Логотип Магариф уку
Цитата:

Кытай татарлары тарихын өйрәнү

Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында тарих юнәлеше буенча укыган вакытта Гөлназ Назыйм кызы Хисамиева параллель рәвештә Конфуций университетында кытай телен дә өйрәнә. ТР Фәннәр академиясенең Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институтында аспирантура үтә. Бүгенге көндә шул ук институтның фәнни хезмәткәре булып эшли, «Төньяк-Көнбатыш Кытайда яшәүче татар диаспорасы» темасына кандидатлык диссертациясен якларга әзерләнә.

Җитәкчесез фәнни эш

Әлеге тема юнәлешендә инде 10 еллап эшли Гөлназ. Материаллар җыя. «Китаплар, чыганаклар аз. Миркасыйм Госмановның бер китабы – «Ябылмаган китап яки чәчелгән орлыклар» төп чыганак булып торды», – ди.

Аның Кытай татарлары тарихын өйрәнүгә кереп китүе дә кызыклы. Беренче курста курс эшләре буенча җитәкчене сайлаганда, очраклы рәвештә галим Миркасыйм Госманов кына кала. Шул җитәкчегә ризалашып, кыз фәнни җитәкчесе белән күрешү ягын карый. Әмма аны эзләп-эзләп тә таба алмый, йә «кайтып китте», йә «килмәде», диләр. Кыскасы, күрә алмый кала. Көннәрдән бер көнне Кытайдан килгән төркемдәше аңа Миркасыйм ага Госмановның вафат булуын хәбәр итә.

– Шул рәвешле, татар дөньясы бөек галимсез, мин фәнни җитәкчесез калдым – ди ул. – Аспирантурага кергәч, Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев мине үзенең канаты астына алды. Башта Харбин татарлары тарихын өйрәнергә уйлаган идем, әмма җитәкчем әлеге юнәлешнең инде тикшерелгән булуын, Синьцзян татарлары тарихын өйрәнү кирәклеген искәртте, – дип, фәнни эшкә килү тарихы белән уртаклаша яшь галимә.

Кытай теленнән 300 балл

Университетта укуын тәмамлагач, Кытайга магистратурага керергә ниятләп, Конфуций институтында кытай теленнән халыкара имтиханнар тапшыра Гөлназ Назыйм кызы. Язмача имтиханда максималь 300 баллдан 300 балл җыя. Әмма телдән имтиханда укырга керү өчен, нибары 1 балл җитми кала. «Мондый баллар белән укырга керә алмыйсың», – диләр аңа. Әмма күңелен төшерергә әти-әнисе юл куймый: «Кызым, син укырга тиеш, син булдырасың», – дип, гел үсендереп торалар. Шулай итеп, гыйлемгә омтылган кыз аспирантурага керергә карар кыла.

ТР Фәннәр академиясенең Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институтында укыган чакта Кытайга барырга максатчан рәвештә әзерләнә. 2017 елда җирле татарларның тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнү, алар белән аралашу, фәнни эшенә материаллар туплау өчен, үз хисабына Кытайның Синьцзян провинциясенә бара. Синьцзян университеты тулай торагында яши. Кыргыз, казах, төрекмән, үзбәк егет-кызлары белән төрки телдә аралаша ул. Татарлардан үзе генә була.

– Озакка да барасым килгән иде, булачак ирем Илнар бер айга гына баруымны үтенде. Мин Кытайга киткәнче кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган иде, кайткач өйләнештек, – дип елмая ул.

Татарлар турында мәгълүмат юк

Андагы университет белән алдан ук килешү төзегән булсалар да, татар кызын китапханәгә кертмиләр. Алай да дуслары ярдәмгә килә – укучы билетын эшләтергә булыша. Әмма Кытайда яшәүче үзбәкләр, казахлар һәм күп кенә башка төрки халыклар турында мәгълүматлар булса да, Кытай татарлары турында китапханәдә берни табылмый.  

– Кытайда төпләнеп калган тәүге татарларның эзе XIX гасыр башларына барып тоташа. Кытайда җирләнгән беренче татар 1830 елда вафат булган, туган елы билгеле түгел. Каберташ язмалары шуны күрсәтә. Кытайда татарлар Уйгур автоном округында, Көлҗа, Чүгүчәк, Өремче шәһәрләрендә көн күрәләр, – дип сөйли Гөлназ.

1955–1960 елларда исә авыр тормыш шартларыннан качып, күп кенә Кытай татарлары Казахстан якларына барып урнашкан. Кызганыч, Кытайда яшәп калган татарларның күбесе үз тарихларын, килеп чыгышларын инде белми. Кайберләре, мәгълүматлы булсалар да, рәсми әңгәмәдән баш тарта, чит ил кешесе белән артык сөйләшүдән шикләнә.

Яңа туган сабый белән Казахстанга

Берьюлы Үзбәкстаннан Салават исемле студент татар егете хәбәргә чыга яшь галимәгә. «Мин язган мәкаләләрегезнең барын да укып чыктым. Кытайдагы татарлар тарихын бик җентекләп өйрәнгәнсез, минем шулай Үзбәкстанда яшәүче татарларның тарихын өйрәнәсем килә» – дигәч, күңеле үсеп, бик теләп ярдәм итә Гөлназ. Эшне нидән башларга, кайдан материаллар табарга, нинди мәгълүматлардан файдаланырга кирәклеген өйрәтә.  

– Мин өйрәнгән тема кемгәдер кызыклы булуына сөендем. Күпләр биология, инновацион технология, төгәл фәннәр белән кызыксына, андый юнәлешләргә, заман таләпләренә бәйле рәвештә, ихтыяҗ да зур. Тарихны өйрәнү ничектер арткы планга калып килә. Әмма башка юнәлешләрне өйрәнә башлагач, һаман да тарихка килеп төртелә. Тарих  бөтен фәннәрнең нигезендә ята, – ди Гөлназ.

Соңрак тагын чираттагы канатландыра торган вакыйга була. Санкт-Петербург дәүләт университеты профессоры Рифкатъ Җәүдәт улы Мөхәммәдрәхимов элемтәгә чыга. Галим – тумышы белән Казахстан татары, нәсел җепләре Кытайга барып тоташа икән. «Сезне Казахстанда яшәүче яшь туганнарыбыз өчен лекция укырга чакырмакчы идем», – дигән ниятен белдерә профессор. Әмма шул вакытта пандемия башлана, Гөлназ икенче сабыен – улын алып кайта, Казахстанга бару кичектерелеп тора. Соңрак профессор Гөлназ белән яңадан элемтәгә чыга, гаиләсе белән килүен үтенә. Шулай итеп, дөньяга яңа аваз салган сабые һәм тормыш иптәше белән Казахстанга оча. Анда Кытайдан күчеп килгән татарлар, аларның нәсел дәвамчылары белән таныша, күп кенә чараларда өйрәнгән темасы буенча лекцияләр укый. Биредә Гөлназны җирле телевидениегә эксперт буларак чыгыш ясарга да чакыралар, әлеге чыгышны Интернет челтәрләрендә күрергә мөмкин. Галимә үзе дә фәнни хезмәте өчен бик күп материаллар җыеп кайта.

Кытайдан туган илләренә кире кайткан татарлар турында бөтенләй өйрәнелмәгән. Мондый теманы тикшерү өчен кабат чит илләргә барырга, архивларда, китапханәләрдә утырырга, мәгълүматлы кешеләрдән сораштырырга кирәк.

Әлбәттә, болар акчага барып төртелә. Дәүләт тарафыннан яшь галимнәр өчен оештырган бәйгеләр, грантларның да файдасы бар анысы. Әйтик, үзе 2018 елда «Кытайда татар диаспорасы: XIX йөз ахыры – XXI йөз башында этник һәм мәдәни тәңгәллек» дигән проектын яклап грант ота. Фәнне өйрәнүдә булган чыгымнарның күпмедер өлешен капларга ярап та куя.

 

Ландыш Тимерова

Фотолар Гөлназ Хисамиеваның шәхси архивыннан

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ