Логотип Магариф уку
Цитата:

Кызылтүш-карабүрек

Әти карт таң беленер-беленмәс үк торып кыштырдый башлады. Башта ул акрын гына кыймылдап киенде, аннан суны саклык белән генә агызып юынганы ишетелде. Юынганда, ул күлмәк җиңен терсәгенә кадәр кайтарып куя да беләкләреннән үк кулын чылатып, битен юа һәм күбәләк кортына охшап кабарып торган калын кашларын кат-кат салкын су белән сөртеп ала. «Күз ачыла шулай итсәң», – дип әйтә иде ул электән үк.

Юынгач, чәйнеккә су агызып, газ плитәсенә утыртты да җылыга куйган җиреннән киез каталарын ишек катына алып килде. Мамыктан сырган өс киемен элгечтән алып, иңнәренә салды, башына кара төстәге кондыз тиресеннән тегелгән колаклы бүреген киде. Шуннан янә аш бүлмәсенә чыгып, кичтән әзерләп куйган ярмаларын алды. Тары, дөге, арпа ише ярмаларны көнбагыш белән бергә бутап салган коштабакны кулына алгач, бермәл тын калып басып торды бугай әле. Мин аның сирәк, әмма тирән җыерчыклы маңгаен, пөхтә итеп киселгән түгәрәк ак сакалын, хәтта битендәге кызыл тимгелләренә кадәр аермачык күргәндәй булдым. Карашы яшь чагындагыча диярлек якты, үткен, күзләрендә һаман да бертөрле уйчан сагыш булыр. Шулай берничә мизгел сәҗдәгә киткәндәй башын иеп, уйларын бер дисбегә тезеп салганнан соң, янә ишек катына килде дә җылы бөркеп торган йомшак киез каталарына аякларын шудырды...

Ишек ачылып ябылган тавыштан соң мизгел дә узмады, мин яткан караватка кыш суыгы килеп ягылды. Әти картның шулай иртә таңнан салкынга чыгып китүенә эчем пошып куйды. Йокысы туйганчы йоклап, кышның төнге суыгына көн җылысы сеңгәчрәк чыкса да ярар иде дә соң... Аның тынгысызлыгы миңа да йокты, йокы качты. Җәһәт кенә торып киендем дә аягыма җылы эчле галошларны эләктереп, әти карт артыннан йөгердем. Салкын һава тынымны өтеп алса да, төймәләремне каптыра-каптыра, ян бакча капкасыннан уздым. Әти инде салмак адымнар белән алма бакчасыннан китеп бара. Кошларына җим салырга. Анда ул берничә җимлек ясап элеп куйган, көн саен шунда карабүрек, песнәк, чыпчык ише кошлар килә. Әти, менә ничә еллар инде һаман шул кошларга җим салып, кыш чыга.

Ашыксам да, алмагачларга җитәрәк сукмакта шып итеп туктап калдым. Лаштыр-лоштыр өстерәлгән галош тавышы тынуга колакка кар шыгырдаганы, ара-тирә песнәк-чыпчыкларның шатланышып чыркылдап куйганы кереп өлгерде. Ул арада кайсыдыр бер кош кыска-кыска тавышлар чыгарып сайрап алды. Ниндидер сагыш ишетелеп калды...

И Аллам, әти картның бияләе дә юктыр, коштабагын ялан кулына тоткан инде ул. Аның сөякчел коры бармакларына салкын үрләгәнне үземдә тоеп, кулымны кесәгә яшердем. Арттан караганда, әти үзе дә картаеп хәлсезләнгән кошны хәтерләтә: төнге йокыдан оеган карт сөякләре язылмаган әле, аякларын сөйрәп кенә атлый, муенын алга суза төшеп йөргәннән иңнәре бераз салыныбрак тора, әйтерсең канатлары каерылып төшкән дә, күтәреп куярга хәле җитми.

– Алла хакы өчен, улым, бу турыда кабат сөйләшмибез, – диде әти карт, артыннан килгәнне сизеп. Аның кайчандыр күкрәгеннән гөрелдәп чыга торган калын тавышы тоныкланып калгандай ишетелде. Үзе бер сүз дә әйтмә дигәндәй, борылып та карамады. Мин аның әйтәсе сүзен шушы рәвешле бер җөмләгә сыйдыруына ияләшеп беткән инде. Аз сүзле генә түгел, еллар узган саен бөтенләй сөйләшмәскә әйләнеп бара ул. Менә ничә еллар инде әнидән калып яшәгән гомерендә аны мин – бердәнбер улы кайгыртып яшим. Кайгыртам дип...

Бик кенә, бик кенә үземнең шәһәр янындагы ике катлы өемнең түренә алып килеп утыртыр идем дә иртә-кич: «Әти, бүген кәефләр ничек?» – дип сорашып торыр идем... Ә ул менә – үз киресенә каткан карт – шушы иске өен, картаеп барган алма бакчасын һәм кыш көннәрендә чыр-чу килешеп ярма чүпли торган кошларын ташлап китә алмый, имеш. Югыйсә бакча дигәне дә, җимлек куйсаң, көн саен килердәй әрсез кошлары да бетмәс иде әле шәһәрдә. Мин боларны, әти картның хәлен белергә кайткан саен, кат-кат тукыйм, сабый бала сыман юмалап карыйм, аптырагач, үпкә белдереп: «Көн саен хәлеңне үз күзләрем белән күреп торсам, мин дә тынычрак яшәр идем, нишләп соң син үзең турында гына уйлыйсың», – дип, үгеткә кертмәкче булам. Ә ул, кайтарып, ник бер сүз әйтсен! Җавапсыз калуы бер хәл әле...

Әти карт алай мин кайтты дип, бик егылып төшми. Капкадан кергәнне күрсә, каршыга бер-ике адым ясый да калганын көтеп алып, ике куллап күрешә. «Иминме?» – дип, бер сүз белән хәл-әхвәл белешә. Аннан соң беренче кайтуың түгел, үзең беләсең дигәндәй, кыштыр-кыштыр бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре белән китә. Мин, аның артыннан ияреп йөри-йөри, сүздән бау ишәм: безгә генә күчеп килсәң, кыегаеп барган шушы капка баганасын турайтасы булмас иде, көрәк сабы сынган дисең, саплыйсы бар дисең, шәһәргә китсәң, көрәге дә, сабы да кирәк булмас иде, чалгыңны да чүкеп торасың юк, алмагачлар арасына үскән үләнне чабып азапланмасаң да була... Әнә шулай кайткан саен бөтен сүзем әти карт нәрсәгә тотынса, шуның кирәксез икәнен раслауга кайтып кала башлаганын үзем дә сизми калам. Ә картым кайтарып, бер сүз эндәшми йөри-йөри дә, артыкка китә башласа, кинәт эшеннән туктап, күзенең агы белән генә миңа карап ала. Бу инде «матри, малай, артыгын кыланасың» дигән сүзе була. Бу карашны мин балачактан ук таныйм. Элек аңламаганда, әтинең әйтелми калган сүзләрен әни аңлатып бетерә иде: «Улым, чамаңны югалтма...»

Әтинең нәрсә турында эндәшмәвен чамалыйм анысы. Карабүрекләр – сөекле хатынының әманәте аңа, дисәм... Әманәт итеп, әти карт үзе кабул итте бугай аны. Ахирәткә күчкәнче, кошларны әни үзе ашата иде. Безнең алма бакчасында җимлекләр мәңге булган кебек. Бәләкәй чагында карабүрекләрне үзем дә ашатырга чыга идем. Әти дә, әни дә бу шөгыльләренә мавыгу итеп кенә карамаганнарын, аңа ниндидер бер изгелекле мәгънә салганнарын аларның ел саен көнбагыш үстерүләреннән, кошларга дип, төрле ярмалар әзерләп куюларыннан ук тоемлый идем. Үсмер чакта әти белән әнинең чатнама суыкларда да кошлар ашатабыз дип, бик җитди кыланып йөрүләренә өстәнрәк караган вакытлар да булды. Усал чак бит, төртмә теллеләнеп, акыл сатам, имеш: «Чыпчык асраганчы, тавык асрасагыз, йомыркасы булыр иде, ичмасам!» Шунда әни үзе исән чагында кыш көннәрендә кошлар ашатырга нәзер әйтүен, бу нәзернең ничек барлыкка килү тарихын сөйләп биргән иде.

Әни – шәһәр кызы. Әтисе – минем бабай – кайсыдыр бер заводта инженер булып эшләгән, әнисе – әбием – укытучы. Бабай җор телле кеше булган үзе, иптәшләрен төрле көлкеле хәлләр, анекдотлар сөйләп көлдерә икән. Совет хөкүмәте, партия турында да анекдотлар ычкынгалаган инде. Иң якын дип саналган дусты язып барган бит боларны... Шуннан бабайны – ГУЛАГка, әбине урамга сөргәннәр. Дуслар да, танышлар да юкка чыккан. Андый чакта гел шулай була бит. «1950 елларда ашау яклары болай да такыр, эшләмәгән кеше өчен бигрәк тә... Кышка ашарга бернәрсәбез калмады. Әни эш таба алмый азапланган чак иде. Идән себерүче итеп тә алмыйлар. Минем дә дусларым читләшеп бетте. Үзем генә барам мәктәпкә, үзем генә кайтам. Бервакыт көнне уздыру өчен, мәктәптән кайтышлый, паркка кердем. Үтереп ашыйсы килә. Шунда берәү агачлар арасына җимлек элеп, аларга борчак белән көнбагыш сибеп китте. Мин моны күрдем дә кошлар кунгалаганчы дип йөгереп барып чүпләп алдым. Кеше-кара күрмәсен дип, як-ягыма каранам үзем. Оят инде. Кешеләрдән дә түгел, кошлардан ныграк оялдым бугай мин ул вакытта. Язга хәтле тагын берничә тапкыр кошлар өлешенә керергә туры килде әле шулай. Карабүрекләр килә иде ул вакытта җимлеккә. Без дуслашып беттек. Алар миңа ияләште, мин – аларга. Ялгызлыктан да, ачлыктан да шулай коткарып калды алар мине ул кышны. Шуннан бу кошларны үзем исән чакта беркайчан да ташламам дип сүз бирдем. Әтиең аңлады мине, син дә аңларга тырыш, улым».

Ул вакытта әнинең бу сүзләренә артык әһәмият бирмәдем кебек. Үткәннәр түгел, киләчәк күбрәк кызыксындырган чак бит. Кошларга да башкача сүз әйтмәдем – яшәсеннәр әйдә.

Ләкин менә хәзер... Әни китте, кошлар калды. Хәзер аларны әти карый. Хәзер менә шул кошлар дип, миңа да атна саен диярлек ял көннәремдә әти янына авылга кайтып йөрергә кирәк. Минем дә хатыным бар, балам бар – аларга да мин кирәк ләбаса!

Менә бу юлы да кичтән әтигә шушыларны аңлатырга тырышып карадым. Ә аның үз туксаны туксан... дияр идем, ул сүзсез генә тыңлап, тик утыра. Анда-санда берәр сүз кыстыра.

– Киленне дә, Әмирне дә алып кайт син монда, – ди ул. Кайта инде алар да, җае туры килгәндә кайталар.

– Әти, туктат инде һаман үткәннәр белән яшәвеңне. Һаман артка карамагыз, анда инде берни дә юк, дигән бер акыл иясе, – дим мин ахыр чиктә, гаҗиз булып.

– Акыл иясе дисең инде... – Әти карт бүген шуннан артыгын әйтмәячәк. Моны да ул «әгәр син мондый җөмлә әйтә алган кешене акыл иясе дип саныйсың икән, минем синең белән сөйләшер сүзем юк» дигәнне аңлата, ягъни чамаңны югалтма, диюе.

Шулай да күпмедер вакыттан соң әти карт тагын бер җөмлә әйтеп куйды:

– Шушы нигеземдә тынычлап үләргә бир инде син миңа, улым...

Үлем турында сөйли башласалар, җен ачуым чыга: яшәгәндә яшәргә кирәк, үлем турында уйламаска! Күрәсең, әти карт яшәүне башкачарак кабул итә: ул тәне белән монда булса да, җаны белән әни янында булса кирәк. Кызыл түшле карабүрекләре – аларны тоташтыручы бердәнбер күперме икән?

И-их! Ә бит тормыш шундый төрле, шундый рәхәт! Мең төрле төстә, мең төрле! Ә алар үлем турында уйлап яшиләр...

Чатнама суыкта алма бакчасында басып торганда, әти карт янына ул исән чакта соңгы тапкыр кайтуымны белсәмме? Үлем турында уйлый дип, аны гаепләр идеммени мин? Үзе дә олы бер карт кошны хәтерләткән картымны чыр-чу килә-килә җим чүпләгән кошларыннан аерып алып була идемени соң? Хәзер дә аерып ала алмас идем... Никадәр үкенечле булмасын, кайткан саен үз намусымны тынычландырыр өчендерме, үземнең җаемны җайлар өчендерме, әйдә, шәһәргә китик,  дип, җанын талкысам да, әти картның үлеменнән соң өй ишегенә йозак эләргә туры килде. Озын кышлар, язлар, җәйләр, көзләр буена ялгызы гына ниләр уйлап бетерде икән әти карт – болары минем өчен мәңгелек сер булып калыр инде. Бәлки үзем картайгач аңлармын...

Озакламый тормыш мәшәкатьләре үзенекен итте. Үз өем белән эш арасында чаба торгач, көннәрдән бер көнне улыбыз Әмирнең укытучысы әнисе белән безне чакыртып алды. Улыбыз яхшы укучылар рәтеннән йөри, тәртипле-тәрбияле бала, алай йөзгә кызыллык китерерлек түгел кебек иде, нәрсә майтарды икән дигәнрәк гөманнар белән мәктәпкә укытучы апасы катына юл тоттык. Кылны кырыкка ярырдай вакыт булса да, бөтен эшне ташлап барасың андый вакытта. Бала хакы – беренче!

– Сез, зинһар, гафу итегез инде, телефон аша гына да сөйләшеп булыр иде, ләкин үзегезне күреп, уртага салып аңлашырга кирәк таптым, – дип, мең кат гафу үтенеп башлады сүзен Әмирнең укытучы апасы.

– Әмир бер-бер хәл кылмагандыр бит? – дип хәвефләнә башладым мин тизрәк, Гөлфия Рамилевнаны бүлдереп.

– Юк-юк, ул яктан борчылыр урын юк. Беләсезме, Әмир ашханәгә йөрми. Гәрчә сез ай саен ашханәгә тиешлесен түләп барасыз. Үзе урынына... Ул үзе урынына Камилне ашата. Камилне әнисе генә тәрбияли, үзеннән башка тагын бер сеңлесе бар. Шуңа ашханәгә түли дә алмый. Әмир исә шуны белеп алган да үзенең ризыгын Камилгә бирә. Мин мондый очракта нишләргә дә белмәдем инде, шуңа киңәшләшергә дип...

– Әйтәм аны ул көн саен берәр бутерброд яисә башка шундый коры-сары тыгып китә, – диде хатыным Әлфия. – Мин улыбыз үсә, тәнәфестә тамак ялгап алырга телидер дип кенә уйлый идем, – дип тә өстәде. Әмир бәләкәй чагыннан ук ашау белән бик дус түгел иде. Шулай да аның бу гамәленә аптырап торган арада Гөлфия Рамилевна дәвам итте:

– Аның белән сөйләшеп карадым, ләкин ул сезгә әйтмәскә кушты... Шулай да сез моны белеп торырга тиештер дип санадым. Сез аны ачуланмагыз инде...

Ачуланабызмы соң?! Әмирнең сыйныфташына карата шушы игелеге өчен күңелемнән генә горурланып куйдым хәтта. Әлбәттә, Камилнең ашханәдә ашау мәсьәләсен хәл итәргә кирәк дип килештек. Мине монда бер генә нәрсә борчый иде: Әмир нигә боларны безгә әйтмәскә кушкан соң? Югыйсә улыбызга карата кырыс та түгел кебек инде...

Өйгә кайткач та әле, Әмир шактый вакыт берни сөйләмичә карышып маташты. Авызына су капкан кебек ләм-мим бер сүз эндәшмичә утыруыннан әти картны хәтерләп куйдым. Үзеннән-үзе «менә тагын берсе» дигән уй зыңгылдап алды. Улыбызның бу гамәлен хуплавыбызны кат-кат әйтә торгач кына телен чишә алдык. Ашханә белән генә бетмәгән, әнисе югалган дип йөргән кроссовкаларга да, тагын кайбер өс киемнәренә дә урын табылган икән...

– Ә мин сезне орышырсыз дип уйладым, шуңа әйтмәдем, – диде Әмир, аяк очларыннан күзен алмыйча.

Әнисенең генә түгел, минем дә күңел йомшарып түгелде. Хәтта күңелдә бик күптәннән җыелып килгән хәтер төеннәре бер-бер артлы чишелеп акты да акты ул кичне.

Иртә белән кыштыр-кыштыр килгән тавышка уянып киттем. Күп тә үтмәде, кухняда тәлинкәгә ярма коелган тавыш ишетелеп калды. Йокылы-уяулы төш кенә булды, ахры, дип борылып яттым. Бераздан ишек ачылып ябылды. Йокы бүлмәсенең ишеге астыннан кыш салкыны сөзелеп кергәндәй булды.

Әмир тагын кая китте инде дип торып, терраса ишеге янына килдем. Анда исә Әмир үзе белән алып чыккан тәлинкәсен култыксага куеп маташа. Өстенә минем кышкы куртканы гына элгән, башында – әнисенең кара башлыгы. Аягында – йомшак олы башмаклар. Арттан караганда, каз бәпкәсен хәтерләтә дип, үзалдыма елмаеп куйдым. Тагын «менә тагын берсе» дигән уй яңарып үтте: улыбыз да кошлар ашатырга чыгып баскан әнә.

Шулчак колакка кыска-кыска гына итеп кош сайраганы ишетелеп китте. Колакка ялгыш ишетеләме әллә дип, сак кына терраса ишеген ачтым. Юк, чынлап сайрыйлар. Килгәннәр! Әнә килгәннәр! Арырак үскән алмагач ботакларына ике карабүрек кунган да, берсе өзеп-өзеп сайрый. Үзем дә сизмәстән: «Әти, ни хәлең бар?» – диясем килде. Шулчак Әмирнең тавышын ишетеп туктап калдым: «Килдегезме? Көн саен килегез...»

Ландыш Әбүдәрова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ