Кайбычта республика фестивале: «Туган телем – халык байлыгы»
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, махсус грант отканнан соң, Олы Кайбыч урта мәктәбе «Туган тел – халык байлыгы» дип аталган республика фестиваль-конкурсы оештырган иде. Бәйгедә Та...
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, махсус грант отканнан соң, Олы Кайбыч урта мәктәбе «Туган тел – халык байлыгы» дип аталган республика фестиваль-конкурсы оештырган иде. Бәйгедә Татарстанның 25 район вәкилләре катнашып, 12 номинация буенча 507 эш тәкъдим ителгән. Конкурсның йомгаклау мәҗлесенә чакырылучылар арасында Апас, Буа, Арча, Саба, Теләче төбәкләре генә түгел, Кама һәм Нократ аръягы – Әлмәт, Лениногорск, Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән дә кунаклар бар иде. Аларны Кайбыч районы хакимияте башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, мәгариф идарәсе башлыгы Илмас Хәмидуллин һәм мәктәп директоры Исламия Мусина кайнар сәламләп, бәйгедә җиңүче укучыларга һәм педагогларга грамоталар, дипломнар, Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырды. Тантананың концерт-тамаша белән үрелеп баруы очрашуга күркәм ямь өстәде.

«Матур әдәбият: инша һәм эссе» номинациясендә жюри Казан, Саба, Кайбыч мәктәпләреннән җибәрелгән урта һәм өлкән төркемдәге балаларның иҗат эшләренә өстенлек биргән. Дөрес, алар арасында бары кызларның гына булуы уйланырга мәҗбүр итә: Азалия Зәйнагиева, Диана Шаландина, Дарья Владимирова, Нәзилә Кәримова, Зилә Баһавиева. Икенче номинация: шигырь. Анда катнашучылар жюри хөкеменә үзләренең шигырьләрен тәкъдим иткәннәр. Өч төркемдә Әлмәт, Теләче, Яр Чаллы, Алексеевск, Апас, Кайбыч, Буа, Лениногорск, Чүпрәле төбәкләрендә яшәүче уналты катнашучының иҗаты уңай бәяләнгән. Бу төрдә беренче урынга лаек булган Андрей Елисеев, Әлмир Миңнуллин, Алсу Борһанова, Рамазан Ибраһимов, Алинә Гайнетдинова, Динара Низамова осталыкларын күрсәтә алганнар.
Мәҗлесне алып баручы чираттагы номинацияне игълан иткәнче, янәшәмдәге мөгаллимәдән бәйгедә нинди эш белән катнашуы хакында сорашам. Рус теле укытучысы Алсу Садриева
Кайбыч районы Мөрәле урта мәктәбеннән икән. Бәйгедә аның укучысы Эльвира Сабирова «Су буендагы җил тегермәне уйлары» дип аталган әкияте белән катнашкан һәм беренче урынга лаек булган.
– Җил тегермәненең тел белән нинди бәйләнеше бар соң? – дим.
– Заманында җил тегермәне кешегә хезмәт итте, хәзер аның кирәге калмады. «Татар теле дә шундый хәлдә калмасын» дигән мәгънә салынды ул әкияткә. Туган телне без сакларга тиеш!
Залны иләсләндереп, Илфизә Насретдинова башкаруында «Туган телем» җыры яңгырый башлагач та, әңгәмәдән бүленеп калдык. Мондый моң яңгыраганда гәпләшеп була димени?
Алып баручы чираттагы «Матур әдәбият: әкиятләр һәм хикәяләр» һәм «Халык әкиятләрен сәхнәләштерү» номинациясендә җиңүчеләрне игълан итте. Сәхнә түренә ул бер-бер артлы Казан шәһәре, Кайбыч, Чүпрәле, Алексеевск районнары мәгариф оешмалары вәкилләрен, Арчаның «Күңелле сәхнә», Буаның «Нур», «Әкият», Лениногорск каласыннан «Без булдырабыз» театр коллективы җитәкчеләрен чакырды. Кунакларга күчтәнәч йөзеннән, Олы Кайбыч мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Хәмидуллина җитәкләгән «Күңелле сәхнә» түгәрәгенә йөрүче укучылар Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» спектакленнән өзек тәкъдим итте. Бу өлештә «Халык әкиятләрен сәхнәләштерү» төрендә уңышлы чыгыш ясаган «Без булдырабыз» театр коллективы җитәкчесе, Лениногорскидагы 14 нче мәктәп педагогы Альзира Гайнанова бәйгегә мөнәсәбәтен белдереп болай диде:
– Бу фестиваль-конкурс хакында ишетүгә, күңелдә анда катнашу теләге туды. Тырышлык эзсез калмады, әлбәттә, урта төркемдәгеләр арасында чыгыш ясап, икенче урынга лаек булдык, – диде ул. – Безнең өчен бу зур шатлык, чөнки 16 ел буе сәламәтлеге чикләнгән балалар белән эшләп, мондый уңышка ирешкән юк иде әле. Укучыларымның әздән генә дә күңелләре була, юктан да хәтерләре кала. Сизеп торасыздыр, мондагы мохит үзе генә дә кешене югары күтәрә. Безнекеләргә хуплау ишетү аеруча мөһим.

Спектакль уйнарга яратучыларны «Халык җырларын башкару» осталыгына ия яшь талантлар алмаштырды. Сәхнәгә Казандагы 110 нчы балалар бакчасыннан «Кнопка», Кама Тамагы районыннан «Ялкын» вокаль ансамбле, Биектау районыннан «Ләйсән» фольклор ансамбле, Кайбычның Иске Чәчкаб төп мәктәбеннән дуэт башкаручылар Ралинә Идиятуллина һәм Ясминә Кәлимуллиналар, Саба, Кайбыч районы мәктәпләре, Арчадагы 3 нче башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, Алабугадагы 25 нче балалар бакчасы иҗат коллективлары җитәкчеләре күтәрелде.
Рәсем ясарга һәвәс булганнар арасында узган бәйгедә Саба һәм Кайбыч районнары мәктәп укучылары җиңүгә иреште. «Декоратив-гамәли иҗат» номинациясендә бәйгедә катнашучылар кул эшләренә маһирлыкларын күрсәтергә тиеш булганнар. Бу төр буенча Арча, Кайбыч, Минзәлә районнары мәктәпләре укучыларына тиңнәр табылмаган – һәммәсенең эшләре призлы урыннар белән билгеләп үтелде.
– Яшьләр уйнарга да, биергә дә ярата, – диде тантананы алып баручы Гөлинә Габдрахманова чираттагы номинацияләр буенча җиңүчеләрне игълан итеп. Арчадан – «Күңелле сәхнә», «Энҗе бөртекләре», Тәтештән –«Риваять», Апастан – «Өмет», Буадан – «Теремкәй», «Мы маленькие актёры» җыр-бию коллективларының уңышлы чыгыш ясаулары мактап телгә алынды. Алабугадан 25 нче балалар бакчасында эшләп килүче «Каблучок» хореография ансамбле, Актаныштан «Хәзинә», Буадан «Мозаика», Чүпрәледән «Родничок» коллективлары чыгышлары да югары бәя алды.
– Соңгы номинациядә катнашып, җиңүгә ирешкәннәрне игълан итәргә әзерләнгән арада, өлкән сыйныф укучылары Илфизә Насретдинова белән Ралинә Идиятуллина күңелләрне җилкендереп «Сайра, сандугач» җырын суздылар. Ничек матур, аһәңле, моңлы безнең җырларыбыз, безнең ана телебез?!
– Мондый конкурсларда традиция буенча фән белән бәйле эшләр арасында да бәйге оештырыла. Конкурсны оештыручылар шулай эшләгәннәр дә: «Тикшеренү эшләре» номинациясендә Лениногорск, Саба, Арча, Кайбыч, Алексеевск районнары укучыларының аерым предметлар буенча башкарган проект эшләре уңышлы чыккан. Фестиваль-конкурсны оештыруда актив катнашкан, балаларга тәрбия бирүдә зур хезмәт куйган педагоглар да игътибардан читтә калмады. Шатлык-
лы мизгелләрне тулыландырып укучыларның «Авыл Денс» төркеме чуваш биюен башкаргач, зал көчле алкышларга күмелде. Алып баручы Олы Кайбыч мәктәбе укытучысы Гөлинә Габдрахманова:
Җирдә кеше торса торсын,
Эзе калсын тирән булып.
Үзе үлсә – эше калсын,
Мең яшәрлек имән булып, –
дип, мәҗлесне түгәрәкләп куйды.
Әмма кунаклар өйгә кайтырга ашыкмады. Күңелдәге хисләр
дәрья кебек ярларыннан чыгып агар дәрәҗәдә иде.
Чыннан да, аңлашып яшәгәндә, бергә булганда гына без көчле, киләчәге өметле халык булып калырбыз. Чал тарихлы төбәк тә, аның бай мираслы, мәгърифәтле, уңган халкы да бәхетле яшәргә хаклы.

Комментарийлар