Логотип Магариф уку
Цитата:

Күптелле Россия

10–11 апрельдә Казанда Татарстан Республикасында «Күптелле Россия: мәдәниятләр диалогы аша сыйфатлы белем бирүгә» халыкара форумы уза. Анда Россиянең фәнни оешмалары вәкилләре, Россия мәктәпләре һәм югары уку йортлары җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләре, якын чит илләрдән килгән вәкилләр катнаша.

Форум рус, татар һәм инглиз телләрен тирәнтен өйрәтүче «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль белем бирү комплексы базасында уза. Катнашучылар милләтара татулык гаранты буларак рус теле, хәзерге мәгариф өлкәсендә туган телләр һәм чит телләр, шулай ук телләрне укытуда яңа мәгълүмати технологияләр турында сөйләшәчәк.

Форумның беренче көнендә пленар утырыш узды. РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов «Россия Федерациясенең закон кырында Россия телләре» темасына, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова «Татарстан Республикасында полилингваль белем бирүне үстерү: тәҗрибә һәм перспективалар», «Россиянең туган телләр институты» директоры Эсет Бокова – «Туган телләр институты эшчәнлегенең стратегик юнәлешләре», КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникация институты директоры Рәдиф Җамалетдинов – «ТР гомуми белем бирү оешмалары өчен би- һәм полилингваль педагогик кадрлар әзерләү үзенчәлекләре» темаларына доклад белән чыгыш ясадылар.

Альбер САБИР фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ