Газиз Гобәйдуллин турында 11 кызыклы факт
Күренекле галим, тарихчы, әдип һәм педагог Газиз Гобәйдуллин – татардагы гыйлемне киң мәйданга чыгаручы милләт улы. Заманының алдынгы карашлы, милләт бәхете, киләчәге хакына зур сынаулар һәм кыенлыклар күргән шәхес. Язмыш аны төрле яктан сынаган, әмма рухын сындыра алмаган.
- Затлы тамырлар
Әтисе Салих Гобәйдуллин – Казанның 1 нче гильдия сәүдәгәре, текстиль фабриканты, табышлы йорт хуҗасы, иганәче, Шиһабетдин Мәрҗанинең укучысы. Татар теленнән кала, русча да яхшы белгән, язуы каллиграфик дәрәҗәдә матур булган. Европача киенеп йөргән. «Әлислах» газетасын нәшер итүгә, Ш. Мәрҗанигә 100 ел тулуга багышланган зур җыентыкны чыгаруга иганәчелек ярдәме күрсәтә. Балаларының гаилә коруына да бик җитди карый. Студент чагында ук өйләнергә теләгән Газизне дә маңгаена конфорка (яктырткыч) белән сугып, тыеп кала... Октябрь инкыйлабыннан соң аның милке тартып алына. Соңгы көннәрен фәкыйрьлектә Махачкалада үткәрә, 1935 елда вафат була. Совет хөкүмәте урнашкач, улы Газизне эмиграциягә китәргә дә кыстап карый.
Әнисе Өммегөлсем – Казанның атаклы сәүдәгәрләре Айтугановлар нәселеннән. Музыкага сәләтле, төрле уен коралларында уйнарга яраткан, укымышлы һәм сабыр холыклы хатын сигез бала таба, әмма аларның өчесе генә: Газиз, Кадыйр һәм Мәрьям генә үсеп җитә. Өммегөлсем ире рөхсәтеннән башка урамга да чыкмаган. Гаиләдә балалар, мөселман-татар тәрбиясе алып, шәригать таләпләре буенча үсә. Кече балаларына 12 яшь чагында Өммегөлсем бакыйлыкка күчә. Салих кабат өйләнми. Газиз шушы гаиләдә 1887 елда дөньяга килә.
2. «Тыр-тыр Вафа»
Газизне балачакта шулай атап йөрткәннәр, чөнки ул бик шук һәм җитез, зиһенле булуы белән аерылып торган. Һәр нәрсәне тиз отып алган, танышларга, якын-тирәдәгеләргә пародия күрсәтергә яраткан, күргән вакыйгаларын сурәтләп сөйләргә оста булган. Бик иртә гармун, фортепиано, фисгармония, тора-бара скрипка һәм мандолинада уйнарга өйрәнгән. Бала чагы Казандагы ике катлы мәһабәт таш йортта уза. Салих Гобәйдуллин улына зур өметләр баглаган. Әмма әтисе Газизне прилавка артына бастырса да, ул анда Каюм Насыйри китапларын укып вакытын уздыра. Февраль революциясен үсмер Газиз энтузиазм белән каршы ала, әтисенә байлыгын эшчеләргә тапшырырга тәкъдим ясый. Ата кеше исә, бунтарь улын «тәртәгә кертү» өчен, армиягә җибәрәм, дип куркыта. Шул көннән Газиз, сабырланып, башы-аягы белән фәнгә күчә... Фатих Әмирханның «Яшьләр» пьесасындагы Газиз образы да нәкъ менә Газиз Гобәйдуллиннан алынган.
3. Студент елларыннан мәдрәсәләрдә тарих фәне укыта
Борынгы «Халидия» мәдрәсәсендә белем ала. 1914 елдан ул бернинди хокуксыз, яшерен рәвештә (әтисенә финанс ягыннан бәйле булмас өчен) Казандагы уку йортларында тарих укыта башлый. 1922 елдан 1925 елга кадәр Көнчыгыш педагогия институтында да эшли. Казан университетында беренче татар укытучылары хакында язган шәхес буларак та тарихта урын ала.
4. Полиглот
Рус, гарәп, төрек, татар, фарсы, алман, француз, инглиз, борынгы грек һәм латин телләрендә аралаша алган. Күп телләр белүе аның фән белән иркенләп шөгыльләнүе өчен кирәк булып чыга. Төрки халыклар тарихы буенча чыганаклар күбесенчә шәрык телләрендә, ә яңа тикшеренүләр Европа телләрендә язылуы белән аерылып торган.
5. Татарның беренче тарих профессоры
Газиз Гобәйдуллин – татарлардан беренче булып һөнәри тарихи белем алган шәхес. Ул Казан император университетыннан беренче дәрәҗә диплом алып чыга. Татарлардан беренче тарихчы-профессор, тюрколог, күп кенә мәкаләләр һәм китаплар авторы, шул исәптән татарча нәшер ителгән «Татар тарихы» (1925) авторы. Шулай ук борынгы дөнья һәм Россия тарихы буенча татарча ярдәмлекләр дә язган. 1922 елда татар әдәбияты тарихы буенча хезмәт әзерли. Бөтен фәнни карьерасында ул 200 гә якын фәнни эш, кырыклап әдәби әсәр бастырып чыгара.
6. Язучы
Газиз Гобәйдуллинның беренче әдәби әсәре – «Марс, уян!» исемле хикәясе – 1907 елда «Казан мөхбире» газетасында басыла. Шул елдан башлап, кыска юмористик һәм сатирик парчалары дөнья күрә башлый. Бигрәк тә 1913–1917 еллар арасында «Казан мөхбире» газетасында, «Аң» журналында аның өч дистәгә якын юмористик һәм сатирик хикәяләре, көндәлек темага багышланган күп кенә мәкалә һәм фельетоннары, рецензияләре дөнья күрә. Замандашлары раслаганча, ул үз әсәрләрен иптәшләренә сәнгатьле итеп укудан тәм тапкан. Ә «Газиз хикәяләре» җыентык булып 1918, 1919, 1930 елларда һәм 1958 елда нәшер ителә.
7. Каюм Насыйрины өйрәнгән
Россиядә Совет хакимияте урнашкач, Каюм Насыйри иҗатын өйрәнә. Мәгърифәтченең үзе турында кызыклы материаллар туплый. Хәтта Насыйриның туган авылы Кече Шырдан авылына да барып килә. Авылдашларының истәлекләрен язып ала. 1922–1925 елларда Каюм Насыйрига багышлап чыгарылган җыентыкларның төзүчесе һәм авторларының берсе була, мәгърифәтченең моңарчы нәшер ителмәгән әсәрләрен эзләп табып редакцияли, аларны бастырып чыгара. 1923 елда «Татар календаре» дип аталган хезмәттә ул, И. Кулиев белән берлектә, В. Ленин, М. Вахитов, К. Насыйри, Г. Тукай һ.б. турында мәкаләләр бастыра.
8 . «Халык дошманы»
Газиз Гобәйдуллинга Казанда эшләргә мөмкинлек бирмиләр. 1925 елда Бакуга күченеп китә. Баку университетының төрки халыклар тарихы буенча профессоры дәрәҗәсенә ирешә. Совет чорында беренче татар профессоры буларак таныла. Казанга, ватанына кайтырга омтыла. Әмма хыялын тормышка ашыра алмый. 1937 елны «халык дошманы» буларак кулга алынып атып үтерелә...
9. Хатыны – Шакир Казаков кызы
Казанның 1 нче гильдия сәүдәгәре Шакир Казаковның кызы – Рабига белән Газизне дусты Гафур Коләхмәтов таныштыра. Әтисе ризалыгын да нәкъ менә Коләхмәтов ярдәме белән ала. Студентлар гөрләтеп туй уздыра. Рабига белән Газизнең өч уллары туа: Сәлман, Микаил, Исрафил. Игезәк сыңары Исрафил 3 яшьләр тирәсендә үлә. Нинди шартларда да Газиз җәмәгатен саклап, яратып яши... «Халык дошманы» хатыны буларак, Рабига ханым кулга алына һәм 5 ел төрмәдә утыра. Иренең кайчан, нинди шартларда бакыйлыкка күчүен белмичә вафат була.
10. Оныгы – Эдуард Кульпин-Гобәйдуллин
Улы Сәлман Гобәйдуллин – биология фәннәре кандидаты. Әтисенең мирасын, якты истәлеген кадерләп саклаган, истәлекләр язган. Аның улы фәлсәфә фәннәре докторы, күренекле галим Эдуард Кульпин озак еллар әнисе фамилиясендә йөрергә мәҗбүр булган. Соңыннан данлыклы бабасының фамилиясен дә күрсәтә башлый. Мәскәүдә эшләсә дә, гомере буе татар дәүләтләре тарихы турында күп хезмәтләр язган. Бабасы хезмәтләрен яңадан бастыруда, дөньяга танытуда зур көч куйган.
11. Газиз Гобәйдуллин туган йорт – кунакханә
XIX гасырның икенче яртысында Газизнең Сабит бабасы төзегән таш йортта бүген Казанның 3 йолдызлы «Казан Солтан» кунакханәсе урнашкан. (Зәйни Солтан урамы, 12 нче йорт). Ул бина – республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты. 1996 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән сак астына куелган. Әлеге бина бүген дә татарның шанлы еллары рухын саклый сыман…
Фотолар «Шәхесләребез» сериясе китабыннан





Комментарийлар