Логотип Магариф уку
Цитата:

Һәр адым - тормыш мәктәбе (Фоат Галимуллинның 85 яшьлек юбилее уңаеннан)

Татар әдәбияты һәм фән тарихында аерым бер чорны, фикерләү культурасын, рухи юнәлешне, бәяләү системасын билгели торган шәхесләр бар. Мондый шәхесләрнең хезмәте вакыт узу белән онытылмый, киресенчә, яңа буын өчен ориентирга әверелә. Шундый исемнәр рәтендә күренекле галим, әдәбият тәнкыйтьчесе, педагог, җәмәгать эшлеклесе Фоат Галимулла улы Галимуллин аерым урын тота. Аның язмышында очраклы борылышлар юк: һәр адым – тормыш мәктәбе, һәр сынау – шәхес буларак өлгерү баскычы.

 

– Хөрмәтле Фоат абый, 85 яшьлек күркәм юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Гомер бәйрәме ул – һәрвакыт нәтиҗәләр ясау, үткән юлга борылып карау вакыты. Әңгәмәбезне дә юл башыннан – балачактан башлыйк әле.

– Зур рәхмәт. 85 яшь – ул инде кеше өчен шактый озын гомер. Бу көннәрдә һәркем артка борылып карый торгандыр. Минем тормыш юлым Кукмара районының Арпаяз авылында башланды. Безнең нәсел электән шактый хәлле саналган. Бабам Ярулланың җирләре күп булган, әмма ул җирләрне кемнәндер тартып алу юлы белән түгел, ә үз көче, тырышлыгы белән, сатып алып зурайткан. Авылыбыз турында язылган китапта да егерме беренче елда безнең авылда ачлыктан үлүчеләр булмаган, Ярулла бабай, ипи пешерттереп, халыкны ач үлемнән саклап калган дип язылган. Әмма заманалар үзгәргән, элгәрләребезне һәм туганнарыбызны Чиләбе якларына сөрәләр. Мин кечкенә чактан ук өлкәннәр сөйләгән шушы язмыш сынауларын тыңлап үстем. Үзем дә әтиемне белмим, миңа берничә ай вакытта ул сугышка китә һәм әйләнеп кайтмый. Бәлки, шуңа күрә дә тормыш авырлыкларына сабыррак карарга өйрәнгәнмендер.

Башлангыч белемне туган авылымда алдым, аннары Пычак мәктәбендә укыдым. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, Кукмарага барып уку теләге көчле иде. Әмма тулай торакта урын булмау сәбәпле, киләсе елга килерсең дип кире бордылар. Мин моны авыр кичердем, тик әнием: «Улым, фатирга түләп, сине укыта алмыйм шул», – дигәнгә сер бирмәдем, эшкә тотынырга булдым. Колхозда тракторчы ярдәмчесе итеп билгеләделәр. Ул хезмәтнең авырлыгын авыл кешесе чамалый инде: тузан, пычрак, салкын. Әмма нәкъ менә шул чор мине шактый чыныктырды да. Мин үземнән олырак егетләр белән бергә эшләдем, алар белән дуслаштым. Физик яктан да, рухи яктан да үсеп киттем. Шул вакытта бер иптәшемнең шундый сүзләре үзәгемә үткәне хәтердә калган: «Син шушы тракторда майга батып эшләр өчен тырышып укыдыңмы мәктәптә?» – дия иде ул. Ихтимал, аның шушы сүзләре мине белем алырга этәргәндер.

 

Сезне гаҗәеп матур тавышлы диктор, оста җырлаучы, нәфис сүз остасы буларак та беләбез. Сәхнәгә, иҗатка юл ничек салынды?

– Кечкенәдән үк җырларга яраттым. Авыл халкы да җырлавымны белә иде. Бервакыт авылда «Галиябану» спектаклен куярга булдылар. Миңа Хәлил ролен тәкъдим иттеләр. Башта Галиябану ролен уйнаучы кыз: «Ул бит әле яшь», – дип каршы килде. Әмма җырлатып карагач ризалашты. Шул спектакльдән соң мине «артист» дип йөртә башладылар. Бу сүзләр, әлбәттә, күңелгә рәхәт иде. Соңрак клуб мөдире Гайсә абыйны авыл советы председателе итеп сайладылар, ул үз урынына клуб мөдире итеп мине тәкъдим итте. Шулай итеп, мәдәният өлкәсендә эшләп киттем.

Клубта эшләү миңа бер нәрсәне аңлатты: белемсез ерак китеп булмый. Алабуга мәдәният-агарту училищесының режиссура бүлегенә укырга кердем. Анда сөйләм культурасы, сәнгатьле уку, театр сәнгате серләренә төшендем. Бу еллар иҗади яктан формалашуымда бик мөһим роль уйнады. Аннары армиядән соң райком аппаратында, район мәдәният йорты директоры булып эшләдем.1967 елда үзешчән сәнгать смотрында катнаштым. Районнан мине республика күләмендә катнашырга, аннан Бөтенроссия күләмендәгесендә чыгыш ясарга сайлап алдылар. Аннан кайткач, Җыр-бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Җәвит Котдусов үзләренең коллективында эшләргә чакырды. Шул ук вакытта Татарстан радиосында диктор булып эшләргә дә тәкъдим булды. Мин икенчесен сайладым. Чөнки анда фатир мәcьәләсен хәл итәргә дә вәгъдә бирделәр. Радионың җитәкчесе Фәтхерахман Фазылҗанов: «Энем, без сине ничә ел эзлибез. Син кайда йөрисең? Безгә синең кебек диктор кирәк», – диде.

Радио – зур мәктәп. Мин биредә сүзнең тәэсир көчен, аны әйтүнең җаваплылыгын, сүз сәнгатенең нечкәлекләрен тиешенчә аңладым, гамәлдә кулланырга өйрәндем. Әмма күңелдә һаман да белемгә омтылыш яшәде. Авылдагы укытучым Гөлсем апа: «Синдә укытучылыкка сәләт бар. Чын укытучы булырга теләсәң, Казан педагогика институтына кер, мин дә шунда укыдым», – дип әйтә торган иде. Шул сүзләрне истә тотып, педагогика институтына укырга кердем.

 

Сез – бүген күренекле галим, тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, күпсанлы дәреслекләр, китаплар авторы, яраткан мөгаллим. Беренче тапкыр әдәби тәнкыйть һәм фән Сезгә якын икәнен кайчан аңладыгыз?

– Армиягә алынгач, авиациядә хезмәт иттем. Радиомеханик, радиотелеграфист булдым, сержант дәрәҗәсенә күтәрелдем. Безнең радиостанция очышлар белән идарә итүдә катнаша иде. Шул ук вакытта әдәбияттан да аерыла алмадым. Армиядә дә «Совет әдәбияты» журналын яздырып ала идем. Фатих Хөснинең «Минем тәрәзәләрем» повестен укып ләззәтләнгәч, уй-фикерләремне яздым да редакциягә җибәрдем. Күп тә үтмәде, бик матур конверт белән хат килде. Миңа автор үзе җавап хаты юллаган. Ул: «Әсәрне дөрес аңлагансың, синдә тәнкыйтьчелеккә һәвәслек бар», – дип язган иде. Бу сүзләр минем күңелемдә ныклы урын алды, киләчәктә каләм тибрәтүемнең бер юнәлешен сайларга ярдәм итте.

 

Радиода үзенең аһәңле тавышы белән дан казанган, танылган диктор Фоат Галимуллин мөгаллимлек эшенә ничек күчте соң, Фоат абый?

Мин педагогика институтында укуымны радиода эшләү белән бергә алып бардым. Эшемне бик яратып башкардым. Мине дә яраттылар, дип беләм. Укуымны тәмамлагач, беркөнне институт ректоры Мирфатыйх Зәкиев үзенә чакыртты һәм әдәбият кафедрасына укытучы булып килергә тәкъдим итте. Безне укыткан фән докторы Абдулла Сайганов бакыйлыкка күчү сәбәпле, аның курсларын алып баручы юк икән. Рус һәм татар әдәбиятлары багланышлары исемле күләмле курс иде ул. Әлбәттә, андый югары әзерлекле шәхес укыткан курсны алу миндә, булдырырмынмы икән, дигән сорау тудырды. Радиода да эшлим бит әле. Тора-бара үземнең көчемне чамаладым, тулысынча институт эшенә күчтем. Чөнки диктор булу, ни әйтсәң дә, башкалар язганны уку, ә минем үз сүземне әйтәсем килә иде. Соңрак миңа борынгы әдәбият, сәнгатьле уку һәм башка курсларны өстәделәр. Матбугатта әдәби тәнкыйтькә караган хезмәтләр бастыра башладым. Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мансур Хәсәнов егерменче-утызынчы еллар әдәби хәрәкәтен ныклап өйрәнү бурычын куйды. Бу – гаять катлаулы, сәнгатьлелекне идеологиядә күрүгә өстенлек бирү чоры. Иҗат иреге нык кысылган еллар. Шул чорны өйрәнү нәтиҗәләре тора-бара докторлык диссертациясе язуга китерде.

52 ел гомеремне югары мәктәптә укыту-тәрбия эшләре алып баруга багышладым. Студентларым арасында бүген танылган галимнәр, язучылар, дәүләт эшлеклеләре бар. Аларның эшчәнлеге миндә горурлык хисләре уята.

 

2000 еллар әдәбият һәм язучылар өчен шактый катлаулы еллар була. Бу чорда Татарстан Язучылар берлеген җитәкләгәндә нинди төп сынаулар белән очрашырга туры килде?

– 1999 елда мине Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайладылар. Ул заманда берлектә 250 ләп язучы бар иде. Язучылар берлеге – иң алдынгы фикерле, иҗатка сәләтле зыялылар оешмасы. Язучы сүзенең абруе зур, аңа халык та, җитәкчелек тә колак сала. Ул вакытта заман шаукымы язучылар арасында да көчле иде. Язучыларның төркем-төркем булып эш итүләре дә күзгә ташлана. Җитәкче аларны бергә тупларга, барысына да бердәй мөнәсәбәт күрсәтергә тиеш иде. Без шулай иттек тә. Аларның яшәү шартларын яхшырту, гонорарны күтәрү, әсәрләрен бастырып чыгаруны камилләштерү кебек юнәлешләрдә борылыш ясау таләп ителде. Без боларны исәпкә алып эш иттек. Танылган язучыларның биштомлыкларын бастырып чыгару тәкъдиме белән чыккач, ул вакыттагы Президентыбыз Минтимер Шәймиев безне хуплады. Бу эш бүген дә дәвам итә. Язучылар өчен иҗат йорты булдыру мәсьәләсе дә шул вакытта хәл ителде. Хәзер дә бу игелекле эшебезне каләмдәшләребез рәхмәт хисләре белән бәяли.

 

– Бүгенге әдәбият турында фикерегез нинди?

– Әдәбият заманнан алда барырга тиеш. Бүгенге язучы алдында торган һәм әлегә тулысынча хәл ителмәгән бурыч: хәзерге заманны сәнгатьчә өйрәнүдә без әле һаман да бурычлы булып калабыз. Дөресен әйткәндә, бүгенге турында язу һәрвакыт кыен хәл ителә торган бурыч булган. Аның каравы данлы үткәннәребезне әсәр үзәгенә куеп сурәтләүдә шактый уңышларыбыз бар. Заманыбыз, бигрәк тә кешеләребез, аларның зәвыгы нык үзгәрде, сурәтләү алымнары да элеккечә кала алмый. Шуңа күрә язучының сурәтләү мөмкинлекләре дә үзгәрә торырга тиеш. Әмма бу мәсьәләдәге эзләнүләр артык уңыш бирә алмыйлар әле. Темалар вакланып бара. Телевизион фильмнарда, кино сәнгате әсәрләрендә бик тә күңелсез хәл-әхвәлләр, рәхимсезлек күренешләре, вәхшилекне күрсәтеп тору шулай ук язучылар каләменә тәэсир итми калмый.

Әдәби әсәрләрдә тискәре образлар яки уңаймы, яки тискәреме икәне ачыкланмаган образлар үзәккә чыга бара. Әдәбиятыбызның башында торган Кол Галиебез динле, әхлаклы, тугрылыклы, тышкы күренеше белән дә, эчке матурлыгы белән дә камил булган Йосыф образын тудырган иде. Ничә йөз еллар ул образ үрнәк булып тора. Тискәре образларны тагын да кара итеп сурәтләү белән мавыгу безнең файдага түгел. Шуңа күрә уңай образлар тудырудан да тайчанмаска кирәк.  

 

– Сез – күркәм гаилә башлыгы, үрнәк әти, кадерле бабай да. Кызыгыз Әлфия Фоатовна – педагогика фәннәре докторы, улыгыз Фәрит Фоатович – тарих фәннәре кандидаты. Сезнең өчен бәхет нәрсә ул?

– Бәхет – якын кешеләреңнең, хезмәттәшләреңнең, каләмдәшләреңнең сиңа булган җылы карашын тоеп, саулык-сәламәтлек белән яшәү. Үз хезмәтенең кирәк булуын тою – кеше өчен шулай ук бәхет. Үземә килгәндә, эшләнгән кадәресе байтак. Ләкин кеше гомер буе өйрәнергә, эзләнергә, хәрәкәт итәргә, җәмгыятебезгә файдалы гамәлләр белән мәшгуль булырга тиеш. Әдәбиятка, фәнгә, халкыма хезмәт итү – минем өчен иң зур бәхет һәм иң зур җаваплылык.

 

– Фоат абый, үзегезгә үзегез гомер буе биреп килгән иң шәп киңәшегез белән бүлешегез әле.

– Сабырлык. Сабырлык – иң зур көч. Ул кешене ялгыш адымнардан саклый, мөнәсәбәтләрне көйли, күңелне тынычландыра. Мин моңа гомер буе ышанып яшәдем.

Фото шәхси архивтан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ