Һәркемнең үз Дагстаны
Кыя-ташларына, ташлар арасыннан юл тапкан тау чишмәләренә, ачык күңелле халкына, гомумән, күкрәккә тынычлык һәм бәхет хисе тутыра алган үзгә һавасына гашыйк булу өчен үземә дә дүрт көн җитте!
Дагстан турында сүз чыккач, «Мин гашыйк» дип кенә җаваплый анда барып кайтучылар. Нинди тарту көче, сихри тылсымы бар икән соң ул тау иленең дип гаҗәпләнә идем. Кыя-ташларына, ташлар арасыннан юл тапкан тау чишмәләренә, ачык күңелле халкына, гомумән, күкрәккә тынычлык һәм бәхет хисе тутыра алган үзгә һавасына гашыйк булу өчен үземә дә дүрт көн җитте!
Киенеп барыгыз
Дагстанда яшәүчеләрнең 96 проценты – мөселманнар. Тышкы кыяфәтнең ислам кануннарына туры килергә тиешлеге турында һәркайда кисәтү такталары бар. Таксист та, кунакханәдәге хезмәткәрләр дә, гидлар да моңа игътибар итми калмый. Пәрәнҗәгә төренү турында сүз бармый. Ир-атларга кыска шортыдан йөрү, хатын-кызларга тездән югары итәктән, кысып торган чалбардан, изүе ачык футболкалардан йөрү тыела. Яулык ябу кирәкми. Мөселман кешесе өчен кыен чикләүләр түгел бит? Бар кеше дә киенеп йөргәндә, җирле халыкның хисләренә төкереп, ботларны ялтыратып шорты киеп кую өчен уңайсызлану хисе бөтенләй булмавы кирәктер. Өстәвенә таулардагы җил катыш кояш нурларыннан саклану өчен дә тәнеңне каплау кулайрак. Сүз уңаеннан, Дагстан ярларын юган Каспий диңгезендә яисә искиткеч зәңгәрлеге белән үзенә тартучы сусаклагычларда, елгаларда коенырга теләсәгез дә, ябык су коену костюмы алырга онытмагыз. Ә җирле халыкның исе китеп тормый, йә киемнән генә, йә шорты киеп коена. Тиешле кыяфәттә булмасагыз, акчагызны кире кайтарып, ягымлы гына итеп экскурсиягә алып барудан баш тартырга да мөмкиннәр.
Диңгезе дә, чүле дә
Дагстан дигәндә, иң популяр урыннарның берсе дип Сулак каньонын атыйлар. Без дә сәяхәтебезне шуннан башларга булдык. Төркем белән йөрисе килмәгәнгә, кунакханәдәге хезмәткәр киңәше белән бер гидны белештек. Үзе алып китә һәм кайтарып куя. Гаджи исемле гидыбыз 36 яшендә ике хатынлы һәм 10 балалы авар булып чыкты. Россия законнары буенча яшәсәләр дә, үз традицияләре һәм йолалары көчлерәк биредә. Ата-ананы чиксез зурлыйлар. Шул ук вакытта һәр ата ир баласына өй салып бирергә бурычлы. Кыз балаларга да ата-ана үз милкеннән өлеш бүлә, замана җиле тауларга да чит түгел, аерылып кайткан очракта кызлар урамда калмасын дип кайгырталар.
Сулактан кайтышлый Дагстанның икенче ягын ачтык. Җиде чат җиле ярдәмендә ясалган табигый Бархан-Сарыкум. Табигатьнең бар могҗизасын бер җиргә биргән Ходайның рәхмәте. «Белое солнце пустыни» фильмының чүлле кадрлары нәкъ менә биредә төшерелгән. Туристларга уңайлы булсын өчен, күзәтү мәйданчыгы төзеп яталар. Ә миңа калса, әлеге барханнарда бераз кыргый булып, аны яланаяк кичү күпкә серлерәк.
Татарга тылмач кирәкми
Махачкаладагы кунакханәбез –Тарки атамалы тауның итәгендә. Тауга таба исә тарихи Тарки-тау посёлогы урнашкан. Иң уңайлы ноктасында шәһәрне күзәтү мәйданчыгы ясаганнар. Навигатор ярдәмендә җәяү генә менеп җитәрбез дигән идек, тоташ таш дивар-капкалардан торган тар, бормалы урамнарында адаштык та кире борылдык. Өйләргә тоташып төзелгән әллә ничә мәчеттән берьюлы яңгыраган азан моңы күңелләргә кереп тулды. Бүгенгә хисләр җитәрлек иде. Кире төшкәндә кабат адаштык. Кич утыручы мөлаем гына абзыйдан юлны сораган идек, аңлатып кына файда булмасын аңлап, күрәсең, машинасы белән таудан төшереп үк куйды. Гомер буе Тарки-тау посёлогында яшәүче кумык булып чыкты ул. Биек таш дивар эчендәге ишегалды да, кыя кочагына яшеренгән өйләре дә күренеп тормый, ләкин мәңгелек итеп җентекләп чуеннан коеп эшләнгән капкалары турында сорашмый кала алмадык. «Гомергә килгән гадәт инде ул, – дип җавап бирде ул. – Берәү искиткеч матур капка ясатса, күршесе тагын да уздырырга тырышачак. Янәсе, өйнең йөзе».
Сүз уңаеннан, кумыкларның теле татар теленә бик якын. Әлеге ярдәмчел абзый белән дә, тәм-томнар кибете тотучы кумык егете белән дә, кафедагы янәшә өстәлдәге лезгин күршебез белән дә һич авырлыксыз үз телебездә аңлаштык без ул көнне. Гомумән, кая барсак та, авыз тутырып рәхәтләнеп үз телебездә сөйләшеп йөрдек. Татарларны биредә яраталар. Уртак сүзләр, диннең бер булуы мөнәсәбәтне үзгәртә тә дә куя, үз кеше итеп кабул итәләр. Татар теленең никадәр бай булуын һәм юллар ачуын балаларга гамәлдә сеңдерәсегез килсә, Дагстан бер дигән дәрес бирәчәк. Гомумән, биредә бик күп милләт халкы яши. Дагстанда рус теле белән рәттән биредә яшәүче милләтләрнең 14 теле рәсми рәвештә дәүләт теле булып танылган. Еш кына ике авыл халкы бер-берсенең телен белми, шуңа күрә уртак аралашу рус телендә.
«Башта өеңдә тәртип урнаштыр»
Гуниб авылы юнәлеше буенча иртүк юлга кузгалдык. Ул төнне башкалага кайтып тормыйча, тауларда гына кунып, алдагы көнне дә сәяхәтебезне шуннан гына дәвам итәргә карар кылдык. Шамил исемле гидны Интернеттан эзләп таптык. Мәскәүдә укып кайткан авар егете булып чыкты. Әнисе – белеме буенча мөгаллимә, ләкин беренче баласын тапканнан соң, башка эшкә чыгып тормаган. Әтисе бер зур булмаган район башлыгы икән. Гомумән, укырга яратуы өстенә үз җире белән чиксез горурланучы һәм туристларын да Дагстанга гашыйк итүне максат итеп куйган егет булып чыкты Шамил. Җирле йола-гадәтләр турында да рәхәтләнеп сораштык. «Кызларның язмышы кыл өстендә, – диде ул. – Ир бала нишләсә дә, аңа каты бәрелмәячәкләр, чөнки теләсә кайчан акылга килеп, тормышка җигелә ала. Ә менә кыз бала – ата-ананың йөз аклыгы. Әйтик, хатыныңа да, кызыңа да яулык кию мәҗбүри түгел. Ләкин авыл җыеннарында андый ата хәлиткеч сүз әйтә алмый инде, аңа: «Башта өеңдә тәртип урнаштыр»,– диячәкләр. Үземнең бабамның бер кызы, ризалык алмыйча, башка милләт кешесенә кияүгә чыккан. Бабаем аның белән гомер буе аралашмады, гафу итмәде. Шулай бәхиллеген бирми үлеп тә китте. Ә ул апабыз ире белән барыбер аерылышты. Шуңа күрә ата-ана ризалыгын алу дигәне көчле бездә». Биредә ире булган хатын-кызның эшкә чыкмавы, йорт, балалар белән мәшгуль булуы табигый. «Ире бар бит аның, хатын-кызга нәрсәгә эшләргә?» дигән ислам калыбы яши. Ирләргә күп бурыч йөкләнә.
Тарихта Казан кайтавазы
Гуниб авылы имам Шамил исеме белән бәйле. Халкының бәйсезлеге һәм дине өчен көрәшкән әлеге геройны нәкъ менә биредә ялган юл белән рус гаскәрләре әсирлеккә төшерә. Һәр гаиләдә, һәр өйдә телдән-телгә тапшырылып, имам Шамил исеме һаман яши. Тарих һәм хәтер дигәндә, без моңа шаккатык. Татарларга аерым мөнәсәбәт дидем бит. Моның тагын бер сере бар: имам Шамилнең Мөхәммәт-Шәфи исемле улының татар кызына өйләнүен дә бик яхшы беләләр биредә. Казандагы билгеле сәүдәгәр, меценат Ибраһим Аппаковның кызы Мәрьям белән тормышын бәйли Мөхәммәт-Шәфи. Бик бәхетле гаилә булып яшәп, югары белем алып, зыялы, дәрәҗәле, затлы ханымнар булып үсеп җитәчәк ике кыз – Фатыйма белән Нәфисәне тәрбиялиләр. Мәрьямнең әтисе исә, яшьләргә туйга дип, Казандагы хәзер Габдулла Тукай музее урнашкан йортны бүләк итә.
Туристларның имам Шамил хакында берни белмәве җирле халыкны бераз үпкәләтә димме, Интернеттан аз-маз мәгълүмат туплап барсагыз, күңелләре булачак. 1869 елда танылган рәссам Иван Айвазовский Гунибны рәсемгә төшереп, авылны тарихка кертеп калдыра. Картинаны император Александр II сатып алып Эрмитажга тапшыра, ул бүген дә Санкт-Петербург шәһәрендә саклана. «Аул Гуниб в Дагестане» картинасы язылган урын Айвазовский ноктасы дип атала. Без дә булдык анда, 1900 метр биеклектәге тауда кофе кайнатып, төнге Гунибка карап хозурландык. Таулардагы тынлыкта гидыбыз тәмләп сөйләгән имам Шамил чорындагы атлы гаскәр кылычы чыңлавын ишеткәндәй булдык.
Шәфталулар иле
Җирле халыкның ни белән сыйлавы турында телгә алмасам, язмамның «тәме» булмас иде. Бездәге пилмәнгә охшаган курзе дигән ризыкка үлеп китәләр биредә. Чуду дигәннәре исә татарның күзикмәгенә (кыстыбый, ягъни) тиң, тозлы эремчек, яшеллек, кабак эчлекләре белән ясыйлар. Яңа өлгергән бәрәңгедән дә авыз иттек, аны биредә апрель башында ук утырталар. Иртәнге ашка урбеч кушып ашарга тиешле абрикос боткасы тәкъдим итәчәкләр. Сүз уңаеннан, өрек-шәфталу өлгергән чакка туры килдек. Һәр чатта сатылганны ашау кызык түгел. Бер хуҗа абзый бакчасын карарга һәм теләгәнчә өзеп ашарга рөхсәт бирде. Агачтан үзең өзеп ашауга җитәме соң! Ә юл кырыендагы бакчалардагы агачның урам якка карап торган җимешләрен рөхсәтсез дә өзәргә ярый.
Ризыкка бәйле тагын бер хыял – ул да булса бәрән шашлыгы. Иң тәмле шашлык кыздыручы янына алып барам дигән Шамил сүзендә торды. Юл уңаендагы авылның өч зур өстәле булган кечкенә генә кафе иде ул. Шашлык кына түгел, бакчаларында үскән яшелчәләре, традицион брынза сырлары, үзләре кайнаткан конфетлары һәм тау үләннәре чәе белән каршылады хуҗалар. Сөтле чәй эчү гадәте юк биредә, хуҗабикәдән сөт сорап алып, үзебезчә чәй дә эчеп җибәргәч, гомумән, туган авылга кайткандай булдык. Тәм турында сөйләрлек тел байлыгым югала әлеге искиткеч шашлык исемә төшсә. Ул арада тауларда үз көенә йөргән сыерлары кайтты, хуҗабикә сөтен савып алды. Хәтта төнгә дә абзар-сарайга ябып тормыйбыз диләр. Ни өчен безнең сыерлар яссылыктагы кырда рәхәтләнеп йөреп, кеше бакчаларын таптамый гына, адашмый гына, үзе йөреп кайта белмәде икән ул? Балачакта көтүгә чыгып азапланасы да булмас иде.
Туризм үсә
Төркиянең диңгез буенда ятып, су коену һәм тәм-томнан чиксез рәхәтлек алырга гадәтләнгән булсагыз, Дагстаннан андый сервиз көтү урынсыз. Искиткеч табигать, җирле халыкның яшәеше, таулар иленең тарихы белән кызыксыну сәбәпле, иртәдән кичкә чаклы ике аягыңда йөрергә риза булмасаң, бирегә килү-килмәү турында кабат утырып уйларга киңәш итәм. Шулай ук кечкенә балалар белән дә тау-ташлар арасында йөрү нерв җепселләренә рәхәтлек китермәячәк. Ә күзаллауны киңәйтү, башка халыклар белән аралашу, чагыштыргысыз гүзәл табигатьтән энергия алып, көндәлек ыгы-зыгы шаукымыннан чистарынасыгыз килсә – нәкъ менә урыны!
Дагстан һәркемнең үзенеке диләр. Шулай икән. Кабат-кабат әйләнеп кайтачак Дагстаным ( барачак дип әйтәсе килми, әйтерсең, биредә «үзеңә» кайтасың), кабат очрашулар насыйп булсын.
Ләйсән НИЗАМОВА
Автор фотолары
Комментарийлар