Логотип Магариф уку
Цитата:

Якын кешеңне югалту

Тормышта һәр мәсьәләнең чишелеше бар, тик үлемгә генә чара юк. Якын кешеңне югалту һәркем өчен авыр, ә ныгымаган бала күңеле ничек түзсен? Язмабыз геройларының язмышы (бик шәхси мәсьәлә булу сәбәпле, исемнәр үзгәртелеп бирелә) бәлки кемнәргәдер гыйбрәт, кемнәргәдер аякка басарга этәргеч булыр. Тормыш мәшәкатьләренә күмелмичә, янәшәбездәге китек күңелле, мәрхәмәткә һәм җылы сүзгә мохтаҗларга игътибарлырак булсак һәм шуңа балаларыбызны да өйрәтсәк иде.

«Бар үчен миннән ала»

Марат белән Лилия тормышына кайгы һич килер кебек түгел иде. Берсенең үз бизнесы бар, икенчесе дәүләт хезмәтендә лаеклы вазифа били. Аякка нык басып өйләнешкәнгә, йорт-җирләрен дә тиз генә булдырып куялар, гаиләне түгәрәкләндереп кызлары Элина туа. Тик берничә ел элек тулы канлы тормыш белән яшәүче Лилия тын ала алмауга зарлана башлый, тикшеренүләр йөрәк янында яман шеш үсүен күрсәтә. Нык рухлы, оптимист хатын тормышка чытырдатып ябыша, табибларның һәр сүзен үтәп дәвалана, әллә ничә операция кичерә. Соңгы операция  көтеп алынганы була, Мәскәүдән аңа туры килердәй донор йөрәге булуы турында хәбәр итәләр. Сөенә-сөенә юлга җыена ул. Ләкин күп операцияләр кичереп таушалган кан тамырлары гына түзми, канны туктата алмыйлар, операция өстәлендә җан бирә...

Никадәр шат күңелле булмасын, үзенең инде озак яши алмавын аңлап кабул итә хатын. Хәлем юк яисә эштә тоткарланам әле дип, кечкенә Элина белән түгәрәккә баруны, театр-циркка йөрүне дә иренә йөкли. «Лилия исән чакта да кызыма вакытны күп бүлә идем. Ул тормыштан киткәч, аның якын дусты миңа серне чиште. Ул махсус шулай безне икебез генә яшәргә өйрәткән икән, үзенчә алдан әзерләгән», – дип, яраларын яңарта Марат. Әнисе үлгәндә, Элинага биш яшь була. Чынбарлыкны кабул иткән кебек үзе. Әмма күпмедер вакыттан болай да иркә балада агрессия арта. Таякның авыр башы, әлбәттә, әтисенә төшә. Балалар бакчасыннан алырга килгәч: «Бөтен кешене әнисе ала, ә мине һаман син дә син! Туйдым!» – дип кычкыра. Туганнарының бакчасына ял итәргә баргач та, башта ике туганнары белән ипләп кенә уйнап йөри, ә йокларга ятарга вакыт җитүен әйткәч, киреләнеп, ярсып бетә. Үзенең хаксызлыгын аңламаслык түгел, андый чакта: «Миңа әнием кирәк! Мине ул гына ярата иде», – дип, манипуляция алымын куллана.

Сабый әйтерсең тормышка булган бар ачуын әтисеннән ала. Хәзер ул беренче сыйныфка укырга кергән, ләкин үз-үзен тотышы һаман тәртәгә керә алмый әле. Мәктәптән дә сугышып кайта. Әз генә кисәтү ясауга да: «Син мине кыйныйсың!» – дип кычкыручы балага хәйләне кулланып карый гаҗиз ата кеше. Очраклы рәвештә генә кемнедер эзләп ишек каккан милиция сәбәпче була моңа. Формадагы ят абыйны күреп аптырашта калган балага: «Менә синең кычкыруларыңны хәбәр иткәннәр, тагын кабатланса, миңа җәза бирәчәкләр», – дияргә мәҗбүр була ул. Марат кыз баланың хатын-кыз назына мохтаҗ булуын үзе дә аңлый. Ләкин яратып өйләнгән хатынын сагыну ярасы да тирән, баланы ихластан кабул итә алырдай хатын-кызны да очратуы язмыш эше бит.

 – «Мине әни генә ярата иде», – дигән сүз баланың әнисен югалту фактын кабул итмәве турында сөйли, – дип, үз аңлатмасын бирә психолог Гөлшат Зиннәтова. – Агрессиясен дә кызчыкның көчсезлеге, нишләргә белмәве һәм җан авазы дип кабул итәргә кирәк. Аңа авыр, ул хыялында шул әнисе белән яшәгән вакытта калган. Үзаңында әниле тормыш һәм чынбарлык бутала. Гаиләгә үзе әни булган белгеч ярдәме кирәк, үзләре генә булдырып чыга алырлар дип уйламыйм. Әти бала тормышы белән яши, шәхси чикләре билгеләнмәгән. Кызының теләкләре белән генә түгел, үзе өчен яшәргә кирәк. «Синең өчен нәрсә мөһим?»  – дип сорау биргәндә: «Кызым», – диячәк ул. «Юк, нәкъ менә сезнең өчен нәрсә мөһим?» – дип сорыйсы килә. Сабыйның үзен шулай тотуы әти кешенең мотивациясе югалуы турында искәртүче билге дә булырга мөмкин.

ГМ-ИНФО

РФның ТР буенча Социаль фонд бүлекчәсе хәбәр итүенчә, 2024 елның 1 гыйнварыннан туендыручысын югалту уңаеннан социаль пособие 18 яшькә кадәрле балаларга территориаль органдагы мәгълүматларга нигезләнеп, гаризасыз рәвештә генә билгеләнә. Ә 18 яшьтән соң гариза язарга кирәк.

«Ни өчен нәкъ менә минем әти?»

Әлфия икенче баласын бакчага урнаштырып эшкә чыгарга җыенып йөргән мәлдә, мобилизация игълан ителеп, беренче көннәрендә үк ирен махсус хәрби операциягә чакырып алалар. Газизен ике көндә озаткан ханымның хәлен үз башына төшкән кеше генә аңлар. Әтиләренең китүләрен белеп алуга, балалар бакчасыннан кызларына урын да бирәләр. «Ул чакта бакчага чираты җитмәгән әниләрнең безгә булган шул өстенлекне күпсенүләре күңелемә тиде. Ирләре янәшә булуына шөкер итәсе генә бит югыйсә», – ди Әлфия. Көн саен ут йоту, хәбәр көтү, яралану хәбәре, кабат көтү... Узган көздә иренең батырларча һәлак булуы турында хәбәр алганнан соң, май азагында гына җәсәден туган җиренә кайтарып иңдерү...

Быел олы улы беренче сыйныфка китте. Беренче мәлдә «Минем әти – герой» дип йөрүче сабый хәзер ешрак уйлана, юксына һәм: «Ни өчен нәкъ менә минем әти?» – дигән сораулар бирә башлаган. Ир бала бит, ир-ат ныклыгы һәм җылысы җитми. «Башта ничек тә гәүдәсен җиргә иңдерү дигән мәшәкать артыннан йөрдем, аннан ашларын уздыру, документ мәшәкатьләре... Хәзер бар да тынып калгач, җан газабым тирәннән сыкрый башлады, – ди Әлфия. – Дөрес, дәүләт тарафыннан күп акчалар бирелде, тиенен дә әрәм итмичә, балалар киләчәгенә нигез дип фатир алып куйдык. Анысын исә туганнарым күпсенде. Кайгыны акча белән үлчәп була дип санаучылар бик нык ялгыша. Җандагы сагышка, балаларымның ятимлегенә үзәгем өзелгәнгә чыдар хәл юк. Әлегә эш белән юанам, барыбер психологка барып, бер күңелемне бушатасым килә. Югыйсә андый чакта янәшәдә иң якын туганнар, дуслар булырга тиеш кебек...»

БЕЛГЕЧ ФИКЕРЕ

«Һәркемнең дөреслекне белергә хакы бар»

Гөлшат ЗИННӘТОВА, Теләче районы үзәк хастаханәсенең медицина психологы:

– Авыр хәбәрне балага җиткерер алдыннан, иң элек олы кешенең үзенең психологик халәте мөһим. Дөресен әйтим, күпчелек мондый хәбәрне ирештерергә әзер түгел, елыйлар, хискә, истерикага биреләләр. Ишетәсе хәбәргә караганда, якын кешесенең мондый халәте баланы күбрәк куркыта. Әнисе елый икән, бала борчыла. Үз хисен кичерми, әнисенә ярдәм итәсе килә башлый. Баланы куркытмыйча, еламыйча, тыныч кына сөйләшү тиешле. Үз-үзен кулга ала алмаучылар якын кешеләренә яисә психологка мөрәҗәгать итә. Психологлар телендәге «проживание эмоций» дип атала торган халәт бу, ягъни теләсә кайсы хисне, хәтта кайгыны да «кичереп бетерү» тиешле. Шок, кире кагу, елау кебек катлаулы стадияләрдән соң кеше чынбарлыкны кабул итә. Бала белән сөйләшкәндә, менә шул халәттә булу мөһим дә инде.

Урта яшьләрдәге балалар яшәү-үлем темасын аңлый. Дини гыйлем алучылар бигрәк тә. Ә менә мәктәпкәчә яшьтәге балага якын кешесен югалту хакында турыдан-туры «Үлде» дигән сүзне әйтмибез, гомумән, бу хәбәрне җиткерү әзерлек сорый. «Әтиең яисә әниең хәзер еракта, ул безне күреп тора, сине барыбер бик тә ярата», – дигән сүзләр белән аңлата башларга кирәк.

Кайберәүләр бу хәбәрне балалардан яшерә. Ләкин кечкенә кешенең күңеле шулкадәр сизгер, алар үзләре үк: «Кайда минем әтием? Ник ул миңа шалтыратмый?» – дип төпченә башларга мөмкин. Хәтта: «Минем әтием үлдеме әллә?» – дигән сорау белән дә телсез калдыручылар бар. Сабыйны билгесезлек белән газапларга ярамый. Ул мондый чакта үзен алдыйлар дип саный. Шәхес буларак баланың хисләрен хөрмәт итәргә кирәк. Олымы ул, кечеме – һәрбер кешенең дөреслекне белергә хакы бар.  

Тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, әтиләре махсус хәрби операциядә хезмәт итүче гаиләләргә медицина психологларының ярдәме аеруча кирәк. Иң авыры – балаларга. Бу гаиләләрдә балалар күзгә күренеп олыгаеп китәләр, бар да әйбәт дигән битлек киеп, үз эченә йомылуларын да тоемлап алам.  Үсмерләр исә газиз кешесен югалту хәбәрен сабыйларга караганда да авыррак кичерә. Әйе, алар күп нәрсәне аңлый, ләкин хисләре белән бүлешми, үзләрен ничек тотарга белми. Малайларның кичерешләре аеруча борчый мине. Каян килгән бу «Ир кеше еларга тиеш түгел» дигән тәрбия алымы? Һәркем еларга тиеш! Малайларның күбесе өйдә күз яше күрсәтә алмый, кабинетыма килеп үксеп елаучылар бар. Үз эченә йомылу, хисләрен бикләп кую куркыныч. Елагыз, дим. Җиңеләеп калалар. Ул бушлыкка инде булдыра алганча тынычлык, мәрхәмәт, өмет хисләрен тутырырга кирәк, негативка урын калмасын.

Бала олыларның уй-фикерләренә, эмоциональ халәтенә бик бәйле. Никадәр авыр булмасын, кайгы бар вөҗүдеңне биләп алырга тиеш түгел. Атна-ун көн эчендә бу югалту хисеннән чыга башларга кирәк. Тормыш дәвам итә. Ни генә булмасын, киләчәккә атларга тиешбез. Авырлыкны йөк итеп үзең белән алырга ярамый. Шатлыктан, бәхеттән йөз чөермәгез. Планнар корырга, эш белән мавыгырга кирәк. Зур югалту күпләрнең бар тормышын үзгәртеп корырга мәҗбүр итә. Гел сынап күзәтәм, йорт-җир сатып алу, яңа өйгә күченү мәшәкатьләре кешене тормышка кайтара. Үземә кайчакта риелтор ролен дә башкарырга туры килә.

Урта яшьләрдәге балалар яшәү-үлем темасын аңлый. Дини гыйлем алучылар бигрәк тә.

Рөстәм ХӘЙРУЛЛИН,

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы:

– Бу дөнья безгә вакытлыча бирелгән. Әнинең йөрәге астында булганның 120 нче көнендә Аллаһ әмере белән җан иңә. Шул мизгелдән алып әнидә ике җан яши башлый. Аллаһ әмере белән нинди тәкъдир көткәнлеге һәм гомер озынлыгы да язылып куела. Кемгәдер күп, кемгәдер әз. Китәр вакыты килгәч, сәбәбе табыла: кемнеңдер юл һәлакәтендә, кемнеңдер чирдән, кемнеңдер хәрби операциядә гомере өзелә. Якын кешеләрне югалту бик авыр, Раббыбыз аларга сабырлык бирсен. Никадәр авыр булса да, аңласак иде, дөньядан китү белән тормыш бетми. Күз яшьләребез сәбәпле аларны суда яткырмыйк. Югалткан якын кешебезнең әҗәте калса, аларны кайтарыйк, чөнки бурыч үлгән кешегә дә кичерелми. Ураза вакытында аларның рухына фидая булсын дип авыз ачтырыйк, ураза тотыйк. Алар җәннәтле булсын өчен, барыбыз да дога кылыйк.

«Ярдәм – һәр гаиләгә»

Алсу АРСЛАНОВА, «Защитники Отечества» дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы җәмәгатьчелек һәм дәүләт органнары белән элемтә буенча җитәкчесе урынбасары:

– «Защитники Отечества» дәүләт фондының Татарстан буенча филиалы республикабыздагы махсус хәрби операция ветераннарына һәм һәлак булучыларның гаиләләренә комплекслы ярдәм күрсәтә. Һәр муниципаль районда социаль координаторлар билгеләнгән. Алар барлык тиешле ярдәмне алырга булышалар: медицина һәм социаль тернәкләнү, тернәкләнү чорында техник чаралар, дарулар белән тәэмин итү, психологик ярдәм, яңа һөнәр үзләштерү һәм эшкә урнашу, юридик ярдәм, инвалид ветераннарның торагын сәламәтлеккә җайлаштыру.

Социаль координаторлар Татарстан Республикасының һәр районында бар.

Үзәк офисның адресы: Казан шәһәре, Ямашев проспекты, 1. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 598 33 55.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ