Җилкәнле спорт
Казансу өстендә ак җилкәнле кечкенә генә көймәләр йөзә. Әле түгәрәккә тезеләләр, әле җилкәннәрен җилгә җәеп, дулкынга каршы баралар. Бу көймәләрне кем иярләгән дисәң, «штурвал» артында –балалар! Кайсына җиде, сигез, кайсына унике, иң олы дигәненә уналты яшь. Яхтачылар – җилкәнле спорт белән җитди шөгыльләнүчеләр болар. Йөрәкләрен җилкән итеп күтәреп, җилдә сынатмаучы кыю малайлар һәм кызлар.
Мөстәкыйльлек тәрбияли
Җилкәнле спорт – суда көймә белән идарә итү ул. Иделле төбәк булсак та, җилкәнле спорт бездә киң җәелмәгән әле. Балалар һәм яшүсмерләр өчен махсус шөгыльләнү урыннары да күп түгел, төгәлрәк әйтсәк, алар Яр Чаллы, Яшел Үзән һәм Казанда гына, анысы да бармак белән генә санарлык. Мәсәлән, башкалада берсе Олимпия резервындагы «Авиатор» спорт мәктәбе булса, без барып күргәне ярның икенче ягында – «Җилкән» спорт клубы. Тренер Илнар Гыйзәтуллин әйтүенчә, бу урынны аларга янәшәдә генә урнашкан су өстендәге ресторан хуҗасы биргән, уты да, суы да, шундагы малы да – бар да бушка, балалар шөгыльләнсен генә дип торалар, ди тренер. Метрога якын, Казан уч төбендә кебек, җыйнак, имин урын – балалы спортның бар ягын кайгыртасы бит, шуңа аны аеруча үз итәбез, ди ул. Бүген биредә 30 га якын бала шөгыльләнә.
Шушы яр буенда малайлар һәм кызлар, йөгерә-йөгерә, көймәләрен рәтли, аяк очларына басып рулонга төрелгән ак җилкәнне биек мачтага элә, бергәләп көймә эченә җыелган яңгыр суын түгә, кызыл, сары нык бауларны әрле-бирле китерәләр, чит-ят күзләр аңламаган тагын әллә никадәр эш эшлиләр. Тренерлары ник берсенә сүз катсын, болай эшлә, тегеләй ит, дип күрсәтмә бирсен – барын да үзләре белеп, аңлап эшли балалар – мөстәкыйльләр! Җилкәнле спорт тәрбияли торган сыйфатларның берсе дә бу.
«Командага яңа бала килү белән аңа тәҗрибәле балалар арасыннан остаз билгелибез. Янында йөр, булыш, ул ниләр эшли, кабатла, дибез», – дип сөйли Илнар Нурислам улы. – Шул рәвешле, бала яшь спортчылар даирәсенә беренче көннән үк кереп китә, мөстәкыйльлеккә дә өйрәнә, җаваплылыкны да тоя башлый». Соңгысы да бик мөһим, чөнки һәр спортчы үз көймәсе өчен үзе җаваплы. Суга чыкканчы, йөзеп кергәч тә, төзекләндерү, юу, җыю – монысын да үткер күзле тренерлар күзәтүе астында балалар үзләре башкара. Сүз уңаеннан, бу спортка яңа килгән балаларны, диңгез кагыйдәләре буенча, матрос диләр, ә инде тәҗрибәлерәк яхтачыларны юнга дип йөртәләр икән. Димәк, булачак диңгез капитаннары нәкъ менә шундый мәктәп уза, республика флотына лаеклы алмашларны да биредә үстерәләр дияргә җирлек бар.
Җилкәннәр җилдә кузгала
Тренировка вакытында нинди күнекмәләрне ныгытасын, һәркемнең вазифасын, җыелыш җыеп, алдан билгелиләр монда. Су костюмнарын кигән юнгалар, көймәләрен комнан шудырып, Казансуга алып чыкканда, матрослар беренче дәрескә тәҗрибәле тренерлар белән кузгала: ачык су өстендәге халәтен сыный, спортчыларның шөгыльләрен күзәтә. Менә юнгалар, тренер әмере белән, су өстендә түгәрәк буенча әйләнә башлыйлар – әле кызурак, әле салмаграк хәрәкәт итәләр. Шулчак, җил исеп, берсенең көймәсен җилкәненә кадәр суга аудара – карап торган кешегә кот очарлык хәл! Әмма яшь спортчылар тыныч – мондый очрак беренче генә түгел, арада күнекмәләрнең әллә нинди катлаулылары бар әле. Мисал өчен, җилгә каршы дулкын ерып бару тагын да авыр. Болар – барысы да ярыш элементлары. Һәркайсы физик һәм техник яктан чыныгуны таләп итә. Әзерлек өчен вакыт кына җитсен, чөнки безнең климат шартларында ачык сулыкларда, күп дигәндә, дүрт ай йөзеп була. Тик яхтачылар ел әйләнәсе шөгыльләрен туктатмый.
Врезка итеп
Салкын көздән иртә язга кадәр спорт залларында гомуми физик әзерлек үтәләр, бассейнда йөзү күнекмәләрен камилләштерәләр һәм теория өйрәнәләр.
«Гадәттә, спортчылар ике дәфтәр башлый. Аларның берсе һәр яхтачы белергә тиешле кагыйдәләр булса, икенчесе көндәлек формасында – анда балалар практикадагы шөгыльләрен теркәп баралар, уңышларын, ялгышларын барлыйлар, соңрак хилафлыкларны бергәләп төзәтәбез. Безгә аларның көймәдә оста йөзүләре генә түгел, уйлый белүләре, суга чыккач, югалып калмыйча, тиз арада карар кабул итә алулары да әһәмиятле. Җәен һава торышын теркәп баралар: температура, җилнең юнәлеше, тизлеге – бу спортта болар үтә дә мөһим» – ди тренер.
ВРЕЗКА
Җилкәнле спорт җилгә бәйле. Җил юк икән, димәк, тренировка да булмаячак, җилкәнле көймәләр җилсез йөзә алмый.
Батыр Булат
Тәҗрибә туплаганчы, яшь спортчылар халыкара класслы «Оптимист» яхтасында йөзә, ул дөньяда иң куркынычсыз көймәләрдән санала икән. Соңрак «Ракета», «Ракета 270», «Луч», «Лузер» яхталарына күчәләр, тәҗрибә җыйган спортчылар исә экипажлы «Кадет», «Яхта 420» кебек башка класслы яхталарда шөгыльләнә. Болар – республикада җилкәнле спорт буенча төп яхта класслары. Илнар Гыйзәтуллин канаты астында шөгыльләнүче булачак диңгезчеләрнең күбесе «Оптимист» мәктәбен узган инде, ныклы әзерлек таләп итә торган катлаулырак яхталар белән идарә итәргә өйрәнәләр. Дөрес, бүген монда көймәләр саны балаларга караганда күпкә ким, шуңа кайчак суга чыгу өчен чират көтәргә туры килә үзләренә.
Уку тәмамлангач, балалар имтихан тапшыра һәм «Яшь рулевой» таныклыгын алалар. Мондый документ аларга ярышларда катнашу хокукы бирә. Ярышларның исә берсен дә калдырмаска тырыша җилкәнле спортчылар – Россия буенча балалар арасында үткән сынауларда канат чарлыйлар. Анапа, Геленджикта узган узышларда катнашып, урыннар яулап кайталар, ә иң кадерлесе – үзләрен медаль белән генә түгел, иң элек гамәлләре белән чын яхтачы булуларын раслый алар. Узган ел Кара диңгездә Россия беренчелегенә узган ярышларда «Җилкән» яхтачысы – ундүрт яшьлек бронзалы призёр Булат Абзипаров җиңү бәрабәренә чын батырлык күрсәтә хәтта. Ярышларның кызган мәлендә, янәшәдәге көймәдә йөзүче яхтачы кызның руле килеп чыкканын күреп, аңа ярдәмгә ашыга яшүсмер. Кызны коткара, ә үзе, идарәне югалтып, көймәсе белән суга каплана. «Югалып калмадым, тиз генә әйберләремне җыйдым да ярдәм көтә башладым», – дип искә ала бу хәлләрне батыр Булат. Тренеры Илнар Гыйззәтуллин исә укучысы өчен горурлануын яшерми: «Янәшәңдә йөзүче башка спортчы бәлагә тарыган икән, иң элек аңа ярдәм ит – бу җилкәнле спорт кагыйдәләренең иң беренчесе. Шуңа да Булатның беренче урын алмавына башта көенсәк тә, аның әлеге кагыйдәгә тугры булуы сөендерде», ‒ ди ул. Диңгез давылларын гына түгел, тормыш сынауларын да үтә алырдай батыр йөрәкле спортчылар үсә, димәк, монда.
«Курку – табигый халәт»
Илнар ГЫЙЗӘТУЛЛИН,
җилкәнле спорт буенча беренче категорияле тренер, икенче категеорияле хөкемдар:
– Җилкәнле спорт белән шөгыльләнергә килгән баладан йөзә белүен таләп итмибез, барына да үзебез өйрәтәбез. Иң мөһиме: аның теләге, тырышлыгы, әти-әнинең теләктәшлеге булсын. Бу спортта курку да – табигый халәт. Елга уртасында ялгызы көймәдә калганда бала түгел, олылар да курка әле. Җилкәнле спорт– куркуны җиңәргә өйрәтә торган спорт ул. Бердәнбер тыю сәламәтлеккә бәйле булырга мөмкин. Бу очракта балалар җилкәнле спортның икенче бер төре – радио идарәсендәге яхталарны йөздерү юнәлешен сайлый ала. Бу спорт та көннән-көн таныла бит. Сер түгел, хәтта озак еллар су көймәләрендә йөзгән балалар аңа өстенлек бирә башлады. Узган елның февралендә Татарстанда беренче тапкыр радио идарәсендәге яхталарны йөздерү буенча ярышлардан соң кызыксынучылар саны артты гына. Чарага алтмышка якын спортчы килде, Яр Чаллы, Яшел Үзән һәм Ульяновск өлкәсеннән яхтачылар җыелды. Майда Казан шәһәре беренчелегенә саллы ярышлар узды. Мондый спорт белән ел әйләнәсе шөгыльләнергә була.
«Энтузиастлар спорты»
Полина КАЛАМУРЗИНА,
икенче категорияле тренер, спорт мастеры кандидаты:
– Тренер буларак минем өчен әлегә иң авыры – 7–8 яшьлек балаларны яхта белән идарә итәргә өйрәтү. Бу спортта терминнар шактый күп һәм катлаулы, әмма беренче вакытта без укучыларга гади тел белән аңлатырга тырышабыз, соңрак үзләре дә төшенә башлый, тиз өйрәнәләр. Яшермим, бу спортка чыннан да көчле рухлы балалар килә кебек. Менә күптән түгел җиде яшьлек кызны командабызга алдык, ул, апасына кызыгып, җилкәнле спорт белән шөгыльләнергә теләк белдергән. Үзеннән зуррак яшьтәге балаларны да уздыра хәтта, инде ярышларда да катнашырга өлгерде. Кайчандыр үзем дә бу спортка җиде яшемдә килгән идем. Остазым, республикада җилкәнле спортка нигез салучыларның берсе, югары категорияле тренер, өченче категорияле хөкемдар Сергей Червяков үрнәгендә тәрбияләндем. Бүген дә ул безгә һәрьяклап ярдәм итә, еш кына ватылган яхталарыбызны аның янына – Яр Чаллыга алып барабыз, ул аларны бушка төзәтә. Киңәш кирәк булса да, аңа шалтыратабыз. Әнә шундый энтузиастлар спорты бу.
Булачак диңгез капитаннары
«Хыялым – капитан булу»
Булат Абзипаров, 15 яшь:
– Беренче тренировкага җилкәнле спортның нәрсә икәнлеген белү өчен генә килгән идем, шунда ук кызыктым. Күп кенә спорт секцияләре ябык биналарда уза бит, монда син ачык һавада, су, җил – табигать белән бәйләнештә. Менә бу кабатланмас хисләр уята. Җилкәнле спорт балаларны тиз үстерә кебек миңа, син мөстәкыйльлеккә, авырлыклар алдында бирешмәскә, һәрчак алга атларга өйрәнәсең. Минем иң зур хыялым – бу спорт буенча Олимпия уеннары чемпионы, аннан кораб капитаны булу һәм дөнья тирәли сәяхәт итү.
«Тренер буласым килә»
Михаил Никитин, 10 яшь:
– Җилкәнле спорт белән 8 яшьтә шөгыльләнә башладым. Курыктыммы? Бер тамчы да! Миңа монда бөтен нәрсә ошый. Ике ел эчендә көймәдә йөзәргә, аны суга чыгарга әзерләргә, бушатырга өйрәндем. Үскәч җилкәнле спорт буенча тренер буласым килә.
«Куркуны җиңдем»
Диләрә Төхвәтуллина, 14 яшь:
– Бу спортка дустым сөйләгәннәргә кызыгып килдем. Аның төрле шәһәрләргә баруы, аеруча диңгездә йөзүе ошый иде. Диңгездә җил тагын да көчлерәк бит, димәк, көймәдә йөзү тагын да кызыклы кебек тоелды. Сүз дә юк, курыктым. Ләкин монда шөгыльләнүче кызларны күреп, мин дә булдырам дип уйладым. Белем һәм тәҗрибә куркуны җиңәргә ярдәм итте, командада эшләү ошый.
«Радио идарәсендәге яхта юнәлешен сайладым»
Ранель Әхмәдов, радио идарәсе яхтачысы, 14 яшь:
– Радио идарәсендәге яхталарны йөздерү спортын сайлаганчы, алты елдан артык ачык сулыкларда җилкәнле спорт белән шөгыльләндем, ләкин суда үземне ничектер уңайсыз хис итә идем. Аннары кисәк кенә бу спорт үзенә җәлеп итте. Әлбәттә, яхтачы буларак алган тәҗрибәм кызганыч, ләкин монда мин башка юнәлештә үсәм кебек.
Фото геройларның шәхси архивыннан





Комментарийлар