Логотип Магариф уку
Цитата:

Ишегалды уеннары – табигый нейрокоррекция

Төн җитмичә өйгә кертми торган ишегалды уеннарын кем генә хәтерләми икән! Бүген исә шул уеннарны уйнатам дип, баланы түләүле нейролагерьларга йөртергә туры килә. Замана белгечләре безнең балачак уеннарын бала тәрбияләүдә куллана. Файдалы ишегалды уеннарын нейропсихолог Эльвира Маслахова белән барлыйбыз.

«Бәреп чыгару» («вышибалы»)

Уенчылар: һәркайсында якынча 5–10 уенчы булган ике команда.

Мәйданчык: икегә бүленгән, турыпочмаклы. Шулай ук уенчыларны чикләүче башка өстәмә линияләр дә сызарга мөмкин.

Туплар: гадәттә, 2‒3 туп кулланыла. Алар резин, поролон яки бу уен өчен махсус алынган йомшак туплар булырга мөмкин.

Уен кагыйдәләре: каршы як команда икенче команда уенчыларын туп белән бәреп чыгарырга тиеш. Уртада торган уенчылар үзләренә килүче туптан ничек мөмкин, шулай качып кала. Туп тиде икән, бу уенчы «аутсайдер»га әверелә һәм уенны ташлап китә, тота алса, уенда кала, шулай ук чыгып киткән уенчыны да кире кайтарырга мөмкин. Тупны башка ату тыела.

БЕЛГЕЧ  ФИКЕРЕ

Бу уен зуррак яшьтәге балаларга, яшүсмерләргә дә туры килә. Мисалга, унике яшьлек баланы алабыз икән, бу – яшь аның өчен коммуникация күнекмәләрен үстерү вакыты, лидерлык сыйфатлары чалымлана башлаган чор. Мондый уен ярдәмендә яшүсмер әлеге күнекмәләрен ныгыта алачак. Шулай ук ул эре моторика, күз хәрәкәте координациясен үстерергә, тупка сугу көчен исәпләргә, кайсы якка атарга икәнлеген алдан чамаларга өйрәнә. Мондый күнекмәләр баланың мәктәп тормышы өчен гаять әһәмиятле: игътибар белән тыңлау, уку, текстны күзәтү, язганда каләмгә дөрес басым ясауда сизелер.

 

«Казаклар-юлбасарлар» («Казаки-разбойники»)  

Уенның максаты – юлбасарларны тотып бетерү.

Уенчылар ике командага бүленә: казаклар – эзләүчеләр, юлбасарлар – качучылар. Уенчылар күбрәк булган саен уйнау күңеллерәк! Һәр команданың аерылып тора торган билгесе булса да яхшы, бу – тасма, башлык, төймә була ала.

Уен мәйданчыгы: урам, ишегалды, урман, парк.

Уен кагыйдәләре: иң элек уенның вакыты, мәйданның чикләрен билгеләргә кирәк. Уен барышында казаклар, юлбасарларны күрү белән, аларны куып тотарга тиеш. Юлбасарның артыннан килеп, аңа кул белән орыну яки исемен әйтү дә ‒ «кармак»ка эләгү билгесе. Шушы ук ысул белән икенче бер уенчы «тоткын» дустын коткара да ала. «Тотылган» юлбасар казаклар белән йөри, аны махсус «зиндан»га да ябып торырга мөмкин. Бу уенның «Хәзинә», «Код», «Карта», «Трофей» кебек берничә варианты билгеле.

БЕЛГЕЧ  ФИКЕРЕ

Әйләнә-тирәне танып белергә өйрәнү өчен шәп уен. Балалар ике командага бүленеп уйный, димәк, уен командада эшләргә, үзара килешә белергә дә өйрәтә, реакцияне арттыра, ихтыяр көчен тәрбияли.

 

«Классиклар»

Уен өчен кирәк: тигез урын – асфальт юл, тыгыз туфрак, таш плитә. Уен мәйданчыгын ясар өчен акбур, таяк.

Уен кагыйдәләре: бу уенның берничә төре билгеле. Гадәттә, асфальтта 10 шакмак ясала, алар бердән алып унга кадәр цифрлар белән тамгалана (күбрәк тә ярый). Иң элек уенчылар берәр яссы предмет яки ташны шакмакларның берсенә ата. Аннары чират буенча, бер аякта сикерә-сикерә, үз шакмагына барып җитәргә тиеш. Әгәр уенчы шакмакны чикләүче сызыкка басса яисә шакмак өстенә ике аягына төшсә, чиратны башка балага тапшырырга тиеш. Еш кына бу уенда аяк белән яссы предметны шакмактан шакмакка күчереп йөртү дә каралган. Классикларда уенчылар саны чикләнмәгән.

БЕЛГЕЧ  ФИКЕРЕ

Бу уен регуляция мөмкинлекләрен үстерә, ягъни балага үз гамәлләрен көйләргә, планлаштырырга, контрольдә тотарга, билгеле бер программа буенча эшли белергә өйрәтә. Шулай ук тәнне пространствода күзаллау, баланың үз тәне турында белемен арттыру өчен дә файдасы зур. Уен барышында ул аяк-кулларының, башка әгъзаларының нигә кирәклеген тоя, аңлый башлый. Баланың математика буенча сәләтен үстерү максатында да классика алыштыргысыз, ул кечкенәдән саннарны күзаллый башлаячак. Моннан тыш, «классиклар» төгәллек, игътибарлылыкны үстерә. Ташны тиешле квадратка төгәл итеп атарга кирәк бит ‒ монда берьюлы күзләр дә, куллар да эшли, димәк, күрү-моторик функцияләр дә формалаша дигән сүз. Шул исәптән бала үз яшенә тиешле төп базалы күнегүләрне дә ныгыта.

 

«Качышлы»

Гади, әмма бик кызык, танылган уен! Яшь чикләве юк, шул ук вакытта аны ел әйләнәсе ачык һавада яки бина эчендә дә уйнарга була. Кечкенә сабыйлар өчен гадирәк вариантлары кулланылса, качу өчен җирлек чикләнсә, зуррак балалар бу уенны үзләре теләгәнчә төрләндерә ала. Урамда качышлы уйнау өчен, шәһәр парклары, уен мәйданчыклары, ишегалды, бакчалар уңайлы булыр.

Уен тәртибе: балалар арасында эзләүче сайлап алына. Ул күзләрен каплап, башка уенчыларның качканын көтеп торырга тиеш. Көткән арада бу бала, кычкырып, билгеле бер санга кадәр саный, шулай ук санагыч та әйтергә мөмкин. Санап бетерү белән, эзләүче бала кайсы кая качып өлгергән дус-ишләрен эзләргә керешә. Уен бөтен качучылар табылганчы дәвам итә. Кем беренче табыла, шул алдагы уенда эзләүче ролен үти.

Качышлы өчен санагычлар:

Ыргадан, мыргадан,

Песи бара елгадан,

Песи түгел, ата каз ‒

Ата казның башы таз.

Ун, тугыз, сигез ‒

Әй, симез үгез.

Җиде, алты, биш ‒ бүре килә ич.

Дүрт, өч, ике, бер ‒ тиз качып өлгер!

 

100, 90, 80 – калырсың исән.

70, 60, 50 ‒ тизрәк кач инде.

40, 30, 20 ‒ әйтмәдең димә, яме.

10 ‒ абзарыңда кун!

 БЕЛГЕЧ  ФИКЕРЕ

Качышлы ‒ баланың тәүге уеннары исемлегендә. Ник дигәндә, сабый алты ай тирәсендә үк качышлы уйнарга өйрәнә. Башта без кул белән битне ябып «качабыз», соңрак бала үрмәли-үрмәли якыннарын эзли, бер яшькә җиткәндә үзе кача башлый. Үскән саен, бу уен катлаулана. Ә менә качышлы уенының классик төре турында сүз алып барсак, ул билгеле бер кагыйдәләрне үтәүне күздә тота, монда күрү игътибарлылыгы, күзәтү кебек мөһим күнекмәләр ныгый. Нәтиҗәдә бала әйләнә-тирәдә җиңел ориентлаша.

 

«Диңгез дулкынлана бер, диңгез дулкынлана ике...»

Уен тәртибе: бер мәйданчыкка җыелган балалар, уйный-уйный, төрле хәрәкәтләр ясыйлар. Уенны алып баручы: «Диңгез дулкынлана бер, диңгез дулкынлана ике, диңгез дулкынлана өч – баскан урыныңда кал төз!» дип әйтү белән уенчылар нинди халәттә, шулай катып калырга тиеш. Кем селкенә, шул җиңелә. Уенның классик төрендә балалар диңгездә яшәүче берәр терлек булып кылана ала, алып баручы исә аларның исемнәрен атарга тиеш. Монда җиңүче исемен иң кызык диңгез образына бирәләр.

БЕЛГЕЧ  ФИКЕРЕ

Мәктәпкә әзерләнү чоры өчен менә дигән файдалы уен. Ул бер урында утырып, басып тора белү, игътибарлылык һәм үз-үзеңне контрольдә тоту кебек сыйфатларны тәрбияли.

 

«Кайнар бәрәңге»

Бу уенга кимендә өч катнашучы кирәк. Түгәрәккә җыелган балалар бер-берсенә тиз-тиз генә туп-«бәрәңге»не бирәләр. Кем «бәрәңге»не төшереп җибәрә яки кулында озаграк тота («пешә»), шул уеннан вакытлыча чыгып тора, уртага чүгәләп, кире кайтуын көтә. Урыныннан кузгалмый гына тупны тотарга өлгерә икән, уенчылар рәтенә баса. Уен түгәрәктә бер кеше калганчы дәвам итә.

БЕЛГЕЧ ФИКЕРЕ

Бу уенда иң элек вак һәм эре моторика ныгый. Шулай ук реакция тизлеге һәм игътибарлылык арта. Күрү-моторика координациясе дә үсә, чөнки уен барышында тупка карарга һәм аны тиз генә күршеңә тапшырырга кирәк. Уенның тагын бер уңай ягы – импульсив реакцияне җиңү, ягъни бала, тупны икенче уенчыга тапшырганда, аны җиргә төшермәскә тиеш, моның өчен тизлек кенә түгел, кабалануны да тыярга кирәк.

 

«Туп белән дуслашыгыз»

Эльвира Маслахова, нейропсихолог:

Ишегалды уеннарын туплы һәм тупсызга бүләләр. Кайсын гына алсак та, аларның төп максаты ‒ балага  кагыйдәләрне үтәргә өйрәтү. Ә кагыйдәләрне үтәүнең асылында үз-үзеңне контрольдә тоту һәм хәрәкәтләрне планлаштыру ята. Фәнни телдә бу халәтне «регуляция» дип тә атыйлар, ягъни бала үз хәрәкәт-гамәлләрен күмәк уеннар аша контрольдә тотарга, уйлап эш итәргә өйрәнә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ