Илдар Зыятдинов: «Мәскәү яшьләрен берләштерәбез»
Берничә ай гына элек миңа Мәскәүнең Татар автономиясе эшчәнлеге белән танышырга туры килде. Башкаланың тарихи өлешендәге Татар бистәсендә урнашкан Әсәдуллаевлар йортында бик күп оешмалар, җәмгыятьләр эшли. Бу юлы игътибарны шуларның берсе – яшьләр хәрәкәте белән эшләүче комитет эшчәнлегенә юнәлтербез. Аның лидеры – Илдар Зыятдинов.
– Илдар, Татарстан мәктәпләрен уңышлы тәмамлаучы яшьләрнең Мәскәү вузларына керергә омтылуын барыбыз да беләбез. Аларның күбесе ата-ана кайгыртуы һәм ярдәменнән башка югалып та калырга мөмкин. Шундый очракта сыенырлык, киңәш алырлык оешма белән танышу бик мөһим. Татар автономиясе каршында яшьләр хәрәкәте шуны исәптә тотып оештырылган дип уйласак, дөрес буламы?
– Мәскәүдә бик күп яшь якташларыбыз яши һәм укый. Безнең төп максат – студентларны һәм төрле вузларны тәмамлаучыларны бергәләштерү. Алар биредә татар мәдәниятен үстерүгә, татар тарихын һәм телен саклауга зур өлеш кертә алалар. Менә шуның өчен дә мәдәният чараларын үткәрүгә аерым игътибар бирелә. Узган ел татар мәдәнияте кичәләре уздыруны башлап җибәрдек. Ул проектны тормышка ашыруда Мәскәү хөкүмәте каршындагы Милләтләр эше комитеты булышлык күрсәтте. Мәскәү һәм Татарстан Республикасы хөкүмәтләренең әлеге юнәлешкә хәерхаһ булуы беренче уңышка китерде. Хәзер инде үзебез әлеге эшчәнлекне өзмичә, эзлекле алып барырга тырышабыз. Билгеле, аны үстерү, кызыклырак итү өчен бер яки берничә кешенең генә көче җитми. Без – клуб оештырып, команда белән эшләү тарафдарлары. Эшчәнлегебезнең башлангыч чорында ук Мәскәү Сабан туенда яшьләр блогы аерым урын алып торды. Ул, концерт номерлары күрсәтү белән генә чикләнмичә, укуда уңышка ирешкән татар һәм башкорт яшьләрен бүләкләүне дә эченә алды. Быел 6 июльдә узачак Сабан туйда кунакларга үз проектларыбызны да тәкъдим итәчәкбез. Килегез, бик күңелле булачак.
– Ел саен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация «Мәскәү – Татарстан» телекүперендә катнаша. Быел ул Мәскәү хөкүмәте каршындагы Финанс университетында узды. Андый очрашуларга вузлардагы татар якташлык җәмгыятьләре әгъзалары да чакырыла. Ул җәмгыятьләрнең саны бармы?
– Бүгенгә кайбер вузларда якташлык җәмгыятьләре шактый тәҗрибә туплады инде, ә бер ишләре әле эшчәнлекләрен башлап кына килә. Мин белгәнчә, Татарстанның Финанс университеты, Югары икътисад мәктәбе, И. Губкин исемендәге Россия дәүләт университеты белән хезмәттәшлек турындагы килешүләре бар. Моның бер максаты – республика өчен креатив белгечләр әзерләү.
– Мәскәү кебек эре шәһәрдә милли телләрне саклап калу – зур проблема. Аны хәл итүдә сезнең хәрәкәт ни рәвешле катнаша ала?
– Шул максат белән якын арада әлеге тема буенча түгәрәк өстәл оештырылачак. Мин анда төп кыенлыклар ачылыр һәм аларны хәл итү юллары табылыр дип өметләнәм.
Рамазан аенда без яшьләр өчен махсус ифтар ашлары уздырдык. Аларга көн сан 100130 егет һәм кыз җыела иде. Безнең алда яшьләр кичәләрен популярлаштыру бурычы тора. Әлегә кадәр аларда 1060 кеше генә катнашып килде. Бу күпчелеккә мәгълүмат барып җитмәү белән бәйле. Менә, мәсәлән, безнең Казанда оешкан «Туган батыр» проектын үстерүгә нинди юллар белән булышуыбызны кем генә белә икән? Шуның белән бергә, үзебезнең «Ак бүре белән татар телен өйрәнәбез» проектын да башлап җибәрдек. Башка онлайн-проектлар да бар. Безгә бу изге эшкә чын күңелдән бирелерлек яшьләр бик кирәк.
– Сез май аенда, Одинцово районына чыгып, патриотик тәрбиягә багышланган кызыклы чара уздыргансыз икән. Алдагы айларга планнар нинди?
– Без «Бердәм Россия» партиясе белән берлектә Мәскәүдәгегә охшаш чараны Казанда да уздырмакчы булабыз. Ул ватанпәрвәрлек һәм милли бердәйлек тәрбияләүгә юнәлтелгән. Моның өчен безнең хәрәкәткә Казан вузларының студентларын тартып, шушы тематика буенча эшләүче клублар оештыру файдалы булыр иде. Татарстанда Бөтендөнья татар конгрессы, төрле яшьләр оешмаларының эшчәнлеге, нигездә, татар халкында милли бердәйлек формалаштыруга юнәлтелгән. Ә безнең максат – милләтара мөнәсәбәтләрне үстерү. Бу эш татарлар белән генә түгел, башка милләт вәкилләре белән берлектә алып барылса гына уңышка китерә ала.
– Андый колачлы эшләрне оештыру грантлар ярдәменнән башка мөмкин түгел. Татарстан ул яклап булышырга әзерме?
– Һичшиксез, үз эшчәнлегебездә Татарстанның ярдәменә таянабыз. Без берничә тапкыр Мәдәният министрлыгы грантларында катнаштык. Мәсәлән, шундыйлардан берсе акыл зирәклеге уены «Чикләвек». Росмолодёжь грантларында да отабыз. Алда «Алдынгылар хәрәкәте» буенча проектлар тәкъдим итү тора.
– Иң уңышлы проектларны атый аласызмы?
– Бүгенге көн кадагына суга торган проектлар уңышка ирешә. Болар – халыкара мөнәсәбәтләр һәм патриотлык темалары.
– Әгәр чагыштырып карасак, Мәскәү вузларында укып, белгечлек алганнар арасында башкалада калучылар күбрәкме, әллә туган якларына юл тотучылармы? Сез алар белән элемтәләрне дәвам итәсезме?
– Танышлык вакытлы гына булмаган якташлар белән элемтәләр дәвам итә. Билгеле, күпчелек Мәскәүдә төпләнеп кала. Кайберәүләр, вузда укыганда ук, фатир алырга, кияүгә чыгарга яки өйләнергә өлгергән була. Башкаладагы югары хезмәт хакы да егетләрне һәм кызларны шул адымга этәрә. Кызганыч, алынган белемнәрен туган якларында файдаланырга әзер торучылар күп түгел. Безнең ассоциациягә кергән егет-кызлар арасыннан унлап пар, шул исәптән Яшьләр советының экс-рәисе Артур Рәхмәтуллин да гаилә корырга өлгерделәр.
– Сез уйлап чыгарган барлык проектлар һәм оештырган чараларның глобаль максаты нидән гыйбарәт?
– Ул якташлар белән эшлекле мөнәсәбәтләр булдырып, аларга өстәмә белем алу, эшкә урнашуда булышу. Милләт үссен өчен, белемле яшьләр кирәк. Аларның сәләте дөрес юнәлеш алу остазлардан да тора.
– Үзегезнең остазыгыз дип кемне атар идегез? Кем сезне милләткә хезмәт итү юлына кертеп җибәрде?
– Минем өчен остаз Мәскәү татарлары автономиясе рәисе Фәрит Фарисович Фарисов. Ул үзенең хезмәте, тырышлыгы, үҗәтлеге, энтузиазмы белән җиңеп булмастай каршылыклар юк икәнен исбатлап яши һәм шуның белән безгә үрнәк булып тора. Үзем укыган МИСиС (Мәскәү корыч һәм эретмәләр) институтында да остазларым булды. Анда мин башта бакалавриатны, аннан магистратураны тәмамладым. Ә инде РАНХиГСта (Россиянең халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе) өстәмә белем алдым.
Билгеле инде, минем язмышымда төп рольне әти-әниләр уйнады. Алар чыгышлары буенча Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылыннан. Узган гасырның туксанынчы елларында Мәскәүгә күчеп килгәч, абыем белән мин туганбыз. Мин балачактан ук мондый зур калада уңышлы тормыш кору өчен бик нык тырышырга, төпле белем алырга кирәклеген аңлап үстем. Әтием белән әнием – гап-гади кешеләр. Әти Фидаил Таһир улы Зыятдинов – электромонтажник, әни Рузилә Габделхак кызы заводта эшләде. Без тулай торакта яши идек һәм мин аларның абыем белән мине тәрбияләүгә күпме көч түккәннәрен күреп тордым. Менә шул кыенлыклар тормышта – сабак, ә әти-әни безгә үрнәк булдылар, максатка ирешүгә омтылыш бирделәр. Бүгенге көндә 32 яшьлек Айдар абыем хатыны белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Ата-ананың кече яшьтән үк балаларына таяныч, киңәшче булуы бик мөһим. Минем өчен гаилә ул – алга барырга этәрә торган көч чыганагы.
Әти-әнинең теләктәшлеге һәм ярдәме белән абый да, мин дә Мәскәүнең атаклы Самбо-70 мәктәбендә укыдык. Ул – спорт мәктәпләре арасында дөньяда өченче урында тора иде. Анда минем тренерым Сергей Владимирович Соломатин (хәзер ул Самбо-70 нең директоры) һәм остазым Ренат Алексеевич Лайшев булды.
Мәктәптә таләпләр бик югары куелган иде. Без иртәдән алып кичкә кадәр укуда, тренировкада булдык. Әти белән әнинең булышлыгы иң катлаулы кыенлыкларны җиңеп чыгарга мөмкинлек бирде. Шушы тәҗрибә миңа 16 – 17 яшьтә үк киләчәк карьерам турында уйланырга этәргеч ясады. Бүгенге көндә мин – самбо, дзюдо, хәтта япон сумосы буенча спорт мастерлыгына кандидат. Тик җәрәхәт алу аркасында киләчәгемне спорт белән бәйли алмадым.
– Иҗтимагый эшчәнлеккә кереп китү сәбәбе дә шул булган, ахры.
– 17 яшьтә мин үземне ресторан бизнесында сынап карадым. Аннан МИСиСка укырга киттем һәм икенче курстан үз проектларым белән шөгыльләнә башладым. Аның беренче уңышлысы «Татар Мәскәве» экскурсияләре булды. Ул чакта экскурсияләрне журналист, педагог, тәрҗемәче Гомәр абый Баутдинов уздыра иде. Татар мәдәни үзәгеннән башланган эш мине иҗтимагый эшчәнлеккә алып кереп китте. Башта университетта татар якташлыгы оештырдым, аннан Татарстан вәкиллеге каршындагы Яшьләр советына җитәкчелек иттем. Менә хәзер Мәскәү Татар автономиясе канаты астында яшьләр хәрәкәтен җәелдерү өстендә эшлибез. Билгеле, иҗтимагый бурычларны төп эшең белән бәйләп алып бару җиңел түгел. Мин үз гомеремдә нәрсә белән генә шөгыльләнмәдем икән! Коммерция, бизнес, авыл хуҗалыгы. Хәзерге вакытта бораулау җайланмаларын һәм коралларын арендагы биреп тору – төп эшебез.
– Сезнең гаиләдә иҗтимагый эшчәнлек кенә түгел, ватанпәрвәрлек тә бик көчле, ахрысы?
– Бу, чыннан да, шулай. Әти дә, абый да махсус хәрби операциягә җибәрелгән иделәр. Әти анда берничә ай гражданлык инфраструктурасын төзәтү эшләрендә мәшгуль булды. Күптән түгел генә «СВО хәрби хәрәкәте ветераны» таныклыгы алды. Мобилизациягә эләккән абыем, яраланып, госпитальдә ятканнан соң, исән-сау өйгә әйләнеп кайтты. Хәзер барыбыз да бергә.
Камил ТАИШЕВ
Фотолар Илдар Зыятдиновның шәхси архивыннан
Комментарийлар