Логотип Магариф уку
Цитата:

Китап укыр чак

27 октябрь – Халыкара мәктәп китапханәләре көне. Шушы уңайдан Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба районы китапханәсенә багышланган язманы тәкъдим итәбез.

Туган телне саклауның иң үтемле юлы – балаларга китап укыту. Моны галимнәр һәм мөгаллимнәр генә түгел, һәммәбез белә. Әмма бар гамен һәм вакытын гаджетлар яулап алган замана баласын китап дөньясына ничек тартырга мөмкин? Бу эштә үз ысулларын табучылар тәҗрибә уртаклаша.

«Районыбыз белән укыйбыз»

Ләйсән БИЛАЛОВА,

Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба районы китапханәсе директоры:

– Җәйге ял вакытында чаралар күп уза, ләкин системага салынмаган булса, аларның нәтиҗәсе калмый. Китап уку бер көнлек кенә шөгыль түгел, ул матур гадәткә әверелергә тиеш. 2019 елда китапханәбездә «Җәйге китапханә» проекты башлап җибәрдек. Бик гади генә итеп башланып китте ул. Асылы түбәндәгедән гыйбарәт.

Үзебезнең балачактан укып үскән китапларны барладык. Социаль челтәрдәге китапханәбез битенә биремнәр куеп бардык.

Дүшәмбе көнне язучының иҗат юлы, чәршәмбе көнне аның иҗаты белән таныштырабыз. Катнашучылар алар белән танышып барырга тиеш. Ә җомга көнне без биргән мәгълүматлардан, китапханәгә килеп укыган китапларыннан чыгып җавап табарлык берничә сорау-бирем бирәбез. Бала бу сорауга җавапларны дәфтәргә язарга тиеш.

Дәфтәрләрнең тышын бизәп, эченә матур чакыру яздым: «Кадерле укучым! Сине халкыбызның энҗе бөртеге кебек матур әдәби теле белән танышырга чакырам. Әйдә, бергәләп китаплар укыйбыз». Шуларны районыбыздагы балаларга өләшә башладык.

Саба районының 29 авылында китапханәләребез бар. Берләшеп тотындык. Балаларны җыйнадылар, исемлекне булдырдылар. Кунакка кайтучылар да күп иде. Биремнәрне атна саен биреп бардык.

Шулай җәй үтеп тә китте. Барлык дәфтәрләрне җыйнадык, укыдык, бары тик 46 баланы гына җиңүче дип билгеләдек. Бер генә атнаны калдырса да, ул җиңүче була алмады. Августның 25 ендә барысын җыйнап, бәйрәм үткәрдек. Балалар шагыйрьләрен чакырдык, матур очрашу итеп уздырдык. Бакчадагы барлык чәчәкләрне кисеп алып килдек, карандаш-линейкалар алдык. Шушы юк кына әйберләрдән 1 сентябрьгә матур букет ясау буенча осталык дәресе үткәрдек.

Әти-әниләр, әби-бабайлардан шулкадәр җылы кайтавазлар килде. Балалар җәй буе китапханәгә йөрде, китап укыды, язу күнекмәләрен онытмады. Әти-әниләр соравы буенча, без проектны дәвам иттек һәм ул «Әдәби алан» проекты дип аталды. Эшчәнлек ел әйләнәсе дәвам итә. Шушы 6 ел эчендә бөтен балалар язучыларының иҗатларын һәм тормыш юлларын өйрәнеп чыктык. Матур әдәбиятны гына түгел, татар халык авыз иҗатын, татар халык әкиятләрен, республикада яшәүче халыкларның киемнәрен, ризыкларын, бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен өйрәндек. Узган ел Сабада Габдулла Тукай паркы ачылды. Шул уңайдан ел буе Тукайның әсәрләрен укыдык. Ә быел инде Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан сугышта катнашкан татар язучыларының тормыш юлын, иҗатын өйрәнәбез.

«Әдәби алан», балаларныкы гына булудан туктап, өлкәннәрне дә үзенә тартты, бер оешма да читтә калмады. Проект кысаларында быел 1–14 февраль аралыгында районыбыз белән берлектә сугыш турындагы китапларны укыдык. Китапханәдәге китаплар кулларга өләшенеп беткәч, онлайн вариантларын эзләп табып өләштек.

3000 нән артык кеше «Утлы еллар авазы» дип аталган әдәби марафонда катнаштык. Бер генә булса да шигырь яисә әсәр укырга дигән нияттән башланган иде, бер белән генә туктап булмады инде, башыбыз белән чумып укыдык. 1347 бала катнашты. Бабайларының батырлыклары турында сөйләделәр, рәсемнәр ясадылар.

Балаларның уку дәртен алга таба үстереп тору өчен, күңелләрен дә күрә белү кирәк. Проект нәтиҗәләре елга ике тапкыр ясала. Җәй көне турында  әйттем инде. Кыш көне балалар өчен татарча Яңа ел бәйрәме уздырабыз. Сабаның авылларыннан килгән балаларны татар Кыш бабае котлый, бүләкләр тарата. Беренче елны проектта катнашучылар күп түгел иде, географиясе дә үзебезнең район белән генә чикләнде. Хәзер инде 6 нчы сыйныфка кадәрге күп баланы проектка тарта алдык. Көндәлек бу эшне 500 дән алып 1000 гә кадәр бала алып бара. Әби-бабайлар Мәскәү, Казан, чит өлкәләрдә яшәүче оныкларын барлап кына тора: җәй көне катнашып таралышкан балалар да ел дәвамында «Әдәби алан»да китап укуларын дәвам итәләр. Иң мөһиме: балалар татарча китап укыйлар, язалар һәм сөйләшәләр.

Китап укыган өчен – «валюта»

Гөлфия КОНЕЕВА,

Казан шәһәренең Мирза Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназиясе башлангыч сыйныфлар укытучысы:

– Кешенең рухи үсешенә, бигрәк тә балачакта, китапның ни дәрәҗә йогынты ясавын бәяләп бетереп булмый. Нәкъ менә китап уку аша баланың шәхесе, аңы, дөньяны күзаллавы, сөйләм байлыгы формалаша.

Ләкин хәзер мәгълүмат алуның һәм буш вакытны уздыруның башка төрләре китапка көндәш: Интернет, мобиль уеннарның еш кына файдага караганда зыяны күбрәк. Укытучы буларак, минем максатым – әдәбият белән кызыксындыру ярдәмендә грамоталы китап укучылар тәрбияләү. Шуңа күрә китапта нәрсә язылуын гына түгел, ә ничек язылуына да игътибарларын җәлеп итәм, китапта әңгәмәдәш күрергә, үзеңә мөрәҗәгатьне тоярга һәм геройлар өчен борчылырга өйрәтәм.

Ничек итепме?

1. Сыйныфтан тыш укуны «укучы валютасы» ярдәмендә оештыру. «Укучы валютасы» дигәндә, «читалыш» дип аталган кәгазь бонуслар күз алдында тотыла. Укучыларга чирек саен укырга тиешле әсәрләр исемлеге һәм һәр әсәргә кагылышлы 3–4 биремнән торган сораулык өләшәм. Укучылар җавапларны үзләренең махсус укучы көндәлегенә язып бара. Җавапларны укуга, баланың әсәрне укуы-укымавы, аңлавы-аңламавы шундук аңлашыла. Җаваплар төгәлрәк яисә оригинальрәк булган саен, «читалыш»ларның номиналы да аерыла. 1, 2 яисә 3 «читалыш»ны, көндәлекләрне укыганнан соң, дәфтәргә беркетелгән «кесә»ләргә салам.

Балаларның укылган әсәр буенча фикерләрен ишетү – иң кыйммәтлесе, шуңа күрә дәрестә мондый сөйләшүләрне даими уздырабыз. Чирек азагында нәтиҗә ясала: кайсы геройлар ошады, ни ошамады. Сыйныфта көтеп алынган ярминкә гөрли: «читалыш»ларны канцелярия кирәк-яракларына, кызыклы китапларга алмаштыралар. Укучыларның үзләре көч куеп җыйган «читалыш»ларына алган әйберләре шулкадәр кадерле була.

Китаплар исемлеге турында берничә сүз: әсәрләрне төрледән-төрлене сайларга тырышам, биредә классиклар да, заман авторлары да, чит ил язучыларының да әсәрләре бар. Дуслык, хөрмәт, яхшылык эшләү, гаделлек, тырышлык кебек сыйфатлар турында тасвирланганын сайлыйм.  

2. «Рольләргә бүлешеп уку» ысулы.

Балаларга өлкәннәр белән бергәләп уку ошый. Укытучы белән  рольләргә бүлешеп укыганда, төрле геройларның кәефләрен, холкын тапшырырга тырышабыз, бу шөгыль мавыктыра. Кайчакта кайбер өлешләрен уйнап та күрсәтәбез. Өйдә дә әти-әниләре белән яраткан уенчыкларын кулланып укырга киңәш итәм.

3. «Мин – сиңа, син – миңа» уены.

Балалар партадашлары белән бер-берсенә әсәргә кагылышлы сораулар уйлап чыгаралар. Азактан иң шәп сорауны ачыклыйбыз.

4. «Презентация» ысулы.

Сыйныфка алып килгән теләсә кайсы китапка шәп реклама ясарга тырышам. Рәсемнәрен күрсәтәм, иң кызыклы өлешләрен укыйм, сюжет белән мавыктырам да күзләре кызыксынып яна башлагач туктыйм, әсәрнең ни  белән тәмамлануын сөйләмим. Мөстәкыйль рәвештә укып белсеннәр. Балаларның үзләре алып укыган китапларын да алып килеп, шул рәвешле таныштырулары сөендерә.

Китапларны гына рекламалап калмыйбыз, кайбер әдәби әсәр геройлары үзләре безнең сыйныфка кунакка килә. Әйтик, узган Яңа елда сыйныф бүлмәсен бизәгәндә, тематика итеп «Щелкунчик» әкиятен сайладык. Геройлар сыйныфта барлыкка килгәнче, укучылар барысы да әкиятне укыдылар һәм иртән бизәлгән бүлмәнең ишеген ачуга таныш геройларны күреп «ах» иттеләр.

Әти-әниләргә киңәшләр:

– Китап кибетләренә йөрү гадәтен булдырыгыз. Теләгәнен бала үзе сайласын.      

– Китап укуда әти-әни үрнәген күрсен.

– Укыган китаплар турында өйдә фикер алышуны гадәткә кертегез.

– Балалар белән бергәләп укыгыз. Хәтта балалар үсеп җитсә дә, әти яисә әнинең укуын тыңлау аларга бик рәхәт, аларны да җылыта. Йоклар алдыннан укуны чиратлаштырыгыз: бүген әни өчен бала укый, иртәгә бала өчен әнисе укый.

1 сентябрь валютасы

1 сентябрьдә очрашкач, бер теманы сайлап, уен яисә викторина  форматында дәрес уздырабыз. Белемнәрне искә төшерәбез, яңа мәгълүмат белән бүлешәбез. Иң актив укучылар ел дәвамында үз көчендә була торган валюталар белән бүләкләнә. Мәсәлән, «Анти-икеле» бер «икеле»нең журналга төшмәвеннән саклап кала алачак, бер атна дәвамында дустың белән бер партада утыру, бер тапкыр дәрес әзерләмәү хокукы бирә торганы да бар. Купоннарны кулланырга уйласаң, укытучыга тапшырасың, бары бер генә тапкыр кулланырга була. Укучылар өчен бу бүләктән дә, акчадан да кызыклырак мотиватор.

Виджет фотосы – Шедеврум

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ