Кирәкле комиссия
Керпе дә баласын «йомшагым» дип сөйгәнен беләбез. Әнә шул йомшаккайларыбызның уңышсызлыгы йөрәгебезгә энә булып кадала. Балалар бакчасында шигырен ятлый алмый дип тәрбиячеләре зарлана, мәктәптә бер фәннән дә алдырып китә алмый, өй эшләрен эшләү тәмам газапка әйләнә... Белем бирү программасын үзләштерә алмауның сәбәпләре тирәндәрәк, физик яки психик саулык белән бәйле булуы турында шик соңлап уяна... Психологик-медицина-педагогик комиссия (кыскача ПМПК дип йөртелә) – әнә шундый катлаулы очракларны ачыклауда ярдәм итү чарасы.
Юкка бәйләнәләрме?
ПМПК узар өчен белем бирү йортыннан яисә медицина учреждениесеннән юллама нигез булып тора, шулай ук ата-ана үз теләге белән дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала. Шунысын ассызыклыйк: комиссия узу-узмау ата-ана яисә баланың рәсми вәкилләре ихтыярында, беркем дә аларны мәҗбүр итә алмый. Шуңа күрә ПМПК бары тик әти-әниләрнең гаризасы нигезендә үткәрелә.
Мөгаллимнәр балама юкка бәйләнә дип уйлаучы әти-әниләр дә юк түгел. Укытучы-тәрбиячеләрнең сүзенә колак салып, объектив булырга тырышып карыйк:
1. Куллардагы моторика тиешле дәрәҗәдә үстерелмәсә, бала бакчада аппликация, конструкторлар, пластилин әвәләү кебек шөгыльләрне авырдан башкара, мәктәпкә киткәч исә язганда, рәсем ясаганда, кайчы кулланганда кыенга туры киләчәк.
2. Хәрәкәтләр үз яшенә туры килми, артык салмак, тотрыксыз. Моны аеруча физкультура дәресләрендә яисә бакчада биегәндә сизеп алырга мөмкин.
3. Сөйләмдәге тайпылышлар. Кайбер авазларның мәктәптә дә дөрес әйтелмәве. Сүзлек запасы булмау яисә җөмләләрне бәйләп сөйләшә алмау.
4. Беренче сыйныф азагына укырга һәм язарга өйрәнмәү – монысы инде берничек тә кире кагып булмастай аргумент.
Утырыш алдыннан әңгәмә
Утырыш башланганчы, һәрчак әти-әниләр белән алдан әңгәмә корыла. Комиссия составында дефектолог, логопед, психолог, социаль педагог, табиб эшли. Баланың үзенчәлекләрен исәпкә алып башка белгечләр дә чакырылырга мөмкин. Бала белән бер белгеч әңгәмә кора, калганнары күзәтеп утыра. Комиссияне үтү имтихан тапшыруга тиң булмасын өчен ул дустанә әңгәмә формасында уза. Күзәтүләремнән чыгып шуны әйтә алам: беренче минутларда бала бөтенләй үзенә охшамаган сыман тоела: йә берни дә дәшми, йә киресенчә, кыланып тора, чәчләрен боргычлый, кулларын кая куярга белми, туктаусыз битенә кагыла һ.б. Белгечләр бу гадәтләргә күнеккән, баланың хәленә керә, җылы аралашырга тырышалар. Биремнәр бала өчен гадәттә таныш, артык кыенлык тудырырга тиеш түгел:
– Үзе һәм якыннары турында сораулар бирелә, аларның исемнәре, һөнәрләре турында сорау булырга мөмкин.
– Әйләнә-тирә мохиткә кагылышлы күзаллавы турында сораулар. Төсләр, форма, размерларга бәйле биремнәр, мисал өчен, үсемлекләр белән җәнлекләр рәсемнәрен аерырга кирәк.
– Логик уеннар. Баладан рәсемнәр арасыннан артыгын сайлап алырга яисә бер уртак билге буенча берләштерергә сорарга мөмкиннәр.
– Хәтер өчен уеннар. Әйтик, бала каршында билгеле бер эзлеклелектә рәсемнәрне тезәләр, аннан урыннарын алмаштыралар. Нәрсә үзгәрүен тоемлап алырга тиеш.
– Сөйләмне тикшерү биремнәре. Рәсем буенча ниләр сөйли алуы, аңа билгеле хәреф һәм авазларны атавы, сүзләргә синоним һәм антонимнар сайлый алуын тикшерәләр.
– Унга чаклы һәм кирегә саный алуын, яшенә карап кушу-алу күнекмәләре булуы карала.
Әти-әниләрнең ярдәмгә омтылуы табигый булса да, белгечләр моны бу очракта хупламый. Сабый нәрсәнедер дөрес эшләмим ахры дип шикләнә башлый, фикере чуала. Иң элек яңа шартларга һәм кешеләргә күнегергә кирәк, баланың шундук җавап бирмәве бар нәрсәне онытты яисә нидер белми дигән сүз түгел. Белгечләр моны аңлый һәм контрольдә тота. Бераз булышып җибәрүгә сөйләшү темасын аңлавын тоемлыйлар икән, балларны киметмиләр.
Әлеге комиссияне үтүнең максаты – алга таба балага ярдәм итү өчен баланың үсешендәге һәм белем алуындагы кыенлыкларның сәбәпләрен ачыклау.
Төп бурыч – гаиләгә ярдәм итү
Әти-әниләргә гыйбрәт өчен комиссия составында эшләү тәҗрибәмнән берничә очракны мисал итеп китерәсем килә. Биш яшьлек Дамирның (исемнәр үзгәртелде) балалар бакчасындагы программаны үзләштерүдәге кыенлыклары турында тәрбиячеләре әти-әнисен кат-кат кисәтә. Рецетив сөйләмдә тайпылышлары турында психиатрдан белешмәләре дә бар. Бала өчен уңайлырак программа сайлау максатыннан, аңа әлеге комиссияне үтәргә киңәш биргәннәр. Әти-әниләре баладагы проблеманы күрергә теләми, тәрбиячеләрен гаепли, ПМПКга да кәефсез килүләре күренеп тора иде. Дулкынлану түгел, ә бик негатив киеренкелек иде ул. Аралашу башында ук, бала борчылудан үз фамилиясен, якыннарының исемен һәм урамдагы ел фасылын да атый алмады. Шулчак әнисенең ярсып: «Ничек инде белмисең? Әле генә кабатладык бит!» – дип җикеренүеннән болай да хөкемдар каршында торган сыман бәләкәч бөтенләй куырылып килде. Ул арада ананың ярсуы комиссия әгъзаларына күчте: «Баламны акылсызлар рәтенә кертергә җыенасыз!» Бала бит әнисенең кәефен тоеп тора, ахыр чиктә ни булуына төшенмичә елап ук җибәрде.
Комиссия әгъзаларының төп бурычы – гаиләгә ярдәм итү. Йөрәк парәсенең башка яшьтәшләреннән укуда бераз артта калышуын, нәрсәнедер үзләштереп бетермәвен күрү – әлбәттә, ата-ана өчен стресс. Барыбыз өчен дә балабыз иң-иңе бит, аңа булган теләкләребез дә иң изгесе. Ләкин проблема бар икән, аңа күз йомып, гаилә үзе үк алдана. Тикшеренүдән соң тиешле нәтиҗәләр чыгарылып, кирәкле белгечләр белән эш алып барылса, бала өчен файдага гына булачак бит.
Шунысы да мөһим: тикшерү нәтиҗәләре турында белешмә тәкъдим-рекомендация характерында була. Әлеге белешмә балалар бакчасы һәм мәктәптә адаптив программа буенча белем алырга нигез булып тора. Ата-ана баласының үсеше турында объектив бәяләмә ала, ә андагы киңәшләргә колак салу-салмау аның үз карамагында.
Чарасыз калганда
Тагын бер очракны искә алып узам. Алтынчы сыйныфта укучы Илмир инде күптән мәктәп материалын үзләштерүдә артта сөйрәлә. Дәресләрне күп калдыра, сыйныфта үз-үзен тотышы белән иптәшләренә һәм мөгаллимгә комачаулый. Әти-әниләре өй эшләрен әзерләргә ярдәм итәләр, һәр кич үзе бер газапка әверелә. Укытучылары зарлана торгач, психиатрга мөрәҗәгать итәләр, ә ул баланың психик үсешендә тайпылышлар булуын әйтә. Илмир әнисе белән килде. Ана кешенең йончыганлыгы күренеп тора. Ул шундук күңелен бушатырга кереште, улы каршында ук аннан зарланырга, ачыктан-ачык тәнкыйтьләргә тотынды. Белгечләр әни кешене читкә алып китеп яңадан аерым сөйләште, аның барлык сорауларына ачыклык кертеп, киңәшләрен бирде. Баланы тынычландырып, тикшеренү үтәргә үгетләү дә шактый кыенга туры килде. Алтынчы сыйныфка кадәр изаланып, улларындагы проблеманы үзләре хәл итәргә тырышып, инде нишләргә белми тәмам чарасыз калган иде әлеге гаилә. Биредә баланың укуда артта калуы гына түгел, ә тагын да куркынычрагы – якын кешеләре белән мөнәсәбәтләре дә җеп кебек тартылган иде.
Комиссия үтәргә әзерме?
– Кагыйдә буларак, әти-әниләр булачак «имтихан»га бала белән кичтән үк әзерләнә башлый. Бу әзерлек якыннарының өметен акламау ихтималыннан куркырлык булмасын. Кабатлаудан зыян юк, ләкин аны уен формасында башкарыгыз.
– Белгеч белән аралашуга кагылышлы киңәшләр бирегез. Иң элек, курыкмасын. «Сорауларга җавап бирергә курыкма. Әгәр нишләргә икәнен белмисең икән, андагы апа яисә абыйлардан ярдәм сора, алар һичшиксез ярдәм итәчәк».
– Комиссия каршына керер алдыннан телефон бирмәгез. Видео карау, уеннар уйнау нәтиҗәсендә бала бераз «тормозлана», аңа игътибарын туплау кыен булачак. Озак көтеп алҗымас өчен тикшеренүгә бик үк алдан килергә киңәш ителми.
Әти-әниләр колагына
– ПМПК вакытында комачауламагыз, тын гына күзәтегез. «Син бит моны беләсең», «Оялма инде, җавап бир» дип теләктәшлек белән әйтелгән сүзләр, киресенчә, киеренкелекне арттыра гына. Бер белгеч тә кечкенә кешене «батыру» яклы түгел, ул аралашу барышында материалны үзе сайлый, аңлата, биремне дә бала аңларлык рәвештә җиңеләйтергә мөмкин.
– Дүрт яшькә кадәрле сабыйларның сөйләмендә тоткарлыклары булса, дәшмәскә дә мөмкиннәр. Бу очракта ата-аналар бала үсешендәге кыенлыкларны бәяләү өчен махсус видео әзерләргә тиеш була.
– Бала үзен ничек кенә тотса да, комиссиядән чыккач тәнкыйть сүзе ишетергә тиеш түгел. Бу «имтихан» аның хәтерендә уңай тәҗрибә булып уелып калсын. «Син молодец, шулкадәр тырыштың. Мин канәгать. Белмәгәннәрен алга таба өйрәнербез», – дип, күңелен күтәрегез. Балада үзенә ышаныч уянса, уңай хисләр калса, алдагы сынаулардан куркып калмаячак.
ГМ-ИНФО
ПМПК эшчәнлеген Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 2013 елның 20 сентябрендә кабул ителгән 1082 нче номерлы приказы белән ныгытылган психологик-медицина-педагогик комиссия турындагы нигезләмә көйли. Аның нигезендә әти-әниләр түбәндәге хокукларга ия:
– баланың биремнәрне үтәвен, сорауларга җавап бирүен, комиссиянең нәтиҗәләр чыгарганда фикер алышуын тыңлап утырырга, үз карашын белдерергә;
– комиссия әгъзаларыннан баланың укуын һәм тәрбиясен оештыру буенча консультация алырга;
– җирле комиссия белешмәсе белән килешмәгән очракта үзәк комиссиягә мөрәҗәгать итәргә.
БУ МӨҺИМ!
Төрле дәрәҗәдә белем алу өчен адаптацияләнгән төп белем бирү программалары белән махсус реестрда танышырга мөмкин: https://fgosreestr.ru/
Светлана Гайфетдинова,
Түбән Кама шәһәре диагностика
һәм консультация үзәге педагог-психологы
Комментарийлар