Логотип Магариф уку
Цитата:

Гомерлек министр

Мирза Мәхмүтов – бары тик галим генә түгел, мәгариф системасын үзгәрткән министр, милли мәктәпне яклаган фикер иясе, укытучылар остазы да. Аның эшчәнлеге бүген дә актуаль.

Роза ШӘЯХМӘТОВА, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы

Мирза Мәхмүтов кабинеты

Бу кабинет – бик үзенчәлекле, хәтта символик урын. Ул – гади музей экспозициясе генә түгел, ә Мирза Исмәгыйль улының фикерләү дөньясына керү мөмкинлеге бирә торган мохит. Монда аның шәхси китапханәсеннән үрнәкләр, кулъязмалар, эш документлары, укыту планнары, хәтта ул кулланган эш өстәле дә сакланган.

Министрлык тарафыннан махсус булдырылган «Академик Мәхмүтов кабинеты» – педагоглар өчен тере лаборатория. Без монда еш кына укытучыларны, студентларны алып киләбез. Алар экспонатларга карап кына калмый, ә Мәхмүтовның ничек уйлаганын, ничек эшләгәнен аңларга тырышалар. Чынлыкта бу кабинет – аның идеяләрен дәвам итү мәйданы.

 

Педагогикадагы төп казанышы

Мирза Исмәгыйль улы – күпкырлы шәхес. Ул – Бөек Ватан сугышы ветераны, озак еллар мәгариф министры, җәмәгать эшлеклесе һәм шул ук вакытта дөньякүләм танылган галим. Ул 18 елга якын министр булып эшли, бу – бик сирәк очрак. Аның җитәкчелегендә мәктәпләр төзекләндерелә, белем бирү сыйфаты күтәрелә, укытучылар белән системалы методик эш алып барыла.

Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы 1956 елны механизатор һәм техник белгечлеге алган Мирза Мәхмүтовка Татарстанга МТС директоры булырга юллама бирә. Тик бу вакытта Мәхмүтовның кесәсендә инде гарәп теле буенча тәрҗемәче-референт һәм инглиз теле буенча тәрҗемәче квалификациясе биргән чит ил телләренең хәрби институты дипломы булу сәбәпле, аны университетта гарәп телен укытырга үгетлиләр.

Мирза Мәхмүтовның «Хәзерге дәрес» дигән монографиясе Н. Крупская исемендәге премиягә лаек була, 500 дән артык фәнни хезмәте дөнья күрә. ЮНЕСКОда 13 ел буена дөньяда укый-яза белмәүне бетерү буенча халыкара комитет әгъзасы, эксперт булып тора. 1996 елда фән өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты була. Ул Ленин ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм Октябрь Революциясе орденнары, шулай ук төрле медальләр белән бүләкләнә. Аның исеме «Россиянең данлыклы кешеләре» дигән энциклопедиягә керә, һәм 2005 елда Мирза Мәхмүтов Россия буенча «Ел кешесе» булып таныла. Аның фәнни хезмәтләре испан, кытай, немец, эстон, үзбәк һәм башка телләрдә басылып чыга. 2003 елда Казан дәүләт педагогика университетында «М.И. Мәхмүтов иҗатында проблемалы укыту» дигән темага диссертация яклана.

 «Мир ислама» китабы аның соңгы еллардагы иң әһәмиятле эшләренең берсе булып тора. Ул – ислам дөньясын өйрәнергә теләгән кешеләр өчен фәнни һәм шул ук вакытта аңлаешлы итеп язылган кыйммәтле чыганак. Әлеге хезмәтендә ул ислам мәдәнияте, җәмгыять, тәрбия, яшәү рәвеше, кыйммәтләр системасы турында фикер йөртә.

 

Проблемалы үстерелешле укыту теориясе

Мирза Мәхмүтов бу алымны аны тулы бер дидактик система итеп карый. Анда максатчанлык (укытуның ни өчен оештырылуы), проблемалылык принцибы, эшчәнлекле якын килү, укытучы белән укучының актив хезмәттәшлеге бар. Ул аны, системалы рәвештә эшләп,  дидактик система дәрәҗәсенә күтәрде. Аның төп фикере бик гади кебек тоела: мәктәп укучыны әзер белем белән генә тәэмин итәргә тиеш түгел, ә аны фикерләргә өйрәтергә тиеш. Әмма менә шул гади фикерне ул, тирән фәнни нигезгә салып, методикага әйләндерде. Мәхмүтов аңлатмасында проблемалы укыту  ул – укучының мөстәкыйль эзләнү эшчәнлеге белән әзер фәнни нәтиҗәләрне үзләштерүне берләштергән укыту төре. Укучы әзер җавапларны гына кабатлый икән – бу әле чын белем түгел. Чын белем ул – аңлау, анализлау, нәтиҗә ясау сәләте.

Моннан тыш, ул дәрес структурасын да яңача тәкъдим итә: проблемалы дәреснең үз логикасы бар. Бу методика фикерләүне арттыра. Укучы тыңлап кына утырмый, ә даими рәвештә сорауларга җавап эзли. Ул анализлый, чагыштыра, гипотеза кора, тикшерә. Бу – югары дәрәҗәдәге акыл эшчәнлеге. Шуңа күрә Мәхмүтов системасы бүгенге «тәнкыйди фикерләү» төшенчәсенә туры килә. Традицион укытуда укытучы – төп фигура, ул аңлата, ә укучы кабул итә. Проблемалы укытуда исә укытучы – оештыручы, ә укучы – эзләнүче.

Мәхмүтов репродуктив эшчәнлекне дә кире какмый. Чөнки ул бик реалист галим. Ул нигезсез фикерләп булмавын аңлый. Башта укучы билгеле бер күләмдә белем тупларга тиеш. Бу репродуктив этап. Ә аннары гына ул шул белем нигезендә фикерли башлый. Шуңа күрә ул ике якны да берләштерә.

 

 Дәрестә бу методиканы ничек гамәлгә кертергә?

Иң беренче чиратта, укытучыга фикерләүне үзгәртергә кирәк. Дәресне сораудан башлау, каршылыклы мисаллар бирү, укучыларны фикер алышуга җәлеп итү, гипотезалар тәкъдим иттерү – болар барысы да проблемалы укыту элементлары. Иң мөһиме, укучы җавапны үзе табарга тиеш.

 

«ПТУның бурычы – чын эшче әзерләү»

Мирза Мәхмүтов – Казанда педагогика фәннәре академиясенең профессиональ-техник педагогика институтын оештырып, аның директоры да булып торган кеше. Инде шул вакытта ук ул профтехучилищелар проблемасын күтәреп чыга. «ПТУның бурычы – чын эшче әзерләү», – ди ул. Профтехучилищеда укыган үсмерләрнең эш күнекмәләре дә, тәрбия яклары да йомшаграк булуын, аларның әзерлек сыйфаты күп яктан мәктәпләргә бәйлелеген, төрле сәбәпләрне күрсәтеп чыгышлар ясый. Ниһаять, мәгариф турындагы яңа законда бу проблемаларның чишелеш юллары күрсәтелә.

 

Милли мәгариф

Мәхмүтов фикеренчә, тел ул  –  гади аралашу чарасы гына түгел, ә шәхеснең дөньяга карашын формалаштыра торган фактор. Тел, мәдәният, фикерләү – барысы да мәгариф аша саклана. Ул милли мәгарифне стратегик әһәмияткә ия дип саный. Шуңа күрә ул милли мәктәпләрне саклау өчен көрәшә, аларның дәрәҗәсен киметүгә каршы чыга. Нәкъ менә аның инициативасы белән югары уку йортларына керүче авыл халкы өчен керү баллары киметелә. Бу күп кенә булачак галимнәргә, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләренә үз вакытында югары белем алу мөмкинлеге бирә. Ул мәгариф процессына милли телне киң кертү идеясенең актив тарафдары булган. Талантлы галим балалар һәм яшүсмерләрне укыту һәм тәрбияләү белән бәйле проблемаларны өйрәнгән.

 

Кабинет галиме генә түгел

Без, бүгенге буын вәкилләре, аның белән турыдан-туры бергә эшләмәсәк тә, истәлекләр аша аның шәхесен бик ачык күзалларга мөмкин. Мәсәлән, үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: мин диссертация яклаганда (2003 ел иде), Мирза Исмәгыйль улы диссертацион совет әгъзасы буларак утырышта катнашты. Алар, Якуб Ханбик улы белән беренче рәттә утырып, чыгышларны бик игътибар белән тыңлады. Минем эшем ислам культурасы белән бәйле булганлыктан, аның кызыксынып, тирәнтен кереп тыңлавы аеруча истә калган. Бу – галимнең киң карашлы, игътибарлы һәм һәр мәсьәләгә җитди мөнәсәбәттә булуын күрсәтә.

Бу очраклы түгел. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең аны «гомерлек мәгариф министры» дип атавы да очраклы гына түгел. Чыннан да, Мирза Исмәгыйль улы – халыкка бик якын булган, укытучыларның проблемаларын тирәнтен аңлаган һәм һәр мәсьәләне хәл итәргә тырышкан җитәкче. Ул кабинет галиме генә түгел, ә тере тормыш белән яшәгән, мәгарифне чын мәгънәсендә кайгырткан шәхес булган.

 

Аның мирасы бүген ни дәрәҗәдә актуаль?

Хәзер бөтен дөньяда «критик фикерләү», «soft skills», «креативлык» турында сөйлиләр. Ә Мәхмүтов бу турыда инде узган гасырда ук язган. Аның хезмәтләре – бүгенге укытучы өчен дә методик нигез. Аларны яңадан укырга, аңларга һәм гамәлгә кертергә кирәк. Без моны нәкъ менә шушы кабинетта да күрәбез. Монда экскурсиягә килгән укытучылар еш кына: «Без моны дәрестә кулланып карыйбыз», – дип китәләр. Димәк, Мәхмүтов – тарихта калган галим генә түгел, ә бүген дә безнең белән «эшләүче» педагог.

 

 Мәхмүтов мирасы безнең өчен бик кадерле, һәм аны сакларга, дәвам итәргә кирәк. Безнең максат – юбилярны искә алу гына түгел, ә аның фәнни мирасын яңадан «терелтү», укытучы практикасына кайтару.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ