Логотип Магариф уку
Цитата:

Кызлар-малайлар теле

Еш кына әти-әниләрдән малайлар, кызларга караганда, соңрак сөйләшә башлый дигән фикер ишетергә туры килә. Бу чыннан да шулаймы? Әйдәгез, ачыклыйк.

Бала уе – тел очында

Малай һәм кызларда сөйләм үсеше чыннан да төрлечә бара. Бу аларның баш мие төзелеше һәм андагы бүлекләрнең функцияләре аерылуына бәйле. Соңгы елларда нейропсихология өлкәсендә барган тикшеренүләр баш миенең ике ярымшары үсеше баланың җенесенә бәйле булуын ассызыклый. Сул ярымшар сөйләм функциясен гамәлгә ашыру, ә уң ярымшар күрү һәм әйләнә-тирәне танып кабул итү өчен җаваплы. Малайларда исә беренче чиратта баш миенең уң ярымшары үсеш ала. Кызларда, киресенчә, иң әүвәл сул ярымшар үсә, аларда сөйләм үсешенең, малайларга караганда, алданрак баруы да шуңа бәйле. Өстәвенә, кызларда ике ярымшарның үзара бәйләнеше иртәрәк формалаша, димәк, баш мие җәрәхәтләре булган очракта, алар тизрәк компенсацияләнәчәк. Нәтиҗәдә аларда сөйләм тайпылышлары булмый кала яки минималь дәрәҗәдә генә күзәтелә дигән сүз.

 

Кызлар өлгерә. Малайлар?

Кызларның сөйләме төгәлрәк, еш кына аваз әйтелеше камилрәк, шулай ук фразалы сөйләм дә иртәрәк формалаша. Малайларда исә сөйләм тоткарлыгы ике тапкырга ешрак очрый. Әмма бу киләчәктә аларның сөйләмнәрендә проблемалар булачак дигән сүз түгел, темп тоткарлыгы гына булса, алга таба сөйләм норматив рәвештә формалашуын дәвам итәчәк. Ике яшьтә кызларның сөйләм байлыгы 300 сүздән күбрәк, малайлар бу санга, күп очракта, 4 айга соңрак ирешә. Шулай ук фигыль, алмашлык һәм бәйлек сүзләрне дә кызлар күбрәк кулланып сөйләшә. Грамматик яктан караганда да аларның сөйләме дөресрәк формалаша. Уку күнекмәләрен дә күпчелек очракта кызлар иртәрәк үзләштерә.

Сөйләмне үзләштерү темплары гына түгел, кызларның вербаль интеллекты да яхшы үсә, бу ‒ аңлау һәм фикерләү, төшенчәләрне җөмләләрдә дөрес итеп куллану сәләте. Ә малайлар әйләнә-тирәгә караган төшенчәләрне аңлауда, ягъни мантыйкый, математик (санау, хисаплау) һәм күреп ориентлашу (мәсәлән, картада яки географик урында) кебек сәләтләре буенча өлгеррәк.

        

Кызларның теле хисле, малайларныкы – кыска

Малай һәм кызларның сөйләмне аңлауда да аермалары бар. Кызлар эмоциональ яктан бай сөйләмне тиз отса, малайлар өчен кыска, конкрет һәм төгәл инструкцияләр җиңел бирелә. Кызлар өчен аралашканда хисләр мәҗбүри, малайларга, киресенчә ‒ алар белән «сәбәп – гамәл ‒ нәтиҗә» схемасы буенча аралашу мөһим. Үзләре сөйләгәндә дә ир балалар, артык детальләрне төшереп калдырып, бары тик кирәк дип санаган, коры мәгълүматны гына җиткерергә омтыла. Хезмәт һәм шөгыль артында да, гадәттә, сөйләшмичә эшли, уйный. Кызлар исә һәр гамәлен диярлек шәрехләп, сөйләп башкара.

Малайларның баш миендәге алдагы, ягъни маңгай зоналары, кызларныкына караганда, соңрак формалаша, алар исә үз-үзеңне контрольдә тоту, максат куеп эшләү һәм планлаштыру өчен җаваплы. Моңа бәйле рәвештә  малайларга берничә этаплы, катлаулы боерык-биремнәрне үтәү авыр бирелә. Тел ачыла башлауга, сөйләмнең тәүге этапларында малайларга һәр гамәлне аерым әйтеп эшләтү үтемлерәк булачак.

 

 Кызлы-малайлы дөнья:

 

  1. Кыз һәм ир балаларның үзәк нерв системасы үсешенең башлангыч этапларында ук аерма күзәтелә. Туганда ук физиологик яктан кызлар, малайларга караганда, 3–4 атнага алданрак үсеш кичергән була. Күп очракта малайлар соңрак үрмәли, утыра, йөри һәм сөйләшә башлый. Үсмер чорда кызлар белән малайларның үсешендәге аерма ике елга кадәр җитә.
  2. Баш мие үсеше тизлеге төрле: кызларның уң ярымшары, малайларның сул ярымшары әкренрәк үсә. Шул сәбәпле 7–10 яшькә кадәр кызларның сөйләм үсеше әйбәтрәк, чит телләрне дә алар малайларга караганда яхшырак үзләштерә.
  3. Кызларда баш миенең ике ярымшарын тоташтыра торган нерв җепселләре саны күбрәк. Малайларга исә берничә биремне берьюлы үтәү авыррак бирелә.
  4. Сөйләм аша килгән мәгълүматны кызларның баш миендәге ике ярымшары да кабул итеп анализласа, малайларда моны бары тик сул ярымшар гына башкара.
  5. Малайларда территориядә ориентлашу сәләте ныграк үсеш алган. Логик фикерләү дә яхшырак. Кызларда бу сәләт ул кадәр түгел, шул сәбәпле еш кына алар киләчәктә математика, геометрия, физика кебек фәннәрне авыррак үзләштерә.
  6. Малайлар сөйләмнән конкрет мәгълүмат кабул итсә, кызларга аралашуда хисләр, үзара мөнәсәбәтләр мөһим.
  7. Кызлар бер шөгыльдән икенчесенә тизрәк, ә малайлар авыррак күчә, аларга яңа өлкәгә кереп китү, игътибар юнәлтү өчен күбрәк вакыт таләп ителә дигән сүз.
  8. Малайларга олылар тарафыннан эшләгән эшенең сыйфатын бәяләү мөһим булса, кызлар өчен аларның башкаларга нинди тәэсир ясавы әһәмиятле.

 

Сөйләм үсеше, авазларның чиста, дөрес әйтелеше түбәндәге факторларга бәйле:

  • артикуляцион аппаратның анатомик төзелеше, аның хәрәкәтчәнлеге;
  • баш миендәге сөйләм зоналарының җитлеккән булуы;
  • ишетеп аңлау һәм фонематик ишетү сәләтенең үсеш дәрәҗәсе;
  • сөйләм мохите 

 

 

Уйнап-җырлап үстерәбез

Әти-әниләргә сөйләм үсеше өчен әһәмиятле сензитив чорда  (тумыштан алып 3 яшькә кадәр) баш миенең сул ярымшары үсешенә игътибарны күбрәк юнәлтергә кирәк. Моның өчен бала белән бармак уеннары уйнау, логоритмик җырлар җырлау, даими рәвештә артикуляцион аппарат әгъзаларына, ягъни авыз, тел, биткә җиңелчә массаж (көнгә 5–10 минут), уен аша артикуляцион гимнастика күнегүләре ясау (көнгә 5–20 минут), Монтессори һәм Железнова методикалары буенча кайбер шөгыльләрне өй шартларында уздыру файдалы булачак.

 

Сөйләм үсеше – югары психик функцияләрнең иң өстә торганы, иң катлаулысы. Шуны истә тотып, иң әүвәл игътибар, фикерләү, хәтер, кабул итү, уйлап чыгару функцияләренә, шулай ук эре һәм вак моторика үсешенә юнәлтелгән уен-биремнәр белән даими шөгыльләнү мөһим, алар уңай нәтиҗәгә китерәчәк. Баланың мотор яктан актив булуы, ягъни вакытында үрмәләве, утыруы, йөреп китүе, кул-бармак хәрәкәтләренең тиешенчә үсеш алуы сөйләм өчен төп нигезләрнең берсе булып тора.  

 

ФАЙДАЛЫ ӘДӘБИЯТ:

1.  Л.Х. Дәүләтшина. Балалар өчен җырлар һәм уеннар.

2. Айгөл Әюпова. «Үчтеки».

3. Л.Х. Дәүләтшина. «Бармакларны уйнатабыз – сөйләм телен үстерәбез».

4. Р.Ф. Харрасова. «Бармакларны уйнатыйк, туган телне өйрәник».

5. М.Г. Борисенко, Н.А. Лукина. «Пальчиковый массаж для малыша от рождения до года».

6. О.И. Крупенчук. «Ладушки. Пальчиковые игры для малышей».

9. Т.С. Овчинникова. «Артикуляционная и пальчиковая гимнастика на занятиях в детском саду».

10. Н.В. Нищева. «Весёлая дыхательная гимнастика».

11. И.А. Волошина. «Артикуляционная гимнастика для мальчиков».

12. И.А. Волошина. «Артикуляционная гимнастика для девочек».

13. Н.В. Нищева. «Весёлая артикуляционная гимнастика».

 

Динара ФӘЙРУШИНА,

Казан шәһәре 321 нче балалар бакчасы укытучы-логопеды

Әдилә Борһанова фотосы

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ