Логотип Магариф уку
Цитата:

Кешелек тарихы чүлмәк кыйпылчыгына языла

Археолог дигәч тә, нигәдер чүлмәк белән алтын табучы күз алдына килеп баса. Чынлап та шулаймы? ТР ФАның А.Х. Халиков исемендәге археология институты фәнни хезмәткәре Айназ Илһам улы Хаҗиев дистә елдан артык әлеге иң авыр өлкәләрнең берсендә хезмәт куя. Яшь галим ни өчен әлеге юлны сайлаган да, аның фәнни кызыксынулары нинди катламга кадәр төшә? Әлеге һәм башка сорауларны аның үзенә юллыйк

– Айназ Илһамович, археология кебек иң серле, иң четерекле тармакны тарих белән төптән кызыксынган кеше генә сайлый аладыр. Шул ук вакытта археологның табигать фәннәре,  геология белгечләре белән бер аяктан атлавы да мөһим. Сезнеңчә, археологиянең серенә төшенү өчен нинди алшартлар, сыйфатлар зарур?

– 5 нче сыйныфта Бөтендөнья тарихын өйрәнә башлагач, икенче дәрестә үк укытучым Илдар Фәтхулла улы Сафин янына килеп, “Мин тарихчы булам”, -дидем һәм максатчан рәвештә әлеге хыялны чынга ашыра бардым. Шул вакыттан бирле тарих буенча олимпиадаларда, төрле конференцияләрдә катнаштым. 8-9 нчы классларда Саба районы мәктәпләре арасында узган  фәнни-гамәли конференциядә Атлантида - югалган  архипелаг турында  үз темамны яклап, икенче урын алуым истә калган. Укытучыбыз үзе дә тарихка мөкиббән киткән, үз фәнен тирәнтен белгән зат. Ул үзебезнең Юлбат авылы  тарихын  язып, китап та чыгарды. Тирә-юнь авыллардан экспонатлар туплап үз хуҗалыгында музей да эшләп куйды. Илдар абый минем өчен дөрләгән учакка куәт биреп торучым булды.

Дөрес, мәктәптә узган чараларда алып баручы, гитарачы буларак, катнашып йөргәч, тарих бүлегенә керә алмасам, музыка көллиятенә барырмын төсле иде. Беренче омтылышта ук КФУ га узгач, ул мәсьәлә яңадан калыкмады. Университетта укыган чордан ук Болгарда, Зөя ярымутравында, Астрахан өлкәсендә узган археологик экспедицияләрдә катнаштым. Шул рәвешле тарих мине баш-аягым белән бөтереп алды. Археология,чыннан да, авыр да, серле дә. Без казу эшләре вакытында культуралы катламнар астында нәрсә ятканын белеп тотынмыйбыз. Һәр катлам саен нәрсәдер килеп чыгар дип өметләнеп көтәбез, әлбәттә. Һәм ул шулай була да. Моннан элек, 2010 елларда булса кирәк, Мәскәү археологлары белән берлектә Казаннан 30 чакрым ераклыкта 1551 елда Явыз Иван гаскәрләре өчен форпост буларак төзелгән Зөя утрау-шәһәрчеге территориясендә бер корылманы казыган вакытта агачтан эшләнгән шкатулкага юлыктым. Эче тулы бакыр акчалар иде. Ул вакытта хәтта шәраб базына да тап булган идек. Безнең арада алтын таптым да “ах” иттем дигән нәрсә юк. Ниндидер чүлмәк ватыгы археолог өчен алтын-көмештән дә кыйммәтрәк булырга мөмкин. Дөрес, Болгарда алтын тәңкә тапканым да булды. Кызык хәлләргә тарыган чаклар да бар. Казу эшләре, гадәттә, 2х2 метр араны казыклар кагып бүлеп алып эшләнә. Һәр катлам эшләнгәннән соң ул казыклар күчереп кагыла. Болгарда эшләгәндә шундый бер казыкны тартып алганда аңа ияреп алка, беләзек ише бизәнү әйберләре чыкканы булды.

– Соңгы вакытта кайларда казу эшләре алып бардыгыз?

– Шәхсән үзем 2022 елда Казанның Таҗи Гыйззәт , Мәскәү урамнарында  һәм аңа кадәр Бутлеров урамында эшләдем. XVIII гасырның ахырларына караган культура катламын ачтык. Тәңкәләр, тәмәке трубкалары, керамика,кургаштан коелган сәүдә пломбалары, сөяктән эшләнгән колак чистарта торган җайланма, кара савытлары, тараклар һ.б шуның ише әйберләр табылды.Боларны инде моңа кадәр дә очраган гадәти әйберләр дип карыйбыз. Билгеле, һәр экспедиция үзенчә истә кала. Бигрәк тә, моңа кадәр көрәк тота белмәгән студентлар яки волонтерлар  да килсә, аларга 2-3 ай эчендә бу эшнең бөтен нечкәлекләрен  яңабаштан өйрәтергә туры килә. Казуның да үз методикасы – монда артык кискен хәрәкәтләр ясамыйча, сак кына,  пөхтә итеп, хасиятләп эшләү зарур.Эшнең күләменә карап, казу эшләрендә 20 ләп кеше катнаша. Бу инде җир казучылардан башлап, лаборантларга кадәр дигән сүз. Экспедиция барышында барысын теркәп, фотога төшереп барасың.

– Археолог буларак нәрсә табу турында хыялланасыз?

– Әлегә кадәр Казан территориясендә алып барылган казу эшләре вакытында керамика яндыра торган мич табылганы юк. Мин менә шуны табуга бик өметләнәм. 

– Сез “Казан ханлыгы чоры- урта гасыр керамикасы (XIII - XVI гасыр)” дигән темага фәнни хезмәт язасыз. Керамик савыт-сабаны галимнәр төп табылдык буларак атыйлар. “Ватык савыт-саба бары тик археологка гына уңыш китерә” дигән гыйбарә дә бар хәтта. Ни өчен әлеге темага тукталырга булдыгыз?

– Университеттан соң, ТР ФА нең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтында аспирантура тәмамладым. Теманы фәнни җитәкчем Айрат Габитович Ситдыйков тәкъдим итте.  Казу эшләре вакытында керамика, чыннан да, иң күп археологик чыганак булып тора. Материал күп - эшлә генә. Болгар, Казан ханлыгы чорына кагылышлы сораулар килеп чыкканда Татарстан Фәннәр академиясе Археология институтының директор урынбасары, танылган археолог, тарих фәннәре докторы Фаяз Шәрип улы Хуҗинга да мөрәҗәгать итәм. Күп кенә очракларда ул язган фәнни мәкаләләргә дә таянырга туры килә. Керамиканы галим Тамара Александровна Хлебникова методикасы буенча өйрәнәбез. Ул үзе, нигездә, Болгарны өйрәнгән. Ә узган гасырның туксанынчы  ел урталарында Казан Кремле территориясендә зур казу эшләре башлангач, аны археологик экспедицияне оештыручы-консультант буларак  чакыралар һәм ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр Казан кирмәнендә эшли. Т. Хлебникова бөтен табылган керамиканы тәртип белән этно-мәдәни төркемнәргә – фин-угурлар, Болгар чоры, Казан ханлыгы чорына кагылышлы керамика, рус-татар керамикасы, чит илләрдән кергән керамикасы, дип бүлеп бирә. Беренче карашка, Алтын Урда, Болгар, Казан ханлыгы чорларына караган керамика охшаш булып тоелса да, аларны тотып карауга ук аерып күрсәтергә мөмкин.  Алтын Урда чорына караган табылдыкларның өслеге кытыршы, чөнки комны күбрәк кушканнар, ә Болгар чорыныкы тигез-шома. Ак, сары-кызыл,  кызыл китпеч, көрән-ялтыравык, соры (уртача яндырылган) дип аларны нинди балчыктан ясалуына һәм ничек яндырылуына карап та аеручылар бар.

– 15 август – Археологлар көнен ничек каршылыйсыз?

– Казу эшләрендә булабыз гадәттә. Сезонның утлы табадай кызган чагына туры килә бу дата. Узган ел Әстерхан-Казан арасында поезда уздырдык. Быел да план буенча Әстерханга экспедициягә җыенабыз. Археологлар, башлыча, экстремаль шартларда эшли. Җәй көне без көне буе ачык һавада, челләдә  эшләгәнлектән экспедициядән кап-кара булып кайтабыз.

– Татарстан археологларына башка төбәк археологлары белән бергә эшләү нәрсә бирә?

– Миңа калса, ике як та ота. Бу иң беренче чиратта тәҗрибә уртаклашу. Мәскәү генә түгел, безнең Әстерхан археологлары белән дә уртак эшләребез, проектларыбыз бар.

– Гитарада уйныйсыз, үзлегемнән баянда өйрәндем дидегез, “Казан егетләре” солисты бертуган энегез Айсаф Хаҗиев кебек, шоу-бизнеска китү теләге булганы юкмы? Фәнни эш белән шөгыльләнгән арада ниндидер хоббига, гаилә белән ял итүгә, балалар белән шөгыльләнергә вакыт каламы соң?

– Ханыным Айсылу белән өч бала үстерәбез,  буш вакытта гаилә белән бергә булырга тырышам. Университетта укыганда яшьләр арасында бер бик популяр  төркемгә гитарист булып килергә тәкъдим иткәннәре булды. Ул бик җитди тәкъдим булып тоелмады - бармадым. Миңа калса, тырышлыгың, үҗәтлегең җитсә, һәрнәрсәгә өйрәнергә була. Гәрчә хоббиларым шактый булса да, мин инде үз юлымны археологиядә таптым, каядыр башка җиргә китү турында уйлаганым булмады. Археология инде канга сеңгән әйбер, авылга кайткач бәрәңге казыганда берәр ятрак нәрсә тапсаң да, тикшеренә башлыйсың.  Әтием, Саба агроколледж укытучысы Илһам  Миннебай улы  кебек рәсем ясарга хәвәслегем дә эшемдә ярдәм итә, чөнки рәсем ясау, сызым сызу, реставрация эшләренә кул яту – археолог өчен файдага гына.

Экспедиция фотолары  Айназ Хаҗиев фотоархивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ