Логотип Магариф уку
Цитата:

Каюмның туган җирендә

Бөек мәгърифәтче, тел галиме, язучы, тарихчы, этнограф, татар халкын төрле гыйлем нигезләре белән иң беренче таныштыручы шәхес Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйровның (1825–1902) тууына 14 февральдә 200 ел тула. Шәхес аваз салган туган җире һаман аның рухын саклый.

Насыйриның яшьлеге шаһиты

Насыйри эзләре буенча сәфәргә чыгасыз икән, сукмак туп-туры бөек мәгърифәтченең туган ягы – Кече Шырдан авылына илтә. Яр буена урнашкан Шырдан авылы искиткеч табигате белән үзенә гашыйк итә. Бер яктан, Шиши тавы мәһабәтлеге белән җәлеп итсә, яр астында җир-ананың куеннан бәреп чыккан 17 чишмә бергә кушылып хасил булган буа ялтырый. Туган җиренә гашыйклыкны һәм сукмакны суытмаган, нигезен яңартучы кешеләр дә бар биредә. Һөнәре буенча инженер-төзүче Асия ханым Гобәйдуллина 2014–2015 елларда авылда торгызу эшләренә тотына. «Җимереклек холкыма һәм һөнәремә бөтенләй туры килми», – дип шаярта ул үзе. Авылдан сугышка киткәннәр истәлегенә Җиңүнең 70 еллыгына яңа һәйкәл ясап куялар. Хәзер әнә геройлар аллеясы төзү проекты белән янып-көеп йөри. Махсус хәрби операциядә авылдан инде ике кеше вафат, аларга да аерым стела багышларга ниятли. Ә Каюм Насыйри мирасын саклау һәм популярлаштыру исә – Асия ханымның аерым бер миссиясе.

Мәгърифәтченең туган җиреннән кеше өзелми. Авылда Мәдәният йорты булса иде дип хыяллана авыл халкы, инде Татарстан Республикасы  Мәдәният министрлыгы белән сөйләшүләр дә алып барыла. Биредә ел саен Каюм Насыйриның туган көненә туры китереп, бөек шәхеснең хезмәтләренә һәм туган җиренә багышлап төбәкара конкурслар уздырыла. Бөек татар галиме саф суын эчәргә яраткан Каюм чишмәсе, Сабантуй чишмәсе өйләрен  әлеге рәсемнәр бизи. Киләчәктә авылда клуб ачылса, әлеге картиналар шуның диварларында урын алыр дип уйлыйлар. Каюм чишмәсе янында 500 еллык тал үсә, ул – Каюм Насыйриның яшьлек еллары шаһиты. Россиянең олы агачлары реестрына кертелгән.

 

 

Шырдан катыгы

Әлеге авылның электән калган тагын бер үзенчәлеге бар, ул да булса... Шырдан катыгы! Авылның яшь киленнәре өйрәнеп ризык ясаган, өлкән  апалары саткан. Авыл аксакаллары сөйләгәнчә, катыкны Казанга Фукс янына барышлый Шырданга сугылган Пушкин да авыз иткән. Катыкны махсус агач кисмәк – шәйкәгә салып оетканнар. Шәйкәне заманча табак-савыт алмаштырса да, бүгенге көндә дә катык ясау серләре онытылмаган. Каюм Насыйри исемендәге музей-китапханәдә дә иң тәүге экспонат итеп, югарыда сөйләнгән кисмәкне – шәйкәне күрәбез. Төрле үләннәрне киптереп әзерләнгән чәй Насыйриның дару үләннәрен җыю гадәтенә ишарәли.

 

Китаплы мирас

Заманында искереп, җимерелеп төшкәч, Кече Шырдан китапханәсендәге барлык мирас күрше Олы Шырдан авылы китапханәсенә  күчерелә. Татар халкы китаптан башка яши ала димени? Музей-китапханә яңадан торгызылгач, авыл халкы ярдәме белән кабат 4600 китап туплана. Иң борынгысы дигәннән, Каюм Насыйриның шәкертләрен укыткан китаплары – биредә кадерле ядкяр. Шушы авылда бер кеше Тукайның шигырьләрен кулдан күчереп язган, «1914 елда тәмамладым» дигән тупланма 570 биттән тора. Аны да биредә әдәбиятка омтылыш үрнәге буларак кадерләп саклыйлар. Шырданда туып үскән, Бөек Ватан сугышында фронтта һәлак булган талантлы иллюстратор Госман Мусинның рәсемнәре белән дә танышырга мөмкин. Танылган авылдашлары, галимә Резеда Ганиева да үзенең 1600 китаптан торган фондын туган авылы китапханәсенә мирас итеп тапшыра. Каюм Насыйриның үзе исән вакытта нәшер иткән хисаплык, география, ботаника буенча китаплары – музейдагы тиңдәшсез хәзинә. Бөек мәгърифәтченең дәвамчылары булган Мәҗит Гафури, Заһир Бигиев, Гали Чокрыйның үзләре исән вакытта нәшер ителгән оригинал китаплары да биредә саклана. Шушы китаплар арасында татарның бөек мәгърифәтчесе Гали Чокрый хаҗнамәсенең бер өлеше – оригиналы аерым игътибарга лаек. 

 

Беренче журналист

Каюм Насыйрины татарның беренче журналисты дип атаучылар да хаклы булыр. Татарны күтәрер өчен, матбугат кирәген аңлаган алдынгы карашлы әдип, газета чыгарырга рөхсәт ала алмагач, үз акчасына календарь чыгара башлый, 24 ел буена эшен дәвам итә. Халык арасында зур популярлык казанган, бүген дә актуальлеген җуймаган календарьның чишмә башында да ул торган. Рәссам булган, карталар, глобуслар ясаган. Дин галиме булган, мәдрәсәләрдә әле дә аның хезмәтләре укытыла. Пәйгамбәрләр тарихын язган.

Исән чагында «урыс Каюм», «сукыр Каюм», «агент Каюм» дип кадерсезләнгән Насыйрины, вафатыннан соң, Исмәгыйль Гаспринскийның «Тәрҗеман» газетасында басылган некрологта беренче тапкыр татарның бөек мәгърифәтчесе дип атыйлар. Аның барлык хезмәтләре император университеты китапханәсенә тапшырыла. 130 елдан соң гына Айдар Хәйретдинов һәм Рушания Шәфигуллиналар әлеге хезмәтне табып, факсимилесын халыкка җиткерәләр. Әле аны өйрәнәсе дә өйрәнәсе.

 

Туган нигез

Каюм Насыйри туган нигездәге кое «Каюм коесы» дип халык теленә кереп калды инде. Шәхеснең туган нигезен кайтып күрмәгәннәр дә Каюм коесы барлыгы турында хәбәрдар.

Каюм Насыйриның энесе Габделкави мулла төп йортта яши. Каюм анда гомере буе кайтып йөри, туган җире – аның фәнни хезмәтләренең нигезе.

Каюм Насыйри туган нигездәге йорт тузганнан соң, шул ук ишегалдында мәгърифәтченең энесе Габделкавиның улы Габдрахман  Хөсәенов тарафыннан 1925–1926 елларда салынган йортны Олы Ачасыр авылына  саталар. Анда 1997 елда Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнографик комплексы ачыла. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта музейда реставрация эшләре алып барыла.

Шырданнан Ачасырга күчереп салынган әлеге йортны мәгърифәтченең туып үскән йорты дип ялгышучылар бу тарихи чынбарлыкны истә тотсыннар иде. Югыйсә аның нәсел дәвамчылары, туганнары Бәррә һәм Халә Габдрахман кызлары тырышлыгы белән, үзләре шаһит булган тарихи хакыйкать документлар белән расланып, мәсьәләгә  нокта куелган инде.  

 

Көмеш тәңкә 

Россия Банкы бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан истәлекле тәңкәләр чыгарды. 2 сум номиналындагы көмеш акчаларны 15 февральдән сатып алырга мөмкин, тиражы нибары 3000 данәне тәшкил итә.  

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ