Гаптелхәмид Абдуллаҗанов – тынгы белмәс «диңгез бүресе»
«Казан» атом су асты көймәсенендә хезмәт иткән икенче ранг капитаны, «Татарстан Республикасының Диңгез җыены» иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Гаптелхәмид Мәннәф улы Абдуллаҗанов белән Казанның Идел буе районындагы 78 нче «Фарватор» лицеенда очрашуыбыз очраклы түгел иде. Бердән биредә ул 5–9 нчы сыйныфларда укучы кадетларга үзе төзегән программа нигезендә «Хәрби-диңгез флоты тарихы»н укыта; икенчедән, нәкъ менә аның кебек тынгысыз хәрби диңгезчеләр теләктәшлегендә биредә Россиядә бердәнбер булган хәрби-диңгез флоты музее эшләп килә. Шуның өстенә «Диңгез җыены» каршында «погонлы» артистларны берләштерүче «Экипаж-одна семья» ансамбленең концертларын оештыру, аны тиешенчә алып бару өчен әзерлек мәшәкатьләре дә танышыбызның чабуыннан тартмый калмыйдыр.Өлгер генә! Шушы арада гына да Яшел Үзәнндәге «Идел» санаториенда, 33 нче мәктәптә, соңрак Сәйдәш мәдәният үзәгендә концертлары тәгаенләнгән. Әйтүе генә җиңел, узган ел үзенең 25 еллыгын билгеләп узган әлеге ансамбль (солистларның иң өлкәненә 87 яшь!) ел дәвамында 50 ләп концерт биргән.
Хыяллар чынга ашканда
Тормышта очраклылык булмый диләр, хәзер тәгаен генә әйтүе дә кыен: заманында диңгез Гаптелхәмид кебек нык холыклы, максатчан егетне сайлаганмы, әллә соң егет диңгезнеме?. Ә бит 5–6 нчы сыйныфларда укыганда, сугыш темасына багышланган кинолар карап, китаплар укып шашынганГаптелхәмид бөтенләй хәрби очучы булып, күкләрне иңләү турында хыялланган була. 9 нчы сыйныфта укыганда, күзе аркасында «истребитель авиациясе» нә яраксыз икәнле ачыклангач та, күңелгә кереп оялаган «хәрби офицер» булудан өметен өзми. Бәхетеннән хәрби комиссариатта хәрби диңгез училищесын сайларга киңәш итәләр. Үзе үскән Тукай Кырлай авылында чыпчык тезеннән булган инештән артыгын күргәне булмаса да шөлләтми диңгез. Ни дисәң дә Төньяк диңгез флотында биш ел хәрби хезмәт иткән әтисенең андагы тюленьнәр, диңгездә була торган гарасатлар, себер балкышлары турында тәмләп сөйләгән маҗараларны кат-кат тыңлап үскән малай бит. Андый чакларда корабны йомычка урынына чөйгән дулкыннарга бирешәсе килмичә, камбузга бәйләп тарттырылган канат буенча йөрүче матрослар арасында үзенең шәүләсе чагылып киткән чаклар да булмый калмагандыр әле Гаптелхәмиднең. Шулай итеп, кыйбласы диңгез тарафына борыла егетнең. Өч ел дәвамында Мәскәү дәүләт университеты каршында читтән торып белем бирүче математика мәктәбендә укуы да файдага китә. Шуның нигезендә МГУның математика факультетына конкурстан тыш укырга керү мөмкинлеге булса да, 10 нчы сыйныфны тәмамлауга, 1975 елны Севастопольгә –югары хәрби- диңгез инженерлык училищесына китә. Укырга кергәндә, инженер белеме, хәрби диңгез офицеры әзерләүләрен белсә дә, анда тагын су асты көймәсендә эшләү өчен укытулары ике ятып бер төшенә дә керми. «Атом реакторы белән идарә итү» белгечлеге алып чыккач, хәрби хезмәтне гади су асты көймәсендә түгел, ә атом су асты көймәсендә башлавын бөтенләй көтелмәгән вакыйга буларак кабул итә ул .
-Атом реакторы, парга әйләнү җайланмалары, суыткыч җайланмалар һәм башка системалар барысы да минем кул астында иде. 30 еллап су асты көймәсендә булдым.Төркем командирыннан башлап, командир урынбасары вазифасына кадәр юл үтелде. 17 ел су асты көймәсендә хезмәт иткәннән соң, 5 ел буе ярда техникумда булачак мичманнарны укыттым, дип акрын гына үткән юлларын сүтә әңгәмәдәшем. Кабат диңгезгә кайтырга язсын дип, баш аркылы суга таш аткандырмы-юкмы ул чакта Гаптелхәмид, иллә мәгәр шундый форсат чыгып, ул кабат су асты корабына кайта һәм лаеклы ялга киткәнче, ун ел дәвамында хәрби бурычын үти.
Сүз иярә сүз чыгып, «Урманчы, яки агроном булсам, аяз күк астында җиргә каты басып йөргән булыр идем, дип үкенгән чаклар булмадымы? Су астында- ябык пространствода үзеңне консерв банкасында кебек хис итәсендер?” – дип, танышымның тел төбен тартып карыйсы итәм. «Һич юк. Әгәр дә кабат 17 яшькә әйләнеп кайтып, һөнәр сайлау алдында калсам, барыбер шул юлдан китәр идем. Дөрес, әти-әнием, агрономлыкка укы да, колхозга кайтып, председатель булырсың, дип үгетләделәр заманында. Юк, мин хәрби офицер булам, дип нык тордым. Чынлыкта адәм баласы бөтен нәрсәгә дә ияләшә. Иң беренче тапкыр 76 көнгә «автономка»га, ягъни хәрби хезмәттә-автоном походка барганда гына нигәдер бик читен булды. Яшермим, «Нәрсәгә хаҗәт иде инде бу?»- дигән уйлар да сызылып үткәләде. Тора-бара озынлыгы 152,биеклеге 18, киңлеге 10 метр булган кораб минем дә гадәти эш урыныма әйләнде.
Абдуллаҗановтан еш кына, син анда акулалар да күргәнсеңдер инде, дип сораучылар да булгалый икән. Андыйларга ул, су асты көймәләрендә иллюминаторлар юк, анда бер әйбер дә күрмисең, дип ничек бар, шулай җаваплый.
-«Казан»да хезмәт иткәндә, берничә сәгатьләр буена су өстеннән йөзгән чаклар да була торган иде. Менә анда акулалар да , касаткалар да очрады. Әле дә истә, 2000 елда Баренц диңгезендә 30 лап касатка безне ике-өч сәгать буена озата барды. Аннан бер ялгыз бөркетнең кораб җайланмаларына кунып, ике сәгатьләп ял итеп барганын күзәткән бар. Без ул чакырылмаган кунакны хәтта ит белән сыйлап, сулар эчертеп җибәрдек. Хәл җыйгач, очып китте. Әнә шундый сагынып сөйләр нәрсәләр шактый. Санап караганым булды: әйтик, 1982 елда 256 көн су астында булганмын. Без күбрәк Төньяк Боз океанын, Атлантик океанны гиздек. Гренландия, Канада, Америка, Куба тирәләрендә хәрби хезмәткә китә торган идек. Хәрби хезмәт дигәнебез 76 көннән алып 85 көнгә, ягъни өчәр ай буена дәвам итә. . Димәк шул гомер буе, кояш яктысын күрмәгәнбез дигән сүз инде бу. .
Коры җирдә калыккан су асты көймәсе
Казанның Җиңү паркындагы су асты көймәсенең командир рубкасы эргәсендә фотога төшүчеләрдә «Ни өчен аның исеме «Казан» да, ни өчен әле бу су асты корабы биредә баш калкыткан?»- дигән сорау тумый калмыйдыр. Шушы урында аның нәкъ менә 1984 елдан башлап лаеклы ялга киткәнче Гаптелхәмид Абдуллаҗанов хезмәт иткән корабның рубкасы икәнен әйтү дә кирәктер. Россия хәрби-диңгез флотына 34 ел хезмәт итеп (чынлыкта аларның амортизация вакыты 25 ел икән) үтилләштерелгән соң шушы авырлыгы 70 тонна, озынлыгы 21, киңлеге 3,4, биеклеге 6 метр булган бу хикмәтле корылманы 2010 елда Казанга кайтарту ул чагындагы премьер министр Рөстәм Миңнеханов һәм «Татарстан Республикасының Диңгез җыены» иҗтимагый оешмасы рәисе Шәфкать Сөнәгатов зур тырышлык куялар. «Казан» исеме дә корабка тора салып кына бирелмәгән. 1997 елда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев янына кереп, АПЛ К-403 корабына «Казан» исеме бирүдә теләктәшлек күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итүче Гаптелхәмид үзе була. Эшне кыска тоталар - Татарстан хәрби комиссариатына, РФ Министрлар Кабинетларына хатлар язганнан соң шул ук елның 30 июлендә рәсми рәвештә субмаринга «Казан» исеме бирүгә ирешәләр. Шуннан соң ике арада ныклап торып шефлык элемтәләре урнаша, корабта бары тик хәрби хезмәткә Татарстаннан чакырылган егетләр генә хезмәт итә башлый.
«Фарватор»ның лачындай егетләре
Гаптелхәмид Мәннәф улы әле бүген дә бу традицияне дәвам иттерүгә үз өлешен кертә. 78 нче «Фарватор» лицей кадетларын, аларча итеп әйтсәк, матросларын Россия Төньяк флотының хәрби-диңгез базасы урнашкан Гаджиево, Западная Лица, Герой-шәһәр Мурманск каласына алып барып чып-чын су асты корабларын, хәрби -диңгез училищеларын, хәрби музейларны күрсәтеп алып кайта ул. Лицейның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ангелина Геннадьевна Васнецова һәм хореография укытучысы, егетләрнең сыйныф җитәкчесе Елена Анатольевна Корочкина анда күргәннәрне сөйләп бетерә алмыйлар. «Егетләребез әле сәфәрнең кыйммәтен, аның ни дәрәҗәдә гаҗәеп икәнлеген төшенеп тә бетә алмыйлардыр, бәлкем. Алар моны киләчәктә кайта-кайта бәяләрләр дип өметләнәбез. Ни дисәң дә без бит башкалар өчен «ябык» булган стратегик характердагы объектларны үз күзләребез белән күреп, анда хезмәт итүче хәрбиләр белән күзгә-күз очрашып сөйләштек. «Татарстан Республикасының Диңгез җыены» иҗтимагый оешмасы, шәхсән Гаптелхәмид Мәннәф улы тарафыннан берничә айлар дәвамында «Казан» атом су асты көймәсенең капитаны Самойлов һәм башкалар белән эшлекле сөйләшүләр алып барылмаса, без анда аяк та баса алмаган булыр идек»,--диләр педагоглар,бөтенесен бер тын алуда сөйләп бетерергә тырышкандай..
Чыннан да, уникаль сәяхәт булган ул. Егетләргә хәтта укыту-тренеровка комплексына барып, диңгезгә чыгар алдыннан һәр экипаж мәҗбүри рәвештә үти торган «Борьба за живучесть» дип аталучы тренировкалар комплексын да күзәтү насыйп була. Алай гына да түгел, беренче тапкыр диңгезгә чыгучы матрослар буларак, бер тустаган диңгез суы эчеп һәм түшәмгә эленеп, сәгать теле кебек селкенеп торган кувалданы үбеп, подводниклар сафына кабул ителү йоласын да карусыз үти егетләр. Чөнки тәртибе шул. Әчкелтем, тозлы диңгез суын никадәр күбрәк эчәсең,- шуның кадәр яхшырак икән. Шуны раслаучы таныклыкны матур бер истәлек итеп саклый кадетлар.
Бүген инде егетләрнең күңелендәгесен күзләрендәге очкыннан да чамаларга була. «Сәяхәтебез бу кадәр дә мавыктыргыч булыр дип көтмәгән идем. «Казан», «Гепард» су асты көймәләрендә булганнан соң, киләчәктә подводниклар сафына бассаң, бер дә начар түгел икән дигән уй килде күңелгә,- – ди Адел Садриев. Үзен өлкән матрос Моторкин дип таныштырган Никита исә: «Әлеге сәфәр тормыш юлымны беркадәр башкача күзалларга ярдәм итте. Моңа кадәр архитектура институтына барырга уйлаган булсам, хәзер су асты көймәсендә моряк буларак күрәм үземне. Бу ниятемне ишеткәч, әниемнең исе китте, әтием хәтта ышанмады башта. Аннан шундый лачындай -егет үстергәнбез дип минем өчен сөенделәр», – дип сүзгә кушыла ул, киләчәккә планнары белән уртаклашып. Аның сабакташы кадет мәктәбенә быел гына күчкән Александр Шайков шулай ук су асты көймәсендә хезмәт итү турында хыяллана. «Исәпләп карасаң, ул башкача була да алмыйдыр, су асты көймәсендәгеләр бер гаилә кебек дус-тату булуын үзем күрдем. Андый коллективта проблема була алмый. Бердәнбер киртә булырга мөмкин – буем 190 см. Су асты көймәсендә булганда беркайда да башым түшәмгә тимәде. Шулай булгач, шикләнмәскә дә буладыр. Тагын нәрсә бик ошады: кок бик тәмле ризыклар белән сыйлады, – ди үзен лейтенант, яки өлкән лейтенант итеп күзаллаучы егет.Өлкән буын остазлары үрнәгендә ил намусы – ир намусы икәнен тоеп, белеп үсә биредә егетләр.
Су асты флоты Мәккәсе
Хәрби-диңгез традицияләре 78 нче «Фарватор» лицеенда хәрби-диңгез флоты музее оештыру инициативасы белән манында мәктәп директоры Әлфия Госмановна Урманчеева үзе чыга. Бөтен дөньясын тетрәндергән Курск су асты көймәсе һәлакәтеннән соң була ул. 2001 елда лицейга кунак буларак чакырылган Диңгез советы ветераннары арасында Северодвинскидан чираттагы ялга кайткан диңгезче Гаптелхәмид Мәннәф улы да була. Диңгез җыены һәм мәктәп җитәкчелеге белән берлектә музей төзү турында карар шул очрашуда кабул ителә дә инде. Хәзер инде андагы шактый гына кызыклы экспонатларның музейга Гаптелхәмид Мәннәф улы тарафыннан тапшырылуы берәүгә дә сер түгел. Әйтик, беренче карашка люк буларак кабул ителүче түгәрәк ишек – шуларның берсе.
Су асты көймәсе тавышлары чыгару өчен кулланыла торган випс дип аталган экспонат та бик хикмәтле нәрсә булып чыкты.
-Махсус патрон-снарядлар белән корыла бу, ә атканда су асты корабы тавышлары чыгара. «Койрыкка басуларын» сизгәндә, дошманны саташтыру өчен кулланыла. Тавыш берничә урында булгач, дошман югалып калып, гадәттә, «дөрес булмаган якка» төбәп ата. “Нейтраль суларда мондый маневрлар ясаган чакларда ике көймә бәрелешкән очраклар да булгалый”,-– дип шәрехли Гаптелхәмид Абдуллаҗанов. Нәрсәгә генә тотынсаң да, музейда үзең өчен су асты көймәсендә айлар буе йөзү серләрен ача барасың. Җитмәсә, ул үзе дә су асты көймәсенә охшатып ясалган. Юкка гына бирегә килүчеләр аны «Су асты флоты Мәккәсе» дип атамаган инде. Театр элгечтән башланса, әлеге музейга аяк басканчы ук, син инде диңгез шавын ишеткәндәй буласың, чөнки коридор буйлап барганда карашың белән маринист-рәссам – Санкт -Петербургта яшәп иҗат итүче милләттәшебез Тимур Яруллинның майлы буяулар белән ясалган дистәдән артык сурәтләренә «кереп чумасың». Диңгезне, корабларның детальләрен каян килеп бу кадәр дә тәфсилләп, бөртекләп яза дип аптырый торган түгел – Кара диңгез флотында хезмәт иткән 3 нче ранг капитаны ул үзе дә!
*
Әлбәттә инде, «диңгез чире», «диңгез һәлакәтләре», «диңгез ырымнары», «диңгез йолалары», «диңгез династияләре» турында да сүз кузгатып алабыз.
Музейда шактый урын бирелгән Курск су асты корабы экипажы белән дә якыннан таныш булып чыкты Гаптелхәмид Мәннәф улы. Экспонатлар арасында хәтта берсенең кул сәгатен дә күрергә була.
- Мин Северодвинскида «Казан» су асты көймәсендә хезмәт иткәндә (1997-1998) алар шунда гарантия ремонтына тукталганнар иде. 7–8 ай дәвамында бер бригадада хезмәт иттек, бөтен бәйрәмнәрне бергә уздырдык. Корабның эчендә дә булырга туры килде. Командирлары Лящинның Санкт-Петербургта хәрби-диңгез училищесында укучы улының шунда каникулга кайтуы да бүгенгедәй күз алдында. “Курски”да фаҗига13 е көнне булды, 15 е без диңгезгә чыгып киттек...Диңгездә 3–4 балл булганда түзәсең, аннан арткач, «диңгез чире» чын-чынлап аяктан ега,– диде күпне күргән капитан, сүзне икенчегә борып.
Табу-тыюларга килсәк, су асты көймәсе капитаны, дүшәмбе көнне диңгезгә чыкмас өчен, мең төрле сәбәп табарга мөмкин икән. Ул сишәмбе яки якшәмбе кич кузгалу ягын караячак. Көймәдә хатын-кыз булуны афәткә юраучылар да юк түгел. «Казан» атом су асты көймәсе фәнни-тикшеренү максатларында да кулланылгач, әлбәттә, анда еш кына «Морфизприбор» институты галимәләре дә еш булган. «Бәхеткә каршы безгә аларның зыяннары тимәде»,– ди әңгәмәдәшем. –«Диңгез йолалары» дигәндә, «пилмән көне» ясап, бөтен экипаж бергә җыелып, пилмән бөккән чакларны искә алабыз. «Диңгез династияләре» дә – табигый күренеш. Хәзер инде минем улым Алексей Абдуллаҗанов та дистә еллап хәрби-диңгез флотында хезмәт итә. Хәрби-диңгез флотында хезмәт итү ил алдында – иңа, миннән улыма күчкән изге бурыч ул».
Автор фотолары
Комментарийлар