Логотип Магариф уку
Цитата:

Яши әле Мунчәли

Кайчандыр данлы, зур авыл булган Мунчәли. Замана җиле бу салага да кагылмый калмый. Илмир Измайлов моннан 20 еллар элек туган авылының язмышы хакында уйлана башлый. Туган җирләренең киләчәгенә битараф булмаучы авылдашлары да табыла.

 Чүпрәле төбәгенең бренды

– Мунчәлидә илгә-көнгә билгеле бер вакыйга оештырасы иде дип хыялландым, – дип башлады сүзен Чүпрәле районының башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Расих улы Измайлов.

– Нәсел җебе Мунчәли белән бәйле барлык авылдашларны бергә туплап, елга бер мәртәбә булса да, аларны күрештерәсем килде. Туганнар бергә җыелып, зиратларга барып, каберлекләрне барлап, җыештырып, мәрхүмнәрне искә алып, алар рухына догалар кылып китүләрен теләдем. Татар авылларында ул вакытта зиратлар да ташландык хәлгә килә башлаган чор иде. Авылымның сүнүе генә түгел, зиратыбызның аяныч хәлдә булуы да күңелемне әрнетте.

Уйларын күренекле авылдашы, туганы, Тәтеш урман хуҗалыгы директоры булып эшләүче Ирфан Исмәгыйль улы Халитовка җиткерә. Ирфан абыйсы тәҗрибәле кеше буларак, Туфан Миңнуллин белән киңәшләшеп карыйк әле, ул нәрсә әйтер икән, ди. Туфан абый, озак кына уйланып торганнан соң: «Егетләр, әйдәгез, авыл бәйрәмен – дини җыен итеп үткәрегез», – дип, үз фикерен җиткерә. Нәкъ шул  чорда Мунчәлинең тарихын барлый, авылның моннан 500 ел элек нигез салынганлыгын ачыклап йөргән вакытлары була. Мунчәли авылының – 500, мәчетнең сафка басуына 10 еллыгына багышлап 2008 елда беренче тапкыр «Мунчәли җыены» үткәрелә. 50 ел элек авылдан китеп, бер тапкыр да туган якка аяк басмаганнар да бу хакта ишетеп кайта. Мунчәли әллә кайларга чыгып киткән балаларын каршылый, очрашулар, шатлыклы күз яшьләре, дулкынлану... Иң мөһиме: зират чистара. Бәйрәмдә катнашкан галимнәр, дин әһелләре дә бу эшне югары бәяли. Туфан абый да, матур килеп чыкканын күргәч: «Егетләр, бу чараны ел да үткәрергә кирәк», – дип, үзенең хәер-догасын бирә. Һәм исән чагында һәр елны бирегә кунак буларак кайта. Гади авыл җыены булып башланган чара авылдагы рухи-мәдәни мирасны, динне һәм гореф-гадәтләрне саклауга һәм үстерүгә багышланган «Мунчәли укулары»на әйләнеп, авыл халкы арасында гына түгел, киң җәмәгатьчелектә дә кызыксыну уята. Һәр елны үткәрелә башлагач, эчтәлеге ягыннан да, масштабы ягыннан да киңәя, форматы да камилләшә. Соңгы елларда әлеге бәйрәмдә республикабыздан гына түгел, күрше төбәкләрдән: Ульян, Чувашия, Мордовия, Пенза, Самара, Нижгар, Мари өлкәләреннән күренекле дин әһелләре, галимнәр, танылган җәмәгать эшлеклеләре, татар милли мохтарият җитәкчеләре, артистлар катнаша башлый. Бүген исә, «Мунчәли укулары» халкыбызның көтеп алынган,  Чүпрәле җирлегенең брендына әйләнгән төбәкара статуска ия булган бәйрәм буларак  билгеләп үтелә.

ФАКТ

Быелның август аенда «Мунчәли укулары» 17 нче тапкыр узды.

Безнең белешмә:

«Мунчәли укулары» һәр елны төрле темага багышлана һәм имамнарның  вәгазьләре, галимнәрнең чыгышлары белән үрелеп бара. Ел саен төрле темаларга күргәзмә уза. Биредә татар-мишәр халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре, шәҗәрәләр, нәсел китаплары, гаилә ядкярләре, шәмаилләр, халык уен кораллары күргәзмәләре, шәхси архив экспонатлары күрсәтелә. Төрле мастер-класслар уза. Җыенда милли киемнәргә, гореф-гадәтләргә, йолаларга, аларны саклауга өстенлек бирелә. Кунакларның милли киемнәр киеп килүләре хуплана.

 Балаларга аерым игътибар

Соңгы елларда «Мунчәли укулары»нда балаларга аерым игътибар бирә башлаганнар. Район авылларыннан мәчеткә йөрүче сабыйларның алган белемнәрен, өйрәнгән догаларын күрсәтер өчен, Мунчәлигә кунак итеп чакыралар. Интерактив уеннар, Коръән уку, азан әйтү буенча конкурслар оештырып, дини белемнәрен гыйлемпиада аша сыныйлар. «Балаларны дингә дә, милли мохиткә дә күбрәк тартасы иде. Алар – безнең туган телебезне, гореф-гадәтләребезне киләчәк буынга тапшыручылар. Максатыбыз – балалар игътибарын Интернет киңлекләреннән читкәрәк юнәлтеп, халкыбызның үткән тарихын белүче, асыл сыйфатларыбызны саклаучы, җәмгыятебезгә файдалы, зыялы, мәгърифәтле, югары әхлаклы варислар тәрбияләү. Халкыбызның язылган һәм язылмаган кануннары, әдәпләре, гореф-гадәтләре кечкенәдән баланың канына, аңына сеңдергәндә генә милләтебезнең, халкыбызның үз мәдәнияте, милли йөзе барлыкка килә, саклап калына», – ди бәйрәмнең төп оештыручысы Илмир Измайлов.

Илдә җиде Мунчәли

Бай тарихлы, мәгърифәтле авыл ул Мунчәли. Илмир Расих улы бер төркем язучылар, тарихчыларны җәлеп итеп, авылының тарихын да өйрәнә. 2013 елда Мунчәли авылы тарихын чагылдырган «Мунчәли. Тарих. Рухият. Шәхесләр» дигән саллы гына китап дөнья күрә. Тарихны барлаганда, төрле архивларда булып, Россиядә 7 Мунчәли (Мочәли) авылы барлыгы ачыклана. Самара, Нижгар, Пенза, Новосибирск өлкәләрендә булып, андагы Мунчәли халкы белән очрашып, килеп чыгышларын өйрәнәләр. Җидесендә дә  мишәрләр яшәвен, тормыш-көнкүрешләре охшаш булуын беләләр. Иң кызыгы шул: фамилияләр дә туры килә. Бу авылларга килеп утыручылар Нижгар өлкәсендәге Мочәли елгасы буена урнашкан Иске Мунчәли авылыннан булган дигән фаразлар бар. «Мунчәли укулары» – бүген җиде Мунчәлине күрештерүче урын да.

100 еллык мәктәп

Тарихка күз салсак, 1774 елда Мунчәлинең зур волость үзәге булуы билгеле. 4 мәчет эшләп торган. 1904 елда мәдрәсәдә арифметика, география укытылган. Татарстандагы дүрт җидееллык мәктәпнең берсе Мунчәлидә була. 1925 елда биредә җидееллык совет мәктәбе эшли башлый, заманына күрә тирә-якның иң зур мәгърифәт-мәдәният үзәге вазифаларын башкара. Биредә читтән килеп Шәрәф Мөдәррис, Зәки Нури кебек шәхесләр белем алган. Галим, шагыйрь Нурмөхәммәт Хисамов, Татарстан Республикасының прокуроры Сәйфихан Нәфиев, шагыйрь Рәмис Аймәт һәм бик күптөрле өлкәдә җитәкче урыннарда эшләүче кешеләр – шушы авыл балалары. РСФСРның халык артисты Венера Шәрипова, Россиянең халык артисты Алсу Гайнуллина, җырчы Алсу Әбелхановаларның да нәсел тамырлары Мунчәли авылы белән бәйле. Советлар Союзы Герое Нурулла Фазлаевның һәм Социалистик Хезмәт Герое Абдулла Сабирҗановның кендек каны тамган урын. Техник фәннәре кандидаты, химик җиhазлар уйлап чыгару белән мавыгып, рационализатор-уйлап табучы буларак танылган Инкыйлаб Әмирханов та – Мунчәлидән. 2025 елда үзенең 100 яшьлеген билгеләп узачак мәктәп менә шундый данлыклы шәхесләргә белем бирүе белән тарихка кереп калачак. 

Кайтыр нигез калмаса

Тик, ни кызганыч, күпме генә тырышсалар да, Мунчәли авылының урамнары акрынлап бушап бара. Тик авыл рухы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре югалмасын өчен, изге җанлы авылдашлар, олы йөрәкле иганәчеләр ярдәме белән туган авылларын яшәтү өчен тырышалар. 1973 елда агачтан төзелгән Мәдәният йорты бинасы нәкъ 40 елдан соң якташларның матди ярдәме белән заман таләпләренә туры китереп яңартылган. Сәнгать ягыннан да авыл халкы бик уяу. Сәхнәләре ел әйләнәсе гөрләп тора. Авыл урамнарына ташлар җәелгән. Күперләр, җәяүлеләр басмасы тулысынча капиталь төзекләндерелгән. Язгы чорда ярты авылны су басып интектергән. Буштерлә елгасын күмәк көч белән агачлардан чистартып, ярлары күтәртелгәч, халык тынычлап яши башлаган. «Авылыбызга матди яктан ярдәм иткән Дания ханымга без бик рәхмәтле, – ди авыл халкы. – Елганы, авыл клубын үз акчасына төзекләндерде. Ул әле дә мәрхүм иренең туган авылына ярдәм итеп торуда».   

Күмәк көч тау күчерә, ди безнең халык. Башкарган эшләре шактый. Зират тулысынча чистартылган, капкасы, әйләнә-тирәсе яңартылган, яңа обелиск куйганнар. Мәңгелек йортта ел саен өмә уздыру аларның канына сеңгән. Авыл мәчетен дә төзекләндергәннәр. Дәүләт программасы ярдәме белән элеккеге мәктәп урынына «Яшьләр паркы» эшләү бәхетенә ирешкәннәр, бу эш әле дәвам итә.

– Читкә чыгып киткәннәрнең кайберләренең нигезләре дә калмады, – ди Илмир Расих улы. – Гомер узгач, җирсү үзенекен итә, кайтып, авылдашлар белән очрашырга, күрешергә урын кирәк. Паркны очрашу, күрешү урыны итәсебез килә. Авылдашлар биредә очрашып, зиратта каберлекләрне карап, мәрхүмнәргә догалар кылып, мәчеттә сәдакаларын биреп, үзләренә рухи көч өстәп китәрләр, дип уйлыйм. Бу урын классташлар очрашуы өчен дә менә дигән. Мунчәлинең 800 дән артык баласы нәкъ менә менә шушы парк урынындагы мәктәп бинасында белем алды.

Авыл рухын саклау өчен тагын бер мөмкинлек уйлап тапканнар. Мәктәп бинасының икенче катында төбәк музее ясап, район музееның филиалы итәргә уйлыйлар.

«ГМ»-инфо!

* Мунчәлидә 1900 елда 700 дән артык йортта 2003 кеше яшәгән. Бүген авылда 233 кеше яши, 143 хуҗалык бар.

* Яшь фермер Марс Хәйретдинов, әтисе эшен дәвам итеп, 25 гектарда бәрәңге үстерә.  Әтисе Марсель бу эшкә 1999 елда керешкән була. Бүген алар бергәләп гаилә бизнесын алып бара.

* Мунчәли башлангыч мәктәбендә 5 бала белем ала. 10 бала күрше авылга урта белем алырга йөри. 

* Гомер буе шәһәрдә гомер иткән Рөстәм Шиһабетдинов, авылга кайтып, ике катлы йорт салган. Гаиләсе белән 30 башка якын терлек тота. Өч савым сыерлары бар.

* Авыл халкының төп кәсебе – күпләп мөгезле эре терлек асрау.

Лилия Нурмөхәммәтова 

Фотолар Илмир Измайловның шәхси архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ