Һади Атласи турында кызыклы 10 факт
Тарихчы, педагог, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче Һади Атласи – кызыклы, бай һәм гыйбрәтле тормыш юлы узган шәхес. Һади Атласи 1876 елда Сембер губернасы (хәзерге Ульяновск өлкәсе) Буа өязенең Түбән Чәке авылында туган. Башлангыч сабакны әтисе Мифтахетдин хәзрәттән алган, киң карашлы галим.
1. Милләтне уятучы
XX гасыр башында иң күренекле мөселман зыялыларының берсе буларак, татарларның сәяси үсешенә зур өлеш керткән һәм халык абруен казанган. Милли тарих, ялкынлы публицистика, алдынгы мәгърифәтнең башында нәкъ менә Һади Атласи тора. Узган гасыр башында милләтне уятучы буларак тарихта теркәлеп кала.
2. Педагог
Атаклы Буа мәдрәсәсендә укый. Аннары Оренбургның Каргалы бистәсендәге укытучылар әзерләүче семинариядә белем туплый. Остазлык эшчәнлеген Буа мәдрәсәсендә үк башлап җибәрә. Мәдрәсә белеме алган дин әһеле булуына карамастан, яңача фәнни мәктәпләр ачкан мөгаллим. 1921 еллардагы ачлык вакытында Һади Атласи Бөгелмәдә балалар йорты оештыруга булыша, өяз советында мәгариф мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Бу чорда ул илнең төрле югары уку йортларында белем алучы студентларга матди булышлык күрсәткән Ярдәм комитетын җитәкли. Егерменче елларда Урта Азия шәһәрләре буйлап күп йөри, Россиядән китеп белем алуларын дәвам итсеннәр өчен, балаларны чит илләргә җибәрү белән дә шөгыльләнә. «Гыйльме һәйәт» («Астрономия»), «Тарихе табигый» («Табигать гыйльме тарихы») һ.б. дәреслекләр язган.
3. Тарихчы
Атласиның тарих темасына мәкаләләр язуы зур тарихи әсәрләр тудырган чорга туры килә, алар бергә иҗат ителә. «Бер милләтнең яшьләренә бабаларының борынгы хәлләре, аларның кылган эшләре белән сөйләгән сүзләре билгеле булса, ул милләт шиксез бар булып килә вә киләчәктә дә бар булачак!» – дип яза ул «Борынгы эш вә борынгы сүзләр» мәкаләсендә.
4. Берничә тел белгән
Туган теленнән тыш, рус, гарәп, фарсы, төрек һәм алман телләрен яхшы белгән. Күбесен мәдрәсәдән үк үзләштереп чыга. Үзе дини белем алган булса да, дөньяви фәннәр укытыла торган мәктәпләр ачкан. Бөгелмәдә кызлар мәктәбенә дә нигез сала.
5. Үткен телле журналист
Һади Атласиның барлык мәкаләләрендә дә диярлек дин һәм төркилек мәсьәләләре алгы урынга чыга, ул аларны милләтнең рухи нигезе дип саный. Әлмәттә яшәсә дә, Атласи үзенең үткен һәм төпле язмалары белән бөтен татар дөньясын «дер» селкетеп тота. Аның мәкаләләре «Йолдыз» (Казан), «Вакыт» (Оренбург) газеталарында, «Аң» (Казан), «Шура» (Оренбург), «Мәктәп» (Казан) журналларында һәм башка басмаларда дөнья күрә. Татар язуын латин графикасы (Яңалифкә) һәм кириллицага күчерүгә каршы чыккан.
6. Сәясәтче
Дәүләт думасы депутаты, беренче татар парламентына нигез салучы һәм мөстәкыйль фикерле диссидент. Үз карашларына нык инанган фикер иясе. Эсерлар фракциясендә торган. Соңрак Галимҗан Ибраһимовны да шул юнәлештәге карашлары өчен кысканнар.
7. Сталинга хат язган
Һади Атласовның 1935 елны язган хатыннан: «Мин, төрки-татар дөньясының карт җәмәгать һәм фән эшлеклесе, революционер, шушы өлкәдә узган гасырның соңгы елларыннан бирле эшлим. ...Мин – беренчеләрдән булып урыс самодержавиесенә һәм мөселман руханиларына каршы сугыш ачканнарның, беренче булып татар мәктәпләрендә география, табигать белеме, физика һәм астрономия кебек фәннәрне укыта башлаучыларның, азсанлы татар революционерларының берсе. Җәмәгать эшләрендә шактый дәрәҗәле урыннар биләдем. II Дәүләт думасы әгъзасы булдым һәм анда эсерлар фракциясендә тордым. Бу партиядә 1905 елдан 1918 елга кадәр әгъза булдым. Алардан китүемнең сәбәпләре – Брест килешүе һәм сугыш мәсьәләләре буенча социаль-революционерлар белән карашларыбызның туры килмәве...»
Сталинга язган хатында үзен гаиләсе белән Төркиягә җибәрергә рөхсәт сорый. Әмма максат-хыяллары чынга ашмый кала...
8. Гаиләсе
Хатыны Хөсникамал белән ике кыз һәм ике ул тәрбияләп үстерәләр: кызлары Сәлмә белән Сылу, уллары Габделбәр һәм Угыз Атласовлар. Бүгенге көндә дәвамчылары Казан каласында яши. Угыз әфәнде әтисенең якты истәлеген кабаттан халыкка кайтаруда зур гамәлләр башкарган. Бөгелмәдә һәр ел саен Һади Атласины хөрмәт белән искә алалар.
9. Төрмәдә
Үз идеяләре һәм татар милләтенә тугры хезмәте аркасында 4 тапкыр төрмәгә утырталар. Соңгы тапкыр утыруында иреккә чыкмый. Һади Атласига нисбәтле байтак татар зыялылары җәбер-золымга тартыла. Араларында Атласи белән бөтенләй дә таныш булмаган, бер күрешмәгән кешеләр дә булган.
«Милләтчеләр», «Укытучылар», «Атласовчылар-Атласовщина» эше буларак җәмгыятькә таралган бу канлы вакыйгалар вакытында Әлмәт-Бөгелмә-Шөгер төбәгеннән 107 татар кешесе кулга алынган, алар арасында 54 интеллигент-зыялы, 35 мулла, 18 «кулак-сәүдәгәр» булган. Башлыча остазлардан торган бу төркемнең башлыгы итеп Һади Атласи күрсәтелә. 1937 елның көзендә Казанда 24 кешегә суд карары чыгарыла: тугызы атып үтерелә, калганнары зинданнарга ябылып, күпләре шунда җан бирә...
10. Татарның соңгы туранчысы
Һади Атласи – ахырга хәтле татар халкының азатлыгы өчен көрәшкән, гомере буе төрки халыкларны берләштереп, бер бәйсез дәүләт төзү хыялы белән яшәгән, шуңа омтылган, шушы уй-гамәлләре өчен гомере белән түләгән соңгы туранчы... Һади Атласи үзенең төркиче-милләтче (пантюркист) булуын беркайчан да яшермәгән, төрки-татарлар бары тик бәйсез үз дәүләтләре булганда гына исән калачаклар дип матбугатка да язган, кулга алынгач, сорау алу вакытында да шуны кабатлаган, судта да соңгы сүзе итеп милләтнең азатлыгы турында сөйләгән.





Комментарийлар