Илсур Һадиуллин: «Мәктәп ул – могҗиза!»
«Туфан самавыры» тапшырулар циклын башлап җибәрәбез. «Гаилә һәм мәктәп» редакциясе студиясендә оештырылачак туры эфир циклының тәүге кунагы – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры, Татарстанның атказанган укытучысы Илсур Гәрәй улы Һадиуллин. Октябрь аенда республиканың мәгариф узаманы (лидеры) 60 яшьлек юбилеен билгеләп уза. Һәрвакыт яшь, затлы, нәзәкатьле, шул ук вакытта аксакаллар күк зирәк фикер йөртүче министр журнал укучыларыбызга күңел халәтен ачты.
Дөресен генә әйткәндә, мин туган көнемә зурдан кубып әһәмият бирмим. Гадәттә, уза да китә. Төрледән-төрле котлаулар кабул итәсең. Мактыйлар, зурлыйлар. Синнән шәбрәк кеше юк икән дигән дәрәҗәгә дә җиткерергә мөмкиннәр. Шул теләкләргә, мактау сүзләренә ышанып, куанып утырсаң, ерак китеп булмый. Мин артык мактаганны һәм шул ук вакытта урынсыз тәнкыйтьне дә яратмыйм. Тәнкыйтьсез дә яши алмыйм, холкым шундый. Алга китү, уңышка ирешү өчен урынлы тәнкыйть кирәк.
Үз хезмәтемнән тулысынча канәгать түгелмен, чөнки җиренә җиткерелмәгән гамәлләребез бик күп. Әйтелми калган сүзләр дә җитәрлек. Чишелмәгән, күңелне тырнап торган мәсьәләләр кала. Узган гомергә нәтиҗәләр ясау дигәннән... алар безнең эш режимында көн саен ясала. Нәрсәләр башкарылган, нидер барып чыкмаган... Тормышта иң мөһиме – сәламәтлек. Сәламәт булсаң, һәр башлангычны тормышка ашырырга, максатларыңа да ирешергә мөмкин.
Бала чакта әнием салган тәрбия орлыклары, аның киңәшләре башыма чал кунгач та күңел түрендә саклана. Алар мине гомерем буе озата бара. Башлангыч белемне әниемнән алдым. Якты дөньядан китеп барганына да байтак еллар узды – ул чагында миңа нибары 18 яшь иде. Гомеремдә иң зур югалту... Укытучы баласына караш бик үзенчәлекле бит. «Әнисе яклый, әнисенә кайтып әйтә» ише сүзләр дә булгандыр. Әмма әни миңа һәрвакыт: «Башкалар нәрсә эшли, син дә шуны эшләргә тиешсең», – ди торган иде. Әле дә хәтерлим. Дәрестә өй эшен тыңлап бетермәдем, имештер, өйгә кайткач, укытучы әниемнән генә сорармын. Әни: «Дәрестә тыңларга иде», – димәсенме! Икенче көнне, билгеле, математикадан «2» ле алдым, чөнки тапкырлау таблицасын ятламыйча килгән идем. Бу миңа мәрхүмә әниемнең мәңгелек сабагы булды: кемгәдер салынырга, игътибарсыз калырга ярамаганны аңладым.
Гаиләдә бирелгән ирекне без дөрес файдаланып үскән буын. Һәрвакыт контрольне үзебез куя белдек. Әтием – югары белемле кеше, гомере буе зоотехник булып эшләде. Балалардан беркайчан да дәрес турында сорамады. Без гаиләдә өч бала, дәресләрне үзебез карап, эшен бетереп куя идек. Әти гел: «Адәм баласы үз принципларыннан чыгарга тиеш түгел! – ди торган иде. – Нидер уйладыгыз икән, шуны төгәл үтәргә тырышыгыз!» Ул 73 яшендә бакыйлыкка күчте.
Гадәти, яхшы авыл тәрбиясе алып үстек. Шуңа күрә бу тормышта безгә бер яктан җиңелдер дә: үз юлыбызны үзебез таптык. Әби тәрбиясе дә шактый тәтеде әле. Әтинең әнисе гаять гайрәтле, җор телле, шактый усал холыклы карчык иде. Гадәттә, әбиләрне йомшак характерлы итеп искә алалар бит. Безнеке алай булмады, шулай үзенчә тәртипкә өйрәткәндер дип уйлыйм. Су буенда яки болында озаграк уйнап йөрсәк, аның гайрәтле итеп бер кычкыруы җитә иде. Шундук өй эшләрен башкарырга кайтып җитә торган чакларны хәзер дә хәтерлим.
Гаиләдә өч бала үстек, мин – олысы. Энем Илдус иртәрәк китеп барды. Сеңлем Алсу мәктәп директоры да, завуч та түгел. Бөтен кеше директор я булмаса министр урынбасары булырга омтылмый, тыныч кына, үз көенә яшәргә теләүчеләр дә бар. Сеңлем дә гап-гади татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Шигырьләр иҗат итә. Безнең үзара мөнәсәбәтләр, тормышка карашлар бөтен нәрсәләрдән дә югарырак. Бер-беребезне хөрмәт итеп, серләшеп яшибез. Шушы гади, җылы мөнәсәбәтләр булганга горурланам да.
Хатыным белән без – сыйныфташлар. Мәктәптә бергә укыдык. Озак еллар янәшә атлыйбыз. Ул да педагог. Ике бала тәрбияләп үстердек. Улыбыз – икътисад фәннәре кандидаты. Хәзерге вакытта банк системасында эшли. Кызыбыз телләр өйрәнергә мөкиббән: француз, инглиз телләрен белә, төрек телен үзләштерә. Мәктәптә булмаса да, барыбер балалар белән эшли, чит ил кешеләрен дә француз, инглиз телләренә өйрәтә.
Мәгариф системасында булган бөтен үзгәрешләрне, нечкәлекләрне төптән азмы-күпме беләм дип саныйм. Нинди генә реформа үткәрелмәсен, иң мөһиме – чын укытучы, бала, такта һәм акбур. Казанда татар гимназияләре эшли башлагач, мине Сокуры мәктәбеннән башкалага чакырдылар. Конкурста җиңеп, 13 нче татар гимназиясенә завуч булып эшкә урнаштым. Аннан соң 71 нче мәктәпкә директор итеп куйдылар. Гомерем буе мәгариф өлкәсендә эшләдем. Шуңа ул миңа якын да, кадерле дә. Укыту методикалары нинди генә булмасын, балага шәхес итеп карамасаң, ярдәмчел уку әсбаблары белән генә әллә кая китеп булмый.
Беренче укучыларым белән әле дә аралашып торабыз. Армия сафларыннан соң Мамадыш районы Түбән Сон мәктәбенә химия укытучысы булып эшкә кайттым. Әле дә исемдә: 8 нче сыйныф җитәкчесе итеп куйдылар. Ул чагында үземә дә 25 яшь тә тулмаган, балалардан әллә ни аерылып та тормыйм. Шактый шук класс туры килде. Сыйныфта егетләр кызларга караганда күбрәк иде. Шул шук балаларны мин – яшь мөгаллим тәртипкә салырга тырышам. 1 сентябрьгә бик әзерләнеп бардым, имештер башыма менгезмим. Журнал ачтым, анда һәр баланың исем-фамилиясен язып куйдым. Һәр укытучы тәртип бозучыларны шунда терки бара. Малайларныкы – биш биткә, кызларныкы өч биткә тула. Әгәр берәрсе өч тапкыр тәртип бозган икән, аңа сыйныф идәне юдыртам. Химия укыткач, химия кабинетында идән юу шактый катлаулы, парта асларына аерым кереп юарга кирәк. Шундый тәрбия чарасы. Көннәрдән бер көнне бу журнал югалды. «Журнал югалса, яңасын ачарга мөмкин. Патшаны үтерсәләр, яңа патша билгелиләр, – дип аңлатып карыйм. – Журналны тапсагыз, чиста биттән башлыйбыз, алдагы шелтәләргә игътибар итмәячәкмен». Күпмедер вакыттан соң журналны өстәлемә китереп куйдылар. Укучыларыма биргән вәгъдәмне үтәдем... Казанга килеп, директор итеп билгеләнгәч тә, төрле хәлләр булды. Шулай мәктәп төзелешен тикшереп йөрим. Төзүчеләрнең сыйфатсыз эшләгән җирләрен күрсәтеп, тәнкыйтьләп йөргәнемне яратмыйлар. Алар мине «мәктәп түбәсеннән атабыз» дип тә куркытмакчы булдылар. Ул чагында яшь күренгәч, мәктәп директоры булуыма ышанмаганнардыр да...
Укучы һәрбер кыланмышың, ихлас әйтелгәннәрне якын кабул итә... Бала күңеле бик нечкә. Сабый булсалар да, һәрнәрсәне аңлыйлар. Үзләренә карата булган теләсә нинди мөнәсәбәтне дә дөрес шәрехлиләр. Шуңа күрә алар белән сак эш итә белергә кирәк.
Мәктәп ул – бер могҗиза, мәктәп ул – бер театр. Анда драма да, комедия дә бар. Мәктәпкә кергәндә, сине вахтёр каршы ала. Ул мәктәптә иң төп, директордан да югарырак кеше! Мәктәпкә теләсә кемне уздырмый, һәр баланы, аларның ата-анасын белә. Элегрәк чорда мәктәпләребездә шундый гаярь вахтёр апалар эшли торган иде. Ул чорларны үзем дә сагынып искә алам.
Укытучы аерым бер миссия үти. Теләсә кем остаз да була алмый. Катлаулы хезмәт икәнен һәрберебез аңлый. Мәртәбәле, хөрмәткә ия һөнәр. Төптән уйлап эшләүче укытучыларга, гомерен аң-белем бирүгә багышлаганнарга киләчәк гомерендә үзенең хезмәтеннән канәгатьләнү хисе алу этәргеч булып торадыр дип уйлыйм. Мин укытучыларымны сакларга, якларга тырышам. Алай эшләмәсәк, иртәгесе көнне без аның нәтиҗәсен күрәчәкбез. Әгәр дә әти-әни өйдә табын янында баласы белән бергә педагогны гаепләп утыра икән, бу инде бик үк яхшы күренеш түгел. Бүген укытучыны бала алдында гаеплисең икән, балада һаман да кемдер гаепле булып кала дигән фикер туарга мөмкин. Ә бу инсанның киләчәк тормышында төрле күңелсезлекләр тудырачак.
Безнең җәмгыятьтә бөтен кеше дә «отличник», йә «ударник» кына була алмый. Барысы да алдынгы рәттә генә дә булып бетми. «5»ле яки «4»ле билгеләренә генә укыганнар арасында, олы тормыш юлына чыккач, югалып калганнарны да еш очратабыз. Ә менә уртача укыганнар арасында бик зур уңышларга ирешкәннәре дә шактый. Алар шәхес булып формалашып җәмгыятькә күбрәк файда китерә. Андый балалар ничектер тормышка яраклаша белә диимме соң? Һәр балага мөмкин кадәр шәхес буларак якын килә белергә кирәк. Килер бер көн арткы партада утырган, сорауларга җавап бирә алмаган, «2»легә укыган укучың каршына ярдәм сорап барырга да мөмкинсең. Гадәттә, андыйлары күбрәк ярдәм кулы суза да әле ул. Чыннан да тормышта андый мисаллар белән күп очрашырга туры килә.
Халык педагогикасы көчле безнең. Мәктәпләребездә ул даими кулланыла. Милләт, тел булган очракта ул беркайчан да юкка чыкмаячак. Ә телне саклау өчен, ул мәктәптә дә өстенлекле юнәлеш булырга тиеш. Үз халкыбыз динен, телен, гореф-гадәтләрен саклау – мөгалимнәрнең дә, мәктәп җитәкчеләренең дә төп вазифаларыннан берсе.
Замана таләпләре үзгәреп тора, шул таләпләргә искәрмәләр кертү – җәмгыятьнең, дәүләтнең төп бурычы. 90 нчы елларда барысы да мөкиббән китеп интерактив такталар, роботлар дип, бар булганын бетереп аттылар. Булганны юкка чыгару авыр түгел, тик кабаттан кору катлаулырак. Химия, физика, биология фәннәреннән балалар гомер буе үз куллары белән тәҗрибәләр ясап өйрәнә иде. Берзаман барысын да туктаттылар, чөнки ихтыяҗны юкка чыгаручылар күп булды. Үз куллары белән тәҗрибәләр ясый-ясый фән өйрәнгән бала акыллырак була ул. Мәктәп тактасына эленгән экранга каратып, чит ил балаларының төрле, матур җиһазларга тәҗрибә ясаганын гына күрсәтеп утыру модасы кереп китте. Бу күренеш үзебезнең мәгариф системасын бетерүгә юнәлдерелгән чаралар иде. Кануннарны тегеннән-моннан килгән киңәшчеләр, мәгариф системасын аңламаганнар язды.
Заманында хезмәт тәрбиясе дә юкка чыгарылды. Имештер, балага такта сөртергә, идән юарга ярамый. Сүз дә юк, укучыга хезмәт тәрбиясе булырга тиеш. Өлкән сыйныфта укучыларның да ата-аналары мәктәпкә килеп, кемнедер акчага яллап, идән юып йөрүләрен берничек тә аңламыйм. Бала үзе хезмәт тәмен белеп үсәргә хаклы. Югыйсә әдәпсез, тәрбиясез, ялкау буын үстерәчәкбез. Хезмәт белгән бала гына киләчәктә үз тормышын көйли ала, гаиләсен тиешенчә алып барачак.
Укыту – мәҗбүри процесс. Әгәр дә балаларга моны укымасаң да ярый дисәң, иртәгәдән беренче булып ата-аналар «безгә кирәкми» дип кул күтәреп чыгачак. Аттестат алырга телисең икән, интегә-интегә, елый-елый, көлә-көлә шактый тырышу мәслихәт. Эленке-салынкы йөрүләргә нокта куела. Йокыдан иртәрәк торып һәм соң ятып, күңел биреп гыйлем күмәчен «кимерергә» кирәк. Хәзер инде укуга таләпләр дә үзгәрә. Тормыш таләбе – белемле булу. Шунсыз инде булмый.
Замана технологияләре никадәр генә алга китмәсен, педагогны беркайчан да ясалма фәһем алыштыра алмый. Тере остазның баланың күзенә карап гыйлем бирүенә бернәрсә дә җитә алмый. Үзара фикер алмашу, җылы эмоцияне бер генә замана технологиясе алыштыра алмый. Кешелек яшәешендә укытучылар иң кирәкле һәм күркәм, зәвыклы һөнәр ияләре булып калачак.
Фото: Фирүзә Вәлиева
Комментарийлар