Гөлинә Саттарова: «30 ел буе телебез сагында без»
1976 елда нигез салынган Осиново мәктәбе быел үзенең гимназия буларак эшли башлавының 30 еллыгын билгеләп үтә. Мәшһүр җитәкче, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы эшлеклесе Сәяс Кыям улы Гыйматдинов исемендәге белем йорты бәйрәмне, кем әйтмешли, капиталь ремонттан соң баштанаяк яңарып һәм шул ук вакытта электән үк үзенә генә хас эчке җылылыгын саклаган хәлдә каршылый.
«КАЗАН БАЛАЛАРЫ ДА УКЫЙ»
Казанга орынып ук торган бистә булуына да карамастан, иң мөһиме, биредә коллективның тотрыклы булуын һәм моның берсүзсез укытуның сыйфатына, эчке тәртипкә йогынтысын билгеләп узу кирәктер. Мәктәп директоры Татарстанның атказанган укытучысы, Ризаэддин Фәхреддин исемендәге премия лауреаты Гөлинә Рөстәм кызы Саттарова белән очрашкач та, сүзне шуннан башладык.
– Ни өчен укучылар да, әти-әниләр дә безгә өстенлек бирә дисез? Иң беренче чиратта 1 нче сыйныфтан алып 9 нчыга кадәр монда белем ана телебездә, татарча дәреслекләр ярдәмендә укытыла. 2021 елда гимназиябез Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү йөзеннән 500 мең сумлык грант та отты. Икенчедән, тәрбия чараларының, тәртипнең югары дәрәҗәдә һәм һәр балага гаиләдәге кебек җылы караш булуын белгәнгә, әти-әни баласын нәкъ менә безгә китерә. Бу очракта «Салават Күпере» торак комплексын күздә тотуым гына түгел, безгә Казанның башка районнарыннан да килеп укучы балалар бар. Белем алучы 500 гә якын (468) баланың һәркайсы уч төбендәге кебек, – ди Гөлинә Рөстәм кызы.
Шулай булмаса, 1 нче сыйныфка гына да өч сыйныф җыя алыр идеме бу мәктәп?!
Югары сыйныфларда БДИ, БРИ нәтиҗәләре исә биредә төпле белем бирелүен дәлилләп тора. Мәктәпне тәмамлаганда, алтын медальгә дәгъва белдерүче укучылар да имтиханнарда үзләренең белемнәрен раслый киләләр.
– Химияне 100 баллга, математика, рус теле, физика һәм җәмгыять белемен 98 баллга кадәр бирүче укучыларыбыз бар. 9 нчы сыйныф укучыларының күпчелеге, имтихан биргәндә, туган тел буларак татар телен сайлый. Укучылар, предметлар буенча узучы олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар.Чыгарылыш сыйныф укучылары алга таба, нигездә, техник, педагогик, авыл хуҗалыгы, медицина юнәлешләрен сайлыйлар, – ди директорның укыту эшләре буенча урынбасары Ләйсән Дамир кызы Гайфуллина.
БАЛАЛАР ЭШКӘ ӨЙРӘНЕП ҮСӘ
Аның фикерен дәвам итеп, киләсе елларда биологлар да артыр дип фаразлый алабыз. Чөнки узган уку елында гимназиядә агрокласс ачып җибәргәннәр. Мондый адымга барырга ялан кадәр мәктәп бакчасы этәргеч биргән. Бу эштә тәҗрибәләре дә юк түгел: яз җитүгә елның-елында помидор, чәчәк үсентеләре белән мәш киләләр. Казанның Ботаника бакчасында булып, андагылар белән киңәш-табыш иткәннән соң, әлеге башлангычның киләчәге шактый ук өметле дип тапканнар. Озакка сузмый гына Авыл хуҗалыгы институты белән килешү төзеп, белгечләреннән үсемлекчелек буенча дәресләр алырга да ниятлиләр. Кошчылык фабрикасы, «Майский» теплица комбинаты белән дә уртак проектларны күзаллау бар.
ТӘРБИЯ ЧАРАЛАРЫНЫҢ, ТӘРТИПНЕҢ ЮГАРЫ ДӘРӘҖӘДӘ ҺӘМ ҺӘР БАЛАГА ГАИЛӘДӘГЕ КЕБЕК ҖЫЛЫ КАРАШ БУЛУЫН БЕЛГӘНГӘ, ӘТИ-ӘНИ БАЛАСЫН НӘКЪ МЕНӘ БЕЗГӘ КИТЕРӘ.
МАКСАТЫҢ БУЛУ ЗАРУР
Быел алтынчы дистәсен тутырган химия һәм биология укытучысы Фәридә Котдус кызы Хәбибуллина белән дә сөйләшеп алабыз. Әлеге гимназиядә эшли башлавына да 29 ел икән. Химиядән Бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырып, хәзерге вакытта медицина институтында белем алучы Илсаф Сафин, Салават Айзатулловларның укытучысы Фәридә ханым. Химия, биологиягә мәктәп яшеннән үк мөкиббән кеше. Фәнгә мәхәббәт әнисе Фатыйма ханымнан ук килә. Ул да Балык Бистәсе районының Биектау авылында гомер буе биология укыткан, сеңлесе дә укытучы икән.
– Билгеле көчле баладан күбрәк таләп тә итәсең, биремнәрне дә катлаулыракларын сайлыйсың. Мин укучыларыма бусын ятларга, бусы һичшиксез кирәк булачак дип тәкрарлый барам. Тырышалар. Өйдә әзерләнгәндә, сораулар тумый калмый – аларын да бөртекләп төбенә тоз сипкәнче тикшерәбез. Илсаф белән Салават – икесе дә медицина институтына бюджет урыннарына керделәр. Алардан тыш та медицина институтына керүче укучыларым бар. Бөтен нәрсә балаларның үз тырышлыгына кайтып кала. Быел ремонттан соң мәктәпкә бөтен реактивлар да, күрсәтмә материаллар да кайтты. Эшлә генә! – ди юбиляр укытучы.
Мәктәпнең матди-техник базасы һич кенә дә зарлана торган түгел. Һәр катта урнаштырылган интер актив такталарны балалар мәгълүмат чыганагы буларак бик теләп файдалана. 3D-принтер, виртуаль күзлекләр, робототехника, өстәл футболы, шахмат-шашка уеннары – бөтенесе бар. Секцияләрнең дә ниндиләре генә юк. Аеруча робототехника түгәрәгенә чират диләр. Информатика укытучысы Эльза Әсәдуллина җитәкчелегендәге ул төркемнәрнең саны инде 6–7 гә җиткән.
Гимназия коллективы 2020 елдан бирле төбәкара килешү нигезендә Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы А.С. Садеков исемендәге Олы Рыбушкино урта мәктәбе белән үзара хезмәттәшлек итә. Педагогик коллективның укыту-тәрбия өлкәсендә тәҗрибә уртаклашуын һәм укучыларның төрле проектларны бергәләп башкаруын күздә тота әлеге багланышлар. Эшлекле партнёрлар арасында Казан федераль университеты, Казан педагогика көллиятләре дә бар. Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле укытучыларының квалификациясен күтәрү буенча өстәмә һөнәри программаны тормышка ашыру мәйданы булып тора гимназия.
Язманың дәвамын «Мәгариф» журналының 2024 елгы ноябрь саныннан укырга мөмкин
Автор фотолары
Комментарийлар