Курай тылсымы
Курай музыкант кулындагы тылсымлы таяк кебек. Уйнап җибәрүгә моң агыла. Анда уйнарга өйрәнү һәм коралны ясау серләре турында язмабыз.
Курган – Чиләбе – Казан
Ридаль Салихов тумышы белән Курган өлкәсе Сафакүл районыннан. Кечкенәдән музыкага тартылу көчле булса да, гади авыл баласына музыка мәктәбендә уку бәхете эләкми. 10 яшьләрдә Чиләбегә күченәләр, рус мохите суырып ала дигәндә, өлкәнең татар конгрессы чараларында катнаша башлый, милли үзаң уяна. Гаиләсе киңәше белән, яшәү өчен кулай һөнәр дип, финанс техникумын тәмамлый.
Ә музыка дөньясы турындагы хыял үлми, һаман күңелен алгысытып тора. «Ринат Вәлиевнең уйнавына соклана идем. Социаль челтәрләр буенча үзе белән таныштым. «Мишәрләрем» концерт программасы белән безнең төбәккә килгәч, чарадан соң янына кердем. Ул минем музыкаль белем алырга дигән теләгемне истә калдырган да бермәлне Казанга чакырып шалтыратты. Шулай итеп, бар дөньямны ташлап, Казанга хыялым артыннан чыгып киттем, 26 яшемдә КФУга укырга килдем. Үзлектән генә баянда уйнарга өйрәнгән чит төбәктәге гади авыл малае бит мин! КФУдагы остазым – олпат шәхес Рәгъде Фатих улы Халитовка рәхмәтем чиксез, ул баян серләрен ачты. 3 нче курста билем авырта башлагач, курайга күчәргә рөхсәт алуны да уникаль очрак дип саныйм. Тормышымны Казан белән бәйләдем, рухым гомер буе бирегә омтылган икән».
Укып бетергәч, өстәмә белем бирү педагогы буларак балаларга да курай серләрен төшендерә башлый. Аларда гүя үзенең балачагын күрә ул: кечкенә чагында ук менә шулай кулдан тотып, музыкага өйрәтүче булса иде дигән хыялын сабыйларда чынга ашыра.
– Курай турында сүз чыккач та, аны татарныкы, башкортныкы дип тарткалау бар бит. Мин бәргәләнмим, – дип елмая ул, – чөнки тамырларымда татар һәм башкорт каны катнашкан. Курай милли аһәңне яңгыраткан уен коралы буларак та, сәнгатьнең бер юнәлеше буларак та тормышымны тамырдан үзгәртте.
Риваять
Ридаль Салихов кечкенәдән Курган өлкәсендә ишетеп үскән риваятьне бәян итте: «Борын заманда бер яшь егет яшәгән. Кырда бик матур бер тавыш ишеткән дә шул тавышны эзләп киткән. Караса, курай дигән үлән үсеп утыра икән. Эчендәге кечкенә кортлар тишек ясаган да, үлән, җил өргән саен, матур тавышлар чыгара, ди. Егет үлән очындагы чатырларын кисә дә, озынлыгын 7–8 тотым калдырып, көпшәне кисеп ала. Санавычы да бар.
– Курай, син кайда үстең?
– Урманда.
– Сине кем кисте?
– Курайчы.
– Ник кисте?
– Уйнарга.
2–3 бармак арасы калдырып, тишемнәр ясый да иреннәренә куеп, беренче тапкыр уйнап җибәрә. Русча «реброплодник уральский» дип аталган үсемлек күрше Башкортстанда курай символы булып тора».
Кызыксыну мөһимрәк
Курай – балалар өчен өйрәнергә җиңел корал. Алай да өйрәнә башлау өчен 7–8 яшь кулай дип саный мөгаллим. Бармакның калынлыгы, озынлыгы да роль уйный. Бармаклар курай тишеген тулысынча каплый алырлык булырга тиеш. Ә озын, халык телендә башкорт курае дип аталганында кечкенәләргә өйрәнү кыенрак, 10–11 яшьләр тулу кирәк. Тавыш чыгару техникасы сәламәтлеккә зур файда бирә.
Курай дым яратмый, тиз сыну куркынычы да бар. Шуңа күрә курайчылар коралларын һәрчак махсус савытта йөртә һәм уйнагач даими сөртеп тора.
Гомуми үсеш өчен генә өйрәнгәндә, курайда уйнау өчен ноталарны белү мәҗбүри түгел, колакларыңа ышану да җитә. Бәләкәчләрнең бер өлеше мөгаллимнәренең махсус видеодәресләренә карап, кайберләре дәфтәргә төшерелгән цифрлар системасы аша өйрәнә. Игътибарлары да арта. «Ноталар буенча дәресләр алып барып караган идем, балаларның кызыксынуы кимүен күзәттем, – ди мөгаллим. – Алар чираттагы дәрескә кереп утырган кебек. Иң мөһиме, кызыксынуларын саклап калу дип саныйм, шуңа күрә дәреснең төрле формаларын кулланам. Төрле халык көйләрен өйрәнәбез дә тезмә итеп башкарабыз. Балаларга шулай күңелле».
Курай – балалар өчен өйрәнергә җиңел корал. Алай да өйрәнә башлау өчен 7–8 яшь кулай.
Станокны үзләштергән музыкант
Ә әлеге тылсымлы музыка уен коралын ясау өчен, тылсымчы булу аздыр, мөгаен. «Татар курае» бренды астында бөтен дөнья буйлап таралган меңләгән курай ясаган оста Рафаэль Гайзетдинов 2008 елдан бирле бу хезмәттә. Музыка дөньясында да, мәктәп-бакчаларда да останы белмәгән кеше юк. «Бер айга 1000 курай да ясый алам», – ди ул. Өендәге цехында 24 станогы бар. Курай ясаучы осталарның әз булуына чын-чынлап борчыла Рафаэль ага: «Өйрәнәм дип килүчеләргә зур таләпләр куям, эшлисең икән, җиренә җиткер». Шәкерт булырга теләгән кешегә бер ай дәвамында Рафаэль ага янында «кайнау» кирәк. Иң элек курай ясаучы останың музыкант булуы шарт. «Әгәр музыкаль аһәңне ишетеп, тотып ала алмыйсың икән, коралың нинди булачак соң? Курайларның тональлекләре аерыла бит. Токарь, фрезер, ЧПУ станокларында эшли белү шарт», – ди ул.
Яшь курайчыларга киңәшләр
Руслан ГАБИТОВ,
«Риваять» этнотөркеме җитәкчесе:
– Иң беренче – уен коралына мәхәббәт булырга тиеш. Яратмыйча уйнау тиешле нәтиҗәгә китерми.
– Курайны дөрес тоту мөһим. Сул кул өстә, уң кул аста булырга тиеш.
– Һәрбер күнегүне җиренә җиткезеп уйнагыз. Ашыкмагыз, тиз һәм төгәл уйнау күнегүләр, тырышлык һәм вакыт белән килә.
– Сез уйнаган көйдән тыш, музыкага мөнәсәбәтегез дә мөһим. Сезнең мимикагыз, гәүдә тотышыгыз да тамашачыга йогынты ясый.
– Төрле жанрда, төрле халык көйләре өйрәнегез, бу сезне музыкаль яктан баета. Татар музыкасы белән генә чикләнмәгез.
– Чын музыкант ноталар буенча гына түгел, ә импровизация уйнарга тиеш.
«ГМ» – ИНФО
Курай төрки һәм күчмә халыкларның уртак традицияләренә кергән корал буларак карала. Татар һәм башкортларда – курай, Алтайдагы шундый ук инструментлар тувинлыларда – «шоор» дип, монголларда – «цуур» дип, ә кыргызларда һәм хакасларда «чоор» дип атала. «Кур», «чоор», «шоор», «цоор» – тамыры бер. Коралы бер. Материаллар һәм традицияләр төрле. Бүген аны шпон, полимер һәм металлдан ясыйлар.
Бу кызык!
2010 елда Түбән Кама шәһәрендә узган республика август киңәшмәсендә чыгыш ясау өчен, 750 баладан торган курайчылар ансамбле оеша. Аларның барысына да курайны Рафаэль Гайзетдинов ясый.
Фото шәхси архивтан
Комментарийлар