Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаилә – туганнар гына түгел, дуслар да ул!

Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Насыйбуллин күкрәктән чыккан бәрхет тавышка ия. Чын ирләр тавышы белән җырлаучы сәхнәдә һәм иҗатта гына түгел, ә гаилә башлыгы буларак та күпләргә үрнәк булып тора. Хатыны Юлия белән тормыш арбасын бергә җигелеп тарталар, бер-берләрен тулыландырып, өч бала тәрбиялиләр.

«Вадим мактый торгач йөреп киттек»

Юлия – безнең коллега, журналистикада ул үзен эзләнүчән каләм остасы буларак танытты. Хәзер туризм өлкәсендә, шулай ук концертлар, бәйрәм, туй мәҗлесләре оештыру белән дә шөгыльләнә. «Рөстәм белән «Татар моңы» яшь башкаручылар бәйгесендә таныштык, – дип искә ала ул танышуларын. – Мин администратор булып эшли идем, ул конкурска катнашырга килде. Бер күрүдә гашыйк булдым, дип әйтә алмыйм, ул вакытта Рөстәмнең музыка көллиятенә укырга гына кергән мәле, үзе кечкенә, үзе ябык… Сайлап алу турлары бара. Консерваториянең татар музыкасы факультеты деканы Сәгыйть Хәбибуллин Рөстәмне алып килгән, жюрига әйтә: «Менә минем малайны тыңлап карагыз әле», – ди. Үзенең улын алып килгән, дип уйлап куйган идем. Шунда Рөстәм «Үрләреңне менгәч»не җырлап җибәрмәсенме... (Р.Еникеев көе, С.Хәким сүзләре. – Автор) Шаккаттык. Бер-ике ел узгач, «ВКонтакте»да миңа яза бу: «Сәлам, хәлләрең ничек?» Икенче көнне иренеп кенә җавап юлладым. «Әйдә, кофе эчеп кайтыйк әле», – ди. Ризалаштым. Шуннан сөйләшеп киттек, бик тәртипле, тырыш, авыл җанлы егет икәнен аңладым. Йөри торган кызым юк, ди. (Ул миннән 3 яшькә кечерәк бит.) Үзебезнең авылдан кызлар эзли башладым Рөстәмгә. Бер кызны әйтеп карыйм, икенчесен... Карап утыра бу миңа. Күпмедер вакыттан соң Вадим Захаров шалтыратып: «Юлия, син аңа нигә кызлар эзлисең соң? Ул сине ошатып йөри бит, аңламыйсыңмы әллә?» – дигәч кенә күзем ачылды. Менә шулай, Вадим миңа аны, аңа мине мактап, йөреп киттек».

Чәчәк урынына – чиләге белән җиләк

Рөстәм Насыйбуллин кебек бас тавышлы җырчылар татарда сирәк. Шушы үзенчәлекле тавышка муафыйк репертуары белән дә башкалардан аерылып тора. Кыскасы, яхшы фактурага ия талантлы артист. Шул ук вакытта җирдә нык басып торучы авыл егете дә. Юлиянең күңелен яулаганда да әллә ни төчеләнеп йөрмәгән. Кемдер кызлар күңеленә чәчәк бәйләмнәре белән юл салса, Нурлат егете авылдан килгәндә, сөт, каймак, чиләге белән кура җиләге алып килә торган була. Яшьләр биш-алты айдан өйләнешеп тә куя.

Юлия Рөстәмне ярдәмчел булуы белән җәлеп иткән. Рөстәм – 22 яшендә гаилә корырга батырчылык иткән кыю егетләрнең берсе. Аларның Юлия белән бергә тормыш итә башлауларына да сигез ел тулган.  

«Утыздан узып, һаман сайланып йөргән дусларымны күрәм дә, ярый әле вакытында башлы-күзле булганмын икән, дип сөенеп туя алмыйм».

«Ник минем әтинең җырын җырлыйсың?»

Хәзерге вакытта алар Әмирә, Әскәр, Әнвәр исемле балалар үстерә. Табигый ки, иҗатта мәш килгән әти-әниләр баласын да шул юлга этәрә, әмма Әмирә: «Биергә дә, җырларга да теләмим», – дип кырт кисеп куйган инде. Ә менә Әскәрдә әтисе сыйфатлары үзен күбрәк сиздерә. Малай җырга хирыс. Әле кечкенә булуына карамастан, катлаулы әсәрләрне дә тиз отып ала. Әтисенең сәхнәдәшләрен, җырчыларны исемләп үк белә икән. Бер туган көндә Филүс Каһиров башкаруында Мөслим Магомаевның «Синяя вечность» җырын танып ала ул. Алай гына да түгел, җырчы янына барып: «Ник минем әтинең җырын җырлыйсың? «Море, море»ны әти җырлый, син җырлама!» – дигән. Танылган җырчыга исә: «Ярар, энем, башка җырламам, карале син моны, нинди молодец!» – дияргә генә калган. Бу сүзләрдән соң нәни Насыйбуллин: «Мин әтине якладым», – дия-дия сөенгән…

«Әле ярый яшь, юләр вакытта өйләнеп калганмын, – ди гаилә башлыгы үзе. – Дусларым арасында утыздан узып, сайланып йөргәннәрен күрәм дә, Аллаһка шөкер, вакытында башлы-күзле булганмын икән, дип сөенеп туя алмыйм. Гаилә минем тормышымда иң кирәкле һәм мөһим урын алып тора. Яраткан хатынымның һәрвакыт янәшәмдә терәк булуы, балаларымның эчкерсез елмаюы мине алга таба яхшырак булырга әйди, киләчәккә өмет белән карарга өйрәтә. Һәрвакыт әти-әниемнең догасын тоеп яшим. Алар биргән тәрбия үземә дә тормыш арбасын ышанычлырак тотып иҗат итәргә булыша. Гаилә – туганнар, балалар гына түгел, ә синең шатлыкларыңа сөенеп, кайгыларыңны уртаклашучы тугры дусларың да ул».

Кемдер кызлар күңеленә чәчәк бәйләмнәре белән юл салса, Рөстәм авылдан килгәндә, сөт, каймак, чиләге белән кура җиләге алып килә торган була. Яшьләр биш-алты айдан өйләнешеп тә куя.

«Кешелекле ягын яратам»

«Рөстәм – бик сабыр, кешегә авыр сүз дә әйтми торган тәртипле ир. Бик гади, кеше аермый, дип сүзгә кушыла Юлия. – Без артистлар күп яши торган комплекста торабыз. Монда кем генә юк! Бик танылганнары да, әле күренә генә башлаганнары да. Сәхнәдән: «Кадерле тамашачыларым, сезне бик яратам!» – дип төчеләнеп торганнары ишегалдында синең сәламеңә җавап та кайтармый. Менә шуңа шаккатам инде мин. Ә Рөстәм ул икенче, болардан нык аерылып тора. Урам себерүче белән дә кул биреп исәнләшә, авылдан килгәндә, күчтәнәч дип, дистә йомырка булса да биреп китә. Шул кешелекле ягын яратам. Артык тыйнак та инде. Әрсезлеге җитми. Аннары үз рәхәтенә иркенләп яши торган кеше, кирәк дип күзен тондырып чапмый. Ул яктан без капма-каршы». 

«Нигә кызлар эзлисең соң? Ул сине ошатып йөри бит, аңламыйсыңмы әллә?» – дигәч кенә күзем ачылды».

Әби-бабай ярдәме

Күп балалы гаиләгә ике якның әби-бабалары ярдәм итә. Юлиянең әти-әнисе кул сузымында – күрше йортта гына яшәгәч, җәһәт кенә эш килеп чыкканда, балаларны бик теләп алып калалар. Ә Рөстәмнең әти-әнисе Нурлатта гомер итә. Җәй айларында гаилә анда еш кайта, каникул чорында балалар да шунда кала. Ерак әби берьюлы өчесен дә алып калырга кыенсынмый, диделәр. Кыш көннәрендә 3 бала белән җиңел түгеллеген яшь ана яшерми. «Быел кар күплектән урамда йөри торган булмады. Улларыбызның икесе кечкенә. Берсен күтәрсәң, икенчесе сузылып ята, тегесен торгызам дигәндә, монысы чәбәләнә башлый. Аны сөйләп, аңлатып кына булмый, күрергә кирәк. Ярый әле: «Кайтар, карыйбыз!» – дип тора Нурлаттагыларыбыз. Рәхмәт. Хәзер бит әби-бабайлар да элеккеге сыман түгел, заманча. Күбесе, балаларыгызны үзегез үстерегез генә, диләр. Дус кызларым да, карыйсылары килми, дип зарлана. Хәер, киленнәрнең дә төрлеләре бар. Балаларын каенанага калдыру түгел, тоттырмый да торганнары очрый. Андый кешегә аптырыйм инде мин», – ди Юлия.

Рөстәм туган ягына кайткач, мишәр шивәсенә күчә икән, чөнки авылда саф татарча сөйләшсә, авылдашлары, андагы дуслары аңламаска да мөмкин, ди. «Ял көннәрендә гаилә белән авылларга кайтырга яратабыз. Анда балаларга да рәхәт. Көне буе урамда йөриләр, җәй көнне бассейнда коенып рәхәтләнделәр. Олы кыз диңгезне дә үз итә. Киләсе еллардан өч балабызны бергә ияртеп, диңгезгә барырга исәп бар», – ди танылган ата кеше. Матур гаиләгә хәерле сәфәрләр дә, уңышлар гына юлдаш булсын!

Фото Насыйбуллиннарның шәхси архивыннан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ