Илһам Шакиров – җыр сәнгатенең Тукае
Искә алу концерты Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды.
Әнә шулай дип белдердеТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, бөек җырчы Илһам Шакировның 90 еллыгына багышланган концертта.
Юбилей кичәсе Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды.
– Халкыбызның бернинди үлчәүгә салып, бәһасын белеп булмый торган рухи кыйммәте бар. Ул – моң! Аны русчага тәрҗемә итеп булмаса да, ике сүз белән аңлатып була. Моң – безнең Илһамыбыз ул, ә Илһамыбыз – җыр сәнгатенең Тукае. Бөек җырчыбыз, күңелендә моң булган кеше яши, ул явызлык эшләмәс, дип әйткән. Илһам абый, Әлфия апа, Хәйдәрләр – халкыбызның горурлыгы булган шәхесләр. Без талантларыбызны исән чакта кадерләргә тиеш, – дип сөйләде Марат Готыф улы.
Шулай ук ул биредә Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе лауреатларын котлады. Быел әлеге премиягә «Хатын-кызлар вокалы» номинациясендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина; «Ир-атлар вокалы» номинациясендә Татарстанның атказанган артисты Артур Исламов; «Халыкчан башкару» номинациясендә Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Илшат Сибәгатуллин лаек булды.
– Быел филармония өчен Илһам Шакиров елы, – диде филармония җитәкчесе Кадыйм Нуруллин. Аның сүзләренчә, 2002 елдан бирле уздырыла торган чараларда 2017 елга кадәр Илһам абый үзе дә катнашкан.
Искә алу концертында республиканың иң затлы һәм иң зәвыкълы сәнгать осталары чыгыш ясады. Беренче өлештә халык моңнары яңгыраса, икенче өлеш классик җырларга багышланды, ә өченче өлештә эстрадага урын бирелгән иде. Концерт Илһам абый турындагы истәлекләр белән үрелеп барды. Сценарий авторы, язучы Ләбип Лерон җырчының бөтен тормыш юлын, кичергән авырлыкларын да, ирешкән уңышларын да чагылдырырга омтылган.
Илһамның әтисенә «халык дошманы» исемен таккач, гаиләләренә тормыш итүе җиңел булмаган. Авырлыклар аны үсеп Казанга укырга керергә килгәч тә сагалап тора,әмма бөек җырчы киртәләрне үтеп үз юлын сала һәм башка сәнгать ияләрен дә ярдәменнән ташламый. Дүрт еллык музыка көллиятен бер елда тәмамлап, 29 яшендә Татарстанның халык артисты исеменә лаек була. 59 ел дәвамында Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә хезмәт куя.
Тормыштан алынган хәлләр тамашачыны тетрәндерде, кушылып еларга да, җырларга да мәҗбүр итте.
Комментарийлар