Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда – яшь мөгаллимнәр форумы

Кайсы гына тармакны алма, буыннар алмашына тап буласың. Мәгариф өлкәсендә бу бигрәк тә ачык чагыла. Ни дисәң дә, Татарстандагы укытучыларның уртача яше хәзер 48 яшь. Республикабыз мәктәпләрендә ...

Кайсы гына тармакны алма, буыннар алмашына тап буласың. Мәгариф өлкәсендә бу бигрәк тә ачык чагыла. Ни дисәң дә, Татарстандагы укытучыларның уртача яше хәзер 48 яшь. Республикабыз мәктәпләрендә  эшләүче педагогларның һәр бишенчесе пенсионер яки пенсия алды яшендә. Ә аларны алыштырырдай яшьләр укытучы һөнәрен сайларга атлыгып торамы? Кырык-кырык биш еллык педагогик стажы булганнарны кемнәр алыштырыр? Республикабызда яңа уку елында 1500 ләп укытучы һәм тәрбияче кирәк диләр. Бигрәк тә башлангыч сыйныф, математика, физика, рус теле һәм әдәбияты укытучыларына кытлык. Мәктәпләргә яшь мөгаллимнәрне җәлеп итү максатыннан  республикабызда яңа уку елыннан мәктәпләрдә тәүге педагоглык елын башларга җыенган егет һәм кызларны Казанга җыеп, тантаналы шартларда Укытучылыкка багышлау форумнары уздыру күркәм гадәткә керде.
 
[smartslider3 slider="239"]
 
Бүген башкалабыздагы заманча «Адымнар» полилингваль комплексында нәкъ  шушы тантаналы чара булып узды. Елы да  мәгариф өлкәсе өчен гадәти түгел: Укытучылар һәм остазлар елы, шулай ук күренекле рус педагогы Константин Ушинскийның 200 еллык юбилее елы да.
«Адымнар» комплексының актлар залында бәйрәмчә рух. 300 дән артык педагог. Быел гына Арча, Казан, Чаллы педагогия көллиятләрен тәмамлап,  укытучылык сукмагында тәүге адымнарын атларга җыенган сиксәнләп яшь педагог. Янәшәләрендә инде берничә елын мөгаллимлек хезмәтенә багышлаган мөхтәрәм остазлары, мәгариф тармагы җитәкчеләре һәм методистлары.  Һәркайсының йөзендә елмаю, эчке дулкынлану. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын яңгырату белән башланып киткән әлеге форумга Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студентлары хоры башкаруындагы «Укытучыга гимн» бөтенләй үзгә төсмер, күтәренке рух өстәде, укытучы   һөнәрен данлады.
Берничә ел инде  авыл мәктәпләренә эшкә килергә карар кылган яшь педагоглар өчен стипендия бирү проекты гамәлдә. Бүгенге көндә КФУда, Чаллы педагогика университетында һәм КФУның Алабуга институтында белем алучы 800 дән артык студент әлеге проектта катнаша. Соңгы өч елда әлеге проектта катнашкан 450 ләп егет һәм кыз авыл мәктәпләренә эшкә кайткан. Бүгенге чарада яңа уку елыннан тәүге педагогик эшчәнлеген башлаячак мөгаллимнәргә ихлас изге теләкләр әйтелде. Аларны Россия Федерациясенең мәгариф министры Сергей Кравцов, Үзбәкстан Республикасының мәктәпкәчә белем һәм мәктәп мәгарифе министры Хилола Умарова, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте»нең республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов кайнар тәбрикләделәр, аларга изге теләкләрен җиткерделәр.
Тантана барышында бер төркем яшь белгечләргә һәм остазларга Росиянең һәм Татарстанның ведомство бүләкләре тапшырылды.
Яшь укытучыларның тантаналы төстә татар һәм рус телләрендә язмышларын  укытучы һөнәренә багышлау антларын бирүе дә үзенчәлекле иде. Тантаналы ант укытучының һөнәре үсеше символы буларак гәүдәләндерүче  биш ялкын теленнән торган эмблема тапшыру белән ныгытылды. Әйе, очкын чәчеп торган күзләр, ялкынлы йөрәк һәм балаларга карата сүнмәс мәхәббәт гомер бакый Татарстан укытучысының визит карточкасы булды һәм алар быелгы яшь мөгаллимнәребезнең дә аерылмас тормыш кыйбласы булыр дигән ышаныч, өмет бар. Бүгенге тантана – моңа тулы дәлил. Хәерле юл сезгә, яшь мөгаллимнәр! Сабыйларның күңелен аңлап, укучыларыгызны заманга лаеклы, белемле шәхесләр итеп тәрбияләргә язсын үзегезгә.

Фото: Альберт САБИР


Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ