Логотип Магариф уку
Цитата:

Кесә арифметикасы

Янчыгында әнә никадәр акча күренә, ә Камилнең әтисе һаман яңа наушник (колакчын) алмый, «Акча юк» дип тәкрарлый! 80 меңнән 200 сум жәлмени?! Әһә, кулга каләм алып, айлык керем-чыгым арифметикасын бала белән бергәләп исәпләр чак җиткән.

Казна кем кулында?

Гаилә бюджеты турында сөйләшү өчен иң кулай чор 9-10 яшь ди белгечләр. Бу вакытта инде бала мөстәкыйль рәвештә кибеткә бара, бәяләрне белә һәм акча санарга өйрәнә. Иң элек сезнең гаиләдә акчаларның ни рәвешле саклануын һәм тотылуын үзегез өчен төгәл ачыклагыз. Гадәт буенча, гаиләдә уртак бюджет барлыкка килә. Барлык керемнәр бер урында саклана, әтинең дә, әнинең дә аны тоту буенча хокуклары бердәй. Мондый ысул ир белән хатынны гына түгел, балаларны да берләштерә: ни әйтсәң дә,  уртак акчадан киңәшмичә генә кыйбатлы әйбер алу гаилә әгъзаларында ризасызлык уятмый калмас.
Гаиләдә акча туплауның киң таралган икенче төре – катнаш бюджет. Бу очракта уртак акчалар да бар, керемнәрнең күпмедер өлешен үзеңә дә калдырасың. Азык-төлек, коммуналь түләүләр, күңел ачулар, ял өчен финанслар уртак янчыктан алынса, кием-салым, юл чыгымнарына һәркем үз кесәсеннән түли. Ир һәм хатын акчаны аерым тоткан гаиләләр дә бар, тик бу ысул тотрыклы түгел ди психологлар. Мондый тормыш алып барган пар яисә һәр тиенне санауга күчәчәк, яисә аерылышачак.

Гаилә бюджеты нинди генә рәвештә булса да, аның нигезе бер: ул керем һәм чыгымнардан тора. Керем чыгымнардан артып китсә –  «куркынычсызлык мендәре» итеп җыярга була, киресенчә булса – дефицит туып, гаилә финанс ягыннан авыр хәлдә калырга мөмкин. Керем һәм чыгымнар тигез булганда, янга калдырырлык акча юк дигән сүз. 

80 мең – азмы, күпме?

«Әти-әнисенең «Акча юк» диюенә баланың үпкәләве гаҗәп түгел, – ди Саба районы Корсабаш мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлфия Хәйруллина. – Ул бит күреп тора: аларның кесәсендә акча күп, ул сораган уенчык та алай ук кыйбат түгел. Нәрсә инде ул 200 сум! Уенчык алмыйлар, димәк, акча жәллиләр, ялганлыйлар яисә аны аңламыйлар дип фикер йөртә ул. Хәзерге балалар без уйлаганга караганда күпкә аңлырак, шуңа күрә гаиләдә акчаның кайдан килүен һәм ниләргә тотылуын аңа нигезләп аңлатырга иренмәгез. «Акча юк» дигән сүзне дә еш кулланмаска киңәш итә психологлар. Бала каршында әти-әнисенең абруе какшарга мөмкин. Бала кечкенәдән уңышсызлыкка, акчасызлыкка йөз тотмасын, үзен мескен хис итмәсен. «Әйе, акча бар, ләкин аны нигә тотасы икәне инде алдан исәпләп куелган». Кире кагу аргументы шулай яңгырарга тиеш». 
Әйтик, әти кеше – 30 мең, ә әнисе 20 мең хезмәт хакы ала дип исәплик. Моннан тыш әтиләренең – таксида, әниләренең маникюр ясау белән өстәмә суммалар алып кайтуы мәгълүм. Фатирны арендага бирү, төрле пособиеләр дә хәйран файда китерә ала. Алар белән бергә яшәүче әбиләренең 15 меңлек пенсиясен дә кушсак, бер айга аз сумма килеп чыкмый кебек. Ә хәзер  шуларны бала белән төгәл итеп, чыгымнарга бүлеп карагыз. Чыгымнар да ике төрле бит: мәҗбүри булганнары һәм үзебез теләп түккән акчалар. Азык-төлек, коммуналь түләүләр, җәмәгать транспорты яисә машина ягулыгы, түгәрәкләр – боларны берничек тә кичектереп булмый. Акча уйламаганда да «агып чыга»: кемдер чирләп китә, машина ватыла, туган көннәр, бәйрәмнәр... Әйе, айлык керем бала сораган һәр нәрсәне алырга мөмкинлек бирә, ләкин – башка чыгымнарны «кысу» бәрабәренә. 200 сумга кирәксез уенчык алына икән, димәк, әнисе эшендә бер көн ашханәгә кермәячәк. Бала белән болай бергәләп исәп-хисап эшләре алып барганда, ул аласы әйберләренә аңлырак карый башлаячак. 

Шәхси бюджет

Гаилә бюджеты турында аңлатуның дәвамы баланың шәхси «хәзинәләренә» мөстәкыйль исәп-хисап алып бара башлавында чагылырга тиеш. Аның инде әзме-күпме кесә акчасы бар. Димәк, бу, югарыда телгә алынган кагыйдәләргә таянып, ул да экономияли, кирәк әйберенә акча җыя ала дигән сүз бит. Әти-әниләрнең теләктәшлеге монда бик зур роль уйный. Мәсәлән, 11 яшьлек Рамил үзенә 9 меңлек гироскутер алырга хыяллана. Әтисе ярты сумманы кушачак, ләкин калганын үзең җыеп кара әле дип киңәш бирә ул аңа. Җәйгә кадәр ярты ел вакыт бар, димәк, алты айда 4500 сум керем таләп ителә, ә бу бер айга 750 сум дигән сүз. Ай саен кесә чыгымнарына бирелгән акчаны экономияләргә, туган көнгә киләчәк акчаларны кушарга (туганнарга һәм дусларга бу хакта алдан әйтеп кую әдәпсезлек саналмый) була. Җәйге каникулларда балаларга эшкә урнашырга мөмкин булуын да онытмагыз. «Олы улыбыз Айзат, мәктәптә укыганда, җәй көне үзе теләп урам җыештыручы булып эшкә урнашкан иде, – дип сөйли «Яңа гасыр» телеканалы журналисты, диктор Гөлназ Гыйниятова. – Без мәҗбүриләмәдек, тик хупладык. Хезмәт хакына китаплар сатып алды. Үзенең шәхси китапханәсен булдырырга хыяллана. Дисциплина, хезмәткә өйрәнү, тир түгеп алган акчаның кадерен белү кебек сыйфатлар өчен менә дигән мәктәп булды ул».

Үсмерләргә киңәшләр. Ничек акча җыярга?
– Керем һәм чыгымнарны язып бару мөһим. Моның өчен смартфонга махсус кушымта урнаштырырга яисә компьютердагы Excel программасында таблица кулланырга мөмкин.
– Экономияли башла. Юк-бар «тәмнүшкәләр» гел кызыктырып тормасын. Кызыккан әйберне алуны берничә көнгә кичектерергә мөмкин. Әгәр ул чынлап та синең өчен әһәмиятле икән – аласың, юк икән – киләсе көнгә үк баштан чыгып очачак.
– Акчаны «копилка»га җыярга ниятләсәң, матурын һәм җайлы гына ачып, ябылмый торганын сайла. «Бурычка» керәм дигәндә – ачылмасын, ватам дисәң – жәл булсын. Көн саен 20 сум салып та, ел буена 7 мең сумнан артыграк сумма җыеп була.
– 14 яшь тулган үсмерләр банкта кертем счеты ачарга хокуклы, кечерәкләр өчен моны әти-әниләре эшли ала. Процентлар ярдәмендә сумманың артуы да күздә тотыла.
– Тиз арада зур табыш вәгъдә итүче мошенниклардан саклан. Азартлы уеннар, финанс пирамидалары, казино, уен автоматларын читләтеп үтү хәерле.
– Акча җыюның схемасын булдыр. Мәсәлән, янчыгыңда атна азагына 245 сум кала икән, аны түгәрәкләп, 200 ен тотарга калдыр, ә 45 сумын банкага салып куй. Яисә ай саен әти-әниләрең биргән 1000 сумның 10 процентын алып куярга гадәтлән.
– Финансларыңны анализла. Талантыңны һзм сәләтеңне үстерә торган шөгыльдә экономияләмиләр, киресенчә, бу үзеңне инвестицияләү дип атала. Күзаллавың, белемең, тәҗрибәң арттыру өчен, акча әрәм түгел. 

 

Ләйсән НИЗАМОВА

Фото: © Егор Никитин / «Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ