Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп режимына күчү

Җәйге каникулдан соң уку чорына күнегү процессы җырларда гына бәхетле була шул. Ирекле җәйдән соң кире мәктәпкә кайту бала өчен зур стресс (укытучы өчен дә дип өстәп куясы килә). Бу этапны бала өчен ничек җиңеләйтергә? Шул сорауга багышланган биш киңәш.

1. Йокы туйдыру, спорт күнекмәләре, дөрес туклану

Баладан югары билгеләр, искиткеч уңышлар таләп итәр алдыннан, аның төп ихтыяҗларын белү сорала.

– Юк, сезнең бала «йокы чүлмәге» түгел, аңа чынлап та күп йокларга кирәк. Йокының сыйфаты әйбәт булсын өчен, иртәрәк ятыгыз, ял көннәрендә дә йокларга соң ятмаска өйрәнегез, караңгы һәм салкынча бүлмәдә йоклагыз, йоклар алдыннан телефонда утырырга киңәш ителми. 

– Спорт бала сәламәтлеге өчен гаять мөһим. Җитәрлек дәрәҗәдә хәрәкәт критерийларын Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы болай итеп билгели:

а) көн саен 60 минут йөгереп-уйнап йөрү;

б) атнага өч тапкыр спорт секциясендә тир түгү;

в) хәрәкәтсез бер урында утырып торуларны мөмкин кадәр киметү.

– Дөрес туклану – аерым, зур, җитди тема. Мәктәп балаларында иң еш очрый торган ике проблема – иртәнге ашны ашамау һәм баллы ризыкларны капкалап йөрү. Икесе дә зыянлы, икесен дә балалар үзебездән – олылардан өйрәнә, бу ике проблеманы кычкырып-талашып кына чишеп булмый.

2. Диспансер тикшеренүләр һәм вакцинация. 

Мәктәп чоры башлану белән бернигә дә вакыт җитми башлый. Август – диспансеризацияне үтү өчен иң уңай ай. Төрле яшьтә баланы төрле белгеч карарга тиеш (иң мөһимнәре – педиатр, стоматолог һәм офтальмолог).

Вакциналар турында да онытмыйбыз: тиздән грипп сезоны башлана. Россиянең вакцинация календарена кермәгән, ләкин бик мөһим (!) вакциналар да бар бит әле: менингит, энцефалит, папиллома, җил чәчәге (ветряная оспа), гепатит А. Прививкаларны алдан ук ясатып  куегыз!

3. Баланың психик сәламәтлеге.

Үз балаң белән четерекле темаларны уртага салып сөйләшә белегез. Лекция уку, оялту, кычкыру-талашу, үгет-ялварулар – болар бала тәрбияләүнең традицион методлары булып саналса да, чынлыкта эшләми. Баланың психик проблемалары башлануын вакытында аңлап алу өчен эмпатия (кеше тойгыларын аңлый белү) һәм тыңлый белү кирәк. Бала – аерым, автоном бер кеше. Ул үзенә хөрмәт таләп итә. Зур кешегә кимсенү ничек авыр булса, балага да шулай.

Депрессия (тормышның ләззәте югалу, киләчәкне кара төсләрдә күрү), хәвеф (булырга мөмкин, ләкин булмаган әйберләрдән курку), суицидаль (үз-үзенә кул салу) фикерләр килеп чыгу – тиз арада психиатр яисә психотерапевтка күренү өчен җитди бер сәбәп. Аеруча суицидаль сүзләргә һәм гамәлләргә карый бу. Ни кызганыч, Татарстанда үзенә кул салган үсмерләр тарихы даими кабатланып тора. 

4. Мәктәптә кыерсыту һәм мәсхәрәләүне булдырмау.

Башка кешеләргә һәм үзеңә хөрмәт белән карау зур бер кыйммәт икәнлеген тагын бер тапкыр балагызның исенә төшерегез. Буллинг (баланы мәктәптә кыерсыту) һәм кибербуллинг (баланы социаль челтәрләрдә кыерсыту) – галәмәт зур бер проблема! Буллингта рәнҗетүче яисә рәнҗетелгән кеше ролен уйнау баланың психикасын боза. «Улым, мәктәптә кыерсыта башласалар, бу хакта кемгә әйтәсең?» кебек сорауларны алдан ук билгеләп, ачыклап куярга кирәк. 

5. Медиаресурсларны акыллы итеп куллану.

Көненә ничә сәгать социаль челтәрләрдә утыру, телевизор карау, уеннар уйнау алдан сөйләшенеп куелган булырга тиеш. Балага сыйфатлы медиа куллануда ярдәмче булыгыз, нинди видео каналларын каравын, нинди блогерларны күзәтеп баруыннан хәбәрдар булып торыгыз.

«Без үскәндә, безгә бу кадәр хөрмәт-игътибар юк иде дә, менә үстек бит», – дип фикер йөртү ялгыш ул. Кешеләр белән табиб буларак күп аралашам. Үземнең буын кешеләрендә әти-әнисенә үпкә хисе йөртүчеләр шактый. Күңелендә шул үпкәләгән бала һаман да елап утыра, күрәсең. 

Озын сүзнең кыскасы: бала тәрбияләүнең стандартлары үзгәрде дип саныйк…

Режимны көйләү

Актив эшчәнлек, түгәрәк булсынмы ул, спортмы, мәктәп дәресләреме – баладан күп энергия таләп итә. Шуңа күрә көндәлек режимны көйләүгә бик җаваплы килергә кирәк.

Балагызны планлаштырырга өйрәтегез. Атналык планнан башлыйк. А4 яисә А3 форматындагы кәгазь бите алып, шуңа таблица сызыгыз. Буйга – атна көннәрен, озынлыкка вакытны билгеләгез. Ни белән шөгыльләнәсез – барысын да язып, теркәп чыгыгыз. Мәктәп белән бәйле булганнарын гына түгел, кинога бару, походка чыгу кебек эшләрне дә онытмагыз. Аннан әлеге кәгазьне күзгә гел күренеп тора торган урынга – әйтик, суыткыч ишегенә эләктереп куегыз. Бу алым балада вакытны чамалау, тоемлау хисен тәрбияли. Планлаштыруның визуаль каналын файдаланырга өйрәнә. Әгәр балагыз 10 нчы сыйныф укучысы икән, кәгазьләрне берләштереп, планлаштыру системасын үзләштерер вакыт җитте дигән сүз. Масштаблар үзгәрә, аңа өйрәнгәндә айга бер нәтиҗә дә ясап алырга кирәк.

Планлаштыру көндәлек гадәткә әйләнсен. Бу зур максатларга игътибарны җәлеп итү өчен дә уңайлы. Башта – уку, аннан эш (өйдә башкара торган эшләрне дә планлаштыру кирәк!) гамәлләрен язып чыгыгыз. Баланың ялын теркәргә дә онытасы түгел. Менә шуннан соң гына кунакка йөрүләрне, әби-бабайларга хәл белергә барып килүләрне кертергә була. Сездән аермалы буларак, алар ахыргысын ялга чутламый да.

Кәгазьдә планлаштыру балада дисциплина тәрбияли. Анда теркәлгән һәр эш-гамәлнең бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән булуын да күрсәтеп тора. Спорт белән укудан кала, элементар, ләкин бик кирәкле вак-төяк эшләр дә бар бит. 
Автор: Илдус Лотфуллин, табиб-педиатр, медицина фәннәре кандидаты, доцент

 

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ