Логотип Магариф уку
Цитата:

Кейтеринг: йә каласың, йә китәсең

Аш-су өлкәсендә кейтеринг бизнесы елдан-ел чәчәк ата. Бу юнәлеш Татарстанда, аерым алганда Казанда ни дәрәҗәдә популяр соң?

Соңгы елларда хәләл кейтеринг бизнесы яшьләрне кызыксындырамы? Әлеге хезмәт күрсәтү сервисыннан файдаланучылар ни өчен арта? Шушы сорау буенча фикер алышу өчен «Гаилә һәм мәктәп» редакциясе коллективы Казан шәһәренең иң «текә» шеф-поварлары, кейтеринг бизнесында шактый еллар уңышлы, нәтиҗәле эшләүчеләр һәм яңа гына үз эшен оештырып җибәрүчеләр белән очрашты. Түгәрәк өстәл барышында Красноярск шәһәренә эш сәфәре белән барган  Ленар Зарипов та видеоэлемтә аша безгә кушылды. Түгәрәк өстәлнең модераторлары – «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының баш мөхәррире Сөмбел Таишева һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррир урынбасары Таңсылу Габидуллина.

НӘРСӘ УЛ КЕЙТЕРИНГ?

Алина МАСЛОВА, кейтеринг компаниясе җитәкчесе: 

– Кейтеринг – беренче чиратта күчмә ресторан хезмәте ул. Әлеге хезмәт күрсәтү сервисы теләсә кайсы урында «ресторан» оештырырга мөмкинлек бирә. Ләкин кейтеринг белән китереп бирү хезмәтен чагыштыру һәм бутау – зур хата. Без күпме кунак булуына, нинди урында оештырылуына карамастан, барлык кирәкле шартларны югары дәрәҗәдә тудырабыз. Ә китереп бирү сервисы, башка хезмәт күрсәтмичә, әзер ризыкны тиешле адрес буенча җиткерүче булып кына исәпләнә. «Гаилә һәм мәктәп» журналы булгач, сүземне шуннан башлыйсым килә: бүген мәктәпләр кейтеринг хезмәте күрсәтү сервисын кулланмый. Мәктәпләр, балалар бакчалары кейтерингка заказ бирмиләр. Чөнки аларны тукландыру белән проблема юк дип беләм. Аларның үз аш-су осталары бар. Ә менә чыгарылыш сыйныф укучыларының кичәләрендә, туган көннәрдә, ата-аналар белән сыйныфтан тыш чараларда кейтеринг урынлы һәм бик тә кирәкле. Безнең компания, еш кына табигать кочагында балалар өчен кыр кухнясы оештырып, сэндвичлар, шашлыклар белән бәйрәм ясый. Казанда кейтеринг киң кулланыла башлауга, ялгышмасам, ун еллап инде. Җәмәгатьчелекнең бу тармак турында күзаллавы арта башлады. 

Ленар ЗАРИПОВ, «Бертуган Зариповлар» агентлыгына нигез салучы:

– Кейтеринг базарында бертуган абыем белән14 ел хезмәт куябыз. Безнең илдә беренче кейтеринг агентлыклары 20 ел элек барлыкка килгән иде инде. Алар, туган көннәр, юбилейлар кебек шәхси бәйрәмнәрдән башлап, тора-бара компанияләр үткәргән чаралар өчен төрле банкет тантаналары оештыруга күчтеләр. Без дә бу эшчәнлектә төрле үзгәрешләр кичердек. Бүген бары хәләл чаралар гына оештырабыз. Кейтерингның нюанслары бар, ләкин аны барысы да белеп бетерми. Теләсә нинди чараны оештыру оптималь булсын өчен, беренче чиратта, клиентларны дөрес аңлау кирәк. Иң элек, клиентның соравына анализ ясалып, шуннан соң гына үзебезнең тәкъдимебезне әйтәбез. Кейтерингның төрләре бик күп. Гомумән алганда, хәләл кейтеринглар турында өч ел элек кенә сөйли һәм актив рәвештә заказ бирә башладылар. Ул бик яшь тармак санала. Кейтеринг сервисына бүген ешрак яшь буын мөрәҗәгать итә, күрәсең, алар кейтерингның нәрсә икәнен аңлыйлар. Без 14 ел дәвамында кейтерингның һәм базарның үзгәрүен, кемдер килүен, кемдер китүен күрәбез. Бүгенге замана кулланучысына яравы авыр, шуңа күрә партнёрларыбызга чит оешмаларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Алар – флористика, бизәлеш, трансфер белән бәйләнгән оешмалар. Кейтеринг заказ ул кабатланмый, яңалык, үзенчәлек белән әзерләнә, чөнки клиентларыбыз да төрле була бит.

ХӘЛӘЛ КЕЙТЕРИНГ

Раилә АХУНОВА, аш-су остасы, блогер: 

– Татарстанда хәләл кейтеринг елдан-ел тамыр җәя. Бүгенге көндә, үземнең хезмәт эшчәнлегемнән чыгып, шуны әйтә алам: хәләл кейтерингка заказ бирүчеләр саны арта. Заказ китереп бирүдән тыш, өйләренә килеп эшләү дә киң таралды. Рамазан аенда бик күп кеше безнең хезмәттән файдаланды. Ураза тотучылар арасында, өйләренә кейтеринг хезмәте күрсәтүчеләрне чакыртып, ифтар ашлары әзерләтүне кулай күрүчеләр күп булды. Мин бу эшемне блогер буларак башладым һәм бүген дә бизнеста үз блогымны алып баруның ярдәмен күрәм. Клиентлар эшебезне Интернет челтәрләрендә актив күрсәтү, бер-берсеннән күрү, ишетү аша килә.

Алина МАСЛОВА: 

– Безнең компания шулай ук хәләл ризыклар әзерләү белән дә шөгыльләнә. Эш барышында шул да сизелә һәм сөендерә, хәтта рус милләтеннән булган кешеләр дә хәләл продукциягә ышаныч белән карыйлар. Күпмилләтле республикада яшәгәнлектән, Рамазан аенда ифтар ашларын үткәрүдә без дә катнаштык. Эшебез аш-су осталарын өйгә чакырып, табын әзерләтүдән генә гыйбарәт түгел. Без биредә аралашабыз, мастер-класслар бирәбез, тәҗрибәбез белән уртаклашабыз. Кейтеринг аш-су осталарын өйгә чакырудан башланган. Бу бик тә уңайлы, ул вакытны экономияли. Хәзер дөнья артыннан куып, балалар тәрбияләп, гаилә эшләрен эшләп, табын әзерләргә дә вакыт җитми. Күп кеше, бәйрәм үткәргәндә, бихисап продукция сатып ала һәм, аны дөрес итеп кулланмау сәбәпле, шактый ризык әрәм була. Бу – акчаны суга салу белән бер. Ә кейтеринг хезмәте ярдәмендә табын ризыклары барлык кагый-
дәләрне һәм нормаларны үтәп әзерләнә, исраф ителми. Димәк, заказ ясаучы ризык-
ларны дөрес күләмдә сатып алырга өйрәнә һәм шактый акчасы кесәсендә кала.

Алексей ЧЕРНОВ, T Family һәм «Түбәтәй» компанияләренең бренд-шефы:

– Безнең эшчәнлек күбрәк фастфуд белән бәйләнгән. Халыкка тиз әзерләнүче арзан ризыклар тәкъдим итәбез. Татар «Түбәтәй» ресторанының да кейтерингка катнашы бар, әмма без шәхси кешеләрдән заказлар алмыйбыз, ә зур чараларда табын әзерләүдә катнашабыз. Күбрәк хөкүмәт мәйданчыкларында кейтеринг юнәлешендә хезмәт күрсәтәбез. Мисал өчен, «Казан Экспо»да үткән чараларда үзебезнең ресторан ризыкларын тәкъдим итәбез. Быел Рамазан аенда чын кейтеринг хезмәте оештырдык: Кабан арты мәчетендә егерме тугыз көн дәвамында 400 ләп кешене сыйладык. Быелның 16–17 маенда «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы көтелә, һәм биредә табын әзерләү күпчелек безнең өскә һәм «Тимерхан» рестораны хезмәткәрләренә йөкләнгән. Без анда РФ һәм ТР стендларын оештырачакбыз. Анда бары хәләл кабымлык-
лар гына әзерләячәкбез, чөнки форум үзе дә хәләл юнәлештә уза. Роспотребнадзор таләбе буенча фастфудта катгый чикләүләр бар: кош ите, йомырка кулланырга тиеш түгелбез, шунлыктан кунакларны гаҗәпләндерү өчен кыргый хайван, үрдәк һәм ат итләре файдаланыла. Аларны күркәм милли табын белән куандыру – зур җаваплылык. Берсүзсез, өстәлдә милли камыр ашлары булачак. Кунаклар канәгать калсын өчен, хәләл ризыклар дәүләт кулланучылар күзәтчелеге белән килештереп әзерләнә. Әгәр быел Роспотребнадзор рөхсәт итсә, без балыктан төрле ризыклар, кабымлыклар, мини-сетлар, кыстыбый, аларга каклаган каймак соусын тәкъдим итәчәкбез. 

ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ЯҢА БИЗНЕС

Лилия Нуруллина, «Мне можно» дөрес туклану сервисы оештыручысы : 

– Безнең сервис күптән түгел генә барлыкка килде һәм без кулланучыларга сәламәт туклану таләпләре буенча әзерләнгән кабымлыклар тәкъдим итәбез. Ул ризыкларда глютен юк, менюлар сөт кулланылмаган ризыклардан тора. Бүгенге көндә мондый хезмәт аеруча балаларга бәйле бәйрәмнәр өчен кулай. Төп клиентларыбыз – глютенга аллергия булган балалар, сәламәт туклану рәвешендә яшәүчеләр. Альтернатив он кулланабыз, аны чикләвектән яки бөртек-орлыклардан ясыйбыз. Сәламәтлек турында кайгыртучылар, дөрес тукланырга яратучылар безгә мөрәҗәгать итәләр.

Алексей ЧЕРНОВ:

– Без дә бу юнәлешне хуплыйбыз. Мин ун ел элек дөрес туклану белән мавыга башладым. Дүрт ел элек компаниягә эшкә килгәч, диетик ризыклар әзерләүне җәелдерә башладык. Хәзер дә шул юнәлештән тайпылмаска тырышабыз. Глютенсыз татлы ризыклар әзерләү – безнең өстенлек. Мәсәлән, бал тортын глютенсыз, шикәрсез ясыйбыз, һәм аның тәмен ачар өчен, кешеләр өчен карабодай балын кулланабыз. Шулай ук организмда җиңел үзләштерелсен, сәламәтлеккә файдалы булсын өчен камыр ризыкларында бәрәңгене бататка алмаштырабыз.

Раилә АХУНОВА: 

– Хәзер күп кенә яшь әниләр өстәл әзерләүгә заказны бала туу йортыннан ук бирәләр. Аларның өйгә кайтышына матур өстәл әзерләп куябыз. Бала тапканнан соң әзергә генә кайту ничек уңайлы бит. Ул ризыкларны ире алып китә яки үзебез китереп бирәбез. Бәби туена заказларны да еш алып торабыз.

Алина МАСЛОВА: 

Ата-аналар өчен булачак баланың җенесен белү–бик дулкынландыргыч мизгел. Гаҗәп түгел, еш кына әниләр һәм әтиләр бу вакыйганы бәйрәм итәргә телиләр. Гендер-пати дип аталган баланың җенесен билгеләү хөрмәтенә оештырылган кичәләр Европа һәм АКШта инде күптән популяр. Россиядә бу бәйрәмне өч ел элек билгеләп үтә башладылар. Чара өчен фуршет тибында өстәл әзерләнә, мәйданчыклар бизәлә. Чарада татар колориты да чагыла. Соңгы елларда биредә аш үткәрү популярлаша башлады. Ашта кунаклар бер-берсе белән җылы аралаша, тәмле ризыклардан авыз итә һәм шоу карый. Мал җыймагыз, хис җыегыз, дип әйтәләр бит. Бәйрәмнән алынган якты хисләр ул гомерлек бит.

Лилия НУРУЛЛИНА: 

– Бер егет сөйгән кызына кияүгә чыгарга онытылмаслык итеп тәкъдим ясыйсы килүен белдерде. Безнең ярдәм белән ул моңа иреште. Компания яшьләргә Казандагы Иглубар ресторанының түбәдә урнашкан гөмбәзендә матур итеп өстәл әзерләде. Кызның бу көтелмәгән күренешкә исе китте һәм шунда ук егетнең хәләл җефете булырга ризалыгын бирде. 

Алина МАСЛОВА: 

– Соңгы ике елда Гашыйклар көнендә бик актив эшләдек. Шуларның берсе турында әйтеп үтәсем килә: бер пар кейтеринг оештыруны сорады. Боларның фатирын кызыл шарлар, роза таҗлары белән бизәдек, идәнгә шәмнәр куйдык һәм, әлбәттә инде, җиңелчә генә кабымлыклар белән өстәл әзерләдек. Яшь парларны бәхетле итүдә, хисләрен яңартуда өлешебез булуны күрү – зур сөенеч ул. Шул ук клиентларның туйларын үткәрергә дә ярдәм иттек. Менә шулай, бер-берсеннән күреп, яшьләр, кейтеринг хезмәт күрсәтүне сорап, еш мөрәҗәгать итәләр.

Ленар ЗАРИПОВ: 

– Безнең тарихта шундый истә калырлык ике вакыйга булды. Егет кызның күзләрен бәйләп, катерга утыртты да Зөя утравына алып барды. Анда атлы арбада утырып йөргәч, башка катерга күчеп утырдылар һәм төп тукталышка юнәлделәр. Шунда кабат атларга утырып, махсус сукмак буйлап, без бизәгән һәм өстәл әзерләгән мәйданчыкка килделәр. Бусы яшьләр өчен бирелгән заказ иде. 

Ә бер олы яшьтәге әти белән әнинең балалары алар өчен кабат туй үткәрергә теләделәр. Прокатка алынган яхтада без ике сәгать утрауга таба йөздек һәм биредә кечкенә генә тантана оештырдык. Табын Урта диңгез стилендә иде. Ире хатынына кабат тәкъдим ясады. Менә шундый онытылмаслык тарихлар. Әлбәттә, бу чаралар барысы да хәләл стандартларга туры китерерлек итеп оештырылды.

 

Фото: Альберт Сабир 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ