Илнар Гарифуллин: «Милли батырларны күтәрик!»
Бөек Җиңү илебез тарихында канлы күз яшьләре аралаш шатлану буларак теркәлеп калган. Шактый афәтләр күргән Россия халкын ХХ гасыр афәте бер йодрыкка туплады... Тылдагылар да сынатмады. Көнне төнгә, төнне көнгә ялгап, фронт өчен тырышты. Китапларда, спектакль, фильмнарда, җыр һәм картиналарда гына теркәлеп калган бу вакыйгалар сулышы бүгенге заманда да үзен сиздереп тора әле. 80 ел узып киткән булса да, сугыш каһарманнары, яу кырында башын салган кыю солдатлар тиешле игътибарын сабыр гына көтә. Тарих фәннәре кандидаты, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты фәнни хезмәткәре, Казан дәүләт энергетика университеты мөгаллиме Илнар Гарифуллин белән әнә шул хакта сөйләшәбез.
– Илнар, Бөек Ватан сугышы темасы бер карасаң, безгә яхшы ук якын һәм таныш. Һәрбер гаиләгә кагылган афәт буларак кабул итәбез. Шулай да әлеге тема тарихчылар тарафыннан ни дәрәҗә өйрәнелә?
– Бөек Ватан сугышы темасы белән шөгыльләнүчеләр бик күп, чөнки бу – соңгы 20 елда дәүләтебез идеологиясенең иң төп юнәлеше. Ә менә татар факторы белән шөгыльләнгәннәр күп түгел. Михаил Черепанов шактый күп татар каһарманнарын барлады. Айсылу Кәбирова озак еллар Татарстанның сугышта катнашу тарихын өйрәнде. Шәхсән үзем дә бу теманы якын итәм. Хәзерге вакытта Бөек Ватан сугышына игътибар зур булгач, бу юнәлештә батырып эшләргә мөмкин. Бу сугышта без җиңеп чыктык. Советлар Союзы җиңгәннән соң, зур державага әверелдек, бөтен дөньяны дер селкеттек. Илебез өчен позитив вакыйга, чөнки безнең, кайберәүләр 1961 елда космоска очуыбызны дәлил итеп атаса да, Россиядәге халыкларны берләштереп торырдай вакыйгалар күп түгел. Космосны яулауда татарлар да катнашкан, әмма галәмгә татар очмаган.
Бүтән мәсьәләләрдә гел каршылыклар гына булып торган. Халыклар арасында, ниндидер социаль төркемнәрдә сәяси партия идеологлары һаман бер-берләренә каршы булган. Ә менә бу ике вакыйга: Бөек Ватан сугышы һәм галәмгә очу Россиянең барлык халыкларын берләштергән хәл инде ул.
– Дөнья күләмендә Беренче бөтендөнья сугышына игътибар азрак, ни өчен шулай соң ул?
– Ул сугышны онытырга тырыштылар, чөнки безнең ил җиңелгән. Империалистик сугыш, ул бит Ватан өчен көрәш түгел. Анда катнашу ил өчен дә, солдатлар өчен дә әллә ни зур дәрәҗә булмаган. Империя мәнфәгатьләре өчен көрәшкәннәр. Ә дөнья күләмендә бу вакыйгага зуррак игътибар күрсәтелә. Хәзерге хәрби технологияләрне карасак, яу коралларын куллану, самолетлар, диңгез флоты, яшерен су асты көймәләре – болар барысы да Беренче бөтендөнья сугышында барлыкка килә. Яңалыклар күп була. Ә Икенче бөтендөнья сугышы ул хәрби яктан ниндидер эволюция генә. Мәсәлән, танклар, самолётлар көчлерәк, истребительләр ераккарак оча. Беренчесендә фронтлар гел бер җирдә «катып калган». Ә икенче сугыш – ул динамик бәрелеш, күченә-күченә бара торган тартыш булган. Фронтлар йөреп торган. Беренче бөтендөнья сугышында химик корал (газлар) да кулланганнар. Аны Гитлер да кулланырга теләгән, әмма Беренче бөтендөнья сугышыннан соң «Яуда химик коралны башкача кулланмаска!» дигән килешүләр барлыкка килә. Бөек Ватан сугышы вакытында безнең Казанга күп кенә институтлар күченгән була, шулар арасында галим Арбузов химик коралларны өйрәнүне дәвам итә. Яңа ачышлар ясала. Сүз башына кайтсак, I Бөтендөнья сугышыннан соң дөнья нык үзгәрә: антиколониаль идеяләр туа, һәр халыкның үз дәүләте булырга тиеш, дигән фикерләр килеп чыга. Йогынтысы көчле була, әмма җиңүләребез булмагач, аны онытырга тырышалар.
– 1941 елгы Бөек Ватан сугышы кешелек дөньясына нинди сабаклар китерде? Авылдан гомер бакый чыкмаган агай ярты Европаны атлап уза, башка халыкларның яшәешен күрә. Авылына «Зингер» машинасы, велосипед, пыяла банкалар һ.б. ганимәтләр алып кайта. Ничектер, гадәти тормышына үзгәреш кертә, димме...
– Безнең Россия тарихында ике генә шундый вакыйга була. 1812 елны Наполеонга каршы көрәштә күбрәк офицерлар көрәшкән. Андагы тормышны күрәләр дә, монда декабристлар хәрәкәте оештырып, сәяси үзгәрешләр ясарга омтылалар. Ә менә гади солдатка Бөек Ватан сугышы йогынты ясый. Авылда ачлы-туклы тормышта яшәгәннәр Европаның төзек авылларын, техникасын, мул тормышын күреп кайта...
Бөек Ватан сугышында татарларның каһарманлыкларын өйрәнергә кирәк. Аларның кайберләренә Советлар Союзы Герое исеме бирелергә тиеш булып та бирелмәгән. Бу мәсьәләне күтәрергә кирәк, чөнки вакыты бик уңайлы, дәүләткә бу тема хәзер кызыклы. Сугышта каһарманнарыбыз бар икәнен дәлилләсәк, үз милли батырларыбызны күрсәтсәк, милли хисне күбрәк үстерер идек.
– Ә бит безнең каһарманнар бихисап! Гитлернең беренче номерлы дошманы – Даян Мурзин – «кара генерал» язмышы үзе генә ни тора!
– Сугышның беренче көннәреннән үк яуга китә ул. 1921 елны туган егет! Ә ул елда туганнарның 7 проценты гына сугыш вакытында исән кала! Сугыш башланганда, 19–20 яшьлек егетләр, афәтнең иң кызуына эләгеп, кырылып бетә. Даян Мурзин Джеймс Бонд кебек кеше була. Партизан легионнарда шактый эшләр башкара. Чехословакиядә аны гомере буе хөрмәт итәләр. Сугыштан исән-имин кайта. Ә бездә Мурзинга игътибар да итмиләр... Ул беркайчан да татарлыгын яшермәгән. Соңгы елларда гына аңа игътибарны арттырдык. Татар җәмәгатьчелеге зур игътибар иткәч, аны галимнәр дә күз уңына ала башлады. Казанда милли каһарманыбыз 1946–1947 елларда укыган юридик мәктәпнең бинасын таптык. Кремль урамының 10 нчы йортында урнашкан була. ВРУБКА: Кызганыч ки, Казанда батырларны өйрәнү мөмкинлеге бөтенләй кулланылмый диярлек. Кайдадыр элмә такталар гына күренгәли, бу – бик аз. Берничә ел элек башкаланың Җиңү паркында Гази Заһитовка һәйкәл куелды. Ләкин, нигәдер, аның исемен бирергә курыктылар: һәйкәлдә Заһитов сурәтләнгән булса да, «Билгесез солдат» дип атадылар. Бу факт мине, тарихчы буларак, бик борчыды.
– Аның Җиңү байрагын Рейхстагка беренче булып элүче икәнен татар үзе белсә дә, нигәдер һаман шикләнә...
– Гази Заһитовның бу каһарманлыгын М. Кантария дә таныган. «Без – беренчеләре түгел идек», – дип, рәсми рәвештә әйтеп калдырган. Нәкъ менә Заһитов катнашкан өч кешелек төркем Җиңү байрагын беренче булып кадый. Әле Григорий Булатовны да телгә алалар. Пётр Гаврилов, Дмитрий Карбышев исемнәрен дә күбрәк яңгыратырга бурычлыбыз. Концлагерьда бергә утырганда, нәрсә сөйләшкәннәрен шымчылар белмәсен өчен, алар татарчага күчкән. Ана телләрендә сөйләшеп, үз серләрен саклаганнар, П. Гаврилов шуңа исән калган да.
– Сугыш тарихын өйрәнүдә җитешсезлекне төзәтүебез сорала, димәк...
– Бу юнәлештәге эшчәнлекне дәүләт системасына куеп, тарихи хәтерне барларга, яктыртырга кирәк. Татарстанда, чыннан да, геройларга игътибар юк. Монда бик күп завод-фабрикалар эвакуацияләнгән. Менә алар белән килгән галимнәргә һәйкәл куюны күтәрәләр. Ләкин андый галимнәргә болай да игътибар җитә. Безгә үз милләтебез шәхесләрен күрсәтү зарур! Алар турында документаль кинолар төшерү иң нәтиҗәле юл булыр иде. Татар телендә ир-ат ныклыгын күрсәткән фильмнар бездә юк.
Дәвамы «Мәгариф» журналының май санында
Комментарийлар