Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда XI Мәрҗани укуларын үткәрәбез

Казанда «Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге укулар» дип аталган XI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Ул быел унберенче мәртәбә РФ мөселманнары Диния идарәсе, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Болгар Ислам академиясе белән берлектә оештырылды Чара, быелгы укулар да Россиядәге иң борынгы тарихи гыйбадәтханә – Мәрҗани мәчетендә үтте.

Чыгышлар да Россия халыклары бердәмлеге елына  аваздаш булып, татарларның дини фикерләвендә ватанпәрвәрлек һәм гражданлык карашын үстерүгә һәм татар дин әһелләренең мирасын барлауга ислам дини мәктәпләрендә укыту һәм тәрбия эшчәнлегенә багышланды.  Чарада  Мәскәү, Казан, Уфа, Оренбург, Махачкала, Саратов һәм башка шәһәрләрдән килгән  ислам белгечләре, теологлар, этнологлар тарихчы галимнәр фикер алышты.  Галимнәр соңгы елларда башкарылган фәнни хезмәтләре,  басылып чыккан китаплары белән таныштырдылар.

 Пленар утырыш Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Илфар Хәсәнов Коръән уку белән ачып җибәрде.

Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин   конференциядә катнашучылар белән бергә  Шиһабетдин Мәрҗанигә, Бөек Ватан сугышында һәм  башка хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган сугышчылар рухына багышлап дога кылдырды.

 «Күркәм гадәт буенча без сезнең белән мәшһүр татар фикер иясе Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани исеме белән аталган Мәрҗани җәмигъ мәчетендә конференциягә җыелдык. Аллаһы Тәгаләнең бу мөбарәк йорты–ислам традицияләренең какшамаслыгының тере символы. Императрица Екатерина II һәм император Павел I исемнәре белән бәйле Мәрҗани мәчете Россиянең Европа өлеше өчен уникаль урын булып тора, анда Аллаһы Тәгаләгә табыну ике ярым гасырдан артык өзелмәгән. Каргалы һәм Казан арты авылларының иң борынгы мәчетләре хакимият тарафыннан ябыла,  Уфа һәм Мәскәүнең җәмигъ мәчетләре Мәрҗани мәчетеннән күпкә яшьрәк була. Дингә каршы көрәшнең иң начар, иң оятсыз чорында Мәрҗани җәмигъ мәчете Россия өммәтенең бердәмлеге символы булып кала.  Татар халкы  Габделнасыйр Курсави,  Шиһабетдин Мәрҗани,  Галимҗан Баруди, Ризаэддин  Фәхреддинов кебек олуг гыйлем  ияләрен тәрбияләп үстергән, аларны бөек дәрәҗәгә күтәргән һәм динсезлекнең иң караңгы чорларында да бу шәхесләрен онытмаган.  Аларның әсәрләрен укып, аңларлык белем дәрәҗәсе булмаса да, аларның шөһрәтле  исемнәренә таянып, мирасын саклап, иманлы яшәешен дәвам иткәннәр», – ди  баш мөфти, фәнни- гамәли конференциядә катнашучыларны сәламләп.  

      Быел бөек галим Габденнасыйр Курсавиның тууына 250 ел тулуны, «рус мөселманлыгы» концепциясенең атасы Исмәгыйль  Гаспралының 175 еллыгын, шулай ук Габдулла Тукайның 140 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу юбилейлар тантана өчен сәбәп кенә түгел,  бай рухи һәм мәдәни мирасыбызны сакларга һәм тирәнтен аңларга, аны киләчәк буыннарга тапшырырга мәҗбүр итүче югары җаваплылык та өсти.  Быел Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте эгидасы астында «Шиһабетдин Мәрҗани мирасы» исемле яңа китаплар сериясе эшли башладык», – диде баш мөфти, шәех Равил Гайнетдин.Пленар утырыш ахырында РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, «Мәдинә» нәшрият йортының баш мөхәррире, доктор Дамир Мөхетдинов «Важные наблюдения» сериясендәге беренче китапны тәкъдир итте.  Әлеге сериянең беренче китабы бүгенге конференциядә  тәкъдим ителде. 

      Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы  рәисе  Васил Шәйхразиев Мәрҗани укуларын даими нигездә нәкъ менә Казанда оештырган өчен рәхмәт белдерде.

 «Шиһабетдин Мәрҗани – Европа фәне белән берләштергән тәнкыйди тарихи мәктәпкә нигез салучыларның берсе. Аның исемендә укулар үткәрү дөреслекне эзләүгә һәм мәдәниятләр диалогына өзлексез омтылуны саклап, милли танып белү принципларына тугрылыкны раслау дигән сүз», – диде Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов. Татарстан Фәннәр академиясе Мәрҗани әсәрләренең ун томлык җыентыгын басмага әзерли.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ