Логотип Магариф уку
Цитата:

Күкләрдә язылган язмыш

Антонов-Гыйззәтуллиннар – укытучылар династиясенең бишенче буыны. 264 ел стажы булган династиянең һәр буыны республика мәгарифе тарихында игелекле эзен калдырган. Бүгенгеләр исә, чылбырның өзелүенә юл куймыйча, ата-баба һөнәренә тугрылык саклый. Антонов-Гыйзәтуллиналар династиясенең дәвамчылары белән Гаилә елының шәһәрдә узган ачылыш тантанасында танышкан идек.

Һөнәргә тартылу

Бүгенге көндәге иң өлкән героебыз – РФның Мәгариф отличнигы, 41 елын башлангыч сыйныф укучыларына белем бирүгә багышлаган  Нера Гыйззәтуллина белән Менделеевскиның  4 нче гомуми урта белем мәктәбендә очрашуыбызның сәбәбе бар. Әлеге еллар эчендә шушы мәктәп ишекләрен аның йөзләгән укучысы ачып кергән. Безнең белән күрешүгә Нера ханым хезмәтен зурлауның бер символы булган күкрәк билгесен тагып килгән иде. Өлкән яшьтәге педагог,  мәктәп диварларын күзли-күзли,  укытучыга хас итагатьлелек белән укыткан мәктәбе, балалары турында  сөйләргә талпынды. Ярты гомерен уздырган уку йортын күргәч, Нера Степановна нинди хатирәләрен яңартты икән?

­– Әлбәттә, гомерләрен укытучылыкка багышлаган әнием һәм  әтиемне искә төшерәм,  – дип башлады сүзен чал чәчле Нера ханым.  Әнием Рабига Нигъмәтҗан кызы Әхмәтҗанова белән әтием Степан Иван улы Антонов –  бер төркемдә укып, Алабуга педучилищесын тәмамлаган кешеләр.  Бу педагогик династиянең нигезен Степанның бабасы Николай Антонов салган.Ул  Алабуга районы Үмәк авылының  чиркәү-мәхәллә мәктәбендә егерме дүрт ел  укыткан. Аның улы Иван Антонов кырык дүрт ел гомерен Әгерҗе районында математика укытуга багышлаган.  Әтием  Степан Иван улы  Бондюг районында егерме өч ел рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләде.

Мин  башлангыч сыйныф укучыларына кырык елдан артык белем нурын сипкән әнием юлыннан киттем. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, башта пионервожатый булып эшләп алдым. Аннан, аның кебек үк, Алабуга педучилищесында һөнәри белем алып, хезмәт юлымны Менделеевск шәһәренең 4 нче мәктәбендә башладым. Кырык бер ел сизелми үтеп киткән. Ул вакытта укытучы бик дәрәҗәле кеше иде. Белемле кешенең абруе һич тә  җитәкченекеннән ким булмады. Мәктәп коридорыннан  атлаганың ишетелүгә, «укытучы килә» дип, укучылар катып калалар иде. Хәзергеләр, ни кызганыч, өлкәннәрне этеп җибәрергә дә  күп сорап тормыйлар. Әле дә күз алдымда, әни белән әти эштән кайткач: «Балалар белән бүген контроль эш үткәргән идем, менә шулар әйбәт  язганнар», – дип, эш көннәренең ничек узуы турында үзара гәп корып утырырлар  иде. Ә мин  аларны тыңлап куана, хәтта елый идем. Аларның шулкадәр тәрбияле, дәрәҗәле булулары мине сокландырып кына калмады,  үземнең дә аларга охшыйсым килде. Еш кына хыялымда укучыларымның: «Исәнмесез, Нера Степановна!» – дип исәнләшеп китүләре күз алдыма килә торган иде. Әнә шундый уй-хыяллар мине педагоглык дөньясына алып кереп китте!» – дип  дәвам итте истәлекләрен Нера  Степановна.

Аның язмышын ике кызы  – ­ Лилия Гыйззәтуллина һәм Клара Кәримова кабатлыйлар: олысы да, кечесе дә  бала вакыттан ук укытучы булып уйнап, хыялланып үскәннәр. Лилия Камилевна балачактан математика белән кызыксынган, саннар белән мавыккан һәм: «Укытучы булам», – дип, еш кабатлаган. Ә олы кызы Клара Камилевна, бүтән балалардан аермалы буларак,  әти-әнисен, балалар бакчасыннан өйгә кайтырга теләмичә, аптыратып бетергән. Бөтен балалар өйләренә кайтып киткәннән соң да тәрбиячесенең пианинода уйнавын  көтеп утырган кызчык.

 Кызларында балачактан ук педагог төсмерләрен күргән Нера Степановна: «Элек профориентация дип махсус шөгыльләнү булмады. Ул эш белән алып барылды. Педагогикада вак-төяк юк. Балага: «Башлыгың кыеграк тора бугай, матурлап   куйыйк әле», – дип, йомшак кына дәшәсең икән, ул укытучыга гына түгел, укытучы һөнәренә дә мәхәббәт белән караячак. Хәзер укытучыларның да, ата-аналарның да шушы рәвешле бала күңелен яулап алу өчен ни вакытлары, ни теләкләре  юк,  әмер бирү заманына күчтек. Андый ысул белән тәрбияләргә тырышу баланың нерв системасын какшата, укырга, эшләргә теләген юкка чыгара бит. Әйдә, бу әйберне бергәләп урынына куйыйк әле, дисәң, бала, сүзеңне тыңлап, синнән алда йөгерәчәк»,  – диде, үз тәҗрибәсенә таянып.

 Өлкән укытучы уйлары

Нера ханымның тормыш иптәше Камил Гыйззәтуллин башка һөнәр иясе булса да, алар бер-берсе белән уртак тел табып, килешеп яшәгәннәр. Иреннән кадер-хөрмәт күреп гомер иткән бәхетле мөгаллимәнең гаилә кыйммәтләре турында сөйлисе, хәзерге аерылырга гына ашкынып торган парларга үз фикерен җиткерәсе килде. «Ирем белән бер урамда, балачактан бер-беребез белән аралашып үстек. Әти-әниләребез дә бер-берсенә чәйгә йөрешәләр иде. Нәселен белеп, гаилә корган парларның тормышы да ныклы  була, диләр. Бүгенге яшьләргә гади сөйләшү җитми кебек. Бер-берсен күрмичә, аралашмыйча, бер бүлмәдә  кулларына телефон тотып утырган ир белән хатынның киләчәге нинди булырга мөмкин? Мин беркайчан да гаиләдә сүзләшергә сәбәп эзләмәдем. Ирем дә каты сүзләр әйтеп борчымады. Хатын-кызның бар эшне үзе башкарып, үз өстенә алуы аны бәхетсезлеккә генә китерә. Әти-әниләр безгә: «Син баш, ә син койрык кына булырсың»,– дип начар киңәш бирмәделәр. Киресенчә, юлны бергә үтәргә кирәк, бергә карын да көрәргә, чәчәкләрне дә бергә үстерергә кирәк, дип әйтеп калдырдылар. Минемчә, ике дөнья «капчыгын» – өй эшен, хөкүмәт эшен бергә тарту мөһим.  Эшсезлек арту сәбәпле,  ир  кешеләрнең  дә дәрәҗәләре бик нык кимеде шул», – ди, бүгенге  өлкән укытучы, яшьләрнең бәхетле булуларын теләп.

Аның фикеренчә, балаларга хәреф таныту гына түгел, гаилә кыйммәтләре турында да кече яшьтән үк сөйләсәң, «Әтиеңне яратасыңмы?», «Ул кем булып эшли?»  кебек сорауларны балаларга ешрак бирсәң, бала аңында гаилә турында дөрес фикерләр формалашыр иде. Чөнки бүген 6–7 нче сыйныфларда укучылар ата-анасының  кем булып эшләгәнен белми хәтта. Сүз уңаеннан: «Сез үзегезгә дә, балаларга да таләпчән укытучы булгансыздыр, әйеме?»– дип сүз катам әңгәмәдәшемә.

­«Бик каты хисаплы, таләпчән укытучы дип истә калдырганнардыр мине укучыларым. Чөнки тәнәфестә  йомшак сөйләшсәң дә, дәрестә икенче форматта аралашуга күчәсең. Башлангыч  сыйныф укытучысы буларак, баланың  нәрсә белән кызыксынганын белү, аларның психологиясен аңлау өчен уен аша сөйләшергә тырыша идем.  Әти-әниләр җыелышында һәрвакыт психология мәсьәләсенә, әти-әниләрнең балага булган игътибарына басым ясый идем. Аяныч, бүген балаларының тапкырлау таблицасын начар белүләренә ата-ананың исе китми, – диде  Нера Степановна, соравыма җавап итеп.  Белем алулар катлаулана бара торган заманда иң кирәкле тапкырлау таблицасын истә калдыра алмаучы буын өчен борчылган укытучы мәгариф системасындагы кайбер үзгәрешләр белән дә килешми:

– Бәләкәйдән үк бала тапкырлау таблицасын белсә, математиканы уңышлы үзләштерәчәк. Башлангыч мәктәптә моңа игътибар итмәүләре борчый мине. Билге куймау мәсьәләсе белән дә килешеп бетә алмыйм. Таләпчәнлекнең кимүе балаларда ялкаулык кына тәрбияли. Беренче сыйныфта балаларны  дәрестә уйнату нигә кирәк икән? Балага балалар бакчасында җиде ел уйнау азмыни? Алайса аны беренче сыйныф дип атамаска кирәктер. Балага карандаш, китапны чиста кул белән тотарга өйрәтү – шулай ук бик мөһим нәрсә. Әйберләргә сак мөнәсәбәт шуннан башлана бит.

Шәһәрнең бер башыннан икенче башына түгәрәкләргә йөртеп арыган ата-ананың баласына эш тәрбиясе бирүгә вакытлары да калмый бүген.  «Әйдә, бәрәңге әрчеп куйыйк әле. Син ипиләрне кисеп куй, өстәлне әзерлик», – дип, балаларны матур итеп өстәл хәстәрләүгә бөтенләй җәлеп итмиләр.  Кечкенәдән кашыкларны, савыт-сабаларны матур итеп куярга өйрәтергә кирәк. Бала вакыттан алган тәрбия  гомер буена җитә, үзеңнән дә кала, – ди  Нера Степановна.

Лаеклы ялларын, картлык көннәрен оныклары белән үткәрүче Нера ханымны тыңлыйсың да, ул әле дә күңеле белән мәктәптә, балалары янында кебек тоела. Нинди генә сорау юлласам да, аның бар җаваплары балалар һәм аны борчыган уйларга  бәйле иде. Мәктәбен сагынып яшәгән укытучы очрашуларны,  Белем көне бәйрәмнәрен бер дә калдырмый. Мәктәптә йөгерешеп йөргән балаларны күргәнгәме, ул тагын үзен борчыган сораулар белән уртаклашырга ашыкты:

– Компьютерда, я телефонда уйнап утырган балаларын вакытында йокларга яткырмыйлар. Мәктәпкә барыр алдыннан йокыдан  торгызып, караватыннан өстерәп төшереп, этеп-төртеп, ишекне ябып калу  хәзер күп гаиләләргә хас. Иртән су да, чәй дә эчми кала бала. Шуннан соң ул дәрестә йоклап утырырга мәҗбүр була. Аңын югалтып егылган  очраклар да  аз түгел бит. Йокы туймау укуга зур зыян китерә. Мәгариф системасына күп үзгәрешләр кирәк әле. Лаеклы ялдагы укытучы буларак, минем фикерләремә колак салмасалар да,  бу хакта әйтми булдыра алмыйм. Бердәм дәүләт имтиханнарын мин кара почмак белән чагыштырыр идем.   БДИдан югары балл алып чыккан укучылар,  мин башкаларның киңәшләренә мохтаҗ түгел, дип, арка аша гына   сүз ташлыйлар. Имтиханнарны төрле сәбәпләр аркасында уңышлы тапшыра алмаган  сәләтле балаларны югалтуыбыз бар.

Укытучылар династиясенең бер вәкиле булуы белән горурланган Нера Степановна: «Байлыгыбыз булмаса да, яшьлегебез күңелле үтте. Сәяхәт иттек, юллама аша ике тапкыр чит илгә бару бәхетен дә күрдек. Акчаны эчүгә, тартуга сарыф итмәдек. Рәхәт, хезмәтнең кадере булган вакытта яшәвем, яраткан эшем, гаиләм  белән бәхетле булдым»,  – дип саубуллашты  минем белән.

 

Математик военрук

Лилия Камил кызы Гыйззәтуллина егерме ел Менделеевскиның 4 нче  мәктәбендә балаларга  математика фәненә мәхәббәт тәрбияли. Соңгы ун елда ул, математика белән рәттән, «Тормыш иминлеге нигезләре» дәресен дә алып бара икән. 

– Балалар безне һәрвакыт нәрсәгәдер өйрәтәләр, ә без аларга үзебезнең тәҗрибәбезне тапшырабыз. Һәр яңа сыйныфны укытып чыгарган саен, үзеңдә яңа сыйфат барлыкка килүен сизәсең. Әниебезнең күп вакыты мәктәптә үтә иде. Шуңа күрә мин күбрәк Рабига әбием тәрбиясендә үстем. Әбием бик зирәк, буыннар бәйләнешен таба – яшьләрне дә, өлкәннәрне дә аңлый белүе белән үзен яраттыра алды. Әни белән минем яшь аермасы 40 ел. Мин инде аның оныгы кебек. Шуңа да мәктәпне тәмамлагач, алдымда кая барырга дигән сайлау тормады. 1993 елдан бирле нәкъ менә әнием эшләгән мәктәптә укытуыма сөенәм. Язмышта шулай язылган, күрәсең:  миңа математика фәнен военрук хезмәте  белән дә бәйләргә туры килде. Әгәр утыз ел элек военрук булып эшләргә тәкъдим итсәләр, «Хатын-кыз эшемени ул», – дип көлемсерәп кенә караган булыр идем. Яңа вазифамны «ирләрчә» башкарырга, аның  рәтен-чиратын чамаларга укучылар да ярдәм итте.  Маршлау, команда үтәү кебек хәрби күренешләргә  тиз ияләштем. Хәзер мин бу икесе  ике төрле юнәлешне рәхәтләнеп алып барам, чын патриотлар тәрбияләүдә үз өлешемне кертүем миңа көч бирә. Бәлки, миндә тәрбияләнүче укучылар арасында хәрби юнәлешне сайлаучылар да  булыр дигән уйлар мине канатландыра.

Лилия Камилевнадан: «Укучылар хатын-кыз военрукны ничек кабул итә соң? Яшүсмерләрне тыңлату кыен түгелме?» – дип кызыксынам.

– Аңлашыла, хатын-кыз военрук – бүген сирәк күренеш. Шуңа да карамастан бу һөнәрем тормышта төрле кыенлыкларны җиңәргә, уйларны бер учка тупларга ярдәм итә. Атнасына алты сәгать керүче математика фәнен укытканда, мин андый гаҗәеп сәләтле балаларны очратмадым. Ә бер сәгать «Тормыш иминлеге нигезләре» дәресләре аша мин үзенчәлекле, фикерли белүче укучыларны күрдем. Хатын-кызга хас булмаган военрук белгечлеге үземдә дә күп сыйфатларны үзгәртте: холкым ныгыды, катырак булырга өйрәндем. Укучыларның төз гәүдәле, көчле булырга теләүләре дә мине куандыра. Алар военрукның хатын-кыз  булуыннан кимсенмиләр, миңа ышаналар, боерыгымны ишетәләр, үтиләр.

Лилия Камилевна нихәтле генә җитди булып тоелса да, ул – Нера Степановнаның дәвамчысы – гадел, мәрхәмәтле. Укучылар аның сүзен тыңлый, аңа тартыла, буйсына. Соңгы чыгарылыш укучылары турында сүз башлагач, укытучы-военрукның йөзләре тагы да яктырып китте. Менә ул үз һөнәреңне ярату! 9 нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларының дүртесе, укытучы һөнәрен сайлап, 4 нче мәктәпкә эшкә кайткан. Тагын өч укучысы, Алабуга педагогика институтын тәмамлап, мәктәпкә эшкә урнашу теләге белән яши.

– Әнием белән уртаклыгыбыз аз. Ул – табигате белән бик йомшак кеше. Аның тормыш девизы – бар эшне, мәрхәмәтлелек сыйфатын югалтмыйча, катгыйлык белән ахырга хәтле җиткерү. Балаларны ярату сыйфаты буыннан-буынга күчә торгандыр. Улым Дениска да,  Алабуга политехник көллиятен тәмамлагач,   биредә мастер булып эшләргә тәкъдим иттеләр. Бүген  ул Алабугадагы «Соллерс» заводында эшли. Киләчәктә укытучы һөнәре буенча белем алырга теләге бар. Аңа балалар тартыла, ул алар белән бик тиз дуслаша. Укытучыны мәктәпкә эшкә килергә мәҗбүр итеп булмый. Денис укытучы булырга теләсә, мин аның теләген һәрвакыт яклаячакмын! Кызым Лия быел  социаль хезмәткәр белгечлеге буенча  Казандагы Тимирязев исемендәге юридик көллиятне тәмамлый. Менә ул холкы, максатлары белән бездән аерылып тора. Аның хайваннар белән эшләргә омтылышы бар. Казанга күченгәнчегә хәтле, ул ат спорты мәктәбендә шөгыльләнде. Бүген кинолог булырга  хыяллана, хайваннарны өйрәтә, тәрбияли.

Лилия Камилевнаның балалары өчен җаны тыныч, аларның һәрберсе үз урынында. Дөрес, аңа башка  катлаулы холыктагы  балалар белән  еш эшләргә туры килә. Артык шук балалар үз-үзләренең тотышлары белән уңай сыйфатларын сызып ташлыйлар. Шундый закончалык та бар бит, бүген андый балалар тәртипсезлек кылсалар да, күбесе иртәгә менә дигән гаилә башлыгы, ир, ата була.  Кичәге шук балаларның  гаилә тормышлары, үз балаларының уңышлары турында горурланып сөйләүләре кадерле аңарга.

«Әкият» фәрештәсе

Балалар бакчасында тәрбиячесенең пианинода уйнавын туктаусыз тыңларга әзер булган Клара Кәримова бүген үзе тәрбияче вазифасында. Язгы кояш кебек елмаеп торган Клара ханымның узган ел «Татарстанның ел тәрбиячесе» конкурсында күкрәк билгесе алуы аның балачактан күңелен салган һөнәренә тугры калуы турында сөйли. Замананың зәһәр җилләре үз һөнәрләрен яраткан педагогларга да ташлама ясамады: кемдер белгечлеген алмаштыра, кемдер мәгариф өлкәсеннән бөтенләй китеп бара, кемдер китеп торып, кабат әйләнеп кайта. Ә менә Клара ханымның башына андый уй ялгыш кына да кереп чыкмый. Балаларны мәктәпкә әзерләп, конкурсларда катнаштырып, кулларында мактау кәгазьләрен күреп шатлана белүче Клара Камилевнаның тәрбияче һөнәрен юкка гына сайламавына ышанасың.

Клара ханым бер ул тәрбияләп үстергән. Әмма аның  улы Ринат  ун шәп егеткә тора.  Бүген  «Аммоний» заводында электрик булып эшләүче Ринат Кәримов хәләл җефетен, кызы Каринаны бәхетле, җитеш тормышта яшәтү өчен тырыша. Ананың зур горурлыгы – йомшак, игелекле, тыңлаучан, чын ир-егет тәрбияләве.

«Оныгымны никадәр яратсак та, Денис бервакытта да кызын тәрбияләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәде безгә. «Үз баламны үзем карыйм, тәрбиялим. Балаларны әбиләр тәрбиясендә үстерер өчен тудырмадык», – дип әйтә ул, чын ирләрчә итеп. Ир буларак та, мин аның белән горурланам: тормыш иптәше сменалы эштә эшләсә дә, ул аңа ял көннәрендә өйдә булуын шарт итеп куймады. Өйләнгәч, дуслары чакырса, гаиләм беренче урында дип әйтә торган иде. Берәр йомышым төшсә, бар эшен калдырып, минем яныма ашыга.  Дөнья мәшәкате көтәр, әнинең үтенечен озак көттерү егет эше түгел, ди улым,–  дип, чын күңелдән  куанып сөйли Клара Камилевна. –  Хәзерге ата-аналар,  дөнья артыннан куып, балаларын карау җаваплылыгын башкаларга, беренче чиратта, балалар бакчасына йөкләргә тели. Галимнәр исә бакчада  тәрбиянең егерме проценты гына бирелергә тиеш, ә сиксән проценты ата-аналар җаваплылыгында дип саный. Яңа көн туган саен, аякларым  үзем теләгән, гомер буе эшләгән балалар бакчасына – «Әкият»емә атлый. Көн саен таныш диварларны күрү, балаларның шат тавышын ишетү миңа яшәргә көч бирә».

Балалар бакчаларында үзе кебек тормышны яратучан балалар тәрбияләгән Клара ханым моның өчен, әлбәттә, әнисенә бурычлы. «Тәрбияче буласым килә» дигән балага хәер-фатиха биргән кеше әнисе Нера Степановна булган бит. Ә Лилия Камилевна һәм Клара Камилевна район мәгарифендә  данлы урын тоткан династия эшен лаеклы дәвам итәләр.                                                                                      

                                                                         Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ