Гаилә – бер кечкенә дәүләттер, ә нәсел?
Халкыбызның рухи үсешен билгеләүче «Гаилә тарихында — гасырлар кайтавазы. Без тарихта эзлебез» шәҗәрә проекты, үзенә киң катлауларны тартып, елдан-ел куәтләнә бара. Быел бу фестивальдә җиңгән 6 нәсел...
770 кешелек нәсел
Бу көнне Ахунҗановларның дистәләгән дәвамчысы – җырчылар, биючеләр, гармунчылар, чишмә төзекләндерүчеләр, укытучылар, урманчылар – сәхнәдә үзенчәлекле бер Сабантуй оештырды. Конкурска әзерләнгәндә, алар кызыклы мәгълүматларга тап булганнар. Иң куандырганы: архивтан 1600 елгы бабаларын «табып» алганнар. Шуңа нигезләнеп, әлеге нәселгә караган һәр ун гаилә үзенең аерым шәҗәрәсен төзегән. Шактыйдан шөгыльләнәләр икән инде бу изге эш белән. 2012 елда Ахунҗановлар барлыгы 550 кешене тәшкил итсә, бу сан бүгенге көндә 770 кә җиткән. Июнь аенда нәселгә тагы бер буын өстәлде, дип шатланышалар: Лилия һәм Рузил Ахунҗановлар гаиләсендә сабый дөньяга аваз салган. Күпләргә насыйп булмый торган хәл: эзләнүләр вакытында нәсел тамгасына тап булганнар. Әлегә аның нәрсә аңлатканы ачык түгел. 1668 елга караганлыгы гына билгеле. Ахунҗанның оныкчасы Эльвира Галиева нәсел тамгасын, каптырма (брошка) рәвешендә ясап, һәр гаиләгә бүләк иткән.
Тарихлары гасырларга киткән бу нәселне рухи баетырлык табылдыклар тагын да бар әле. Ахунҗан бабайның килене Маһрибикәнең тал чыбыгыннан үрелгән бирнә сандыгы сакланган аларда. Сандыктан Ахунҗанның хатыны Бибифатиханың күлмәге, кияүгә килгәндәге чигүле намазлыгы, аяк чолгавы, нәсел тамгасы төшерелгән уклавы, Ахунҗан бабайга сәүдәгәрлек итү өчен рөхсәт бирү турындагы һәм башка кызыклы документлар килеп чыккан. Тәгаен алганда, болар – Ахунҗан бабайның материаллар үлчи торган таягы да, 1800 елгы страховой кәгазьләре дә. «Бу кыйммәтле хәзинәләрне, табылдыкларны үз кулыбыз белән тотып каравыбыз, бу нәсел тарихына кагыла алуыбыз белән без дә бәхетле»,– дип сөйләде Кече Шыңар клубы мөдире Фәридә Садыйкова.
– Конкурста катнашабыз дигән уртак фикергә килгәч, Кемерово, Иркутск, Алабуга, Чаллы, Мамадышта һәм башка тарафларда яшәүче туганнар белән киңәш-табыш итеп, ике ай буе әзерләндек бу чарага. Ураза аенда тәравих намазларында катнашып, теләкләр теләдек. Һәрберебездә абзар тулы мал, 7–8 сыер, күбебезнең 3–4 баласы бар. Шулай да һәркем авырыксынмыйча, репетициягә чапты, – ди оештыру эшен башлап җибәрүчеләрнең берсе Алия Мөхетдинова. Алия – Ахунҗан оныкчасы Фәнзир Мөхетдиновның хатыны, икесе дә Олы Шыңар авылы мәктәбендә укытучы булып эшлиләр.
Фестивальдән калган хис-кичерешләре турында сөйләвен дәвам итеп:
–Ахунҗан бабабызны сөргенгә сөреп, гаиләсен таркатсалар да, нәселен юкка чыгара алмадылар. Шул заманнардан бирле без барыбыз да – бердәм, тату яшәүче үрнәк гаилә. Конкурстан соң күпләр үзләренең нәселен барлый, туганнары белән аралаша башлады, – диде Алия.
Ахунҗановлар гаиләсе тарихының тирәнлеге– Ахунҗан бабайда. Бибифатиха белән бергә тормыш корып, иген игеп, мал тотып, ун бала тәрбияләп үстерә алар. Аның сәүдәгәрлек белән шөгыльләнүе, ат белән товарлар ташуы, авыл халкын ачлыктан коткарып калуы турында авыл тарихы битләрендә акка кара белән язылган. Оныклары да, бабаларына охшап, Ахунҗан бабай күрсәтеп калдырган саваплы юлдан бара. Габдулла оныгы Ришат, Шыңар авылы утырган урындагы чишмәне төзекләндереп, бабасы хөрмәтенә «Барый чишмәсе»н ясап куйган. Ел саен шул чишмә янына барлык туганнары җыела икән. 2012 елда Ришат Ахунҗанов, гаилә Сабан туен оештырып, биш йөзләп туганны бер мәйданда очраштырган. Ахунҗанның сигезенче улы Гатаулла оныгы Раил әнисе Зөбәрҗәт хөрмәтенә Иске Мичән авылында «Зөбәрҗәт чишмәсе» ачкан.
Татарстанның атказанган артисты, Әлмәт татар драма театрында артист булып эшләгән Илһам Мөхәммәтов та – шушы нәселнең дәвамчысы буларак шәҗәрәсен төзеп калдырган кеше.
–Татарстан халкына үзебезнең нәселебезне күрсәтә алуыбызга бик сөендек. Без – тырыш, ярдәмчел нәсел. Туганнарым белән алга таба да араларны өзмичә, аралашып, ярдәмләшеп яшәсәк иде. Тормышта кешелекле булып яшәргә өйрәтеп калдырулары өчен әти-әниемә рәхмәт укыйм,– ди Ахунҗан бабайның тагы бер оныгы Илсөяр Шиһапова.
Бу нәселнең хатын-кызлары төскә-биткә чибәр, булдыклы, кулларыннан килмәгән эш юк, ир-атлары какча гәүдәле – лачын кебекләр. Җәмгыятебезне, милләтебезне Ахунҗановлар кебек гаиләләр тота да инде. Сүземне тәмамлыйм гына дигәндә, Алиядән хәбәр килеп иреште: «Рифат Ахунҗанов билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында 17–18 яшьлек көрәшчеләр арасында, 90 кг авырлыкта чемпион булды».
Укытучылар династиясенә 300 ел
Латыйпов-Нәгыймуллиннар гаиләсе фестивальдә икенче урынны яулады. Җиңүче гаилә Латыйповлардан – 17 буын, Нәгыймуллиннардан 12 буын шәҗәрә тәкъдим ителде. Буа районы Яңа Чәчкап авылында яшәүче Латыйпов-Нәгыймуллиннар нәселендә шәҗәрә төзү күп еллардан килә. Бабалары Бикмулла белән Рәхмәтулла авыл халкының шәҗәрәсен гарәп имласында язып, киләчәк буыннарга тапшырып калдырганнар. Әмма 1939 елда янгын чыгып, 81 йорт янып көлгә әйләнгәч, шәҗәрәләр дә бер мизгелдә юкка чыккан. Ярый әле, бер гаилә шәҗәрәсенә генә зарар килмичә исән кала.
Ләйлә Латыйпова (Нәгыймуллина) – укытучылар династиясенең 3 нче буыны, дәвамчысы. Бүгенге көндә ул – Буаның «АБВГДЕЙКа» балалар бакчасында тәрбияче, ә аңа кадәр мәктәптә укыткан.
–Үзенең нәселен белмәгән халыкның киләчәге юк, дия минем әнием, – дип сөйләде ул. – Әнием Гөлнирә Нәгыймуллина – тарих укытучысы. Ул нәкъ менә шәҗәрәләр төзү буенча укып, белемен арттырып кайтты. Белгәннәрен безгә дә, укучыларына да өйрәтә хәзер. Әти-әниемә мине туган җанлы итеп тәрбияләүләренә бик рәхмәтлемен. 1990 елларда шәҗәрәләр белән кызыксыну башлангач, Нурулла Бикмуллин (хәзер мәрхүм инде), әнием Гөлнирә Нәгыймуллина, дәү әнием Мөния, әтием Рәис үзебезнең нәселнең килеп чыгу җепләрен эзли башладык.
300 еллык укытучылар династиясе булуы белән горурлана әлеге нәсел. Утыз алты, утыз тугыз, кырык еллык стажы булган укытучылар да бар араларында. Аларны шулай ук артистлар, табиблар, рәссамнар, шагыйрьләр, архитекторлар нәселе дисәң дә ялгыш булмас.
Мөния әби көндәлеге
Әбисенең язып калдырган көндәлегенә еш күз төшерә икән Ләйлә. Мөния әби дәфтәр битенә кемнәр туганын, кемнәр үлгәнен, кайчан мәктәпкә кергәннәрен, кемнең кем булып эшләүләрен, кайсы уку йортын тәмамлауларын – һәммәсен язып барган. Бу көндәлек – Ләйлә өчен киңәшче дә, сердәшче дә. Көндәлектә: «Нәсел-нәсәбенә игътибар итегез. Атасына карап, улын коч; анасына карап, кызын коч. Әти-әнисе эчкече түгелме? Аерылмаганнармы? Шуны белегез, – дип, төпле киңәшләр язылган анда. – Кияүгә киткәч, төп йортка ирегез белән бергә кайтыгыз, бергә китегез, аеры-чөере йөрү килешми. Кавышкач, ике ел бер-береңне сыныйсың, аннан ияләшү башлана, мәхәббәт зурая. Шул ел эчендә хатын-кыз иренең сүзләренә колак салырга өйрәнсә, ярату көчлерәк була». Әбисе язып калдырган менә шундый үгет-нәсыйхәтне исенә төшерде Ләйлә. Дәү әнисенә нәселдән төш юрау сәләте дә күчкән булган. Көндәлектә болар турында да искә алына. Аяк киемен күргәнен сөйләгәч, Мөния әби Ләйләнең кияүгә чыгуына юраган һәм төше юш килгән. Үзенең 89 яшькә хәтле яшәячәген дә алдан әйткән Мөния әби. Бу сүзләре дә рас килгән: 90 яшь тулырга биш ай кала мәрхүм булган ул.
Ләйлә белән гаилә тормышы, балалар тәрбияләү турында да әңгәмәләшеп киттек. Ә ул гаиләсен, туганнарын шулкадәр ярата, алар турында сәгатьләр буе сөйләргә дә әзер.
–Ирем белән 18 ел яшибез. Мин әле аны һаман да белеп бетермим кебек. Яшәгән саен, ул төрле яктан ачыла гына бара. Бер галим әйткән бит: кеше бер-берсен гомер буе өйрәнер, тик өйрәнеп бетерә алмас. Өйрәнеп бетерсә, ул кызык та булмас иде, дип уйлыйм. Гаиләләр охшаш булып яралмыйлар дөньяга. Егет белән кыз өйләнешә, аннан характерлар туры килмәве ачыклана. Бу чорны һәркем үтә, мин дә үттем. Бер-береңне сынау вакытында кеше йә сыгыла, йә сынала, йә ныгып китә. Мин сынмадым. Кеше үз-үзен яратырга тиеш. Иремне үземне яраткан кебек яратам, артык та түгел, ким дә түгел. Аллага шөкер, гаиләләребез тулы, аерылышулар юк бездә, – ди Ләйлә, елмаеп.
–Гаиләбездә бергә-бергә җыелышып утыру, киңәшләшү, планнар кору – гадәти күренеш. Ризыгыбыз да, сүзебез дә уртак. Балаларга артык уенчык, тәмле ризыклар алып иркәләмәдем. Уенчык алганда да икенче балама да калырлык булсын дип сайладым. Балага сораган һәрнәрсәне алу дөрес дип санамыйм, сабырлыгын сынау кирәк. Мин аларга үзләренә тырышырга, мөстәкыйль булып үсәргә мөмкинлек бирәм, –ди Ләйлә.
Латыйпов-Нәгыймуллиннар йортыннан кунак өзелеп тормый. Әти-әниләренең кунакларны җылы каршылауларын күреп үскән Ләйлә дә: «Туганнарым кайтса, кош кебек очып йөрим», – ди. Кош кебек очып йөрим, дип матур сүз өчен генә әйтмидер. «Туганлык җепләрен өзмәгез», – ди Ләйлә, һәркемгә бәхет теләп.
Шагыйрь, 400 ләп шәҗәрә төзегән төбәк тарихчысы Дамир Гарифуллин болай дип яза: «Шәҗәрә ясау күпләрне еракта калган бабаларын барлауга этәргән. Бу эш исә аларның дәрәҗәсен күтәргән, горурлыгын арттырган. Аларның караңгы төннәрен яктырткан, матур һәм кирәкле шөгыльләренең савабын арттырган. Хәзерге шәҗәрәләр дистәләгән-йөзләгән исемнәр белән тулылана. Җиде ят булган кешеләр туган-тумача буларак, үз нәсел-нәсәбенә кайткан кардәшләре белән аралашып, гөрләшеп яши башлый. Мондый хәл дуслыкны ныгыта, начар гадәтләрне юкка чыгара».
Таңсылу Габидуллина
Нәсел тамгасы нәрсә ул? Аның тарихы, аны ничек аңларга?
Фәйзелхак Ислаев , тарих фәннәре докторы, профессор:
Тамга — нәсел билгесе, милеккә, шул исәптән терлекләргә куелган билге. Бу инде нәселнең билгесе булган, имза урынына кулланылган. Кагыйдә буларак, кече улы ата-бабасының тамгасын үзгәртмичә ала, олырак туганнары аңа бер сызык өсти, йә аны үзгәртә; тик яңа тамга нәсел тамгасына охшаш булырга тиеш. Башта тамгалар ыру, кабилә билгесе булган, соңрак алар шәхси билгегә әверелгән. VII–VIII гасырга караган иң борынгы төрки кабилә тамгалары Кытай елъязмаларында чагылыш тапкан, анда кытайлар төркиләрдән сатып алган атларга салынган тамгалар сурәтләнгән. Кызганыч, хәзерге вакытта тамгаларны өйрәнүче галимнәребез юк дәрәҗәсендә. Чөнки ислам дине буенча тамгаларга мәҗүсилек дип караганнар.
Комментарийлар