә пешерим, дип тора. Гаиләбез белән ураза тотканда, аеруча сыйлый инде. Кибет токмачы ярамый безнең балаларга – дәү әнинеке генә кирәк. Балаларга да, миңа да рәхәт. Минем камыр ашларына кулым ятмый, вакытым да юк. Аның каравы кызыбыз Алсу гел дәү әнисе тирәсендә, аннан камыр ашлары пешерү серләрен өйрәнә. Мин исә тозлау, кайнатмалар әзерләү эшләренә һәвәс, каенанам да минем рецептларны куллана. Әтием агроном булгач, җир эшен яратам. Килен булып төшкәч, шәһәрдә үскән киленнәренең бакчада җил уйнатуына шаккатканнар иде», – дип елмая Флүзә.

Камыр ашларына оста дигәндә, дәү әниләренең Минзәләдәгечә зур итеп телеңне йотарлык чәкчәк пешерүе – үзе бер йола. «Безнең туйга зур пар чәкчәкне үзе пешереп алып килеп шаккатырган иде ул, – ди Флүзә. – Ислам оныклар арасында беренче булып өйләнде, аның никахына да 78 яшьлек каенанам шул чәкчәкне пешереп, бизәп алып килде. Күңелгә мәңгегә уелган истәлек инде. Исламның каникул вакытларында балачагы Минзәләдә әби-бабай кочагында узды бит. Бабайсы Исламбәк дип кенә йөртә иде. Дәү әнисе бу көннәрне күрергә язган дип бик сөенде».

 

 «Китапка ихтыяҗ кайтыр әле ул»

Гел милли проектларны алга сөргән, замандашларыбыз арасында алдынгы фикерле булуы белән аерылып торган Алмаз Миргаязов белән тел мәсьәләсенә дә кагылмый уза алмыйбыз. Аеруча нульдән башланган проект –  «Китап» радиосының эшли башлавына 5 ел тулган көннәрдә. «Кайвакыт ассимиляция шаукымына бирешәм кебек, – дип хафалануын да белдерә ул. – Балаларны татар бакчасына, аннары татар гимназиясенә бирдек: математиканы татарча укыйлар, ә үзара барыбер русча сөйләшәләр. Аңламыйм мин моны. Җиңелгәнемә ачуым чыга. Әмма кулымнан килгәнчә, кешеләрне әдәби телгә, әдәби сүзгә кайтара торган эшләр башкарам бит дип уйлыйм аннары. «Китап» радиосының эшен мактанырлык дип саныйм. Күпме кешене радио аша әдәбиятка кайтардык. Кеше аңлы рәвештә сайлап тыңлый бит радионы».

Китап – нейрочелтәрнең төп көндәше, дисәк хата булмастыр. Милли мирас сагында торган, шул ук вакытта заманча ысуллар белән миллилекне дә саклау җаваплылыгы йөкләнгән җитәкче алтын урталыкны ничек таба икән?

– Нейрочелтәрләргә ике-өч ел элек бик оптимист рухта карый идем. Бетеп бара торган милли казыкларны ныгыту өчен шәп мөмкинлек дип кабул иттем. Ясалма фәһем татарча аңламый иде әле ул вакытта, инде хәзер иркен сөйләшә. Һәм... Шуның белән шулдыр дип уйлыйм. Ул барыбер автоном эшли алмаячак, чөнки аны Аллаһ тудырмаган. Техник корал буларак менә дигән ярдәмче, арадашчы була ала, ләкин кешене тулысынча алыштыра алмый. Идарә көчләренең мәнфәгатьләрен кайгыртучы көч булып калачак.

Соңгы елларда шундый фикерләр туа: кәгазь китапка кире кайтачакбыз. Ясалма дөньядан туеп, китапка ихтыяҗ барыбер кайтыр дип ышанам.

Ир бала тәрбиясе тулысынча әтидән тора, ә әнисе ярата. Кыз баланы әти ярата, әни тәрбияли.

 

Акча белән баланың мәхәббәтен яулап булмый, бары игътибарын сатып алып була.

Фотолар Миргаязовларның гаилә архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ