Логотип Магариф уку
Цитата:

Иппотерапия – ат дәвасы

Казан ипподромы территориясендә рәт-рәт ат сарайлары тезелеп киткән. Шуларның берсендә иппотерапия үзәге эшли. Җор телле атамасы үзе турында сөйли кебек – «Әйдә». Саулыгы чикле балаларга ярдәм итүен исәпкә алып, ирексездән, «Әйдә, сәламәт булабыз!» диясе килә.

Бэха

Сәламәтлекне кем ничек аңлый бит әле. Кем өчендер ул тәүлегенә 24 сәгать чабу булса, иппотерапия үзәгенә килүче сабыйларга зур тормышка бер адым. Шул тәүге адымны ясар өчен, атлар көче кирәк чаклары. Иппотерапия – авырту балаларны дәвалау юнәлешендә танылган ысул. Дөрес, ул сукырайган күзләргә могҗиза өрмәс, йөрмәгән аякларга хәрәкәт өстәмәс, иппотерапия – иң элек рухи саулыкка юл ул. «Әйдә» үзәгендә эшләүче атларның бишесе дә әнә шул максатка хезмәт итә: Камыш, Соры, Василиса, Гоша һәм Бэха...

«Менә Бэха!» – дип, үзәкнең койма аша муенын сузып торучы тояклы хезмәткәре белән таныштыра әңгәмәдәшем – «Әйдә» иппотерапия үзәгенең җитәкчесе Аделина Минһаҗева. Моңа кадәр «Әйдә»нең социаль челтәрендәге төркемен күзәтеп барганга, бу матур ат  белән танышу үзе үк дәрәҗә кебек. Күпме балага ярдәм иткән сабыр йөрәк бит ул! Исемен ишетеп, күпләр аны гаярь айгыр дип уйлар, әмма юк, Бэха – бия. Монда аны үз итеп, «Бэха апа» дип тә йөртәләр әле. Яше шактый олы булганга гына түгел (Бэхага 17 яшь!), зыялылыгы, тәҗрибәсе өчен шулай яратып дәшәләр аңа. Бэха ‒ үзәкнең иң кечкенә аты. Әмма буйга гына, холкы белән гаҗәеп олы йөрәкле ул. Иппотерапия үзәгенә килгән сәламәтлекләре чикле балалар да аны шунда ук үз итә. Салмаклыгы, әниләрчә кайгырту катыш зирәк карашы белән балаларны үзенә карата да куя ул. Үз-үзенә ышанмаучы, дөньяга куркып караучы балалар өчен Бэха – чын дус, ә сәламәтлеге аз гына да чикле, аеруча ятим балаларның бөтенесе диярлек шундый. Саулыкның кадерен аңлаучы каһарман ат та ул. Менә инде шактый вакыт матдәләр алмашы бозылу сәбәпле, катгый диетада тора. Бэханың иң зур хыялы туйганчы ашаудыр кебек, дип елмая «әйдә»леләр.

 

Игелек башында – әниләр

«Әйдә» үзәге җитәкчесе Аделина Минһаҗева белән журнал укучылары яхшы таныш. Узган саннарның берсендә без ул җитәкләгән «Хастаханә әниләре» проекты турында язган идек. Иппотерапия үзәген ачу нияте дә шушы проект белән бергә 2011 елда туган. «Балалар ялында чакта без, дүрт әни кеше, тагын бер игелекле проект башларга дигән уй белән йөри башладык. Эзләнә торгач, интернетта иппотерапия – сәламәтлекләрендә кыенлыклары булган балаларны атлар ярдәмендә дәвалау ысулы турында мәгълүматка юлыктык. Ул чакта мондый үзәкләр бармак белән генә санарлык. Читтән караганда бар да шундый гади тоелды. Елкылдап торган атлар, аларга утырган самими балалар – күз алдында күңелне эретерлек шундый алсу кадрлар иде. Унбиш ел эшләү дәверендә ул чактагы самими уйларыбыз бөтенләй чынбарлыкка туры килмәгән икән дип шаккатам. Иппотерапиянең никадәр җаваплы, четерекле хезмәт икәнлеген белсәм, бәлки тотынмаган да булыр идем», ‒ ди Аделина. Үзе шулай ди, әмма чарасызлык алдында калган кара көннәрендә дә күңелен бу уйларыннан араларга көч тапкан. Ни дисәң дә, үзәк игелекле йөрәкләр ярдәме белән яши бит. Ә эшли башлаган көннәрендә... Иң беренче эш итеп, яңа ачылачак үзәк өчен тренер-инструктор эзли алар. Чөнки иппотерапиядә баланы дәвалау процессы иң элек аның белеме һәм тәҗрибәсенә таяна. Изге эшкә юллар үзеннән-үзе ачыла – Аделина атлар белән эшләү тәҗрибәсе булган табибә белән таныша, соңрак аны үзәк исеменнән Мәскәүгә иппотерапия буенча укырга җибәрәләр. Белгеч әзер, инде хәзер атлар кирәк. «Ипподром җитәкчесе янына кердек. Монда арендага атлар юнәтеп була икәнлеген белә идек инде. Хуҗа кеше, ниндиен телисез, сайлагыз, диде. Без ат абзарларының барысын да йөреп чыктык. Әмма кайсы атка тукталсак та, авырту балаларны йөртә алырдаен тапмадык, бу  атлар гаярь, ярсу, чабыш спортчылары иде». Ат абзарларының берсендә Светлана исемле хатын иппотерапия өчен балалар белән эшли белүче тыныч холыклы тояклы ярдәмче эзләргә киңәш итә. Озак та үтми үзәккә Кострома өлкәсендәге балалар йортыннан иппотерапия тәҗрибәсе туплаган беренче атны алып кайталар. Әнә шулай әкренләп тулы бер команда җыела. Авырту бала тәрбияләүче ата-аналар, бер-берсеннән Казанда атлы мәрхәмәт үзәге турында ишетеп, бирегә килә башлый. «Беренче елларда бөтен авыру балаларны ала идек. Әмма тора-бара бу катлаулы диагнозлы баланың иң элек үзе өчен зыянлы икәнлеген аңлый башладык. Читтән караганда атта йөрү гади  тоелса да, бу – бала тәне һәм нерв системасы өчен шактый катлаулы процесс. Хәзер шөгыльләрне медицина күчермәсен җентекләп тикшергәннән соң гына хәл итәбез», ‒ ди Аделина.

 

Ранэль һәм Голкипер-Гоша

Мәсәлән, үзәккә сөйләшмәүче балаларны алмыйлар. Чөнки тренер белән мөгамәләдә булу, ул кушканны үтәү, атта йөргәндә кыенлыкларыңны әйтергә өйрәнү мөһим. Әмма 16 яшьлек Ранэль Гыймадиев – искәрмә. «Әйдә»гә ун яшендә килә ул. Дөресрәге, күз күреме начар, бөтенләй диярлек сөйләшмәүче малайны әнисе җитәкләп алып килә. Ә бүген Ранэль, иппотерапия этабын үтеп, тренеры Полина Боева белән бергә, спортчы дәрәҗәсенә күтәрелгән. 2025 елда ул Ессентукида узган махсус Олимпиада буенча Бөтенроссия спартакиадасында «Инглиз йөреше» дисциплинасында – өченче, ә «Эшлекле сукмак»та алтын медальгә ия булган. Атта гына түгел, тормышта да уңышлары көннән-көн арта егетнең – тугызынчы сыйныфны тәмамлап, көллияткә укырга кергән. Моңа кадәр, кая барса да, әнисен иярткән спортчы хәзер мөстәкыйльлек яклы, көнкүрештә дә үзен тәвәккәл тота, дип уртаклаша Лилия ханым, улының тормышта үз урынын таба алуына куанып. Үзәк белән танышырга килгәндә, Ранэль Василиса атлы чем кара гүзәл бия янында бөтерелә иде. Шул арада тугры дусты – Голкиперның да хәлен белеп килә. Егет өчен атларның барысы да якын, әмма Гоша – чын дусты, аның белән сынауларны узган, үз-үзенә ышаныч уяткан көрәшче. Ранэль кебек көчле рухлы, аз сүзле, тырыш ат ул. Бу икәүнең уртак тел табуында хикмәт шундадыр кебек.  

ВРЕЗКА Үзәккә килгән кечкенә балаларның барысы да башта Ранэль кебек иппотерапия юнәлешендә шөгыльләнә. Үскән саен осталыклары арта, димәк, адаптацияле спортка юл ачык. Бу юлда тукталып калмаучылар зур спортка атлый.

Ипповенция – араларны якынайту

Иппо – «ат», венция – «үтеп керү».

Асылында баланың ат өстендә түгел, ә янәшәсендә торып, психолог белән эшләве ята. Бу юнәлештәге терапияне һәркем куллана алса да, соңгы вакытта үзәктә аны тәрбиягә бала алган гаиләләргә юнәлткәннәр. Процесста әти-әни һәм баладан кала мөһим катнашучы – ат. Сер түгел, балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең күңеле җиде йозак артына яшеренгән, тормышына килеп кергән яңа кешеләргә ияләнү өчен аларга вакыт кына түгел, ярдәм дә кирәк. Хикмәт, әмма ат янында басып торган бала үзе дә сизмәстән ачыла башлый. Белгечләр моны атларның кеше халәтенә сизгер булуы, нерв системасына уңай йогынты ясавы белән аңлата. Балага аның җылысын тойган килеш аралашу җиңеләя, кагылып кына куйса да, күңеле тынычлана, әйләнә-тирәсенә ышаныч барлыкка килә.

 

Ятимнәр атларга ачыла

Дәрвишләр бистәсендә урнашкан ятимнәр йортыннан иппотерапия шөгыльләренә йөрүче балалар өчен дә атлар тынычлык утравы сыман. Сабыйлар тояклы дуслары белән күрешүне зарыгып көтә. Кайсы атка күз салма, һәркайсының чәчләре үрелгән – бу да балалар эше. «Ә кайчак балалар ат янына кереп тәмам бушана, елый-елый башыннан кичкән хәлләрне сөйли», – дип күргәннәре белән уртаклаша тренер-инструктор Полина Боева. Иппотерапия, аның дәвамчысы адаптацияле спорт кебек, баланы рухи яктан ныгытуны максат итеп куйса да, мондагы гап-гади гамәлләр тән ныклыгы, баш мие үсешенә тәэсир итә торганнардан. «Менә бу авызлыкны гына күрегез, – ди тренер. – Моны сүтеп, җыеп, атка кидергәнче никадәр хәрәкәт кирәк. Бүген ябыштыргычлы аяк һәм өс киемнәренә күнеккән балалар өчен бу – катлаулы мәсьәлә, ә сәламәтлекләре чикле җайдаклар өчен үзе бер башваткыч». Әмма аны чишми, атка менү юк. Атны карауда катнашу – үзе бер дуслык күпере. Бу этапны уздың исә, күңелеңдә генә үзеңә бишле куй. Аннары тренер-инструктор белән чираттагы дәресне башларга була.

 

Атларның әнисе

Сүз уңаеннан, иппотерапия шөгыльләрендә тренердан кала янә бер мөһим кеше – атны йөртүче булу мәҗбүри. Чөнки тренерның бөтен игътибары фәкать балада (сәламәтлеге чикле укучыны күз уңыннан ычкындырырга ярамый), ә ат белән икенче кеше идарә итә. Лидия Радугина – әнә шундый белгечләрнең берсе. Кечкенәдән ат секциясенә йөргән кыз, хезмәт юлын ат полициясендә дәвам итә, соңрак кинолог булып эшли. Атларны аның кебек сизүче кеше юк диләр монда. Беренче карашка бар да яхшы кебек тоелса да, тояклы хезмәттәшенең кәефе юклыгын әллә каян тоемлый ул, димәк, тикшереп алырга кирәк. «Лида әйтте икән, берсүзсез аны тыңлыйбыз, ул – үзебезнең «рентген», – диләр үзәктәгеләр.

 

Җитәкче песи

«Әйдә» үзәгендә һәркемнең үз урыны. Ат абзарына килеп керүчеләрне иң беренче Питер чибәре – Василиса каршы ала. Аралашырга яратучы бу ат – борчылучан, үз-үзенә ышанмаган, йомшак мөгамәләгә мохтаҗ балалар өчен белгеч. Кавказ егете сыман үзсүзле кабарда токымлы Камыш атлы кара ат фәкать яшүсмер һәм олылар белән уртак тел таба белә, кечкенә балалар янына якын да килми. Аларның Гоша белән дуслыгына көнләшерлек: бергә уйныйлар, ярышалар, хәтта талаша да алалар икән. Соры атлы атны монда үзәкнең йөзе, ә аннан бигрәк баш терапевты дип атыйлар. Тыныч холыклы да үзе, чын лидер да, ул берьюлы сабыйлар белән дә, олыраклар белән дә шөгыльләнә ала. Һәркайсын тоеп, дикъкать белән килеп. Күңел тулырлык очрашулар иң күбе – аның тарихында. Мисал өчен, бервакыт шөгыльләргә инвалид арбасында гына хәрәкәт итүче кыз килә башлады. «Аны йөрткәндә, Сорының ничек, хәтта тояк тавышы ишетелмәслек итеп, салмак кына атлавын күрсәгез, әйтерсең өстендә кеше түгел, бәллүр савыт йөртәмени. Югыйсә атларга акрын атлау җиңел бирелми», – дип искә алалар ул хәлләрне. Бэха – чын леди, ә Гоша – спортчы. Иң кызыгы: төрле холыклы атлар арасында кем хуҗа дигән сорау тумый. Хуҗаны, салкын көннәрдә сары жилетын киеп, коридордан җитди караш белән узып барышыннан ук танырга була – Рикардо атлы песи малае ул. «Рәсми рәвештә», – дип шаярта «Әйдә» гаиләсе. Ул монда барына да күз-колак. Атлар сабыйларны дәваласа, песи атларга терапия сыман. Чөнки алар да яклау, саклау, кайгырту, ә бигрәк тә ат күңеле белән кичергәннәреннән азга гына булса да ял итүгә мохтаҗ. Бу атларда – кеше язмышлары.


Фото – Аделина Минһаҗева.

Галерея

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ