Логотип Магариф уку
Цитата:

Кычкырып уку

Китап уку – бала үсеше өчен иң нәтиҗәле һәм файдалы шөгыльләрнең берсе. Бала телендә авазларны дөреслим дисәгез, кычкырып укуын сорагыз. Чөнки әсәрне кычкырып уку белән эчтән уку арасында аерма гаять зур – кычкырып укыганда кешенең баш миендә һәм сөйләм аппаратында үзгә процесслар бара.

Сөйләм мускулларын ныгыта

Кычкырып уку – гади генә уку түгел. Ул – баланың сөйләмен, фикерләвен, хәтерен, сулышын, аралашу осталыгын һәм үз-үзенә ышанычын үстерүче нәтиҗәле педагогик алым.

 Көн саен 10–15 минут кычкырып уку да баланың үсешенә зур өлеш кертә ала.

Бала, китапны эчтән укыганда, мәгълүматны күзләр аша кабул итә. Баш мие текстны эшкәртә, нәтиҗәдә күз алдында төрле образлар һәм күзаллаулар туа. Әмма болай укыганда, сөйләм буыннары хәрәкәтләнми, икенче төрле әйтсәк, сөйләм авазлары материальләшми һәм артикуляцион органнар тарафыннан көйләнми кала. Кычкырып уку исә артикуляция өчен җаваплы сөйләм мускулларын, шул исәптән ирен, тешләр һәм йомшак аңкау эшчәнлеген активлаштыра. Һәр әйтелгән сүз әлеге орган буыннары белән төгәл идарә итүне таләп итә, нәтиҗәдә аларның көче һәм сыгылмалыгы арта гына. Кычкырып укыганда, баланың сулыш алу системасы да куәтләнә, чөнки диафрагма эшкә кушыла. Мондый сөйләм күнекмәсе барганда, баш мие тавыш сигналларын эшкәртә һәм төрле ассоциацияләр барлыкка китерә, нәтиҗәдә нейроннар бәйләнеше ныгый.

Бала кычкырып укыганда:

– сүзлек запасы арта;

– күрү, ишетү һәм тавыш арасында координация яхшыра. Бу баланың язу тизлеге, пөхтәлеге, тиз укуына тәэсир итә;

– игътибарлы булу, аеруча карашны бер гамәлгә юнәлтү күнекмәсе ныгый;

– мәгълүматны кабул итү сыйфаты арта, димәк, бала укыган текстның эчтәлеген яхшырак аңлый башлый дигән сүз.

 

Кеше алдында укытыгыз

Кычкырып укуның тагын бер файдалы нәтиҗәсенә ирешү өчен, бу шөгыльне бераз катлауландырырга мөмкин. Балагыздан китапны тыңлаучылар – тамашачылар алдында укуын сорагыз. Болай эшләгәндә, ул текстны сәнгатьле итеп укырга тырышыр, бу исә эмоциональ интеллект формалашу өчен җирлек булып тора.  Бала шулай хисләрен җиткерергә, башкаларныкын да аңларга өйрәнә. Димәк, аралашу күнекмәләре дә булдыра. Үзбәясе ныгырга өлгермәгән, сөйләмендә хилафлыклар булган балаларга кычкырып уку аеруча мөһим. Бала үзен тыңлап утыручы кешеләрнең реакциясен сизә, шулай итеп, үзен бәяләргә өйрәнә, үз-үзенә ышанычы арта. Янәшәдә аны тыңлаучылар барлыгын тою үз даирәсендә (ә киләчәктә коллективта) кирәкле кеше икәнлеген тоярга ярдәм итә.

Болардан тыш, кычкырып уку балада кечкенә чакта интонация кую һәм экспрессия, ягъни сәнгатьле уку күнекмәсен үстерә. Сөйләм табигый һәм ышанычлы яңгырасын өчен, тавышның көче, ничек яңгыравы, тембры, хәтта паузалар да мөһим. Даими рәвештә кычкырып уку кайбер артикуляция кимчелекләрен – авазларны дөрес әйтмәүне, тотлыгып сөйләшүне һәм башка сөйләм авырлыкларын җиңәргә ярдәм итә.

Балаларны 10 яшькә кадәр кычкырып укырга өйрәтү мөһим. Бу яшькә төп күнекмәләр формалаша.

 

Балаларга гына түгел, олыларга да

Китапны кычкырып уку балаларга гына түгел, олыларга да сүзлек запасын баету өчен менә дигән күнекмә булып тора. Бу – шулай ук паразит сүзләрдән котылу өчен дә әйбәт алым. Көн саен кычкырып укырга гадәтләнсәгез, тиз арада чүп сүзләрдән арына алырсыз. Китап сөючеләрнең сөйләм теле бай була, бу үз чиратында язуда да чагыла: даими укыган кешенең җөмлә төзелеше дөрес, хаталары аз. Иң мөһиме, бу күнекмә өчен махсус шартлар кирәкми, уңайлы кәнәфигә чумып, яраткан китабыңны кулга алу да җитә. Катлаулы техникалар да таләп ителми, әмма кычкырып укырга җыенган әсәрләр төрле жанрда, төрле язучыларныкы булу мөһим. Матур әдәбиятка гына түгел, фәнни хезмәтләргә дә игътибар бирегез, энциклопедияләр дә укыгыз.

 

Шигырь аша интонация

Көндәлек сөйләмдә без гадәти җөмләләр кулланып аралашабыз. Әдәби текстта исә сүз байлыгы зур, җөмлә төзелеше үзенчәлекле була. Әйтик, әсәр геройлары елый, көлә ала, табигать күренешләрен сурәтләгәндә дә язучы төрле алымнар, без моңарчы ишетмәгән, әмма бик отышлы тасвирлаулар кулланырга мөмкин. Мондый текстларны укыганда, хисләрне тыймагыз, никадәр интонация белән укырга тырышсагыз, күнекмәнең нәтиҗәсе шулкадәр яхшырак булыр. Төрлечә укый белү күнекмәсе – кычкырып укыганда нәкъ менә аны кулланыгыз. Вакыйгалар тыныч барган урында тавышны киметегез, катлаулы мизгелләрне борчылу тавыш аша чагылдырыгыз. Дөрес интонация белән сәнгатьле итеп укырга өйрәнү өчен, иң отышлы әсәр булып шигырь санала.

 Кече яшьтәге балаларга кычкырып уку өчен китап сайлау сабыйны олылар ашый торган ризык белән таныштыру процессына охшаш.  Алты айлык балага боты белән ит тоттырмыйбыз бит! Монда да гадидән катлаулыга таба барабыз – кычкырып уку өчен тәүге китап зур шрифтлы, гади һәм кыска җөмләләрдән торырга тиеш. Баланы көнгә 15–20 минуттан артык укытмагыз, укучы баланың тамагы тук, ул тыныч һәм ял иткән булуы шарт.

Әлфинә КАМАЕВА, укытучы-дефектолог

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ