Логотип Магариф уку
Цитата:

Гали Рәхим турында 9 кызыклы факт

XX гасыр башы татар мәгърифәтчеләренең берсе, күренекле галим Гали Рәхимнең тормыш юлы һәм иҗаты гаять үзенчәлекле. Күпкырлы шәхес – тарихчы, язучы, фольклорчы – татар әдәбиятына һәм фәненә зур өлеш керткән. Гали Рәхимнең тормышындагы мөһим вакыйгалар, иҗатының үзенчәлекләре һәм аның заманының кыенлыклары турында 9 кызыклы факт аша күзалларга мөмкин.

1. Cәүдәгәр улы

Тулы исеме – Мөхәммәтгали Мөхәммәтшакир улы Габдерәхимов. Казанның бай сәүдәгәр гаиләсендә 1892 елда дөньяга килә. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә 7 ел укый. Бала чактан аксабрак йөргән, чөнки бер аягы кыскарак булган. Тирән дини һәм фәлсәфи белем ала. Гарәп, фарсы, төрек телләрен, аерым укытучылардан русчаны, чит телләр дә үзләштерә. Әтисе Мөхәммәтшакир аның нәсел һөнәрен дәвам итүен тели, шуңа күрә Казан коммерция училищесында укырга үгетли. Егет хәтта Мәскәүдәге коммерция институтында белемен дә камилләштерә, әмма сәүдә эшенә түгел, фәнни-әдәби эшчәнлеккә өстенлек бирә.

2. Әкиятче

17 яшендә «Вокруг света» дигән география китабын тәрҗемә иткән. Балалар өчен әкиятләр язган. Балалар әдәбиятында әкиятче буларак танылу ала. «Үги кыз», «Шүрәле», «Алдар таз», «Камыр батыр» әкиятләренең яңа вариантларын иҗат итә. «Ак юл» журналында башлангыч сыйныфларның уку дәреслекләренә кергән әсәрләр иҗат итә. «Аң» журналында өлкәннәр өчен күпсанлы әсәрләре басыла башлый. Аның «Дача кайгысы» комедиясе, «Җанвар» драмасы, «Идел» исемле повестьлары укучылар тарафыннан җылы кабул ителә. Ул тәрҗемәче буларак шәрык һәм гарәп классиклары әсәрләрен татарчага тәрҗемә кыла.

Галимнәр раславынча, ХХ гасыр башында Гали Рәхим әйдәп баручы татар язучылары рәтенә керә. Аның сәнгати почеркы гаҗәеп лирика белән аерылып тора, иҗатына сәяси агымнардан тыш, кешене сурәтләү омтылышы хас, аны кешенең күңел тирбәнешләре кызыксындыра.

3. Фольклорчы

ХХ гасырның беренче чирегендә татар әдәбияты тарихын һәм фольклористикасын фән буларак формалаштыруга зур көч куя. 1913–1914 елларда Гали Рәхимне аналитик фикерле, Европа-рус гыйльми мәктәпләре нәзариятен (теориясен) белүче шәхес итеп таныткан мәкаләләре («Тукаев – халык шагыйре», «Халык әдәбиятыбызга бер караш» һ.б.) дөнья күрә. 1917 еллардан соң Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Газиз Гобәйдуллин, Каюм Насыйрилар эшчәнлеген дөнья әдәбият белеме контекстында тикшергән күләмле мәкаләләре басыла.

Халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю һәм анализлау методикасы; сәнгать, поэтика һәм халык авыз иҗаты бәйләнешләре; сәнгатьнең килеп чыгуы турында концепцияләр; әдәби иҗат теориясе һәм психология; тарих һәм этнография Гали Рәхимнең 1920–1927 еллар эшчәнлегенең гыйльми юнәлешләре булып тора.

 

4. Газиз Гобәйдуллинның туганы

Татар тарихын өйрәнгән беренче татар профессоры Газиз Гобәйдуллин  белән якын туганнар. Аларның иҗатлары бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. Гобәйдуллин белән берлектә ул «Татар әдәбияты тарихы өчен материаллар җыю юлында бер тәҗрибә: борынгы дәвер. I бүлек», «Татар әдәбияты тарихы: феодализм дәвере», «Татар әдәбияты тарихы: борынгы дәвер» һ.б. хезмәтләрен яза. Язмышлары охшаш булган туганнар тарафыннан төрки-татар халыклар тарихын, фольклорын һәм кулъязма истәлекләрен туплау, барлау һәм тикшерүнең концепциясе эшләнә.

 

5. Репрессия корбаны

1920 еллар ахыры – 1930 еллар башында борынлаган большевистик репрессияләрнең беренче буын корбаны. Ике мәртәбә кулга алына һәм төрмәдә утыра. Беренче тапкыр 1931 елда һәм икенче тапкыр 1938 елда. Рухи һәм физик яктан гарипләндерелгәч, яшәү дәрте һәм сәламәтлеге тәмам какшагач, авыру хәлдә сугыш вакытында төрмәдән чыгарыла.

 

6. Үзе турында үзе

Гали Рәхим үз язмышының азагын чамалагандыр. Аның түбәндәге юллары моңа дәлил буларак яңгырый:

Дөньяга китми минем һич тә исем,

Минем өчен берни түгел шөһрәт, исем.

Тиз китәрмен бу галәмнән юк булып,

Калмыйча җисемем түгел, хәтта исем.

 

7. Хатыны – Казанның иң чибәр кызы

Хатыны Гайшә – Казанның күренекле сәүдәгәре Габдулла Апанаев кызы. Гайшә – Казанның иң чибәр туташы, югары белемле табибә. Аның хөрмәтенә Гали Рәхим «Кәккүк» дигән шигырь иҗат итә. Солтан Габәши әлеге текстка көй яза. Җырны Гайшә беренче тапкыр татар яшьләре үткәргән әдәби-музыкаль кичәдә башкара. Ләкин бер-берсен сөйгән парга бәхетле гомер итәргә язмаган була. Гали Рәхим кулга алынганнан соң, Гайшә Бакуга китә һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, галим Нәҗип Хәлфингә кияүгә чыга. Ләкин икенче ире дә кулга алына. Гайшә дә 8 еллап сөргендә йөреп кайта. Гомере буе акушер-гинеколог-хирург булып эшли.

 

8. Туган шәһәрендә яшәргә рөхсәт итмәгәннәр

1943 елны Сталин төрмәсеннән чыгарыла. Аңа Кукмарада гына яшәргә рөхсәт бирелә. Яртылаш бөкләнеп каткан, бет баскан ирне хәтта сеңлесе дә танымый. Фаҗигале кыска гомеренең соңгы мизгелләрен мәгърифәтче ачлыкта һәм салкынлыкта уздыра. Кайчандыр мул тормышта, идеяләр белән рухланган, милләте өчен ифрат күп хезмәт куйган егетнең гомере 1943 елны сеңлесенең салкын бүлмәсендә, ягылмаган мичкә терәлгән килеш өзелә. Аны яшерен рәвештә Казан зиратына җирлиләр, чөнки Казанда яшәргә дә һәм инде җирләнергә дә тиеш булмаган.

9. Шагыйрә Лилия Гыйбадуллина Гали Рәхимгә багышлап поэма язды:

Хәтерсезлек дигән кадерсезлек

Безнең арттан һаман ияргән.

Вакыт җиле исә безгә каршы,

Зиндан ишекләре шыр ачык...

Чанасында

Сансыз Шагыйрь рухы

Артыбыздан калмый барачак.

 

Мөршидә Кыямова әзерләде

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ