Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаилә – үзе бәхет ул

Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә Лилия Гыйбадуллина иҗаты заманыбызның яңа сулышы да, саллылыгы һәм тирәнлеге белән мираслы әдипләребезнең дәвамы да сыман. Пар канаты Илһам Сираев белән ике егет тәрбиялиләр. Бүгенге сәхифәдә гаилә дөньясына иҗатта кайнаучы хатын-кыз күзлеге аша күз салыйк әле. Сүзне Лилиянең үзенә бирик.

ГМ–БЕЛЕШМӘ

Гыйбадуллина (Сираева) Лилия Фаис кызы – шагыйрь, язучы, Актаныш районы Әҗмәт авылында туган. «Мин бәхетне күрәм!..» дип исемләнгән тәүге җыентыгы 2003 елда мәктәптә укыган чорда ук дөнья күрә. Шулай ук «Тынлык кайтавазы» (2010), «Кайту» (2018), «Сөрән» (2021), «Дәвамы бар» (2024) шигъри җыентыклары, балалар һәм яшүсмерләр өчен «Бабай кунакка килде» (2023), «Идегәй. Ханнар уены» (2024) китаплары авторы. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы. «Белла» халыкара рус-итальян әдәби премиясе, С. Сөләйманова  һәм Ш.Галиев исемендәге әдәби премияләр лауреаты. «Мәйдан» журналында эшли.

 

Улларыбыздан үзебезне таныйм

Гаилә корып, икәү бер булып яши башлаганыбызга бу айда төгәл унбиш ел. Артка борылып карасаң, елмаясы гына килә. Танышу тарихыбызны искә алсам да гаҗәпләнерлек. Илаһ бу дөньяга, чыннан да, һәркемне пар-пар яраткандыр. ...«Алтынчәч» дигән тапшыру бар иде бит, хәтерләсәгез. Дүртенче курста укып йөргән чагымда шунда шигырь сөйләргә чакырды Галина апа Казанцева. Минем бил тиңентен озын кара чәчле чакларым... Шул тапшыруны Илһам күреп калган да телефон номерымны юнәлткән, яза башлады. Берничә айдан күрештек. Илһамның беренче сүзе: «Чәчең кайда?» булды, чөнки мин инде чәчемне кып-кыска итеп кистереп ташларга өлгергән идем инде. Әнә шулай, үзебезчә әйткәндә, эчендәге – тышында булуы, ихласлыгы белән игътибарымны җәлеп итте ахры ул.

Шушы вакыт эчендә ишәйдек, дүртәү булдык. Икесе гаҗәеп дәрәҗәдә төрле ике улыбыз үсеп килә. Мин аларга карыйм да Илһамны да таныйм, үземне дә.

 

Гаиләбезнең нигезе – тугрылык һәм ихласлык

Без тәрбияләнеп үскән гаиләләр бик төрле. Мәсәлән, әткәй (каенатам) – гаиләдә төпчек бала, төп нигезне, нәсел-нәсәпне барлап, бер итеп тотып торучы. Бу йорттан гомер-гомергә кеше өзелми. Фатыйма әбекәебез (каенатамның әнисе) исән чакта бигрәк тә шулай иде. Килен булып төшкән чорда бик гаҗәпләнә идем: кергән кунагыңны чәйләп озатырга да өлгермисең, икенче «партия» килеп керә. Мин үскән йортта башкачарак, тынычрак иде димме, чөнки әтием – баш бала, яшьли читкә чыгып киткән. Дөнья күреп, акча эшләп кайтып, утызын тутырып кына өйләнгән. Мәктәпне тәмамлап, Казанга чыгып китәргә йөргән көннәрдә: «Тудырдык, үстердек, башың бар, ушың бар, инде үз юлыңны үзең кара, кызым», – дигәне исемдә әтинең. Шуннан соң, чыннан да, бер эшемә дә, карарыма да әти-әнинең сүз әйткәне булмады. Казаннан Актанышка юл арасы шактый, 3–4 айга бер кайта идек. Авырган вакытларны да, проблемаларны да әти-әнигә белгертмәдек. Бездә тәртип шулайрак, без шулай гадәтләнгән.

Ә ирем туып үскән гаиләдә ‒ башкача, әткәй белән әнкәй – балалар дип өтәләнеп тора торган кешеләр. Бу йортта һәрнәрсә (гадәттә, табын артында) уртага салып сөйләшенә, киңәш-табыш ителә. Башта бик сәерсенә идем, хәзер исә үзем дә киңәш-терәк эзләп әткәй янына кайтам.

Әлбәттә, Илһам белән минем тәрбия – димәк ки, дөньяга карашлар да бераз төрлечәрәк. Бу балаларга мөнәсәбәттә дә нык сизелә.

Улларыбызны үземнән бераз «аерырга», мөстәкыйльлеккә өйрәтергә, кырысрак әни булырга тырышам. Чөнки беләм: кайчан да булса алар барыбер үз ояларын корып, безнең канат астыннан чыгып китәсе. Әни кеше өчен аеруча авыр чордыр бу... Ул көн килеп җиткәндә, улларыма да, үземә дә җиңелрәк булсын, дим.

Нигез кыйммәтләр дигәндә, гаиләбезнең нигезе  тугрылыкта һәм ихласлыкта дип уйлыйм. Тугрылык безнең өчен бик киң төшенчә: бер-береңә, мәхәббәткә, нәселеңә, туган җиреңә, милләтеңә, ата-бабаларның тормыш фәлсәфәсенә, диненә тугры булу. Бу сыйфатлар һәр икебез туып үскән гаиләдә дә нык. Һәм, әлбәттә, ихласлык  ансыз булмый.

 

«Ир кеше булсам, миңа өйләнмәс идем»

Гаиләдә кызлар гына идек, эш бүленешендә дә, гомумән, тәрбиядә дә «кәнфитләнеп» тормадылар безнең белән, малайлар кебек үстек. Кыз-малай аермасын чамалар өчен туган-тумача арасында да бер ир бала да юк иде ичмаса. (Ә кирәк икән ул!) Кыз кеше сугышмаска тиеш, нәфис-нәзакәтле булырга тиеш, кычкырып сөйләшмәскә тиеш, гомумән, фикерле-сүзле булмаса тагы да әйбәтрәк икәнен без инде сыныбыз ныгыгач кына, өйдән чыгып киткәч кенә белдек, хәерлегә булсын... Дөресен әйтим, ир кеше булсам – миңа өйләнмәс идем мин. Илһамга да бу сүзне әйткәнем бар. Көлә генә. Беләм, минем белән гомер кичерү җиңел түгелдер, әмма шунысы бар: минем белән тормыш күңелсез дә түгел!  

 

«Гап-гади хатын-кызмын»

Яшь барган саен, бу дөньяның һәр гөленнән, керфегеңә кунган кояш нурыннан, һәр яңгыр тамчысыннан, һәр елмаюдан, татлы сыйдан, туры сүздән ямь һәм ял табарга өйрәнәсең икән... Яратып һәм кадерләп баксаң, дөнья бик матур ул, гамьле ул. Җәйге чорда иртән нарат урманында йөреп кайтырга яратам. Кичен  стадионнан урап керергә тырышам. Туган авылыма кайтып, зират тынлыгын тыңлап килсәм, җанга ял була. Һәм, әлбәттә, китап уку! Ялгызлыкка сусаган чакларымда фанилык шау-шуыннан качар җаем бар, шөкер... Ә болай мин дә гап-гади хатын-кызмын – кырык эшем кырык якта ярылып ята...  

 

  «Мин бүген юк»

«Язган кешене, әлбәттә, борчырга ярамый» – Илһамның теләктәшлеге шушы бер җөмләдән дә аңлашыла. Иҗат вакытында борчымау кагыйдә үк түгел инде. Мин аны турыдан-туры әйтәм: «Ашарга пешкән, өстегез бөтен, эшегез бар. Бүген үз җаегызны үзегез карыйсыз, мине борчыйсы түгел, мин бүген юк», – дим дә бүлмәмә кереп бикләнәм. Бу – безнең гаилә өчен гайре табигый хәл түгел. Ирем дә, улларым да язучылыкны минем эшем дип кабул итәләр – моны зур уңышым дип саныйм. Әлбәттә, тылың нык булу һәркемгә кирәк. Шунсыз һичкайсы «фронтта» да җиңүгә ирешеп булмый. Әдәби иҗатка, минем язучы булуына җитди караган, мине аңлый торган гаиләм булу – бәхетем ул. Балалар, үсмерләр өчен язганда, улларым – төп киңәшчеләрем, ә Ильяс – корректорым хәтта. Бу уңайдан, әтиебезнең тагын бер әйбәт сыйфаты турында да әйтми булмый: ул мин язганнарны укымый, гадәттә. Бәлки моны кемдер кимчелек дип кабул итәр, миңа исә киресенчә тоела. «Алай түгел, болай яз», – дип теңкәгә тиюче юк, һәрхәлдә. Тагын бер «плюс»ы – мин аның өчен һаман да әле укылмаган китап...

 

 Әти кеше – төп авторитет

Төрле чак була. Тормыш шулай көйләнгән инде: балалар белән мин күбрәк булам, әтиләрен алар кич кенә һәм ял көннәрендә генә күрә ич. Бер бездә генә түгел бу хәл. Һәм малайларның төрле проблемалары, борчулары, сөенеч-көенечләре белән мин әтиләренә караганда яхшырак танышмын. Алар иң беренче миңа сүз тишә. Әйтик, безнең Ильясның рәсем төшерүгә сәләте бар, берничә ел элек рәсем түгәрәге белән кызыксынды. Әтисе каршы. Ир балага ник кирәк ул, янәсе. Әтисенә әйтми-нитми генә рәсем түгәрәгенә яздырдым. Ахырда үзе ташлады барыбер. Бу бәлки дөрес гамәл булмагандыр, әмма минем күңелемдә исә баламны мәхрүм иттем дигән тырнау калмады. Балаларны өй янындагы мәктәптән «Адымнар–Чаллы» гимназиясенә күчерү матавыгын да үзем оештырдым. Өчесе белән дә берьюлы «көрәшергә» туры килде, билгеле. (Хатын-кыз тәвәккәлләсә, таш-тау аша юл ярыр, дигәннәр бит.) Хәзер әнә сөенеп туя алмыйбыз, егетләр дә канәгать.

Әлбәттә, әти кеше – төп авторитет. «Әтиегез белән хәл итегез», «әтиегездән сорагыз», «әтиегез рөхсәт итсә генә» сүзләрен елдан-ел ешрак кулланам. Ир бала иң элек атасына сыенырга, атасы сызган юлдан сукмак ярырга тиеш.

 

Телеңне үз өеңдә дә «кисмә»!

Замана сабыйларны гына түгел, карыйларны үзгәртә – шунысы иң аянычы. Әби-бабай, ата-ана заман алып килгән тискәре үзгәрешләргә баш бирмәсә – бала да башкача үсә. Бу – замана технологияләре кулланышына да, туклану-яшәү рәвешенә дә, туган телне өйрәтүгә дә кагыла. Бишектән үк татар телендә тәрбия алган баланың теле татарча ачыла, бакчага киткәнче аңына-канына сеңдерә инде ул аны. Сине ата-бабаң кайсы тел белән тәрбия кылган, дөньяны кайсы телдә танытканнар – үзең дә балаларыңны, оныкларыңны шул тел белән тәрбиялә. Ник заманга яраклашырга, ник хыянәт итәргә?! Мәгариф системасында, бакча-мәктәпләрдә болай да туган телгә урын юк дәрәҗәсендә ич, ник телеңне үз өеңдә дә «кисәсең»?! Бу бит – нәселсез, дәвамсыз калу.

 

Минем йортым – минем дәүләтем ул. Бусагадан ары дөньяда заман  ни тукыса да, безнең гаиләдә дәүләт теле – татар теле. Кеше үз йортында үзе баш булырга тиеш...

 

Дөнья бу...

Ир кеше – ир-ат урынында, хатын-кыз – хатын-кыз урынында булса, гаиләдә тәртип була. Югалтулар да, табышлар да, кайгы-хәсрәт тә, шатлыгы да... – яшәү төрле хәлләр белән үрелеп бара. Менә шуларны уртак итеп, бер-береңне яклап-саклап яши алсаң – гаилә бәхете шулдыр. Илһам белән бергә гомер кичкән унбиш ел дәверендә минем кайгылардан кара көярдәй чакларым булмады түгел: әтине җирләдем, аннан – бертуган сеңлемне. Дөнья бу... Егылырдай чакларымда таянып калырлык ирем булмаса, дөньясыннан ваз кичәрлек мәлләремдә «тукта әле, балаларым бар бит» дип, торып басарга – сабыйларым булмаса... Уйлыйсым да, күзаллыйсым да килми. Бүгенгемдә шуны әйтә алам: гаилә – үзе бәхет ул.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ