Иң мөһиме – эшебезнең нәтиҗәсенә ышану
Бөгелмәдәге лицейда малайлар квадрокоптер белән идарә итә, ә кызлар – театр сәхнәсендә камилләшә. Ничек итеп бер мәктәптә ике төрле, ләкин бер үк дәрәҗәдә нәтиҗәле укыту системасы эшли ала? Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернат директоры Азат Сабиров белән үзенчәлекле методика, полилингваль мохит һәм тәрбиянең «гамәл аша өйрәтү» ысулы турында сөйләштек.
– Азат Исмәгыйлевич, Сез җитәкләгән лицей-интернат – предметларны тирәнтен өйрәнүче мәктәп һәм 300 гә якын бала өчен тору урыны да. Алай гына да түгел, монда кызлар һәм малайлар аерым укый, яши дип беләбез. Шундый уникаль белем бирү учреждениесенең барлыкка килү тарихы турында сөйләгез әле.
– Советлар Союзы таркалганнан соң Россиягә төрле илләрдән белем бирү мохите вәкилләре килеп, инновацион полилингваль мәктәпләр ачты. Мәктәпләрнең күбесе Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Казан кебек зур шәһәрләрдә барлыкка килә. Төркиядән килгән укытучылар, башкалардан аермалы буларак, Бөгелмәдә мәктәп ачарга карар бирәләр. Татарстан һәм Төркия арасында килешү төзелгәннән соң, Бөгелмәгә төрек укытучылары кайта. Мәктәбебезгә нигез салучы мөгаллимнәрнең төп максаты: авыллардан һәм кечкенә шәһәрләрдән килгән укучылар өчен заманча сыйфатлы белем бирү мөмкинлеген булдыру иде. 1993 елдан башлап лицейга Татарстан, Башкортстан республикаларыннан, Самара, Оренбург өлкәләреннән укучылар җыела. Лицей-интернат 30 ел дәвамында төрле оештыру формалары аша үтте һәм бүгенге көндә муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе булып тора.
– Лицейда үзенчәлекле укыту практикалана: малайлар һәм кызлар аерым белем ала. Тәрбия һәм укыту процессына аерым карашлар, үзенчәлекле методлар кулланыламы?
– Малайлар һәм кызларны аерым укыту – лицейда белем бирү моделенең нигезе. Без укучыларны төрле биналарга бүлү белән генә чикләнмибез, ә үсмерләрнең психофизиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, мохит булдырырга тырышабыз. Чыннан да, тәрбия һәм укыту процессында төрле эш методларын кулланабыз. Бу аерма программаларның эчтәлегендә түгел, ә материалны бирү формаларына, эш темпына һәм тәрбия үзенчәлекләренә кагыла.
Малайлар белән эшләгәндә, без ярыш рухына, тикшеренү активлыгына, конструкторлык эшчәнлегенә өстенлек бирәбез. Алар материалны гамәл аша, эшләп карап, инженерлык яки логик мәсьәләләр чишү аша яхшырак үзләштерә. Мәсәлән, малайлар «Үсеш ноктасы» үзәгендә информатика дәресләрендә 3D-модельләштерү һәм квадрокоптерлар белән идарә итүне зур теләк белән өйрәнә.
Кызларны уку-укыту, тәрбия процессында эмоциональ фон һәм аралашу өстенлек итә. Бу сыйныфларда без уку-укыту, тәрбия эшендә дискуссияләр үткәрүне, сәнгать бәлән шөгыльләнүне, телләрне өйрәнүне, әдәбият, фән белән бәйле проектларны ешрак кулланабыз.
Укыту һәм тәрбия процессы белән идарә итүгә килгәндә, аерым укыту үзенчәлеге барлык өлкәләргә дә үтеп керә. Мәсәлән, кадрлар сәясәтенә килгәндә, безгә яшүсмер малайлар һәм кызлар психологиясен аңлаган, укыту стилен тиз үзгәртеп, яңа уку шартларына яраклаша белә торган педагоглар кирәк, шуңа күрә без остазлык системасына һәм квалификацияне күтәрүгә зур игътибар бирәбез.
Җитәкчелек эшенең тагын бер мөһим бурычы – нәтиҗәле тәрбия мохитен булдыру. Балалар бездә тәүлек буе булганга, көн тәртибен һәм ял вакытын малайларның һәм кызларның төрле кызыксынуларын исәпкә алып оештырабыз. Төрле сыйныфтан тыш чаралар, мәктәп театрлары эше төп урын алып тора. Малайлар өчен бу – спорт, эзләнү-тикшеренү түгәрәкләре, техника белән бәйле эшләр, ә кызлар өчен – иҗади чаралар.
– Сез, директор буларак, белем бирү таләпләре һәм интернатның көнкүреш, хуҗалык мәсьәләләре арасындагы тигезлекне ничек саклыйсыз? Бүген балалар өчен «заманча шартлар» төшенчәсенә нәрсә керә?
– Белем бирү һәм көнкүреш, хуҗалык мәсьәләләре арасында тигезлек булдыру чыннан да мөһим. Хуҗалык мәсьәләсе хәл ителмәсә, ул шунда ук белем сыйфатына йогынты ясый. Баланың йокы бүлмәсендә салкын булса, ашханәдә ашаган ризыгы тәмсез булса, укучы дәрестә бар көчен биреп укый алмас. Безнең принцип гади: хуҗалык мәсьәләләре – белем бирү процессының нигезләренең берсе. «Үсеш ноктасы» программасына кергәндә яки «Татнефть» җәмгыятенең информатика һәм биология кабинетларын җиһазландыру грантын отканда, без нәкъ менә хуҗалык мәсьәләләрен хәл иттек. Яңа шартлар белем сыйфатын күтәрү, балаларда заманча күнекмәләрне булдыру мөмкинлеген бирде.
Заманча шартлар төшенчәсе, минемчә, өч мәҗбүри компоненттан тора. Беренчедән, уңай нәтиҗәгә эшләүче матди-техник база. Бу – ноутбуклар яки интерактив такталарның булуы гына түгел, аларның уку процессына интеграциясе һәм актив рәвештә кулланылуы. Мәсәлән, без, «Үсеш ноктасы» үзәге өчен җиһазлар алгач, информатика, хезмәт дәресләре программаларын да яңарттык. Икенчедән, яшәү өчен уңайлы һәм имин мохит булдыру. Йокы корпусларында сыйфатлы ремонт, ял итү зоналарын, китапханә, олимпиадаларга әзерләнү өчен махсус бүлмәләр ясау. Өченчедән, кадрлар. Бүгенге көндә белем бирү заман таләпләренә туры килергә тиеш, шуңа күрә безнең бурыч – педагоглар өчен дә шартлар тудыру: аларны стажировкаларга җибәрү, грант программаларында катнашу мөмкинлеген бирү. Укытучыларыбыз һәр ел диярлек «Алгарыш» гранты буенча стажировкалар уза. Лицей укытучылары арасында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының «Наш новый учитель», «Физико-математический прорыв» грантлары, ПАО «Татнефть»нең «Чистое наследие» гранты, АНО «Т-образование» тарафыннан оештырылган «Вклад в поколение» грант ияләре бар.
Әлбәттә, мондый күләмле эшне берүземә генә башкару мөмкин түгел. Бездә функцияләр бүленгән, уку, тәрбия, хуҗалык эшләре буенча урынбасарлар эшли. Аларның һәрберсе – үз өлкәсендә профессионал, тәҗрибәле белгеч. Нәкъ менә шушы команда белән эшләү безгә барлык мәсьәләләрне нәтиҗәле итеп хәл итәргә ярдәм итә.
– Лицейда 5 нче сыйныфтан башлап Татарстанның төрле районнарыннан һәм күрше өлкәләрдән килгән балалар укый. Өйдән еракта, интернатта яшәүче баланың психологик ярдәм һәм адаптация системасы ничек корылган?
– Беренче тапкыр әти-әнисез, яңа урында, таныш булмаган кешеләр арасында калган 10–11 яшьлек бала өчен бу – авыр сынау. Без моны бик яхшы аңлыйбыз, шуңа күрә ярдәмне бик сак һәм төрле юнәлештә оештырабыз.
Беренчедән, безнең 5 нче сыйныф укучылары арасында интернатта яшәүче балалар саны зур түгел. Аларның күбесе Бөгелмәдән һәм һәр көнне лицейга килеп укый. Һәр укучыга аерым игътибар бирү мөмкинлеге булсын өчен, яңа укучыларны без кечкенә төркемнәргә җыябыз. Шул рәвешле яңа коллективка ияләнү җиңелрәк, ә тәрбиячеләр балага индивидуаль яктан игътибар бирә ала.
Төп эш, әлбәттә, тәрбиячеләргә кала. Алар уку чорында балалар өчен иң якын кешегә әверелә. Тәрбиячеләр аларны дәресләрдән соң каршы ала, өй эшен әзерләргә булыша, түгәрәкләргә озата, кемдер авырып китсә, янәшәсендә була.
Мөһим рольне психолог уйный. Ул һәр яңа килгән бала белән эшли: борчылганда ярдәм итә, танышу уеннарын үткәрә, балаларга яңа коллективта мөнәсәбәтләр корырга өйрәтә.
Тагын бер терәгебез – өлкән лицеист-остазлар. Без 5 нче сыйныф укучыларына 9–10 нчы сыйныф балаларын махсус беркетәбез. «Ул булдырган, мин дә булдырырмын!» – дип, кечкенәләр өлкән укучылардан үрнәк ала. Өлкәннәр өчен исә бу – җаваплылык һәм лидерлык дәресе.
Әлбәттә, без баланың гаилә белән бәйләнешенең өзелмәве өчен тырышабыз. Балаларның күпчелеге ял көннәрендә өйләренә кайта. Ялларга калган балалар өчен без кызыклы чаралар, экскурсияләр оештырабыз, ял көннәре файдалы һәм күңелле үтсен өчен тырышабыз.
Шуңа күрә сезнең «Гаиләне кем алыштыра?» дигән соравыгызга җавап биреп, без барыбыз да, дип әйтер идем. Тәрбиячеләр, психологлар, өлкән иптәшләр, укытучылар. Һәрберебез лицей балалары өчен гади уку урыны гына түгел, ә чынлап та икенче өйләренә әверелсен дип тырышабыз.
– «Мәгариф» журналы туган телләрне саклау мәсьәләсенә аерым игътибар бирә. Дүрт телдә (татар, рус, инглиз, төрек) иркен аралашу – сезнең лицейны тәмамлаучыларның визит карточкасы. Башка фәннәргә зыян китермичә, күптелле мохитне ничек төзергә була?
– Әйе, күптеллелек – безнең визит карточкабыз, һәм без укучыларыбызның дүрт телдә иркен аралаша алуы белән горурланабыз. Телләрне башка фән буларак кына түгел, ә дәрестән тыш көндәлек аралашу аша да өйрәтәбез. Тел мохите бездә татар яки инглиз теле дәресләре белән генә чикләнми. Монда укытучылар составы зур роль уйный: аларның күпчелеге дәүләт теле буларак татар телен, шулай ук күбесе инглиз һәм төрек телләрен белә, бу полилингваль мохит булдыру өчен табигый нигез тудыра.
Башка фәннәргә зыян тими, чөнки телләр өстәмә йөк түгел, ә белем алу коралы булып тора. Инглиз телен аңлаган бала физика яки биология буенча күбрәк мәгълүмат таба ала. Төрек теле тарихи чыганакларга юл ача. Ә татар телен белү рус һәм чит телләрнең төзелешен тирәнрәк аңларга ярдәм итә.
Методикаларга килгәндә, укытучыларыбыз – гади укытучылар гына түгел, алар тикшеренүчеләр һәм иҗатчылар. Алар туган татар телен мәдәният һәм сәнгать аша укыту системасын булдырдылар. Бу – лицеистларның үзләре булдырган «Мирас. Туган телем» каналы. Бу – олимпиадаларга әзерләү өчен онлайн курс. Бу – лицейның «Илһам» татар театры. Бездә тел мәктәп фәне булудан туктый, ул тормыш теленә әйләнә.
Төрек теленә килгәндә, татар һәм төрек телләренең туганлыгы да ярдәм итә: аларның охшашлыгын укытучылар оста куллана, бу сүз байлыгын тизрәк үзләштерүне һәм грамматик төзелешләрне аңлауны җиңеләйтә. Шуны да әйтәсе килә: төрек теле укытучылары – төрек кешеләре. Алар өчен төрек теле туган тел, шуңа күрә укучыларыбызның даими сөйләм практикасы бар.
Йомгаклап әйткәндә, без телләр һәм башка фәннәр арасында кайсын өйрәтергә дип сайламыйбыз. Без барыбыз да үзара бәйләнгән мохит булдырабыз. Ә укытучыларыбыз – бу мохитнең төп иҗатчылары.
– Лицейда тормышка ашырыла торган үзенчәлекле проектлар турында да бераз сөйләп үтсәгез иде.
– Лицейда тормышка ашырылган проектлар күп, ләкин минем иң мөһиме – лицеебызны тәмамлаучы укучылар белән хезмәттәшлек проекты турында сөйлисем килә. Безнең өчен буыннар бәйләнеше бик мөһим. Лицеебызда укып чыккан укучылар – тормышта үз урынын тапкан кешеләр: инженерлар, табиблар, укытучылар, IT-белгечләр. Без аларның лицей белән араларын өзмәвен телибез. Хәзерге лицеистлар аларда абстракт «уңышлы кешеләр» түгел, ә үрнәк күрсен өчен бар көчне куябыз. Өлкәннәрнең кечеләргә үз тәҗрибәләрен, кыйммәтләрен, тормышны аңлауларын тапшыруы безнең өчен бик мөһим.
Шуңа күрә елына берничә тапкыр лицеебызны тәмамлаган укучылар белән очрашулар үткәрәбез. Лицей кысаларында гына түгел, укучыларыбыз күп булган шәһәрләргә – Мәскәүгә, Казанга барабыз. Анда элеккеге укучыларыбыз белән очрашулар оештырабыз. Бу – гаҗәеп атмосфера. Алар лицейны, укытучыларын исләренә төшерәләр, ә без аларның уңышларын күреп сөенәбез.
Хәзерге укучылар өчен лицеебызны тәмамлаучылар үткәргән һөнәри юнәлеш бирү очрашулары бик зур роль уйный. Алар үз һөнәрләре, белем алганда югары уку йортында нинди кыенлыклар белән очрашулары турында сөйли, тәҗрибәләре белән бүлешәләр.
Элеккеге чыгарылыш укучылары лицейга проектларны тормышка ашыруда актив ярдәм итә. Мәсәлән, күптән түгел генә укучыларда искиткеч идея туган – «Ачык китапханә». Фойеда китап киштәсе тора, балалар аннан китап ала, укый, кайтара, киштәне үз китаплары белән тулыландыра. Беркем дә китапларны контрольдә тотмый һәм теркәп бармый. Бу – ышанычка нигезләнгән проект. Лицеебызны тәмамлаучылар бу проектны тормышка ашыруда булышты. Шуңа күрә алар белән бәйләнеш безнең өчен – «укып чыккан укучылар» турында гына түгел. Бу – лицей гаиләсенең дәвамы.
– Лицей тасвирламасында еш кына «әхлакый тәрбия» һәм «гаилә атмосферасы» булдыру өстенлеге ассызыклана. Балаларда «үз кадерләрен белү» һәм «тыйнаклык» кебек сыйфатларны ничек формалаштырасыз?
– Бу – бик тирән һәм мөһим сорау. Әйе, безнең лицей өчен чынлап та гаилә атмосферасы һәм әхлакый тәрбия бик мөһим. Соңгы елларда яшьләр арасында индивидуаль уңыш культы бик көчле таралды, һәркем үзе өчен, үз максатларына ирешү турында уйлый. Бу, кызганыч, кайвакыт эгоцентризмга әйләнә. Без исә башка юлны сайлыйбыз.
Безнең өчен беренче урында – коллектив уңышы. Балаларга: «Син үзең генә түгел, син – җәмгыятьнең бер өлеше», – дип аңлатабыз. Синең уңышың – укытучыларның хезмәте, әти-әниләрнең тәрбиясе, дусларыңның ярдәме, социаль партнёрларның мөмкинлекләре. Болар барысы бергә кушылгач кына нәтиҗә барлыкка килә. Менә шуны аңлау балаларда тыйнаклык тәрбияли.
Бу кыйммәтләргә өйрәтүнең сере – мохиттә. Лицейга килгән яңа бала бу мохиткә кереп китә. Ул көн саен өлкәннәрнең бер-берсенә булышуын, тәрбиячеләрнең балалар турында чын күңелдән кайгыртуларын, элеккеге чыгарылыш укучыларының лицейга ярдәм итүләрен күрә. Һәм ул да шулай эшли башлый. Бу – тәрбиянең иң көчле ысулы: әйтү белән түгел, үрнәк, гамәл белән өйрәтү, сүз белән түгел, ә эшләп күрсәтү. Минемчә, нәкъ менә шушы мохит – безнең иң зур байлыгыбыз.
– Узган ел лицей базасында педагогик сыйныф ачылган. Бу – өлкән сыйныф укучылары өчен профориентацияме, әллә лицейның үзе өчен кадрлар әзерләү ысулыдамы?
– Лицей-интернат ачылган көннән алып, булачак укытучылар әзерләү мәсьәләсе иң мөһим юнәлешләрнең берсе булды. Һәрвакыт балаларга сыйфатлы белем бирү генә түгел, ә белемне алга таба таратучыларны тәрбияләүдә дә күрдек. Бүгенге көндә Татарстанның мәгариф системасында безнең күп кенә элеккеге укучыларыбыз эшли. Р.И. Латыйпов – Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының доценты, М.М. Фатиев – «Альта скул» мәктәбе директоры, А.М. Әхмәтов Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары булып эшләде. Бу кешеләр – һөнәрләрендә уңышка ирешкән шәхесләр, һәм бу – безнең өчен зур горурлык.
Берничә ел элек ачылган психологик-педагогик юнәлештәге сыйныфларыбыз – күркәм традициянең дәвамы. Өлкән сыйныф укучылары өчен бу – үзләрен остаз ролендә сынап карау мөмкинлеге. Алар кече сыйныфлар өчен дәрестән тыш чаралар үткәрәләр, укытучыларга һәм тәрбиячеләргә булышалар. Бу – бәһасез тәҗрибә, укучы лицейны тәмамлаганнан соң укытучы һөнәрен сайламаса да, педагог эшенең асылын аңларга, һөнәргә хөрмәт тәрбияләргә булыша.
Шуны да әйтәсем килә: укучыларыбызның эшебезне дәвам итүе безнең өчен бик мөһим. Аларның лицейда укытучы булуы яки башка мәктәптә эшләве әһәмиятле түгел. Төп нәрсә: ул киләчәк буыннарга белем тарата. Шуңа күрә психологик-педагогик сыйныфлар – безнең мәгариф һәм, аерым алганда, үзебезнең лицей киләчәгенә керткән өлешебез, дияр идем.
– 2022 елның язында сез тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы буларак республикакүләм «Ел укытучысы» конкурсында призёр (2 нче урын) булдыгыз. Бу бәйге нәрсәгә өйрәтте? Анда тупланган тәҗрибәдән бүген директор буларак укытучыларга һәм лицей укучыларына нәрсәләр тапшырасыз?
– «Ел укытучысы» конкурсында катнашу һөнәри тормышымда иң мәгънәле вакыйгаларның берсе булды. Көн саен дәресләргә әзерләнгәндә, балалар белән эшләгәндә, мин инде күп нәрсә беләм һәм бик яхшы эшли алам кебек тоела иде. Ләкин конкурс күзләремне ачты: әле күпме өйрәнәсе бар икәнен аңладым.
Беренчедән, конкурс дөньяга карашымны бик нык киңәйтте. Төрле мәктәпләрнең, төрле укытучыларның тәҗрибәсен өйрәнеп, бер үк теманы никадәр төрлечә аңлатып булуны, дәресне ничек яңача төзергә мөмкин икәнен күрдем. Монда белем бирү дөньясының зурлыгын һәм күпкырлылыгын аңлыйсың.
Икенчедән, яңа танышулар. Конкурста танышкан кешеләрем, коллегаларым белән әле дә аралашабыз, фикер алышабыз. Бу – бары тик мондый сынаулар гына тудыра алган һөнәри туганлык, аның кадере бик зур.
Өченчедән, конкурс кыенлыклардан курыкмаска өйрәтте. Аудитория алдына чыгып, сине экспертлар бәяләгәндә, һәр минут исәптә булганда, стресс кичерәсең. Нәкъ менә шундый минутларда үз эшеңә чын-чынлап ышансаң, куркуның чигенүен аңлыйсың. Бу хис белән идарә итәргә өйрәнәсең, соңрак бу гадәти күнекмәгә әйләнә.
Иң мөһиме – конкурсның яңалыкка ачык булырга, белемгә омтылырга өйрәтүедер. Туктап калырга ярамый, чөнки педагогика – тере процесс, әгәр син үсмәсәң, артта каласың. Бу сыйфатны мин үзебезнең укытучыларга да тапшырырга тырышам. Коллегалар белән аралашканда, мин һәрвакыт: «Үзгәрешләрдән, яңалыкларны сынап караудан курыкмагыз!» – дип әйтәм. Кайчакта иске ысуллар ышанычлырак, гадәтирәк кебек тоела, ләкин дөнья да, балалар да үзгәрә, һәм без алар белән бергә үзгәрергә, камилләшергә тиешбез.
– Лицей җитәкчелеген 2022 елның сентябрендә кабул иттегез. Азат Исмәгыйлевич, бу вазифага нинди өметләр белән килдегез һәм уникаль укытучылар һәм укучылар коллективлары белән эшләүдә иң катлаулысы нәрсә?
– Бу вазифага алынганда, бик шуны ачык аңладым: мин бай тарихлы, ныклы традицияләре булган һәм, иң мөһиме, уникаль коллективлы уку йортына киләм. Мәктәбебезнең үзенчәлеген беләм: полилингваль мохит, аерым укыту, балаларның тәүлек буе булуы, көчле педагогик традицияләр, олимпиада нәтиҗәләренең югары күрсәткечләре. Лицейның көчле якларын саклап калу һәм арттыру максаты белән эшкә тотындым. Мәктәбебезнең идарә командасына зур рәхмәт әйтәсем килә, ул миңа кадәр формалашкан иде. Алар – тәҗрибәле, акыллы, үз эшенә гашыйк кешеләр.
Минем өчен иң катлаулысы укытучы роленнән директор роленә күчү булды. Укытучы азарты, укучылар белән туры аралашу теләге беркая да китмәде. Вакыт үтү белән, директорның да укытучы булуын, тик аның «сыйныфы» – бөтен лицей, укучылары балалар гына түгел, ә педагоглар да, әти-әниләр дә, хәтта социаль партнёрлар да икәнен аңладым. Һәм мин үзебезнең укытучыларның үсүен, балаларның олимпиадаларда җиңүләрен, чыгарылыш укучыларының лицейга кайтуын, яңа проектларның тууын күргәндә, мин дөрес юлда икәнемне аңлыйм.
– Чыгарылыш сыйныф укучыларының 80 проценты БДИда 80 баллдан артык җыя. Ә Сезнең өчен лицей уңышының төп күрсәткече нәрсә? 5–10 елдан үзегезнең чыгарылыш укучысын нинди итеп күз алдына китерәсез?
– Чынлап та, 80 процент югары балл җыючылар белән горурланабыз. Бу саннар әзерлек сыйфатын, укытучыларыбызның профессионализмын, эш системасы турында сөйли. Әмма минем өчен төп күрсәткеч БДИ баллары түгел. Иң мөһиме – балаларның тормышта үз урыннарын таба алуы. Аларның бу җәмгыятьнең аерылгысыз өлешенә әверелүе, аларда иҗат итү теләге булуы, кыенлыклардан курыкмаулары әһәмиятле. Мәктәптән соң тормыш, дәреслек ахырында дөрес җаваплары булган контроль эш кенә түгел. Анда барысы да катлаулырак.
5–10 елдан соң лицейны тәмамлаучыларда ике төп сыйфатны күрәсем килә. Беренчедән, чыгарылыш укучысының лицей белән бәйләнешне саклавы бик мөһим. Үз укытучыларын, остазларын, дусларын истә тотсын, лицей аның гаиләсе, аның ышанычлы терәге икәнен тойсын. Икенчедән, укучыбыз җәмгыятькә файда китерә торган эш белән шөгыльләнсен. Аның кем булып эшләве түгел, ә хезмәтенең, эшенең мәгънәсен һәм әһәмиятен тоюы, яхшы кеше булуы мөһим.
Шуңа күрә лицей эшенең төп күрсәткече БДИ нәтиҗәләре белән генә түгел, ә элекке укучыларыбызның 5–10 елдан соң да олы йөрәкле кешеләр булып калуы, безнең белән бәйләнешне саклавы һәм җәмгыять өчен файдалы эшләре белән үлчәнә. Менә бу – чын нәтиҗә.
– Лицей төрек җәмәгать эшлеклесе һәм меценат Мостафа Өнҗәл исемен йөртә. Мостафа Өнҗәл турындагы хатирәне һәм ул салган традицияләрне лицей-интернат бүген дә саклыймы?
– Әйе, лицей тарихында төрек эшлеклеләренең өлеше бар. Мостафа Өнҗәл мәгарифне һәм мәдәниятне ихлас күңелдән хуплаучы, безнең лицейның үсешенә өлеш керткән кеше иде. Мостафа Өнҗәл исемен бирү –уртак эшебезгә үз өлешен керткән кешегә хөрмәтебез билгесе. Мәгарифкә, уку йортларына ярдәм итү, үсеп килүче буын турында кайгырту – безнең халыкларны берләштерә торган үзенчәлек. Меценатлык традициясе татар мәдәниятендә дә, төрек мәдәниятендә дә һәрвакыт көчле булган. Хәзерге вакытта төрек оешмалары белән бәйләнешебез юк. Ләкин без меценатлык традицияләрен Бөгелмә җирлегенә нигезләнеп дәвам итәбез. Якташларыбыз Шакир Хәкимов, Сәлимгәрәй Тәүкәлев исемнәре үрнәк булып тора. Үз вакытында, күрсәтелгән ярдәм безгә аякка басарга, нигез салырга ярдәм итте. Ә бүген без алга таба мөстәкыйль рәвештә дәвам итәбез, үз көчебезгә, педагогик коллективыбызга, әти-әниләрнең һәм социаль партнёрларның ярдәменә, Татарстан Республикасының мәгариф системасына таянып эшлибез.
– Сездән көн саен үз уңыш формулаларын эзләүче республика педагогларына теләкләрегез.
– Укытучыларның һәрвакыт яңалыкка омтылуларын теләр идем. Дөнья үзгәрә, балалар үзгәрә, технологияләр үзгәрә. Бер урында гына таптанып булмый, заманча методикаларны сынап карарга, ясалма фәһемне дә үзләштерергә, эзләнергә кирәк. Ләкин шул ук вакытта эшебезнең нигезе традицион кыйммәтләр, шәхескә хөрмәт, балаларны ярату, намуслылык икәнен онытмаска кирәк.
Иң мөһиме – эшебезнең нәтиҗәсенә ышанырга, кыенлыклар булса да бирешмәскә! Эшебезнең нәтиҗәсе бүген яки иртәгә үк күренмәскә дә мөмкин, кайчакта юкка тырышабыз кебек тоелса да, ул һичшиксез күренәчәк. Әгәр берничә елдан соң укучыларыбызның берсе булса да, укытучысын игелекле сүз белән искә алса, рәхмәт әйтсә, димәк, безнең эшебез юкка булмаган.
Фотолар лицей архивыннан





Комментарийлар