Логотип Магариф уку
Цитата:

Ярамыйга карамый: тату һәм пирсинг зыянсыз була аламы?

Бу темага әзерләнгәндә, бер форумда шундый язма күзгә чалынды: «Компьютерымда 20 ел элек үземә ясатам дип йөргән татуларның эскизларын таптым. Ярый әле, акчам җитмәгән ул вакытта! Шулкадәр сөендем. Барлык кабыргаларымда Сатурн планетасы төшкән булыр иде хәзер». Бер яктан – көлке, ә икенче яктан, яшь кешенең башына бер фикер килсә – китми бит ул. Тәнгә перманент (юкка чыкмый торган) татулар һәм пирсинг ясату көннән-көн популярлаша. Кемдер моны соңгы еллар шаукымы ди, дини күзлектән чыгып тыючылар да бар, ә кайберәүләр тату һәм пирсингның әллә ничә мең еллык бик борынгы традиция икәнлеген искә төшерә... Ә менә медицина бу мәсьәләгә ничек карый?

 

  1. Балигъ булмаган бала әти-әнисенә әйтмичә генә үзенә пирсинг яисә тату ясата аламы?

– Рәсми салоннарда, медицина үзәкләрендә – юк, ясата алмый. Канун ягыннан чыгып караганда, тату ясатуның да, пирсингның да аерым дәүләт стандартлары бар. Бу стандартлар (ГОСТ Р 59454-2021 һәм ГОСТ Р 55700-2021) балигъ булмаган балаларга пирсинг ясату бары тик әти-әнисе рөхсәте белән генә мөмкин дип белдерә. Ә менә тату ясатуны медицина хезмәте күрсәтү дип бәяләсәк, 15 яшьтән узган бала моңа ризалыгын үз имзасы белән бирә ала. Гамәлдә исә күпчелек салоннар, барыбер, гаугадан куркып, 18 гә җитмәгән балага тату ясамый.

Рәсми булмаган юллары бар. Кайчакта әти-әниләрнең катгый тыюлары үсмерләрнең бер-берләренә тату һәм пирсингларны ясауга китерә.

 

 

  1. Пирсингның нинди зыяны булырга мөмкин?

 

– Металл керткән урында инфекция: стафилококк һәм стрептококк ялкынсыну китереп чыгарырга мөмкин. Кендеккә кертелгән йөзек – инфекцияләргә иң еш китерә торган пирсинг төре.

 

– Кан белән тарала торган инфекция: пирсинг ясатырга карар кылгансыз икән – В һәм С гепатитлары һәм тартышу авыруы (столбняк) ихтималы бар. В гепатиты һәм тартышу авыруына каршы вакцина ясалганмы-юкмы икәнен тикшерү зарур. С гепатитына каршы вакцина юк.

 

– Теш чатнау. Иреннәргә һәм телгә металл предметлар кертү – теш эмале бозылуына китерә, кайчакта йоту, сөйләшү белән бәйле проблемалар барлыкка килә.

 

– Аллергия. Никель – иң еш аллергик реакция бирә торган металл. Алтын йөзекләргә дә еш кына никель кушалар.

 

– Имгәнүләр: җенси органнарга, телгә, кендеккә ясалган пирсинг, әйләнә-тирә предметларга эләгеп, имгәнүләргә китерә ала. Аеруча күләмле, зур пирсинглар зыянлы.

 

– Пирсинг куелган урында келоид (калын, кызыл, күпереп торган яра) килеп чыгарга мөмкин. Эстетик яктан иләмсез булудан тыш, кычытырга, авыртырга мөмкин ул.

 

 

  1. Тату ясауның нинди зыяны булырга мөмкин?

 

– Татуның зыянлы яклары пирсингныкы кебек үк: локаль һәм кан белән тарала торган (В һәм С гепатитлары, столбняк) инфекцияләр. Тату ясатканда, ВИЧ ияртүнең аерым очраклары бар. Гранулёма, келоид, аллергик реакцияләр була.

 

 

  1. Үземнең яисә яшүсмер баламның пирсинг/тату ясатасы килә. Нинди киңәш бирер идегез?

 

– Бу процедураның төрле зыянлы яклары булуын истә тотыгыз. Әйтеп үткән инфекцияләргә каршы вакциналарны тикшерегез.

 

– Әгәр кискен карарга килгәнсез икән, моны иң имин юл белән: профессиональ урында, бөтен медицина кагыйдәләренә тәңгәл китереп ясатырга кирәк.

 

– Пирсинг ясатырга, үз кыяфәтеңне тулаем үзгәртергә теләүнең ниндидер психологик сәбәпләре булырга мөмкин. Моны уртага салып сөйләшү һәрвакыт файдалы. Суицидаль булмаган үзеңне җәрәхәтләүнең (Nonsuicidal Self-Injury) билгесе дә булырга мөмкин бу.

 

– Пирсинг һәм тату киләчәктә кешенең укырга керүен һәм эш табуын авырлаштырырга мөмкин – моны уйламыйча тату/пирсингны ясатырга ярамый. Хәер, ярамыйга карамый шул...

 

Колак тиштерү

Һәр кыз баланың колак тиштереп тәүге алка киюе – истәлекле вакыйга. Медицина күзлегеннән караганда,  аның да кайбер нечкәлекләрен белеп тору хәерле. 

 

Кайберәүләр, пирсинг-пистолет белән тишү яхшырак, ди. Әмма белгечләр раславынча, бу – туксанынчы елларда киң таралган ялгыш фикер. Ул чорда пирсинг модага керә башлаган вакыт. Кешеләр яңа гына ачыла башлаган пирсинг-салоннарга мөрәҗәгать итәргә шикләнгән, анда антисанитария, ә колакларны һәммәсен бер үк энә белән чәнчиләр кебек тоелган. Шуңа күбрәк «медицина алтыныннан» бер тапкыр кулланыла торган алкалар кидереп куярга тәкъдим иткән косметология кабинетларын кулайрак күргән.

 

Колакларны балачакта тишү яхшырак, дип санаучылар бар. Имештер, балачакта барысы да тизрәк төзәлә. Әмма тишек  ул  – имгәнү түгел, чынында чын тирән яра.

 

Колакның  билгеле бер ноктасын тишсәң, сукырайтырга мөмкин дигән караш бар. Ләкин заманча медицинаның бу хакта дәлилләре юк. Шулай да диңгез буйларына ял итәргә җыенасыз икән, колак тиштерүне кичектереп тору хәерле булыр. Яисә үз-үзегезгә зыян китерәсегез килмәсә, ялга киткәнче берничә ай алдан эшләргә кирәк.

 

Төзәлү берничә этаптан тора:

Ялкынсыну чоры. Процедурадан соң беренче көннәрдә башлана. Бу вакытта кечкенә гематома һәм энә узган урыннан сыекча бүленеп чыгу күзәтелергә мөмкин.

Актив төзәлү. Яңа тире барлыкка килә, ул зарарланган урынны томалый. Бу вакытта тишелгән урынга кул белән тимәскә, ышкымаска, алканы тишектә әйләндермәскә һәм белгеч рөхсәтеннән башка аны башкасына алмаштырмау мәслихәт. Бу стадиядә тишектән бүленеп чыккан сыеклык норма дип саналмый, ә ялкынсыну процессы турында сөйли. Кичекмәстән табибка күрсәтергә кирәк.

Тернәкләнүне дөрес узганда, барысы да яхшы формалаша. Кычыту һәм авыру бөтенләй юкка чыга. Тишелгән колак төзәлү процессы һәм тизлеге кеше организмының шәхси үзенчәлекләренә бәйле.

Автор: Илдус Лотфуллин, табиб-педиатор, медицина фәннәре кандидаты, доцент

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ