Логотип Магариф уку
Цитата:

Киләчәккә юл салучылар

Казанда «Татарстанның ел укытучысы – 2026» Бөтенроссия бәйгесенең республика этабына йомгак ясалды. Быел конкурс баскычлары аша 1,8 меңнән артык педагог узган, шуларның 41е төбәк этабында иң яхшы укытучы исеме өчен көч сынашкан. Быелгы бәйгенең үзенчәлеге дә бар. «Ел остасы-–2026» номинациясен булдырып, урта һөнәри белем өлкәсендә үз һөнәрен намус белән башкаручы оста мөгаллимнәрне ачыклаганнар. Гомумән, әлеге конкурс укытучының һөнәри осталыгын, иҗади потенциалын һәм заманча белем бирү таләпләренә җавап бирү сәләтен комплекслы бәяләү мәйданы булып тора.

Бәйге киңлеге: сайлап алу этабыннан – финалга

Конкурс традицион рәвештә берничә этапта үткәрелә: мәктәп, муниципаль, зона һәм төбәк дәрәҗәләрендә. Быел зона этаплары 20 февральдән 13 мартка кадәр биш муниципаль берәмлектә узды. Финалга иң көчле педагоглар гына үтеп керде.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, бәйге иҗади эшләүче укытучыларны ачыклауга юнәлтелгән.

– Бездә андый педагоглар күп, һәм шулар арасыннан иң лаеклыларын сайлыйбыз. Быелгы конкурста Габдулла Тукайның тууына – 140, Муса Җәлилнең тууына 120 еллык юбилейлар, Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакярлеге елы игътибар үзәгенә алынды. Елны күбрәк шул вакыйгаларга багышладык. Конкурста катнашучылар дәрес, педагогик интервью, мастер-класс, блиц-турнир этаплары аша узды. Бу конкурсны үткәрү республиканың бөтен педагогларына, аларның җитәкчеләренә стимул бирә. Укытучы абруе бүген күтәрелә бара, ләкин мөгаллимнәргә тагын да зуррак игътибар булуын телибез, – дип сөйләде ул.

Министр сүзләренә караганда, быел катнашучыларның уртача яше – 37 яшь, иң яшь педагогка – 21, иң өлкәненә – 55 яшь.

 

Укытучыдан бик күп нәрсә тора

Быелгы бәйгенең төп яңалыгы – «Ел остасы» номинациясе. Ул урта һөнәри белем бирү системасында эшләүче педагогларның ролен күтәрү максатыннан кертелгән.

Әлеге номинациядә җиңүче Түбән Кама шәһәрендәге Н.В. Лемаев исемендәге Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте укытучысы Алсу Казакова «Электр һәм электр механикасы җиһазларыннан файдалану» юнәлеше буенча белем бирә.

– Студентларым – минем энергиям. Урта һөнәри белем педагогы  ул  –остаз, яшьләрне һөнәргә алып керүче. Җиңү көтелмәгән булды, – дип билгеләп үтте ул.

«Ел остасы» конкурсы кысаларында Татарстан Фәннәр академиясенең махсус номинациясе дә тапшырылды. Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятеннән Эльвира Гыймранова, Чаллы педагогика көллиятеннән Елена Ежова һәм Н.Ш. Әхмәтшин исемендәге Түбән Кама педагогика көллиятеннән Светлана Никулина номинантлар исемлегендә. Аларга бүләкләрне ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов тапшырды.

– Укытучыдан бик күп нәрсә тора. Сабада урта мәктәптә укыган чакта, берәр буш сәгатебез булса, ул, һичшиксез, математика укытучысы белән уза торган иде. Аның хезмәте нәтиҗәсендә без 10 нчы класста югары математиканың беренче курсын уздык. Ракета училищесына кергәч, укуы җиңел булды миңа, – дип сөйләде ул.

 

Милли кыйммәтләр сагында

Конкурсның иң төп мизгелләреннән берсе – «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы»сын билгеләүдер, мөгаен. Җиңүчеләрне тәбрикләп, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин чыгыш ясады. Ул, сүзен Фәнис Яруллин шигыре белән башлап, укытучыларның җәмгыятьтәге әһәмиятен ассызыклады. Ул үзенең укытучылар гаиләсеннән чыкканын әйтте.

– Сез – балаларның күңеленә керүчеләр, киләчәкне төзүчеләр. Сез – милләтнең киләчәген кайгыртучылар, – дип, ул татар теле укытучыларына рәхмәтен җиткерде.

Быел «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» исеменә Казан шәһәре Совет районының 11 нче лицее укытучысы Резидә Курамшина лаек булды. Россия төбәкләре буенча җиңүче – Башкортстанның Илеш районы Иске Күктау мәктәбе укытучысы – Венера Галиуллина. Икенче һәм өченче урыннарны Яр Чаллы шәһәренең 79 нчы лицей-интернаты укытучысы Илзам Хаҗиев һәм Мамадыш шәһәре академик Камил Вәлиев исемендәге 2 нче  лицей-мәгариф үзәге укытучысы Зәлия Гыймазова бүлеште.

«Туган телдә тәрбияләү һәм укыту төркеме тәрбиячесе – 2026» номинациясендә җиңүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров котлады.

– Бәйгедә катнашкан һәркем – каһарман. Нәни балаларны көн-төн тәрбияләү белән шөгыльләнгәндә, бәйгедә катнашу кайгысы юк та кебек, ә сез барыбер тырышкансыз, әзерләнгәнсез, – дип, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшләүче педагогларның хезмәтен аерым билгеләп үтте ул.

Биредә Лаеш районының Столбище бистәсендә «Сказка» балалар бакчасында туган телдә тәрбияләү һәм укыту группасы тәрбиячесе Рамилә Абдуллина лауреат исемен алды. Казанның Яңа Савин районында 99 нчы балалар бакчасында туган телдә тәрбияләү һәм укыту группасы тәрбиячесе Гөлчәчәк Лотфуллина – өченче урынга, Бөгелмә районының «Светлячок» 115 нче балалар бакчасында туган телдә тәрбияләү һәм укыту группасы тәрбиячесе Эльвира Бәдриева икенче урынга лаек дип табылды. Казанның Идел буе районында 358 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Галиева җиңүче исемен яулады.

 

Дулкынландыргыч мизгелләр

Бәйге кысаларында, шулай ук «Елның иң яхшы тәрбиячесе», «Педагогик дебют» номинацияләрендә җиңүчеләр бүләкләнде. Республиканың «Ел тәрбиячесе – 2026» исеменә Казанның Авиатөзелеш районында урнашкан 78 нче балалар бакчасы хезмәткәре Елена Бербина лаек булды. «Педагогик дебют» номинациясендә КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ксения Фазылова җиңде.

Конкурсның иң дулкынландыргыч мизгеле – әлбәттә, абсолют җиңүчене игълан итү. «Татарстанның ел укытучысы – 2026» исеменә Казан шәһәре Совет районындагы 121 нче лицей укытучысы Илья Тарасов лаек булды. Яшь педагогка нибары 26 яшь. Ул рус теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, югары һөнәри осталык, заманча методик алымнар куллану осталыгы күрсәтте. Илья Тарасов үзенең уңышында остазларының өлеше зур булуын билгеләп үтте һәм конкурсның үсеш өчен зур мөмкинлек булуын ассызыклады.

– Бу җиңү – бик зур җаваплылык. Әлеге исем мәгариф системасының югары стандартларына туры килүне таләп итә. Мин баштан ук үземә: «Бернидән курыкма, максатыңа туры бар. Хәзер шул югарылыкны сакларга кирәк. Федераль этап башка төбәктәге укытучылар белән үзара тәҗрибә алмашу мөмкинлеге бирәчәк, – дип сөйләде ул.

Алга таба Илья Тарасов республика данын «Россиянең ел укытучысы – 2026» федераль этабында яклаячак.

«Ел укытучысы» конкурсы педагог һөнәренең җәмгыятьтәге әһәмиятен ассызыклау белән беррәттән, мәгариф системасының үсеш юнәлешләрен дә билгели, инновацион алымнарны таратуга ярдәм итә. Быелгы нәтиҗәләр укытучының  белем бирүче генә түгел, ә киләчәк буынны тәрбияләүче төп көч булуын тагын бер кат раслады.

Альберт САБИР фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ