Кәгазь китапсыз булмый...
Мин үзем китапны бик иртә кулга алдым. Аның нәрсә икәнен, бала тормышында, кеше гомерендә нинди мөһим роль уйнаганын үземнең тормыш-яшәеш тәҗрибәмнән беләм. Сүзне озайтып тормыйча, күңелдә калган иң тәүге тәэсирләрем, гомумән, китап белән бәйле иң беренче күңел хатирәләрем белән уртаклашмакчы булам.
Иң беренче тәэсир
Хәтерлим: әле яңарак кына укырга өйрәнеп киләм, инде хәрефләрнең барысын да беләм, тотлыгыбрак укысам да, укыганнарымның барысын да аңлыйм. Әле мин мәктәпкә йөрмим, киләсе елга гына укырга барасы. Әмма хәзердән үк 1 нче сыйныфта укучы абыйның өй эшләрен төзәткәләп куям... Мин инде басма хәрефләр белән язам, кыска-кыска җөмләләр белән ниндидер фикерләр әйтергә, күңелемдә туган уйлар белән уртаклашырга тырышам. Мәсәлән: «Безнең Пиратны тешли, диләр. Ул тешләми, ул шулай уйный...» Абыйга укырга бирелгән юка гына китаплар аеруча нык кызыксындыра. Күбесе әкият китаплары, табигать турында да бар. Аларны абыйдан сорап та алам, сорамыйча да алып укыйм.
Иң беренче тәэсир: бөтен укыганнарым сурәтләр, күренешләр булып күз алдына килә. Китаптагы шигырьләрдә, хикәячекләрдә өр-яңа дөньялар яңара... Хәреф араларында, юл араларында ниндидер серле-тылсымлы картиналар, әкияти геройлар күренеп киткәндәй була... Кечкенә күңелдә моңарчы булмаган хыял-фантазия тантана итә! Бала күңеле кинәт үсеп китә, яңа төсләргә, вакыйгаларга, тарихларга байый, кыскасы, өр-яңа халәткә кереп, иҗади тоем белән яши башлый. Шунда ук мин кулга каләм алам һәм бу серле дөньяларны үзем тудырырга омтылам. Бу эштә мин бик җиңел юлдан китәм, иң элек сорау бирәм һәм үзем үк шул сорауга җавап эзлим: «Ничек нәни көчек бүрене җиңгән? Ни өчен куянның колагы озын? Керпе нигә энәле? Кошлар нигә җылы якка оча? Ай белән Кояш очрашамы»?
Бу ике-өч җөмләлек «әсәрләр» инде югалган, әмма шул вакыттагы хис-тойгы, күзаллау хәтергә нык сеңеп калган. Шушы тойгы мине язучы иткәндер дә, бәлки.
Кайсы уңайрак?
Бүгенге сүзем басма китапның балалар тормышындагы роле, аларның рухи һәм иҗади үсешендәге әһәмияте турында. Әйе, андый проблема бар, укучы еш кына дилемма алдында кала: кайсы китапны уку җайлырак, кулайрак: басма китапнымы, әллә электрон китапнымы?
Бүген бик еш уйлыйбыз, әйтер идем, бик җиңел уйлыйбыз: бер-ике төймәгә басып, теләгән китапны бик җиңел табып укып була. Әлбәттә инде, аның электрон версиясен. Гаджетлар бихисап күп әсәрләрнең (китапларның) бер урында булуы белән уңайлы. Электрон китаплар һәр җирдә һәм һәрчак кул астында, аларны, кәгазь китаплар кебек, күтәреп йөртәсе юк. Бу бигрәк тә сәяхәт вакытларында, гомумән, ерак юлларда, китапханәләрдән, китап кибетләреннән ерак булган урыннарда мөһим. Гаджетлар, тексттан кала, башка медиамөмкинлекләрне кулланырга җай тудыра, әйтик, китапның видео-, аудиоверсияләрен тыңларга, өстәмә белешмәләр, аңлатма-искәрмәләр алырга, китапны реаль вакыт режимында укырга мөмкинлек бирә. Шул да мәгълүм: контентның (китапның) төрле формаларын берьюлы куллану укучының тормыш тәҗрибәсенә уңай йогынты ясый.
Экологик факторны да онытырга ярамый: басма китап азрак кулланылган саен кәгазь азрак бетә, димәк, урманнар исән кала...
Ләкин бер нәрсәне кая куясың: кәгазь меңәрләгән еллар буыннан-буынга мәгълүмат тапшыруга хезмәт иткән. Кулъязма һәм басма китапларсыз кешенең аң-зиһенен, фикерләү сәләтен үстерү, мәдәният-сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү, иң мөһиме, тормыш тәҗрибәсе туплау мөмкин булмаган. Шулай гасырлар буе кешелек җәмгыятендә китапка олы хөрмәт барлыкка килгән. Китап кешелек үз тарихында уйлап тапкан изге бер кыйммәткә әверелгән... Яшәеш өчен мөһим булган белемнәрнең, диннәрнең, илаһи тәгълиматларның да китаплар аша дөнья киңлекләренә таралуы үзе үк хәлиткеч дәлил була ала. Кәгазь китап традициясе – тарихи категория түгел. Ул – кешенең кеше булуын раслаучы фактор. Ул һәрвакыт булган, һәм ул киләчәктә дә булачак, чөнки аңа булган мөнәсәбәт, хөрмәт безнең каннарга сеңгән, генетик хәтерләребездә сакланган.
Кәгазь китапны күрү, кулга тоту, капшау, иснәү, аның битләрен шыбыр-шыбыр актару, башка эмоциональ тойгылар, әйтик, аның күләмен чамалау, бу байлыкка, бу мираска сөенү кеше күңелендә уңай хисләр уята.
Тактиль тоемнар
Әлбәттә инде, сүз кәгазь китапны электрон китапларга каршы кую яисә аларның кайсысыныңдыр өстенлеген раслау хакында бармый. Бүгенге тормышыбызда аларның икесе дә бар, һәм моннан соң шулай булачак та. Мин бары тик берничә мең еллык тарихыбызда кешелек җәмгыятен формалаштыруда хәлиткеч роль уйнаган кәгазь китапларның да мөһимлеге, кирәклеге хакында сүз алып барам. Кайбер өстенлекләрен телгә алам.
Иң элек тактиль тоемнар хакында әйтәсем килә. Кәгазь китапны күрү, кулга тоту, капшау, иснәү, аның битләрен шыбыр-шыбыр актару, башка эмоциональ тойгылар, әйтик, аның күләмен чамалау, бу байлыкка, бу мираска сөенү кеше күңелендә уңай хисләр уята. Инде күптән медицина тарафыннан расланган факт: йокы алдыннан кәгазь китап уку файдалы, бу мәлдә организм тынычлана, күзләр табигый хәлләренә кайта, хәтта уйлар, хисләр үз табигый агышында яши башлый...
Әйе, кәгазь китап яклы бик саллы дәлилләр бар.
Италия һәм Англия галимнәре 7–15 яшьлек укучылар арасында эксперимент үткәрә, китап укуның игелеклелек, миһербанлылык сыйфатларына тәэсир итүен ачыкламакчы булалар. Нәтиҗә китап яклы булып чыга: кәгазь текст белән эш итүчеләр арасында балалар күпкә игелеклерәк, сабыррак, башка милләтләргә, сабыйларга, өлкәннәргә, сәламәтлекләре зәгыйфь затларга, табигатькә карата шәфкатьлерәк булып чыга. Китап укучылар арасында агрессия кимрәк, үчләшү, сабырсызлык сыйфатлары бөтенләй диярлек юк икән. Кәгазь китап уку буенча үткәрелгән бу эксперимент шуны да күрсәтә: текст белән эшләгән балада эмпатия дәрәҗәсе югары була. Бу бала үзен башкалар урынына куя белә, димәк, башкаларның хәленә керә ала, аңарда социальләшү барышы да күпкә тизрәк һәм югарырак. Бу хәлне, бәлки, төбенә төшеп аңлап та, аңлатып та булмыйдыр. Әмма шундый тестлар бар, һәм бу тестлардан килеп чыга торган нәтиҗәләр шундый!
ФАКТ:
Галимнәр фикеренчә, кәгазь китап уку баш мие эшчәнлеген яхшырта. Кәгазьдәге текст баш мие тарафыннан тизрәк һәм тулырак кабул ителә.
Акцентлы детальләрне бик тиз ятлап алырга булыша, яңалыкны тоярга, шул ук вакытта дөрес вариантларны сайларга ярдәм итә, ягъни аналитик фикерләүне көчәйтә.
ГМ-инфо
Инглиз галиме Джозеф Хенрич фикеренчә, баш мие вербаль хәбәрне – сүз белән әйтелгән, шул исәптән текст аша белдерелгән мәгълүматны – тизрәк кабул итә һәм яхшырак үзләштерә (вербаль булмаганы – күргәндәге образлар аша). Даими уку, бигрәк тә кәгазь тексттан уку уң як һәм сул як ярымшарлары арасындагы сөялле тәннең калынаюына китерә, бу үз чиратында әлеге урында нейроннарның күп булуын тәэмин итә.
Рухиятне саклау чыганагы
Икенче бер дәлил кәгазь китап укучының эмоциональ халәте белән аңлатыла. Кәгазь китаплар күреп һәм тоеп була торган, хис-тойгыларны көчәйтә, хәрәкәткә китерә торган интим тәҗрибә бирә, образлы фикерләүне үстерә, фантазияне уйната, язучы (автор) белән багланышны күзалларга ярдәм итә. Икенче төрле әйткәндә, кәгазь китап укучыда күбрәк эмоцияләр тудыра: укучыны күбрәк хисләндерә, кичерешләрне күбәйтә һәм тирәнәйтә. Гаджетлар тотып үскән баладан язучы, шагыйрь, композитор, рәссам, башка сәнгать әһеле чыгу шикләндерә, чөнки ул образлы күзаллау һәм образлы фикерләү белән, шулай ук эмоциональ кичерешләр белән бик аз эш итә. Тексттан укыган бала аның эчтәлеген күз алдына китереп, үз тормыш тәҗрибәсен һәм хыялын кушып, өр-яңа дөнья тудырып укый. Ышанып, хәтта инанып әйтә алам: бүген баланың эчке самими дөньясын, аның эмоциональ-хисси сыйфатларын, чынлыкта рухиятен берничә мең ел буе бабаларыбызга хезмәт иткән китап кына саклап калырга мөмкин.
Кәгазь китап баланы, гомумән, кешеләрне шәхеслеккә үсендерә. Менә аның кулында китап. Ул аны әйләндереп-әйләндереп карый, актара, әле алдан, хәтта арттан да укып карый. Кире кайтып укый, куя, тагын укый, берәр кая барса, аны үзе белән ала. Ә китапта – мирас, дөньялар, язмышлар, проблемалар һәм аларның чишелеше. Бу дөнья күпмедер вакытка укучының үз кулына күчә. Ул шушы дөньяларның, язмышларның иясенә әверелә. Китап укылып беткәнче, бала бу дөньяны үз кулында (хәтерендә, зиһенендә) тота. Андагы язмышларны үз тормышына, хәтта язмышына мөмкин кадәр ныграк якынайта, алардан гыйбрәт яки үрнәк ала. Ул шунда үзен бик тә мөһим, бик тә зур, егәрле бер зат итеп күзаллый, шәхес итеп тоя. Шулай итеп, китап укучы баланы тормышка, язмышка мотивлаштыра, ымсындыра, үсендерә.
Кемдер әйтер: электрон китап, электрон текст барыбер җиңәчәк, кәгазь китапның гомере санаулы, заман барыбер үзенекен итәчәк, дияр. Һәм ялгышыр. Соңгы вакытларда үткәрелгән сораулыклар башкача сөйлиләр. Нәтиҗә куандыра: ниндидер сихри үҗәтлек белән үзенең кешелеклелеген (идентичность) саклап калырга омтылган кешелек кәгазь китапларга кире кайтырга омтыла башлады, хәзер басма китаплар дөньяның алдынгы илләрендә күбрәк тә басыла, күбрәк тарала һәм күбрәк укыла.
Кешелек берничә мең еллык тарихы булган, кәгазьдә басылган китапсыз үз йөзен саклап кала алмаячагын аңлый башлады кебек. Безгә хәзер көне-төне компьютер артында, телефонда, смартфон-айфоннарда утыручы балаларга шушы хакыйкатьне төшендерергә кирәк. Халыкның, айти-белгечләрдән, инженерлардан, конструкторлардан кала, Тукайлары, Туфаннары, Еникиләре, Мәһдиевләре дә булырга тиеш, шуны хәтеребездән чыгармасак иде! Ә хәтер... кәгазь китап укыган кешедә яхшырак була!
Бу кызык!
Россиядә 92 процент кеше һаман да китап укый. Шуларның 58 проценты басма китапларны сайлый, 35 проценты – планшеттан, 20 проценты – компьютердан, 16 проценты электрон китапчыклардан укый.
Дөнья илләрендә басма һәм электрон китапларның таралу (сатылу) дәрәҗәсе түбәндәге процентларда чагылыш таба:
АКШта – 22,7 (эл.китап) / 44,5 (басма китап);
Кытайда – 24,4 / 32,0;
Япониядә – 17,3 / 40,1;
Франциядә – 7,5 / 52,1;
Германиядә – 10,4 / 58,0;
Бөекбританиядә – 20,0 / 48,7;
Индиядә – 5,6 / 24,5.
Галимҗан Гыйльманов
Комментарийлар