Логотип Магариф уку
Цитата:

Яратып ачулану

Бала тәрбияләү – бик четерекле мәсьәлә. Дөрес алымнар турында гел бәхәс бара. Китапта матур яңгыраган фикерләрне тормышта куллану җиңел түгел. Ачулану, җәзалауның да үз тәртибе бар.

Нурулла хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН,

«Туган авылым» мәчете имамы:
 

Нәрсә ул тәүфыйк?

Баланы җәзалау турында сөйләшкәнче, иң элек аны җәзаламас өчен нишләргә икәнлеге хакында фикерләшергә кирәктер. Тәүфыйклы бала бер әйтүдән тыңларга, ишетергә тиеш. Нәрсә соң ул тәүфыйк? Тәрбияле бала дигән сүз түгел. Тәүфыйк ул – тәрбияне алу сәләте. Әти-әни нәрсәгәдер өйрәтә икән, бала шуны сеңдерә, исендә калдыра, тормышта  куллана  белергә тиеш.

 

Тәүфыйкны балага бары Аллаһы Тәгалә бирә. Ничек бирәме? Иң элек, ата-ананың догаларына карый. Хәзер ата-ана баланы ничек үстерә? Исән-сау гына булсын, ди. Сәламәтлек никадәр зур байлык булмасын, бик тар мәгънә бу, наданлык. Димәк, балага сәрхуш, наркоман булса да ярый, тик исән-сау гына булсын? Баланың яшәешен исән-саулык белән генә чикләп куярга ярамый. Аллаһтан тәүфыйк сорарга кирәк.

Икенчедән, үзең дә иманлы кеше булырга тиеш. Бала синең каның, синең җаның – ул синнән туа. Алма агачыннан ерак төшми, син нинди – дәвамчың да шундый булачак. Үзеңне тәрбияләүдән башла. Тормыш ярыңны сайлаганда да, үзеңә тиң инсафлы, иманлы яр сайлау мәслихәт. Алга таба бала никахта яралып, никахта туарга тиеш. Бу балада шайтан өлеше булмасын. Бала туганнан соң, хәләл ризык белән, күкрәк сөте имезеп үстерергә тиешле.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Кечеләргә рәхим-шәфкатьле булмаган, олыларга мәрхәмәтле булмаган кешеләр мөселманнардан булмас», – ди. Ягъни балага рәхим-шәфкать кирәк. Сабыйның ниндидер хата-кимчелекләренә, хаталарына күз йомарга өйрәнергә, сабыр итәргә кирәк. Ул нәрсә эшләсә дә, ачуыбыз чыкса, акырып-бакырып үстерсәк, читкә этәрсәк, андый мохит юньле җимеш бирми.

Рәсем ясыймы, нидер көйләп йөриме, нидер күрсәтәме – олы кешегә  юк-бар тоелган шөгыль дә нарасый өчен бик мөһим. Бездән игътибарлы булуны таләп итә. Мәсәлән, Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер баланың кошы үлгәнен белеп, аны юаткан, күңелен күргән, хәлен белешкән. Икенче бер баланың: «Миңа уйнарга кеше юк», – дип елап утырганын күргәч, Рәсүлебез (с.г.в.) әйдә, икәү уйныйбыз, дип, дөя булып аны өстенә утыртып йөрткән, уйнаткан. Менә шундый игътибар, рәхим-шәфкать күрсәтсәк, бала сине тыңлар дигән өмет бар.

 

Сугарга ярыймы?

Мөхәммәт (с.г.в.) әйтә, 7 яше тулган балага намазны өйрәтегез, әгәр укымаса, сугыгыз, ди. Сугу дин ягыннан бик үк начар нәрсә түгел икән. Бала бөтенләй тыңламаса, «йомшак җире»нә әз генә сугып алу ярый. Ләкин карамыйча, ачу килгәндә сугу ярамый. Кызып киткәндә, олы кешенең кулы каты төшеп имгәтергә мөмкин.

Җәзаның башка ысуллары да бар, фәләнне эшләмисең, анда бармыйсың, дип тыярга мөмкин. Ләкин балага биргән вәгъдәне үтәргә кирәк. Тәртип бозса да, сүздә тору дөресрәк булыр. Әйтик, Пәйгамбәребез (с.г.в.) күз алдында шундый хәл була. Бер әни баласын чакыра: «Кил монда, сиңа хөрмә бирәм», – ди. Пәйгамбәребез аннары сорый, балаң килгәч, хөрмә бирдеңме, ди. Бирдем, ди хатын. Ярый биргәнсең, бирмәсәң, ялганчы булыр идең, ди. Баланы ялганлап үстерергә, ялган вәгъдәләр бирергә ярамый. Әйткән сүзеңне үтәргә кирәк.

 

Балага үпкәләп, аның белән атналар буе сөйләшмичә йөрү кебек җәза –  дөрес гамәл түгел. Әгәр хатасын, гаебен таный икән, гафу итәргә һәм бу әйберләрне яңадан искә төшермәскә кирәк.

 

Тәрбия – уртак вазифа

Дин тәрбиясе биреп, «ярый-ярамый»ны алдан аңлатмасаң, кечкенә кеше үзе белеп бетермәскә дә мөмкин. Аллаһ Тәгаләне таныту да бик мөһим. Начар гамәл кылганда, әти-әни генә күрә дип түгел, Аллаһ та күрә дигәнне сеңдерү кирәк. Ярату, хөрмәт кенә аз, курку, шүрләү дә булырга тиеш. Әти-әни генә түгел, чит кешеләр дә баланың тәртипсезлеген күрсә, дәшми калу дөрес түгел, аны кисәтү тиешле. Үз балаң булмаса да, тәрбия ул якын-тирә кешеләрнең дә вазифасы булып санала.

          Баланы ярата да белергә кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үз балаларын алларына утыртып сөя торган булган. Бер бәдәви аңа: «Минем ун балам бар, берсен дә үпкәнем юк», – дигәч, Рәсүлебез (с.г.в.) аңа: «Синең йөрәгеңнән рәхим-шәфкатьне алган икән», – ди.        

Әти-әнинең баласы өчен кылган догасы турыдан-туры кабул була. Шуңа күрә ачуланганда, теләсә нинди начар теләкләр әйтүдән, каргаудан сак булырга кирәк. «Менә кыйнарлар әле, менә күрерсең әле, менә төрмәгә утыртып куярлар әле» ише сүзләр белән кызып китәргә ярамый. Ул дога булып бара, бәгырь җимешегез ул әйберләргә дучар булырга мөмкин. Матур сүзләр белән, аңлатып ачуланырга кирәк. Бала акыруга ияләнергә яисә куркып калырга мөмкин. Пәйгамбәребез бервакытта да кычкырып тәрбияләмәгән. «Моны эшләмәдеңмени? Әйткәнне оныттыңмыни?» – дип кенә оялта торган булган. Әрләсәк тә, балага аңлатып, яратып, файдасы булсын дип ачуланырга кирәк. Күңелгә: «Туйдым инде, ник таптым инде мин моны», – дигән теләк кертә күрмәгез. Бала тәрбиясе җиңел түгел. Шуңа савабы да күп.

 

 «Балаларыгызның хаклары турында Аллаһ сезгә гаделлек кылуны фарыз итте». «Ән-Ниса» сүрәсе

«Кечкенәләребезгә мәрхәмәт итмәүчеләр вә олыларыбызның хакларын белмәүчеләр бездән түгел». Ризаэддин Фәхреддин

Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә болай ди: «Аллаһтан куркыгыз вә балаларыгызга мөнәсәбәттә гаделсезлек кылмагыз».

Усамә ибне Зәйд: «Пәйгамбәребез (с.г.в.) мине бер тезенә, оныгы Хәсәнне икенче тезенә утырта иде һәм безне кочаклап: «Аллаһым, боларга мәрхәмәт әйлә, тәүфыйклы, бәхетле кыл. Мин боларның хәерле һәм бәхетле булуларын телимен», – дип дога кыла иде».

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ