Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң зур бүләк – әти-әни кочагы

«Гаилә бәхете – ил бәхете», – ди халык. Гаиләдә генә рухи һәм әхлакый кыйммәтләр саклана, ата-бабалар тәҗрибәсе, тәрбиясе олы хәзинә итеп кадерләп тапшырыла, гаилә коргач кына буыннар өзелмәс чылбыр халәтенә әйләнә. Өебездә бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Менделеев каласында яшәүче Лидия һәм Илшат Кәшиповлар гаиләсенең дә кызыклы, сихри тормыш сәхифәләрен ачып укыйсы, аларның фикер, теләкләрен башкаларга да җиткерәсе килде.

«Японнар кавыштырды» дип шаярталар

«Бишенче курсны тәмамлыйбыз, хәзер һәрберебез төрле якка таралышыр чак җитә, бу чибәр, акыллы кызны ычкындырсам, башка шундыйны таба алырмынмы?.. Хисләремне аңа ничек белдерергә икән?..» Бу уйлар һич тынгы бирми Илшатка. Еллар буе педагогика институтының янәшә төркемнәрдә укып, бер сәхнәдә «Студентлар язы»нда, КВНда катнашулар, «Шәкерт» газетасын чыгарулар, сценарийлар язулар, дус булып йөрүләр эзсез югалырмыни соң? Болар барысы да дуслык кына булып калырмы? 
Кызыл диплом кулын кыздырып тора, йөзе дә аны күрсә, кызыл алма халәтендә кала шул ул. Югыйсә киресенчә булырга тиеш тә бит. Чыгарылыш кичәсен ике төркем студентлары, бергә җыелышып, кафеда үткәрә. Ишегалды ачык, анда бииләр, гөрләшәләр, серләшәләр, соңгы кичәдә бер-берләренә соңгы теләкләр әйтелә. Шул чагында Япониядән килгән бер төркем кунаклар, узып барышлый кызыксынып, алар янына туктала. 
– Мин Лидия янында идем. Шулвакыт бер япон агасы, безгә күрсәтеп: «Жених и невеста», – димәсенме! Аннары тәрҗемәчеләре аңлатты, алар туй бара дип уйлаганнар икән. Чынга ашкан сүзләр булып чыкты. Хисләремне Башкортстан кызы Лидиягә шул чыгарылыш мәҗлесендә генә ачтым. Әле өйләнешкәч, төркемдәшләр очрашканда да искә төшереп: «Сезне японнар кавыштырып китте», – дип, үзләренчә шаяртып та алалар иде, – ди Илшат, ул елларны искә алып.
– Сүзләренә башта ышанып бетмәдем һәм тизрәк икенче шәһәргә «тайдым». Илшат үз ягына Вятка Аланына кайтып китте, –  ди Лидия ханым, елмаеп. – Бик тә үз максатына ирешә торган егет булып чыкты ул. Кияүгә чыгарга ризалык бирүгә этәргән сыйфатларның берсе шул булды. Икенчесе – балаларга кечкенәдән үк дин белемнәре биреп, алар да әти-әни үрнәгендә үссеннәр дип, булачак иремнең дә чын ихлас мөселман ир-егете булуын теләдем. Шул уңайдан Илшатның карашларын, фикерләрен беләсем килде. Аның белән мәчеткә бардык, «Аллаһы Тәгалә хәерлесен насыйп итсен», – дип дога кылдым. Ак әбием шулай өйрәтте, «Аллаһтан дога кылып сорагыз, кыз балага ир бәхете кирәк», – дип әйтә иде.

Өч малай, бер кыз


– Егет чагымнан ук гаиләбездә 3 малай һәм бер кыз булса дигән теләгем бар иде. Лидиям бу хыялымны тормышка ашырды, – ди гаилә башлыгы. – Балаларыбыз һәрберсе үзенең холкы, хыяллары белән аерылып тора. Беренче улыбыз Ислам – интеллектуал, химия фәнен ярата, олимпиадаларда уңышлы чыгышлар ясый. Сәлим улыбыз – хоккейчы, шаян күңелле, шук малай. Ибраһим кышны көтеп ала, ирек куйсаң, йоклаганда да чаңгысын кочаклап ятар иде ул. Бер генә күнегүне дә калдырганы юк. Укуда да бик тырыш үзе. Кече кызыбыз Җәмилә – бөтенебезнең мәхәббәтен үзенә караткан бала, өч малайдан соң көтеп алынган Аллаһы Тәгаләнең олы бүләге ул! Лидиям малай туган саен: «Синең шундый йомшак күңелле, ихлас, сиңа һичшиксез, кыз бала әтисе булырга кирәк!» – дип әйтә иде. Һәм без хәзер кыз балалы әти-әни булу бәхетен бергәләп татыйбыз! Балалар тормышыбызга ямь өсти, безгә акыл ягыннан да, әхлак ягыннан да үсәргә, һөнәри яктан камилләшергә дә этәргеч биреп тора. Алар белән без дә камилләшә барабыз, үзебезне аларга лаеклы ата-ана буларак тәрбия кылабыз. Алар безгә сокланып, үрнәк алып үссеннәр, дибез. Гаиләдә балаң, ирең, хатының булсынмы, аларны карау, булган бөтен җылылыгыңны, назыңны аларга биреп яшәү – бәхет тә, Бөек Аллаһ каршында саваплы эш тә бит, безне Аңа якынайтучы сөекле гамәлләрнең берсе! Бәрәкәте дә шунда аның: һәрчак якыннарың янына ашкынып кайтасың килеп тору, өйгә керүгә үк, үзеңне кояш нурларына күмелгәндәй, саф һава борынны кытыклагандай, җырның моңы йөрәккә май булып яткандай тою, күңелеңне дәртләндерердәй үз-үзеңне хис итеп, җан вә тән ләззәтен табу. Балаларыбызга да шуны аңлатырга, үз мисалыбызда тапшырырга тырышабыз. Үз гаиләләрен корганда, шуны истә тотсыннар иде! 
Әни кеше, балаларына дөньяви белемнәр белән беррәттән, дин гыйлеме өйрәнү бергә барганда гына уңышларга күбрәк ирешергә мөмкин, дип өстәп куя. «Балалардан: «Әти-әниеңне ни өчен яратасың?» – дип сораганда, «Тәмле ашатканнары, матур киендергәннәре өчен...»нән дә бигрәк, «Минем өчен бөтен җылылыгын биргәннәре өчен яратам», – дигән җавапны ишетәсе килә». 


«Балаларны акча санарга өйрәтәбез»


Күп яшь парларны кызыксындырган сорауларның берсе ул – гаиләдә финанс белемнәрен заман таләпләренә туры китереп ничек балаларга аңлату, тапшыру һәм мөлкәтне үстерү ысулларын ачып бирү. 
– Яшь чакта финанслар белән идарә итә белмисең икән ул. Чөнки, кызганыч, мәктәптә бу кыйммәтле һәм бик кирәкле белемнәрне бирмиләр, – ди Илшат Кәшипов. – Без аларны, беренче чиратта, үз хаталарыбыздан өйрәндек. Хәзер махсус онлайн-курсларда катнашып, укып белемнәр туплыйбыз. Бу тема белән кызыксына башлагач, аның буенча башкаларны да укыта да башладым. «Инвестицияләр серләре» курсларын үзем җитәкчелек итә торган «Менделеевск үзәне» балалар һәм яшүсмерләр компетенцияләр үзәгендә алып барам. Гаиләдә финансларны ничек алып барырга, акчага караш, иң мөһиме, аны ничек саклап калырга, ничек арттырырга? Боларның барысына да улларыбызны өйрәтергә тырышам. Моның ысуллары бик күп, мәсәлән, балаларга көндәлек тотар өчен акча бирәбез. Җәй көне эшлиләр һәм ай азагында һәрберсе үз акчасын саный, нәтиҗә ясыйбыз. Саклаган акча микъдарына карап, 10 процент өстибез. Шулай итеп, балаларда үз акчаларын юкка-барга исраф итеп бетермәс өчен этәргеч туа. Күбрәк сумма җыелгач, балаларга аңлатып, киңәшләшеп, һәрберсенә күрсәтеп, брокер аша төрле компанияләрнең акцияләрен алабыз. «Күп акча эшләү – батырлык, аларны саклый белү – зирәклек, осталык белән тоту – сәнгать», –  дип язып калдырган бер акыл иясе. Шулай итеп, без дә балаларга бергәләп, балигъ булып җитүләренә һәм мөстәкыйль тормыш башлап китүләренә булсынга капитал туплыйбыз. Барлык акцияләр дә мөселманнар өчен хәләл түгел. Бу турыда махсус курсларда белем алып өйрәнәм. 

Үзенчәлекле көн
Һәр гаиләнең үз кагыйдәсе, традициясе, кыйммәтләре була. Буыннан- буынга күчә торган гореф-гадәтләр, зәвыклар белән бергә, Кәшиповлар гаиләсендә туган традицияләрнең берсе ул – айга бер тапкыр үзенчәлекле көн үткәрү. 
– Авырган чакларда, каядыр барырга акча җитмәгән чакларда туды бу традиция. Үз вакытында балаларга бәйрәм кебек булсын дип оештырылган үзенчәлекле көн үзебезгә тагын да кызыклы тоелды, – дип, ул көннәрне искә ала Кәшиповлар. – Балалар кечкенә булганда, сценарийны үзебез әзерләдек. Дөресрәге, күбрәк экспромтом инде, төрле табышмаклар, логик сораулар, спорт уеннары... Төрле әйберләрдән каршылыклар полосасы ясап, кызыклы уеннар оештырабыз. Ул көнне, әлбәттә, пицца һәм фрига заказ бирелә, табын да залда әзерләнә. Һәрбер гаилә әгъзасының баллары таблицага язылып барыла, һәм ахырда саналып бүләкләр өләшенә. Иң зур бүләк – әти-әнинең кочагы. Беренче урынны алган кешене барыбыз бергә җыелып кочаклыйбыз. Шушы бүләк барысын да кызыктыра, аеруча кадерле булып санала. Балаларыбыз бу көнне әти-әнинең бар игътибары аларда булуына бик ияләште. Шуңа да, үсә төшкәч тә, бу бәйрәмне көтеп ала башладылар. Хәтта җаваплылыкны үз өсләренә алып, чират буенча сценарий язалар. Анда үзләре тиз генә уйлап чыгарган табышмаклар, укыган китап буенча сораулар бирәләр. Өйдә хоккейчы булгач, кәшәкә белән капкага туп кертү, күз бәйләп бер-береңне эзләү дисеңме, спортның төрлесе...  
Хәзер бу көн белән идарә итү тулаем балалар җаваплылыгында, мондый җитәкчелек эше аларга бик ошый икән. Әле барысы да бер үткәреп чыккач, «иң яхшы идарәче»не сайлап алалар. 

Гел бал сылап торасы 
Моннан 16 еллар элек, чәчәкле май аенда танылган язучы Туфан Миңнуллин һәр районнан яшь гаиләләрне Казанга җыя. Кәшиповларның өйләнешкәненә бер ел. Әдип яшьләрнең колагына гомер буе озатып барырлык менә ниләр әйтә: «Гаилә тормышы ул кара ипигә сылаган бал кебек. Башта балын ашап бетерәсең дә, аннан гомер буе кара ипиен ашыйсың». Шунда Илшат Кәшипов болай дип җаваплый: «Туфан абый, гомер буе кара ипи генә ашамас өчен, аның өстенә гел бал сылап торырга кирәктер».
– Шуннан бирле тормышыбыз кара ипигә әйләнмәсен дип, гел бер-беребезнең күңелләренә җылы сүз, ягымлы караш, эш-гамәлләребез белән «бал да май» өстәп торабыз, – ди ир белән хатын. – Без бер киселгән икмәкнең кабат ябышмавын да яхшы беләбез. Гаилә кайчандыр әни пешереп ашаткан түгәрәк икмәк кебек бөтен булырга тиеш. Без боларны балаларыбызга да гыйбрәт итеп әйтәбез. 

                                                                                                                                                        Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ